|
Мәҗнүн, Нәүфәлгә хәтере калып, сахраларга киткән иде. Ләйләнең гыйшкы белән кичә-көндез йөргәндә, юлы бер аучының өстенә туры килеп, күрде кем, өч данә киек яурылары (Киек яурысы, аһу — киек баласы) тотып багламыш. Киекләрнең сөрмәле күзләреннән кеше күзеннән аккандай яшьләре агар, күргән адәмнең бәгърен ягар иде. Аучы боларны тотып, тиресен генә алып киткәнче, бугазлыйм да, икесен сатып, берсен гаиләмә алып кайтып бирим, дигәндә Мәҗнүн шул урынга килеп чыгып, яурыларның тозакка тотылып, күз яшьләрен күргәндә Ләйлә хәтеренә килде:
— Минем җананым да ата-анасы өендә буйлә тотылмыш, хәсрәт берлән күзендән яшьләр түкмәктәдер,— дип егламага башлады.
|
|
Равияни әхбар вә нәкыйлани асар, риваять итәләр кем, үткән заманнарда гарәп кабиләләреннән Бәнигамир дигән кабилә бар иде. Халкы җөмлә диләвәр (Диләвәр — батыр) вә яран (Яран — дус) булып, мал һәм ризык ияләре булып, башка кабиләләрдән аерылып тора иде. Бу кабиләнең бер олы кемсәсе (булып), җөмлә кабиләсе (аның) әмеренә һәм хөкеменә баш иеп, сүзеннән чыкмыйлар иде. Гаять маллы һәм дәүләтле бер адәм иде. Килеп-киткән мосафирларга һәрвакыт сөфрасы (Сөфра — табын) ачык иде һәм нигъмәте тулы иде. Һәр кем килсә, ашатып-эчертеп, аңар дәвәләр багышлап, гыйззәт (Гыйззәт — хөрмәт, кадер) вә икрам (Икрам — олылау, хөрмәт итү) илә озата иде. Җөмлә кабилә халкы моның нигъмәтендә туеп, һәркемнең мәслихәте булса, хәтерен таба иде. Мал вә милке, туфрагы бәрабәр булып, җиһанда һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгы юк иде.
|
|