Мәҗнүннең дөньяга килеп, җиде яшенә кергәннән соңра атасы мәктәпкә биргәне
Равияни әхбар вә нәкыйлани асар, риваять итәләр кем, үткән заманнарда гарәп кабиләләреннән Бәнигамир дигән кабилә бар иде. Халкы җөмлә диләвәр (Диләвәр — батыр) вә яран (Яран — дус) булып, мал һәм ризык ияләре булып, башка кабиләләрдән аерылып тора иде. Бу кабиләнең бер олы кемсәсе (булып), җөмлә кабиләсе (аның) әмеренә һәм хөкеменә баш иеп, сүзеннән чыкмыйлар иде. Гаять маллы һәм дәүләтле бер адәм иде. Килеп-киткән мосафирларга һәрвакыт сөфрасы (Сөфра — табын) ачык иде һәм нигъмәте тулы иде. Һәр кем килсә, ашатып-эчертеп, аңар дәвәләр багышлап, гыйззәт (Гыйззәт — хөрмәт, кадер) вә икрам (Икрам — олылау, хөрмәт итү) илә озата иде. Җөмлә кабилә халкы моның нигъмәтендә туеп, һәркемнең мәслихәте булса, хәтерен таба иде. Мал вә милке, туфрагы бәрабәр булып, җиһанда һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгы юк иде.
Ләкин күп заманнан баласы булмаганга хәсрәт чигеп, җегәре кәбаб ула (Җегәре кәбаб булу — бәгыре (бавыры) көю) иде. «Күңеле мөбарәк бер кеше догасы бәрәкәте илә хак тәгалә миңа бер бала бирсә, җиһанда мине бер угыл белән шад әйләсә иде»,— дип, малын хак юлында тарата иде.
Бер көн хак тәгалә рәхмәте берлә хатыны хамилә булды. Вакыты тәмам булып, ай парәсе кебек бер Һилал (Һилал — яңа туган ай) кашлы углан дөньяга килеп, атасы вә анасының күзләре айдын (Күзе айдын — күзләре нурлы булу, балку) булып, хакка күп шөкерләр итеп, куйлар вә дәвәләр корбан итеп, фәкыйрьләргә өләштеләр. Ничә көннәр туйлар, бәйрәмнәр ясадылар. Баланың атын Кайс дип куйдылар, икмәк вә нигъмәт белән тәрбия итмәгә башладылар. Исәр җилдән вә кояштан саклап, ярамас итмәсен дип, маңгаена чүнлә әлиф (Чунлә әлиф — күз тимәсен өчен маңгайга корым белән сызык сызу) куялар иде. Мәгъсүм (Мәгъсүм — гөнаһсыз) көн вә көн олыгаеп, ата-анасының бер данәсе булып, алтын туп кеби кулларыннан төшмәс иде. Бу хәл үзрә (Үзрә — өстендә) өч яшенә кереп, ничә төрле татлы сүзләр илә анасына-атасына бөтен көн былбыл кебек сайрады.
Бер заман кичеп, җиде яшегә керде, һәр шәйне аңламага башлады. Атасы гыйлем һәм һөнәр өйрәтеп, җаһил (Җаһил — надан) улмасын дип... Ул йирдә бер мәктәп хуҗасы бар ирде. Ул вилаять әкябирләрен (Вилаять әкябирләре — өлкәнең олылары) шул хуҗа укыта иде. Бер мөбарәк вакытта зыяфәтләр итеп, дога-нияз илә Кайсны ул хуҗага бирделәр. Хуҗа әлифбадан укытмага башлаеб, тәкаятьләр (Тәкаять — тырыш) әйләде. Кайс та дәресене бер кәррә хуҗасыннан алдыгы кеби үгрәнеп, бер дәхи укымага хаҗәт куймаеб, гакыллы вә фирасәтле (Фирасәтле — зиһенле) иде.
Ләйләнең мәктәбе башланып, Кайсның гашыйк улдыкыдыр
Риваять улыныр ки, ул тирәгә якын бер кабилә дәхи бар иде. Ул кабиләнең башлыгы булган кемсәнең бер маһпарә (Маһпарә – ай төсле) кызы бар иде ки, адыны Ләйлә дирләр. Хикмәте илаһи, атасы аны да шул хәлфәгә биреп, Кайс илә икесе бер йирдә укырлар иде. Вә бере-беренә дәресләренә үгрәтеп, бер йиргә гаһ-гаһ (Гаһ-гаһ — вакыт-вакыт) аралык төшдекчә хәлфәдән яшерен латифалар (Латифа — мәзәк) сөйләп көлешерләр иде.
Көннәрдән бер көн Кайс Ләйләгә ала күз (Ала күз —зур, матур күз) илә бактыкта күрде кем, рөхләре (Рөх – бит, йөз) гөл, саче сөмбел, бәге гамбәр(Бәге гамбәр), кашы камәр (камәр – ай), гамзәсе (Гамзә – керфек кагу) хәнҗәр, күзләре мәхмүр (Мәхмүр — сөрмәле), сим (Сим — көмеш) тәне кафур (Кафур – камфара), бәдәне бер Маһитаптыр (Маһитап — ай нуры) ки, көннән-көн чибәрлеге артмакта. Бәс, Кайс, наморад (Наморад — морадына ирешмәгән) бер угырдан (Угыр — язмыш, бәхет) күңеле кбшыны зөлф даменә (Зөлф даменә — чәч тозагына) төшереп, җан-күңелдән мәфтүн (Мәфтүн — үз-узен оныту) улды. Ләйлә дә Кайсның матурлыгына багып, бер дилбәр зиба (Дилбәр зиба — сөекле, матур) ул дәхи бик җан илә Кайскә маил (Маил булу — тартылу, һәвәсләнү) булып, борчылыр булды.
Әлкыйсса. Ике тарафтан бере-беренә гашыйк булып, Кайс Ләйләгә мәфтүн улды. Боларның арасына гыйшык уты төшеп, әкрен-әкрен янмага башлаеб, яшерен бер-беренә хәлләрен аңлатып, наз-нияз башладылар. Вә дәрес укыганда китапларны каплап, шивә баҗы (Шивә баҗы — назлау сүзләре) ятламага башлап, атна арасында бер көн аерылышуга күңелләре каралып, сабакларын онытырлар иде. Бу хәл белән ничә заман (үтеп), боларның гыйшык уты артып, дәрд-гыйшык илә көндез вә кичләрен фиган әйләмәктә (Фиган әйләү — елау, хәсрәтләнү) (булдылар). Бәгъзе кемсәләр бу хәлне белеп, боларга нәси- хәт итеп:
— Бу нинди ярамас эштер? Гаеп түгелмедер? Оялмыйсызмы? Аталарыгыз тойса, каты ачуланырлар. Бер дә юкка буйлә эш итәсез вә буйлә әдәпсезлек юлына баш куеп китәсез. Берәүдән сакланмыйча, иртәдән соңра ни улыр,— дию каты кисәтте.
Ләкин бу сүзләр асла беренә дә файда бирмәде. Бары бу бәетнең мәгънәсе белән җавап биреп:
— Кил и насих (Насих — үгетләүче, нәсыйхәт итүче), куй нәсыйхәт, күңелдән бихәбәрсең, Бәни дивана итте ул, белмәм, нә диярсең сән,—
дип, үз белдегеннән калмады вә әүвәлгедән артык аһ-ваһлар әйләмәгә башлады. Бонларның гыйшкы һәр кемнең теленә төшеп, кабилә халкы бер-беренә сөйләшмәгә башлап, урталыкта дастан булды.
Бәс. Ләйләнең атасына гарь килеп, берене-бер дәхи мәктәбенә күндермәде. Ике гашыйкы садыйкны (Гашыйкы садыйк — чын гашыйк) гончә (Гончә — гөл, бутон) белән былбыл кебек берене-береннән аерып, башларына кара пәрдә ябылды. Кайс бичараның хәле һиҗран уты белән янып якылмага башлады, вә мөнасиб (Мөнасиб — туры килгән) бәетләр сөйләде:
— Фәләк (Фәләк — бәхет, язмыш) угын җәясеннән атты җанга аерылу, Калмады үлмәктән үзгә бер чара, бу — аерылу.
Мин бу михнәт баласымын кем, замана даясе (Д а я — бала караучы хатын), Туганымнан бирле имезә ул шәрабтан аерылу.
Яндырырмын гөрләтеп ут, мәхшәр-гарасат көннәре, Күкрәгемнән китмәс әгәр бу авырлык — аерылу.
Ике нәрсә сәрмаядыр (Сәрмая — төп, нигез) дәртле күңел гыйшкына, Ярыма хәлемне белдердем язып: бу — аерылу.
Сукты Хәйрәттан (Хәйрәт — изге эшләр, яхшылыклар) каләм кара савыты авызына, Берсе аның хәсрәт бәласе, биргән аны аерылу.
Яргаланып бетте шәфкатьтән бу чыршы күкрәге, Тауга китеп, өмете Мәҗнүннең өзелде. Аерылу!
Бу хәлдә еглап, күзләреннән канлы яшьләр түгәр иде. Халык бу хәлне күреп, кайсы ачынып:
— Бичара, гыйшык уты илә нинди явыз дәрдкә очрамыш, алла ярдәм итсен,— дип дога итә, кайсы исә:
— Бак шул тилегә, бер кыз гыйшкы илә бөтен көн фөрьяд әйләр. Моның бераз артына суксалар, гакылы тиз башына килер,— дип, атыны Мәҗнүн (Мәҗнүн — җенле, тиле) куйдылар.
Гарәп таифәсе (Таифә — җәмәгать, кабилә) гайрәтле улдыгыннан Ләйләнең атасы кызыны убадан (Уба — өй, чатыр) тышра чыгармыйча, Мәҗнүннән даими саклый иде. Мәҗнүн исә убага якын килсә, Ләйләнең табигы суба (Табигы суба — чатыр бәйләнгән таяк) илә дәрдемәнде (Дәрдемәнд — кайгы, бичаралык) очратып, ерактан даирәнең әтрафына тугыз кәррә әйләнер, «бер кәррә җәмалын (Җәмал — матурлык) күрсә идем», дип налә-фәганләр әйләр иде.
Ләйлә дә Мәҗнүннең авазын ишеткәндә ул дәхи күңелдән кадыйр улынса (Кадыйр улынса — көче җитсә) кош кеби очардай (була). Нәйләсен? Анасыннан-атасыннан курыктыгыннан әпсәм (Әпсәм — тын, юаш) улды.
Мәҗнүннең ике-өч дусты бар иде кем, даимә бәрабәр иде. Мәҗнүнгә вафадарлык итеп, юатып вә даимә күзәтеп, кайда китсә, бергә китәрләр иде. Вә Мәҗнүн илә даимә Ләйлә турында сөйләшерләр иде. Әгәр гайре берсен сөйләсә, җавап бирмәеб, (Мәҗнүннең) хәтере кала иде.
Риваять улдыр ки, Ләйләнең кабиләсе Нәҗед дигән бер тауның төбендә улып, Мәҗнүн һәр сабах (Сабах — иртә) ул яран илә иңенә инеп, ерактан Ләйләнең убасына тугры хәсрәт күзе илә багып, аһ-ваһ итеп, күзләреннән канлы яшьләр түгеп йиргә, йөзене әргуан (Әргуан — агач исеме) чәчәге кеби кырмызи (Кырмызи — кызыл) итеп, Ләйлә тарафыннан искән җилгә бу бәетне сөйләде:
— И нәсим (Нәсим — җиңелчә йомшак җил), җанны сихерләп кайдан исеп киләсең? Былбыл и, кундың бу талга, ни хәбәрең бар сәнең?
Җил җан зөлфенең исе белән гүя Ләйләдән Мәҗнүнгә сәлам китерде. һәр искәндә Мәҗнүнгә хәят бирдекеннән үзе дә һәр сәхәр җиленә сүз сөйләп вә үзе тарафыннан йил илә сәлам күндереп гарз итәр иде. Вә таудан күгәрченнәр очып, Ләйләнең убасы яныннан кичкәндә Мәҗнүннең күңеленә утлар ташлап, күгәрченгә бу бәетне сөйләде:
— Күгәрчен! Сокланам сиңа, ни чарам бар мәнем? Тауга, ярым катына очсаң, канатың бар сәнең,—
дип фәган итеп, дуслары белән кире үзенең кабиләсенә килә иде.
Бер көн Мәҗнүн яраны илә Ләйләнең убасына тугры бактыкта күрде кем, убаның итәкләре ачылып, Ләйлә айның ундүрте кеби убаның эчендәге соффә (Соффә — урын, софа) өстендә утырып, хәсрәт күзе илә Мәҗнүннең китүен багар, вә һиҗранлы (Һиҗран — аерылу) күзләреннән энҗү данәсе кеби яшьләре агар иде. Мәҗнүн, каршы килеп, уңга-сулга багып, әтрафын буш күргәч һаман алгарак килеп вә аһлар итеп, Ләйлә дә хәсрәт аһлары чигеп, очрашкан йирләрендә күп мәхәббәт иттеләр.
— Ерагайтып мине сәрви-зифа ярдан явыз рәкыйб (Рәкыйб — ярышучы, көнләшүче), Калды катыңда күләгәдәй йөзе кара рәкыйб.
Кояш йөзенә карарга пәрдә булды, каплады, Парә-парә булганын күрсәмче болыттай рәкыйб.
Кума мине, әйләнәңдә йөрим сәргәрдан булып, Ни генә эшләсә дә ул, эшләсен әйдә рәкыйб.
Таш бәдән булса да әгәр, көл итәр аһым уты, Керсә дә гәр нык тимер ныгытмага рәкыйб.
Бозышмак хәнҗәрене мәгәр, хәйлә белән агулап, Кавышуны кисәр өчен һаман да кайрый рәкыйб.
Ләкин бичара Мәҗнүн, үзен үзе тота алмыйча фәган пәрдәсене кичеп, үзене йирдән йиргә ормага башлады. Яраннары:
— Бүген вәлвәлә (Вәлвәлә — шау-шу) белән Ләйләнең атасы вә табигы (Табигъ — иярүче) килеп безне кумасыннар,— дип, Мәҗнүннең кулларыннан тотып, тауларга алып китәләр, юаталар.
Мәҗнүннең атасы, угылының дәрденнән агяһ булып (Агяһ булу — белеп тору), Ләйлә атасыннан Ләйләне угылына соравы
Мәҗнүннең атасы килеп, угылыны йирендә күрмәгәч: «Кайда йөри икән?» — дип уйлады.
Мәҗнүн, Ләйләнең гыйшкы илә даимә сахраларда гизеп, хәленә мөнасиб бәетләр сөйләп йөри:
— Ишетеп аһымны, күрец зарым яратсаң, и саба, Ләйлә зөлфенә барып ирешсәң әгәр, и саба.
Йөз орып әйтсәң аңа кем, сиңа гашыйк бер күңел, Һәрвакыт белмәк тели синең хәлеңне, и саба.
Күп замандыр кем, күңел зәвыкын биләде ул зөлф, Җан дәхи юлдаш булсын сиңа, теләрсең, и саба.
Юлларымнан йөрсәң иде, һаман исеп, әйләнеп, Ләйләнең хуш исләрен китерсәң иде, и саба.
Янә бу илләргә кайтсаң, күзләрем тутыялар (Тут ы ялау — сөрмәләү) өчен Ул урыннан аз гына туфрак китергәйсең, саба.
Гаһ Мәҗнүн Ләйләнең кабиләсе тарафына барып фәганләр әйләр иде. Дәрдемәнднең хәле пәришан (Пәришан — һәлакәт) дип, әхвален бәян иткәч, атасы улының, буйлә гыйшыкка төшүен тоеп, күзләреннән кан рәван булып, бер заманнан соңра моңа егламак илә чара булмас, иркеннән бер чара күрмәк өчен кабиләсенең олыларын янына җыеп, җөмләсе бер йиргә килеп, бу дәртнең чарасы өчен мөшавәрә (Мөшавәрә — киңәшү) әйләделәр. Ахры сүзне бер йиргә китереп, шуны мөнасиб күрделәр ки, барып Кайс өчен Ләйләне атасыннан эстиләр (Эстәү — теләү, сорау). Вә диделәр кем:
— Безнең кабиләбез анлардан югарырактыр. Шуңа күрә никадәр авырлык килсә дә, юк димичә, маллар биреп арага керәбез,— дип, бу сүз белән иттифак (Иттифак — сүз куешу) итеп, Ләйләнең кабиләсенә якын бардыкла- рында, Ләйләнең атасына хәбәр биреп:— Гамирә кабиләсенең бәге илә бәлле башлылары (Бәлле башлы — өлкән, игътибарлы) килер,— дидекләрендә каршы чыгып күрештеләр.
— Хуш килдегез, сафа килдегез,— дип, гыйззәт илә убаларына китереп, зыяфәтләр илә йимәкләр йидекдән соңра мосахабә (Мосахабә — сөйләшеп утыру) башлап, Кайсның атасы ни өчен килдекләрене бәян итде:
— Морадымыз улдыр кем, мокаддимән (Мокаддимән — алдан, әүвәл) уртабызда булган дуслыкны дәхи мөхкям әйләмәк (Мөхкям әйләү — ныгыту) ниятенә килеп, хак тәгаләнең әмере берлә кызыңыз Ләйләне Кайс өчен телибез. Никях итеп бер йирә китерик. Башкаларыбыз да, безләр дә үтенергә килдек,— диде.
— Бер-беренә мөнасиб сезнең кызыгыз ничек ананың-атаның бер данәсе исә, мәгълүмегездер кем, сәйидемезнең (Сәйид — башлык, түрә) угылы дәхи ананың- атаның бер данәседер. Бәс, ике кабиләнең бер-бере берлә хисыйм әкраба (Хисыйм әкраба — кардәш кабилә) улмак «арка бирдем» булып, дошман зоһур әйләсә (Зоһур әйләү — килеп чыгу), бер-береңезгә ярдәм итеп, гарәп халкы көннән-көн артыр,— диделәр.
Бәс, Ләйләнең атасы:
— Сүзегез бик гүзәл. Ләкин кызымыз әле бик кечкенәдер. Хәзергә буш булыйк. Вакыты килгәндә сездән артык кеше эзләмәбез,— дигән.
— Башым өстенә,— дидектә болар диделәр ки,— гозер бәһане әйләмәк безгә җиһаз лазем түгелдер. Шул йиргә килмеш икән, инде никях итик. Соңра ни заман дисәгез, ул вакыт алырбыз. Вә ни кадәр агырлык (Агырлык — сый-хөрмәт) эстәсәңез, бирәбез. Сездән мал дәригъ әйләмибез (Дәригъ әйләү – кызгану),— дип, ибрам әйләдекләрендә (Ибрам әйләү – ялварып сорау, йөдәтү) Ләйләнең атасы нәчар (Нәчар – чарасыз) улып:
— Сүзнең турысы будыр ки, углыңыз — бер дивана-дәрвиш адәм. Вакыт-вакыт кабиләмез әтрафына тулашып (тулашу – әрле-бирле йөрү), төрле-төрле бәетләр сөйләп, наләләр әйләр, гарәп таифәсе адәмен рисвай итәр. Әгәр сез углыңызны дарулап, яхшы итсәгез, ул вакыт сездән кыз түгел, җанымны әсиргәмәм (Әсиргәү – кызгану). Вә иллә бу хәлендә икән — булмас. Бу хосуста бәне мәгъзур (Мәгъзур тоту – эшне үти алмау, кичерү) тотың. Хәтереңез калмасын! Хиҗаб итәм (Хиҗаб итү – оялу): кызыны диванага бирде дип телләрдә дастан булырбыз,— диде.
Кайсның атасы вә башкалар Ләйләдән өмет өзеп, кайтып килделәр. Вә Мәҗнүнгә нәсихәтләр итеп:
— Ләйләдән гүзәл кыз алырбыз. Кабиләбез эчендә менә фәләннең кызы гаять гүзәлдер. Охшатмасаң, фәләннең кызын алып бирик,— дип, ничә гүзәл кызларны Мәҗнүнгә санадылар.
Бәс, бичара Мәҗнүн боларны ишеткәч, пәришан булып, якасын чәк итеп (Якасын чәк итү – изү ерту), фөрьяд-фәган илә диваналыгы артып, кичәләрен маһитапка каршы бәетләр сөйләп, җылап наләләр әйләде. Йимәктән киселеп дир:
— Әбәди ки (Әбәди – мәңгегә), инде миңа вусләт (Вусләт — кавышу) капусы ябылып, һиҗран капусы ачылды. Вә нигяр (гүзәл) назлым йөзен күстәрмичә, башына фирак (аерылу) шәлләре бөркәнде. Рәхәт көннәрен гамь-михнәткә дүнеп (төшеп), күңелем җанан гаме илә тулды, вә һиҗран кошлары башыма, кунды. Вә намым (Нам – исем) мәҗнүннәр дәфтәренең башына язылды. Бәс, артык миннән дуслар гамендән, дошманнар сөрүрендән (Сөрүр – шатлык) кичеп, тәмам җөнүнә (Җөнүн – җенлек) карар бирдем. Халык нә дисәләр дисеннәр, нигяр назга (булган) ниятем кемнәр белән ачылыр, вә бу гашыйк бичара синең хәлеңдән хәбәр алырмы? Вә бәнем буйлә янып ягылдыгым белерме? Бер кәррә сәлам мәхзун кальбемне (Мәхзун кальбе – кайгылы күңел) шад итсә иде. Ул гаҗәп башында сәгадәт (Сәгадәт – бәхет) бармы ки, бер дәхи үлеп-терелеп, җәннәт янына барып, аягына йөземне сөреп, дөнья күзе илә күрмәк мөяссәр (Мөяссәр булу – ирешү) улырмы,— дип фөрьяд иткәнен ишетүчеләр җылар иде.
Вә буйлә пәришан булып, атасының йөрәген (дә) даглады (Даглау – кайгылы итү). Бер чара таба алмадылар. Вә китеп, дәрд-гыйшкы артып дивана улды. Моның дәртенә чара табылмады.
Бәгъзеләре аның атасына әйттеләр кем, моны кәгъбәгә илтеп, бер дога улынса, өмет булыр иде. Мәҗнүннең әтисе дәхи мәгъкуль күреп, шул елны хаҗга ният итеп, бөтен хәзерлекне күрде. Вә Кайсны мөхфәгә (Мөхфә — дөя өстенә куелган урын) куеп, кәгъбәгә рәван улдылар (Рәван улу – юнәлү). Барып ирешкәч, атасы углының кулына ябышып, хәрәме-шәрифкә (Хәрәме-шәриф — кәгъбә) китереп:
— Углым, бу урында нинди дога әйләсәк, щул кабулдыр. Мәккә-и- Мөкәррәмәнең хилкасына (Хилка — алка) ябышып, ходадан дәрман сорап, сәүдаи гыйшыкны (Сәүдаи гыйшык — гыйшык зарг) башымнан алып, бәни әүвәлге хәлемә кайтар, дип телә,— диде.
Шул вакыт Мәҗнүн «гыйшык» сүзен ишетүгә, ашыгып, кәгъбәнең пәрдәсенә ябышып:
— Ярабби, дәрдкә дучар булып, капуыңа килдем. Яхшылыгыңнан минем догамны кабул ит! Ярабби! Мине сәүдаи гыйшыктан суытып, җанашымнан аерырга телиләр. Илаһи! Гыйшык дәртемне көннән-көн артыграк, гомеремне бу гыйшык белән ахыр әйлә,— дип нияз кыйлды.
Атасы бу хәлне күрдекдә, артык чара калмады, дип егълап, бергә кайтып килделәр.
Ләйләнең кабиләсе Мәҗнүнне үлдерергә касд итеп, атасы, моннан агяһ булып, улын эзләгәләп йөрде. Чөнки Мәҗнүн атасы белән хаҗдан кайтып килгәч, янә иске гадәте буенча Нәҗед тавы тирәсендә йөреп, Ләйләнең убасы әтрафында фәганләр итеп, бу бәетләрне сөйләмәгә башлады:
— Кайда ул дәм кем, күңелгә тулган иде саф өмид, Җәфалар күргәндә дә күтәрде күңелне өмид.
Нигә өзде сәламен назлы мәгъшукам минем? Бер заман килер иде саба җиле берлән өмид.
Аерылу агуы мине парә-парә итмәс микән? Бирмәсә мәдәт җаныма им булып дару өмид.
Башым өстендә оясын ләйләк ясаган булса да, Гәр төшерсә күләгәсен кош һома, ачылыр өмид.
Салса нигез лотфың әгәр дә кыямәткә кадәр, Булмас хәрап күңел күгендә төзгәнең бина, өмид.
Төшсәм дә ни тикле түбән, мин өмитсез булмамын. Кул күтәреп ялварам, нияз кылам, догам — өмид.
Ләйләнең кабиләсеннән мөнафыйклары (Мөнафыйк — эчкерле) Ләйлә атасына сөйлиләр: — Кабиләбезнең намусы калмады. Һәр көн килеп, әдәпсезлек итә. Бу сәүдадан котыласы иде,— диләр.
Ләйләнең атасы оялып Мәҗнүнне һәлак итү гайрәтенә килде. Вә Мәҗнүн килүгә кавеменә үтерергә әмер әйләде.
Бу хәбәр Мәҗнүннең әтисенә ирешкәч, аның җаны башына сыч- рады (Сычрау — чәчрәү). Мәҗнүнне эзләргә адәмнәр күндереп, нам-нишаныннан (Нам-нишан — исеме-билгесе) бер әсәре булмыйча ифадә (Ифадә — аңлату) иттеләр. Тәмам өметләрен кисеп, матәмнәр әйләделәр.
Риваять улыныр ки, Бәнисәгыйд кабиләсеннән бер адәм юлда килгәндә күрде кем, бер таза егет тормыйча еглый вә хәленчә гашыйк бәетләре укый иде. Янына барып әхвален сорагач, асла сүз сөйләми торып китте. Бу кешенең юлы Мәҗнүн кабиләсенә китереп, күрде кем, кабилә эчендә бер адәм югалуын халык ачынып сөйләшә. Ул кемсә заигъ булган адәмнең билгеләрен сорагач, белде кем, бу аңа очраган адәмдер.
— Сезгә сөенеч булсын, ул адәмне фәлән йирдә очраттым,— дигәч, бу кемсәне Мәҗнүннең атасына китереп, кай йирдә күргәненнән хәбәр биргәч, атасы атланып, бу адәмне алып, шул йиргә барып күрде кем, Мәҗнүн бер таш төбендә утырган. Туфракка буялган. Атасы улын бу хәлдә күргәч, җылап янына килде:
— И бәнем күзем нуры, күңелем шатлыгы! Бу синең сәүдаң нә төгәнмәс сәүдадыр,— дидектә Мәҗнүн атасының аягына төшеп, гозерләр теләп:
— И минем хәятыма сәбәп булган атам, газизем! Ничә заманнар хезмәтегездән ерак булдым. Әмма минем монда зәррә кадәр гаебем юктыр. Гыйшык падишасы мине үзенә кол итеп, гакылымны алып, дивана итеп, Сәхраларга салмыштыр. Мадәм ки (Мадәм ки — шул хәлдә), аның хөкеме астың- дамын. Итагатеннән гайрә нәрсәгә кодрәтем юк. Инде әмере — болай сәхра гиздерү икән. Син яхшылык итеп, җитешсезлегемне гафу ит,— дип сүзен тәмамлады.
Атасы аһ итеп:
— Угылым, сине бу хәлдә мондый сәхрада ничек калдырып китим? Анаңа ни дип җавап бирим? Даимә хәсрәтеңнән аглап дивана улмактыр. Лотф (Лотф — мәрхәмәт, яхшылык) итеп, сүземне тотып, ул сәүдадан кич! Сине анаң янына алып кайтыйм. Өмиттер кем, дәртеңә бер чара табарбыз,— диде.
Мәҗнүн бу сүзләрне ишеткәч:
— И минем гомеремнең сәрмаясы булган атам! Гомерегез озын вә дәүләтегез даһи булсын! Минем дәрдемнең дәрманы өчен ничә хәзинәләр сарыф иттең. Ләкин бу гыйшык чире китәрелмәс. Вә мин бу дәрткә үз ихтыярым белән грифтар улмадым, бәлки хакның ихтыяры шундыйдыр. Вә Ләйләнең зөлф чылбыры муеныма кат-кат чорналып, инде аннан котылмак мөмкин түгелдер. Вә минем фөрьядыма колак салып көчләнмәгез кем, гашыйкларның хәле һәрвакыт егламактыр. Аларның көлүе — күз яшедер, вә җылаулары яшьләренең тәскин (Тәскин — тынычлану) булуыдыр. Бу гыйшык мәгънәсез бер шәй күренер. Әмма соңы камиллектер. Вә гашыйклар моңлану ташыннан качмаслар. Бәс, кәрам итеп (Кәрам итү — яхшылык итү), мине үз хәлемдә куеп, сез үз хәлеңездә булыңыз,— дип сүзен тәмам әйләде.
Бичара атасы бу сүзләрне ишеткәч яңадан җылый башлады. Мәҗнүн бу хәлне күргәч, аталы-угыллы бер заман фәганләр әйләделәр. Ахырыләмер (Ахырыләмер — ахырдан) атасы ни хәл итеп булса да Мәҗнүнне кабиләсенә алып кайтты.
Анасы вә башка кардәшләре, Мәҗнүннең янына җыелып, аның күңелен юатырга, хәтерен табарга тырыштылар. Мәҗнүн дә бичара анасы хәтере өчен ике-өч көн сабыр итеп утырды. Соңыннан янә гыйшык сәүдасы кузгалып сабырын вә тынычлыгын тар-мар иткәч, сәхрага китте. Дивана күңелен юатыр өчен бер җирдә карар тапмыйча, Ләйләнең сәүдасе белән Сәхраларны әйләнеп, әрле-бирле йөри.
Бичара Мәҗнүн бу хәлендә булсын. Ләйләнең исә матурлыгы көннән-көн артып, айның ундүртенче кичәсе шикелле һич күрелмәгән бу матурлык илә ул да Мәҗнүннең диванасына мең җаны белән әфкәндәдер (Әфкәндә — төшкән). Әмма нишләсен, тышра чыкмага кодрәте булмыйча, анасыннан вә атасыннан гыйшкын яшерә иде. Ялгыз булганда:
— Аһ, бичара Мәҗнүнем, һиҗран утында янып, сәхралар буйлап җылап йөри,— дип, Нәҗед тавы тарафында Мәҗнүннең үткән юлларына хәсрәт күзе белән багып, җил искәндә Мәҗнүннең исен алып шатлана иде. Вә юлдан үтеп йөргәннәр авызыннан бичара Мәҗнүннең үзе хакында сөйләгән бәетләрен ишетеп, үзе дә аларга каршы сөйләп, яшерен рәвештә юлга багып тора иде.
— Ярабби, дәртемә мәдәт дәрманымны күстәр! Я җанымны ал, я җананымны күстәр!
Ягкуб сыйфатындай күзләрем ачылсын, Егълатма мине, Йосыф Кәнганыны күстәр.
Һичкемгә серләрен сөйләмичә, даимә кайгы эчендә йөри иде. Кабиләсе кызлары көлеп уйнаган вакытларында үзе аларның Сөхбәтләренә (Сөхбәт — сөйләшеп утыру) катышмый, кызларның исә моңа хәтерләре кала иде.
Шул рәвештә бер ел узып китте. Ләйлә кабиләсе кызлары гөлшанда (Гөлшан — чәчәклек) кайсы саз уйнап, кайсы биеп зәвык-сафа итәләр. Ләйләнең йөзе көләч түгел:
— Бу гөлшан минем ярсыз күңелемә бер тигәнәктер,— ди.
Кызлар аның янына килеп:
— Солтаным, бу уеннар сезнең өчендер, йөзегез әмма һич көлмәс,— дидекләрендә Ләйлә:
— Бүген бераз кәефем юк,— ди. Үзе исә:
— Гаҗәп Мәҗнүнем кай җирләрдә йөри икән? Минем дәрдем илә елаудадыр,— дип уйлый.
Шул заман багның тышрасында бер гарәп Мәҗнүннең Ләйлә хакында сөйләгән бәетләрен әйтүен ишеткәч, Ләйләнең йөрәгенә утлар төшеп, җылый башлады. Мәгәр кызларның берсе агач төбендә утырып күзәтеп торды да:
— Гаҗәбә, бу кемгә гашыйктыр? Бер хәбәр ала белсәм иде,— дип саклап торды.
— Җан бәлагә очрагач, и дуст, Рәхәт көенеч булды миңа, и дуст.
Чибәрлегең белән күңелем биләдең, Корбан булсын җаным сиңа, и дуст.
Синең өчен тулаштым мин, күрәсең, Кил, мәрхәмәт ит миңа, и дуст.
Кыл химая (Химая — яклау) кем, җаным кисәтелде, Ләйләне дә бер кат аңла, и дуст.
Шаһитсең, шәһит (Шәһит — хак эш өчен корбан булу) булмак миңа Бармы язмышымда, и дуст?
Гарәпнең сөйләгән бәетләренә мөнасиб бәетләрдән Мәҗнүнгә гашыйк улдыкыны белеп, ахшам улдыкта Ләйләнең анасына кызы әхва- лен бәян әйләде. Анасы бичара хәйран улды. Кызга ялварып:
— Зинһар бу серне берәүгә дә сөйләмә! Телләрдә дастан булып» рәзил (Рәзил — түбән, хур) улырбыз,— дию тәнбиһ (Тәнбиһ итү — кисәтү) итеп вә кызы Ләйләгә берничә сүзләр вә нәсихәтләр сөйләде.
Әмма ни файда? Язмыш килгәч, күзләр сукыр була.
Ибне-Сәламнең Ләйләгә гашыйк булуы
Риваять улыныр кем, Бәниәсад кабиләсе бөек бәкләреннән бер егет, Ибне-Сәлам дирләр, гаять мал иясе иде. Вә ничә кабиләгә хөкеме йөри иде. Бер көн өенә барганда Ләйләнең кабиләсенә туры килде. Мәгәр ул көн ай йөзле Ләйлә дә кабиләсе кызларыннан берничәсе белән бер гөлшанга рәван улмышлар иде. Ибне-Сәлам юлда очрап Ләйләне күргәндә мең җан илә аңа гашыйк булды. Кызның үзе һәм кем кызы булганыннан хәбәр алып кабиләсенә килгәч, әкбәре (Ә к б ә р — иң өлкән) Ибне- Сәлам янына килеп күрделәр кем, гаять кайгылы. Сәбәбен сорадыкларында вакыйганы сөйләде. Алар моны юатып:
— Монда кайгырырлык бернәрсә юк. Теләсәгез, иртәгә үк атасыннан ни кадәр мал теләсә, биреп алабыз,— дидекләрендә Ибне-Сәлам шад булып, шундый карар бирделәр.
Иртә булгач, Ибне-Сәлам ничә бүләкләр, нигъмәтләр күндерде. Болар кабиләгә якын килгәндә Ләйлә кабиләсенең олылары каршы чыгып, гыйззәт-икрам белән өйгә китереп, зыяфәтләр әйләделәр. Ахырдан болар Ибне-Сәламнең һәдияләрен (Һәдия — бүләк) тәкъдим итеп:
— Кызыңызны әфәндемез булган Ибне-Сәлам өчен эстәмәгә килдек,— диделәр.
Ләйләнең атасы:
— Сафа (Сафа — хуш) килдегез! Кадәмнәр (Кадәм — аяк. Биредә: котлау сүзләре) китердегез башым өстенә! Кыз түгел, җан даригъ итмәм. Ләкин кызым берничә көннәр чирләп тора. Сиххәт (Сиххәт — савыгу) булсын да хәстәрлеген күреп хәбәр итәрбез. Килеп, никях итеп алып китәрсез,— диде.
Шуның белән дога кылынып, сүз куелды. Бу сөенеч хәбәрне Ибне- Сәламгә китерделәр. Шад булып, сафасында мәшгуль улды. Ләйлә бу хәбәрне ишеткәч, акылы башыннан китеп, ялгызлыкта фиганлар әй- ләмәктә. Мәҗнүн исә, иске гадәте буенча, сәүдаи гыйшык илә газапта.
Ул заман гарәп бәкләреннән берәү, Нәүфәл диләр, гаять малдар иде, биниһая хезмәтчеләргә һәм гаскәрләргә ия иде. Бер көн ауга чыгып гизгәндә колагына аваз килде. Атын шунда борып күрде кем, бер егет тормыйчан аерылу бәетләре, укый:
— Мескен гыйшкына мөкяфәт (Мөкяфәт — бүләк) еглау җитәр. Тилмерү зар гаҗәп бу хәлгә ни җитәр?
Рәкыйб хәвефе белән кайгым китәрелмәс, Баер вакыты кояшымның кайчан җитәр?
Кизәнмәсен дошман кылычы белән, Ярымның үткен күз карашы миңа җитәр.
Үч итеп килмә кан эчмәгә, тукта, Кан эчмәгә ләгылеңдәге пыяла җитәр. (Ләгыльдәге пыяла — «телдәге авыр сүз» мәгънәсендә)
Юкса ни хаҗәт күз каһәрен җанга орырга? Заманның типкәләве бу чәч-сакалга җитәр.
Мәҗнүннең Нәүфәл илә мөлякате (Мөлякат — очрашу, элемтәгә керү)
Мәҗнүн шул хәлдә еглар икән, үзе ялангач, чәчләре җиткән. Нәүфәл аны бу хәлдә күреп әхвалене сорадыкта бер кызның гыйшкы илә даимә сәхраларда булуын белде. Ачынып, бу көн ау булмасын әйтеп, атын борды, адәмнәренә ашау-эчү белән шөгыльләнергә кушты. Шул кадәр илтифат итүгә Мәҗнүннең күңеле аңа мәел итте. Хәленә мөнасиб бәетләр сөйләде:
— Кайгылы күңелне тынычландырырга касд итмә, Янә вәйран булачак хәтеремне шад итмә.
Беләмен, җәфалар итәрсең артыннан, Бары галәмдә вафа әйләгәнне яд итмә.
Бу мисалдыр: адәм баласына игелек ярамас. Ни зурлык (Зурлык — җәбер, көчләү) итсәң ит, миңа ярдәм итмә.
Я илаһи, җаныем гаме белән шат булмас исәм, Дивана күңелемне кайгы богавыннан азат итмә.
Еглап зарыңны Мәҗнүндәй фаш итмә, Сөям бер гөлне, дивананы мыскыл итмә.
Мәҗнүннең бәетләре Нәүфәлгә тәэсир итеп, Мәҗнүнгә тәслияләр биреп:
— Мал иләнме булыр, сугыш беләнме булыр, Ләйләне сиңа алып морадыңа ирештермичә, зәвыгымны куймам,— диде.
Мәҗнүн Нәүфәлгә догалар итеп:
— Минем кеби гариб өчен һиммәтләр (һиммәт — тырышлык; олы җанлылык) боердыңыз. Бу хосуста вөҗүдеңезгә (Вөҗүд — барлык, бар булу) рәхмәт, әмма үзегезнең сафагызда улың. Минем кебек бер пәришан адәмгә Ләйлә кебек назлыны ничек итеп бирсеннәр? Әгәр зур (Зур — җәбер, көчләү) илә алсаңыз, сезләрне дә үзләренә буйсындырып алырлар. Лотф итеп, мине уз хәлемдә калдырыңыз,— диде.
Нәүфәл әйтте:
— Мәҗнүн, сине морадыңа ирештерү үземә фарыз (Фарыз — үтәлүе тиешле бурыч) булсын. Ләкин шуны үтенәмен кем, болай гизүне туктатып, берничә көн безнең белән бергә адәм кыяфәтенә керәсең.
Мәҗнүн кәефенә мөнасиб сүзләрне ишеткәч, өметләнеп, нихәтле мөхаль (Мөхаль — булмый торган нәрсә) булса да, Нәүфәл илә шәһәргә килделәр.. Мәҗнүнне мунча кертеп, киемнәр киертеп, адәм кыяфәтенә куйдылар. Берничә көн чырае җиренә килеп, һәр көн Нәүфәл илә бакчада йөреп, әңгәмәләр кора, Ләйлә исеменә газәлләр сөйләр, Нәүфәл исә тыңлар вә тәхсин итәр иде.
— Галәмнәрне гизеп йөреп өйдән өйгә, Әүвәрә (’Әүвәрә булу — мәшгуль булу, маташу) булып мин дә яшерен ярга.
Күргәзмәк өчен дөньяга йөзен, кояш Бирмиме көн борынча нурын җиһанга.
Тоткан иде вәгъдә вафасын дуст, Дошман булып атты инде мине япанга.
Еглап ук кайгыга салдың күңелемне, көлмәк юк, Яраб, ни гөнаһ иттем соң миң заманга?
Һәр җирдә күрә җан күзе чыраен ярның, Киртә бул алмас ераклык күрмәккә җанга.
— Риҗа (Риҗа — үтенү, өмет итү) идәрем кем, бу фәкыйрьгә рөхсәт бирсәгез лә, тагы китеп сәхәрләрдә (Сәхәр — таң вакыты) наләләр вә фәганләр белән мавыгыр идем,— диде.
Нәүфәл исә, хуп гаскәр туплап, Ләйлә кабиләсенә яу ясап, әүвәл илчеләр күндерә:
— Бу йиргә килүдән максуд: Ләйләне Мәҗнүнгә ризаңыз илә алачакбыздыр. Әгәр бирмәсәгез, вакытыгызга хәзер булың,— диде.
Моңа каршы ачуланып:
— Без андый диванага кызыбызны бирмәбез, вакытыбызга хә- зербез,— дип җавап'бирделәр.
Нәүфәл гаскәре килеп, бер-беренә каршы күп гаугалар итеп, күп адәмнәр үлде. Мәҗнүн ерактан торып карап, ходадан:
— Ярабби, Ләйләнең гаскәренә ярдәм ит, куәт вә носрәт (Носрәт—- ярдәм) биреп, аяк астына куйма,— дип теләде.
Моны ишеткәннәр:
— Бак шул диванага, бу адәмнәр бөтенесе синең өчен җан фида итәләр,— дип гаҗәпләнәләр иде.
Хикмәти хода, Нәүфәлнең гаскәре җиңелеп, Мәҗнүннең догасы белән Ләйлә гаскәре өстен булды. Нәүфәл моны күреп, җаны башына чәчрәде.
— Шундый бер кабиләнең алдында җиңелсәм, гарәп эчендә хөкем итә алмам,— дип, үз ягыннан берничә адәм күндереп, солых төзеделәр.
Ләйләнең гаскәре җаннарына миннәт, араларына татулык ясап, кайтып киттеләр, Бу хәл Нәүфәлгә авыр булды. Янында булганнар аны юатып хәтерен таптылар.
Моны күргәннән соң Мәҗнүн Нәүфәлгә догалар итеп:
— Минем кебек бер дивана өчен бу кадәр мәшәкатьләр чиктегез. Морадым янә хасыйл улмады. Сәхраларда булган зәвыкымны вә сафамны сезләргә аркаланып ташладым вә Ләйләнең дәвәләре (Дәвә — дөя) тезгенен үземнең кулымда дип белдем. Инде исә Ләйләнең кабиләсе миңа дошман булып канымны эчәрләр,— дип, янә ялангач булып кире китте.
Бәс, Нәүфәл, Мәҗнүннең бу сүзләреннән гаять пәришан вә оятлы булып, гайрәткә килде. Вә, хөкемендә булган кабиләләрнең барсына да кешеләр күндереп, хисапсыз гаскәр туплады. Аннан барып чикләрне белдереп, Мәҗнүнне морадына ирештерер өчен, янә Ләйләнең кабиләсе өстенә яу кылды. Барган вакытында Мәҗнүнне очратты.
— И адәм! Без синең өчен бу кадәр гаскәр җыеп, Ләйләне сиңа алып бирергә барабыз,— дип, Мәҗнүнне үзләре белән алып киттеләр.
Ләйләнең кабиләсе хәбәр алып, күп гаскәр туплап каршы чыктылар. Уртада күп гауга булып сугыштылар. Мәҗнүн исә гаскәрнең уртасында утырып, иске гадәте белән Ләйлә гаскәре өстен чыксын өчен догалар кыла, кулына ташлар алып Нәүфәлнең гаскәренә ата иде.
Нәүфәлнең кешеләре моны күреп:
— Әх, тиле! Без синең өчен сугышып, йөрибез, ә син безне орасың,— диделәр.
Мәҗнүн:
— Сез бәнем җананым гаскәрен ни өчен үтерәсез? Аларның һәрбере минем җанымнан алдарак йөри. Мин моңа ничек түзеп тораем,— диде.
Гаскәрләр моның хәленә хәйран булалар иде. Болар арасында байтак орыш булып, ахыры Нәүфәлнең гаскәре галиб (Галиб — җиңүче) булды, аман эстәделәр (Аман эстәү — килешү теләү). Нәүфәл дәхи боларга аман биреп, Ләйләнең кабиләсе ихтыярлары Ләйләнең атасы белән бергә Нәүфәл хозурына килеп, догалар кылып әйттеләр:
— Сәгадәтле солтаным! Ике тапкыр арада бу кадәр адәм таләф (Таләф — һәлак итү) булды. Максудыңыз әгәр кыз булса, әмер сезнеңдер, хозурыңызга китерәлем. Ләкин сез бер акыллы, гакыйль (Гакыйль — акыллы) вә гадел шәриф затсыздыр. һичкем сездән золым күрмәмештер. Фикер итең кем, ничек мондый диванага кызымны бирим дә кияү итим? Халыкны үземнән көлдерим? Әгәр, бир, дисәгез, әмер әлбәттә сезнеңдер,— диделәр.
Нәүфәл төшенеп:
— Вакыйган сүзеңез урынлыдыр. Халык мине гаепләр. Дивана- дәрвиш адәмдер. Бәлки берничә көннән соң төзәлер. Боларны үз хәлләренә куймак мөнасибтер, моннан соңра сөчыңызны (С ө ч — гөнаһ) гафу иттем. Сезнең догагыз дөрестер,— дип кайтып киттеләр.
Мәҗнүн, бу сүзләрне ишетеп, Нәүфәл янына барып, үкенү сүзләрен әйтте:
— Сезнең сүзләрегезгә ышанып, ике кат яныгызга килдем. Йөрәгемә таулар ордыгыз. Сезнең вәгъдәгез бумы? — диде.
Нәүфәл ул кадәр ригаятьләр (Ригаять —олылау) итеп:
— Ләйләдән гүзәлрәкне табып бирермен,— дисә дә, Мәҗнүн сах- рага табан китте. Артыннан адәмнәр күндерделәр, һич билгесен таба алмадылар.
Риваять улыныр кем, Нәүфәл Мәҗнүн өчен Ләйләнең кабиләсенә гаскәр туплап килгәнен ишеткәч, Ләйлә өметләнеп, хакка шөкер әйләде:
— Инде пәдәрем (П ә д ә р — ата) Нәүфәл белән даулашмыйчан мине әлбәттә Мәҗнүнгә биреп, морадларыбызга ирештерсә иде,— диде.
Әүвәле булган гаугада Ләйлә йөзен йиргә сөреп:
— Безнең кабиләбез җиңелсен! Нәүфәл гаскәрен гали әйлә! — дип дога кыла иде.
Ләкин Нәүфәл пәришан булып солых,ясалгач,.ничә көннәр матәмнәр тотты:
— Җиһан багында наморад Мәҗнүннең бер кәррә морад гончәсе ачыла башлагач, фәләк аны артык күреп янә сулдырды. Безләрне .елатып, дошманнарын көлдерде,— дип аһлар итеп, өметен кискән иде.
Бер заманнан соңра Нәүфәл яңадан гаскәр җыеп килгәнен ишеткәч, мәсрур (Мәсрур — шат)-шад булып, хакка нияз кылып:
— Инде бу юлы атам җиңелеп, бер күзе еглар, икенчесе көләр. Мине теләсә-теләмәсә дә гашыйк бичарам Мәҗнүнгә сафа итәр,— дип, күзләреңә сөрмә куеп күңелләнер иде.
Соңыннан хәбәр алды кем, Нәүфәл илә атасы янә солых ясаган. Кавышудан өмет кисеп, янә матәм киемен киеп, көннән-көн аерылу уты белән бәгырен кәбаб әйләде (Кәбаб әйләү — яндыру. Кәбаб — куырма). Мәхзүн (Мәхзүн — кайгылы) утыра иде.
Дәвамы ====>
|