Четверг, 19.06.2025, 21:18:02   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Июнь » 02 » 4. КАРА КҮКЕЛ
4. КАРА КҮКЕЛ
18:29:59
Бер карт бар икән, үзе җитмеш яшь икән. Хатыны бар икән, кырык яшендә бер бала тапты. Бер көндә бер яшькә җитте, җиде көндә җиде яшькә җитте. Бер колан (Колан — кыргый) кола аты бар икән, алты пот ияре бар икән, алты җиреннән аел (Аел —ияр каешы) тартты, алты пот кылыч суктырды, алты пот сөңге суктырды. Шул кола атына атланып, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәп сәфәр чыкты. Ничә көннәр йөрде, һичбер кеше күренмәде. Үзенә бәрабәр ана арыслан белән юлдаш булып, сәхрада кунды. Өенә килде.

Карт атасы әйтте:

— Әй, балам, аш пешерергә утын кирәк,— диде.

Кара Күкел алып атка менеп, аю-арыслан алышларына (Алыш — иптәш, дус) килеп:

— Миңа утын алып барып бирегез,— диде.

Аю-арыслан һәркайсысы берәр тирәкне йолкып алып, йөкләрен алып барып бирде. Карт әнисе аш пешерде. Ундүрт сарыкны, өч сыер пешерде. Шул итне барын ашады, сөяген борыныннан чыгарып ташлады. Җиде көн, җиде төн ятып йоклады.

Ундүрт яшькә йоклап чыкты. Шуннан соң уянып торды, Колан кола атын иярләп, сәхтиян итеген киеп, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәтеп, атка менде. Унике төн, унике көн йөрде.

Килә ятса, бер кара (Кара – карачкы) күренде: бер тау йомарланып каршы килә ятыр. Иртә вакытта күргән кара килеп җитте. Кырык аршын буе бар икән, бер пәһлеван булып торды. Кара Күкел сәлам бирде.

— Вәгаләйкемәссәлам, яшь балам,— диде.— Юл булсын! Кая барырсың? — диде.

Кара Күкел әйтте:

— Хуш булсын! Үземә иш ирмәк (Ирмәк – кызык, юаныч) эзләп йөрермен,— диде.— Ә син кая барырсың?

Бу Тимер алып икән. Шул алып әйтте:

— Төшемдә бер хәбәр ишеттем. Кара Күкел исемле бала туган, әгәр яшь тулса, җир йөзендә алыпны куймас икән. Бала чагында шуны үтерергә барамын.

Кара Күкел әйтте:

— Әй, бабай, яшь баланы үтереп ни морадка җитәрсең, үзеңә бәрабәр килсә, нихәл итәрсең? Әгәрки хәлең килмәсә, үзеңне харап итәрсең, үлеп пошиман (Пошиман — үкенеч) китәрсең,— диде.

Шул алып әйтте:

— Юк, үлсәм әрманым (Әрман — үкенеч) юк, ләкин үтерсәм икән дигән касдым (Касд – теләк, максат) бар,— диде.

Кара Күкел алып әйтте:

— Шул эстәп барган бала мин булам,— диде.

Шул алып әйтте:

— Ә, син булсаң, атышамсың, алышамсың?

Кара Күкел әйтте:

— Юк, атышмак ата башы! Алышыйк! Кил бире! — дип атыннан төште.

Тимер казыгын кагып атын бәйләде. Икесе көрәште җиде көн, җиде төн, тубыктан тузан булды, туфраклар һавага очты. Көн томан шикелле. Бер-берсен күрә алмады. Шул сәгатьтә аты селкенде, Кара Күкел алып уйлап йөргән икән: «Атымның бушаныр вакыты булган»,— дип. Тимер алыпны җиргә алып орды, бугазына кылычын салган иде бугазларга, Тимер алып әйтте:

— Әй, балам, мине үтермә, бер анадан туган шикелле дус булыйк, өемдә бер кызым бар, аны сиңа бирим,— диде.

Кара Күкел әйтте:

— Вәгъдәңдә тормассың,— диде.

Тимер алып әйтте:

— Юк, вәгъдәмдә торырмын. Әгәр вәгъдәмнән кайтсам, үз әниемне үземә хатын итим,— дип ант кылды.

Моннан соң Кара Күкел алып бушатты, икесе шул җирдә җиде көн, җиде төн ятып йоклады.

Аннан соң уянып, торып, икесе Тимер алыпның өенә килде. Өендә ничә көннәр кунак булды, аннан соң кызын биреп туй кылды. Бер көн ятам (Яту — биредә: «тору», «яшәү» мәгънәсендә) дип, бер ай ятты, ике көн ятам дип, ике ай ятты Кара Күкел, өч көн ятам дип, өч ай ятты. Кыздан сорады:

— Ничә көн булды безнең ятуга?

Кыз әйтте:

— Өч ай булды,— дип.

Кара Күкел әйтте:

— Һәй, вакыт үткән икән, тиз атаңа бар! Үзеннән көчле пәһлеван тапсын. Тапмаса, һәлак кылырмын, гомерем җилгә китеп бара икән,— диде.

Кыз сыктап атасына килде. Кыз әйтте:

— Әй ата, үз башына үз киявең бәла эстәп ятыр, үзеннән көчле пәһлеван тапсын, тапмаса, һәлак кылырмын, ди,— диде.

Атасы Тимер алып әйтте:

— Бар, кияүне монда җибәр!

Кыз килеп әйтте:

— Атам чакыра сине, монда килсен, мин бер ирмәк эш табып бирим, диде.

Сөенеп торып киенде. Чыгып йөгереп, кайнының (Кайны — кайнатасы) өенә килде.

Тимер алып әйтте:

— Ә, балам, хуш килдең, кил, аш ашыйк! — диде. Ничәмә аш китерде, ашады, туйды.

Тимер алып әйтте:

— Көннең батыш ягында Чуен алып дигән бар, аңа барган кайткан юк, ат сөяге ала тау булган,— диде,— ир сөяге имән тау булган,— диде.

Кара Күкел алып моны ишетеп, сөенеп торды, йөгереп чыкты. Колан кола атын иярләп, алты җиреннән аел тартып, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәтеп чыкты атка менеп.

Ничә көннәр йөрде, бер тимер өйгә килде. Ачарга ишек юк, карарга тишек юк, бер тау шикелле бер өй булган икән. Ничә вакытлар торды, бер заман күкерт күкрәгән шикелле тавыш чыкты. Бер ак болытка менеп, Чуен алып килә ятыр.

Чуен алып әйтте:

— Әй, син ни кешесең? Нишләп монда йөрисең? — диде.

Кара Күкел әйтте:

— Мин Кара Күкел алыпмын,— диде.

Чуен алып әйтте:

— Ә, яхшы килдең (Яхшы килдең! — исәнләшү (исәнме!))! Мин дә сине эстәп барып, каныңны түгим дип йөргән идем, үзең килдең. Шул җирдә алышмак кирәкме, атышмак кирәкме? — диде.

Кара Күкел әйтте:

— Атышмак ата башы, алышмак кирәк, харап булырсың, көрәшик,— диде.

Шул җирдә икесе көрәштеләр җиде көн, җиде төн. Берничә заманнан соң Кара Күкел алып Чуен алыпны җиргә орды. Кылычын суырды, бугазына кылычын салды бугазларга.

Чуен алып теләп әйтте:

— Әй, балам, син мине үтермә, дус булыйк бер анадан туган шикелле. Минем өемдә бер кызым бар, шуны бирим!

Кара Күкел әйтте:

— Юк, мин сине бушатмыйм, син вәгъдәңдә тормассың.

Шул алып әйтте:

— Юк, мин вәгъдәмдә торырмын.

Кара Күкел бушатты аны. Чуен алып торды, бер үлән алып өйгә сөртте. Ишеге ачылды, тәрәзәсе ачылды. Өйгә керделәр. Өендә бер тәхет тора. Җиде кат чыбылдык тора. Шул тәхеткә чыгып утырдылар. Чыбылдыгы эченнән аш бирде кызы. Аш ашадылар. Шәраб суын эчтеләр, туйдылар. Икесе дә ятып йоклады. Җиде көн, җиде төн ятып йокладылар. Йокыдан торды. Гаһде никях (Гаһде никях — килешү) кылып кызын бирде. Кара Күкел, өч көн ятам дип, өч ай ятты. Кыздан сорады:

— Безгә ничә көн булды?

Кыз әйтте:

— Өч ай булды.

— Һәй, вакыт үтеп бара яткан икән, бар, атаңа барып әйт: миңа үзеннән алыпны, үзеннән куәтлене тапсын. Булмаса, һәлак кылырмын,— диде.

Кыз атасына барып сыктады?

— Ата, үз киявең башыңа бәла эстәп ята. Үзеннән пәһлеван, үзеннән көчле, куәтлене тапсын. Тапмаса, һәлак кылырмын, ди,— диде.

Атасы әйтте:

— Бар, кияүне монда җибәр!

Кыз килеп әйтте. Кара Күкел куанмак торды, йөгереп чыкты, кайнатасының өенә килде.

Кайнатасы әйтте:

— Хуш килдегез, кияү, утырыгыз!

Аш китерделәр, ашады, эчеп-йиеп туйды. Кайнатасы әйтте:

— Көнчыгыш ягында Яшь егет дигән алып бар, аңа барган кайткан юк. Ат сөяге ала тау, ир сөяге имән тау булган.

Кара Күкел, моны ишеткәч, сөенеп торды. Сәхтиян итеген киде. Колан кола атын иярләп, алты җирдән аел тартты. Кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәтеп атланды.

Ничәмә көннәр йөрде. Бер заманны бер таш өйгә килде, ишеге ачык тора, эчендә Яшь егет алып ятыр, башы белән түрне терәп, аягы белән ишекне терәп, кулы белән мортын (Морт — мыек) сыйпап көлеп ятыр.

Сәлам бирде Кара Күкел. Яткан алып сәламен алмады. Кара Күкел әйтте:

— Мин сине кылыч белән чабып үтерим!

Кылыч белән чапты, кылыч үтмәде, сөңгесе белән чәнечте, сөңгесе үтмәде. Аннан соң, аягына ефәк аркан салып, аты белән тарттырды. Арканы өзелеп китте. Аннан соң өен ут белән көйдерергә йөргән иде, инде Яшь егет алып торып, тотышты.

Таш өйнең эчендә көрәштеләр. Таш өйне бусып (Бусып — ватып, бозып, туздырып), тышка чыктылар.

Тимер алыпның кызыннан бер ул туган иде. Шул ул килеп әйтте:

— Һәй, карт, картайган икәнсең, бушат моны! Мин көлбәрә кылыйм (Көлбәрә кылу – челпәрәмә китерү)!

Кара Күкел алып бушатты, килгән улы, Яшь егет алыпны тотып алып, җиргә орды, көл-тузан чыкты. Килгән улы әйтте:

— Ә, бабам, сезнең улыгызмын, сез минем атамсыз. Тимер алыпның кызыннан мин туганмын, инде безгә рөхсәт бир, сез өйгә кайтыгыз! — диде.

Баланың исеме— Кучкар алып. Кучкар алып, шул җирдә атасыннан рөхсәт алып, алыплык эзләп китте.

Юлда килә ятса, бер төлке юлыкты, төлке әйтте:

— Әй, адәм балам, кайда барасың?

Кучкар алып әйтте:

— Яшь егет алыпның өенә барам. Аның өен табып бир миңа, табып бирмәсәң, үтерермен сине.

Төлке әйтте:

— Барыр идем, юлымда арыслан-аю бар, куркам, ашап китәр.

Кучкар алып әйтте:

— Юк, мин ашатмам.

Төлке юл башлады. Юлда төлкенең карыны ачты. Кучкар алып бер балыкчының йезесен (Йезе — озын, нәзек чыралардан тезеп бәйләгән ау коралы) багып, балыгын төлкегә бирде. Төлке ашап туйды. Тагын киттеләр. Ничә көннәрдән соң бер шәһәргә килде. Шәһәрнең читендә төлке калды.

— Менә Яшь егетнең шәһәре бу,— диде.— Бер таш өе бар, шул таш өйнең эчендә бер кызы бар,— дип, өен күрсәтте.

Шул өйгә килде. Яшь егет алыпның өендә күп каравыллар бар иде, һичкайсысы Кучкар алыпка бәрабәр килмәде. Кызын алып, ничә көннәр туй кылып, атасы шәһәренә китте. Атасы каршы чыгып, ничәмә кәнизәкләре белән өйгә китерде. Улының килгәненә башыннан энҗе-мәрҗән чәчте. Күп заман рәхәтләнеп, дәүләт корып, гомер сөрделәр.

Берничә заманнан соң көнчыгыш ягыннан бер яу килде. Гаскәр халкы илче җибәрде, орыш җирләре хәзер булсын, дип. Орышырга хәзерләнеп, орыш кылдылар. Күп кешене кырды, һич ахыры боларга килгән гаскәр бәрабәр килмәде. Ялынып яраштылар, унбиш дөя йөге мал бирделәр. Кара Күкел алыпны чакырып алып барып кызын бирделәр. Кызны алып, Кара Күкел алып үз иленә кайтты.

Юлда каршы бер яуга дучар булды, аларның һәммәсен кырып, үтереп, ихтыяр кылып алды. Аларның арасында Зөбәйдә исемле бер кыз бар иде, шул кызны янә алды. Кара Күкел алып үзенең шәһәренә кайтып килде, үзенең шәһәрендә үзенең өендә бетте. Сигез хатыныннан егерме сигез бала туды. Балалары барысы да Кара Күкел үлгәндә җыелып килеп, тирән казып, таза юып, ак кәфенләп күмеп куйдылар.
Категория: Татар халык дастаннары | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Июнь 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz