Посетители |
Онлайн всего: 6 Гостей: 6 Пользователей: 0 |
|
Главная » Зиһен сынаш уеннары
Уйнаучылар әүвәл башта бер нәрсә хакында язарга тема билгелиләр. Әйтик, җәй хакында, музыка, театр, урман, кием, китапның файдасы, уку һ. б. хакында. Беренче кеше шул хакта бер җөмлә язып кәгазьне бөгә дә икенче кешегә бирә. Димәк, кәгазь беренче җөмлә язылган җирдән бөгелгән булгач, икенче кеше әүвәлге кешенең ни язганын күрә алмый. Икенче кеше дә билгеләнгән тема турында бер җөмлә язып кәгазьне бөгә дә өченче кешегә бирә, ул да язып, үз язганын бөгеп, дүртенчегә, ул тагын шулай бишенчегә, алтынчыга бирә. Шулай итеп кәгазь языла-языла бөтен кешене әйләнеп чыккач, берәү аны башыннан ачып кычкырып укый.
Укыганда бик кызык һәм көлке була.
|
Уен бүлмәдә уйнала.
Иң беренче үткенрәк кешеләрдән «сәяхәтче» сайлап куела. Калган уйнаучылар утыралар. Бары тик «сәяхәтче» генә бүлмә уртасында басып тора. Ул үзенең сәяхәте турында сөйли һәм укучыларның әле берсенә, әле икенчесенә бармак белән төртеп күрсәтә. «Сәяхәтче» күрсәткән кешеләр шул минутта ук торырга һәм кирәкле сүзне әйтеп кире утырырга тиеш.
|
Балалар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Уенны алып баручы уртада була. Ул бер башы уйнаучыларда булган тасма җебенең икенче башларын кулында җыйнап тора. Уенны алып баручы: «Тартыгыз җепләрегезне», — дигәндә, түгәрәктәге уенчылар кушканның киресен эшләргә, ягъни «тартыгыз» дигәндә йомшартырга, «җибәрегез» дигәндә тартырга тиешләр. Әгәр берәрсе ялгышып кушканны эшләсә, ул уенны алып баручы була.
|
Уйнаучылар аллы-артлы булып парланып түгәрәккә басалар. Берсе парсыз кала. Ул алгы яктагы иптәшләренең берәрсенә күз кыса. Ул исә үз чиратында җәһәт кенә күз кыскан кешенең янына барып басарга тиеш. Арттагы кеше исә алдагы иптәшен тотып калырга тырыша. Сизми калса, алдагы укучы күз кысучыга китә. Аннан парсыз калган кеше күз кыса һ. б. Бер мәртәбә күз кысылган парлар урыннарын алмашалар. Уен шул рәвешчә берөзлексез дәвам итә.
|
Уенчылар түгәрәкләнеп урындыкларга утыралар. Бер бала уртага чыгып уенны алып баручы була. Ул рәт буенча һәрберсеннән: «Бозау аягын күпмегә алдың?» — дип сорый. Җавап бирүче язылышында «9» саны булмаган һәм «9»га бүленми торган саннар белән җавап кайтарырга тиеш. Әгәр шулай әйтә алса, ул урынында кала. Әгәр әйтә алмаса, я озак уйлап торса, уеннан чыга. Шулай чыга барып, соңыннан бер генә уенчы кала. Ул җиңүче була.
|
Башта шобага тотышып яки санашу юлы белән берәүне әби ясыйлар. Әби алдына мендәр салып утыра, икенчесе аның ал¬дына иелеп йөзе белән мендәргә ята. Башка уйнаучылар аның аркасына кулларын аслы-өсле кат¬лап тезәләр.
Әби:
— Астан хәбәр килде, өстен ал!—ди. Өстәге кул тиз генә тартып алынып, аска тыгылырга тиеш була.
|
Бер уенчы урындыкка утыра һәм аның тезенә йөзтүбән каплатып бер кешене тезләндерәләр. Тезләнгән кеше уң я сул кулы¬ның учын өскә каратып аркасына куя.
Уенчыларның берсе аның учына чәпелдәтеп суга. Тезләнеп торучы «ялт» кына башын күтәреп карый һәм кем сукканын әйтә. Бу вакытта уенчылар барысы да баш бармакларын өскә каратып кулларын алга сузып торалар. Сугучыны дөрес әйтсә, фаш булган сугучы аның урынына тезләнә. Белә алмаса, аны кабат яткырып сугалар.
Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Санамыш ярдәмендә мәсьәлә чишүче сайланып куела. Мәсьәлә чишүче берәр әйбере янына барып, яисә күзләрен каплап «гөрләгән» арада калган балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Кул тотынган килеш төрлечә буталышып, керешеп бетәләр. Шуннан соң мәсьәлә чишүче килеп бу Чуалчыкның рәтенә төшенеп, беренчел хәленә китерергә тиеш. Бу вакытта бер бала да кулын ычкындырмаска тиеш. Әгәр мәсьәләне чишә алмаса, ул кешегә җәза бирелә.
|
Җиргә яки идәнгә бер сызык сызалар. Шул сызык алдына бер кыз килеп баса һәм атлап китә. Ул һәр адым саен төрле-төрле ун малай исемен атап ун адым ясарга тиеш. Әгәр ялгышса, яки тотлыкса, уеннан чыга. Ялгышмыйча, исемнәрне тотлыкмыйча әйтеп чыкса, ул кыз җиңүче була. Малайлар исә киресенчә, кыз исемнәрен атап уйный. Соңыннан җиңүчеләр уенны кабат уйный һәм актыкта бер генә җиңүче кала.
|
Уен ачык һавада уйнала.
Шобага тотып, яисә үз теләге белән бер баланы аерып алып, күзен яулык белән күрмәслек итеп бәйлиләр һәм аркасына озын җеп белән сыбызгы тагалар. Уйнаучылар күренмичә генә килеп сыбызгыны сызгыртып китәләр. Күзе бәйләнгән уенчы аларны тотып калырга тырыша. Тота алса, тотылганның күзе бәйләнә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Уен бүлмәдә уйнала.
Бер бала «патша» була. Башкалары икенче бүлмәгә күчеп, бер-бер эшне сөйләшмичә телсезләр күк күрсәтергә сүз куешып «патша» янына чыгалар да, бер сүз дә эндәшмичә шуны кыланып күрсәтәләр. «Патша» шул эшнең нәрсә икәненә төшенеп әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, балалар чабышып китәләр. Патша аларның берәрсен тотарга тырыша. Тотылган бала икенче уенда патша булып кала.
|
Малайлар белән кызлар кара-каршы тезелеп утыралар. Кызлар һәм малайлар саны тигез була. Берәүсе уенда катнашучы малайларның исемнәрен кызларның колагына әйтеп чыга. Шуннан соң малайлар чират белән үз исеме әйтелгән кызны эзлиләр. Малай сайлаган кызы алдына барып кулын бирә, әгәр туры китерә алмаса, кыз аңа терсәген күрсәтә һәм малай үз урынына утыра. Әгәр туры килсә, кыз аңа кулын бирә һәм алар урыннарын алышып утыралар. Уен шул рәвешчә дәвам итеп, иң соңгача табыша алмаган парга җәза бирелә.
|
Балалар бер тирәгә җыелып утыралар. Берсе яшерүче була. Яшерергә әзерләнгән әйберләр бик күп була: курчак, йолдызчык һ. б. Яшерүче әйберне барысының да күзләрен йомдырып яшерә һәм «Күзегезне ачыгыз!» ди. Шуннан әйбернең кая ишерелгәнен белгән укучы кул күтәрә. Йөрергә, сөйләшергә ярамый, әйбер күз белән генә эзләнә. Дөрес ишарәләгән уенчы «яшерүче» булып, уен шулай дәвам итә.
|
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Бер бала берәр кая посып, яки тышка чыгып тора. Шул арада балалар берәр әйбер яшерәләр. Шуннан соң эзләүчене чакыралар. Музыка уйный башлый. Эзләүче һәрбер баладан яшерелгән әйберне эзли. Әйбер яшерелгән кеше янына җиткәч, музыка көчәя. Ул ихласрак эзли башлый. Әйбер кемнән табылса, ул бала әйбер эзләүче була, ә эзләүче әйбер яшерүче була. Әгәр дә эзләүче өч уенда яшерелгән әйберне таба алмаса, аңа җәза бирелә.
|
Уйнаучылар бар да тезелешеп утыралар. Аннары берәү эченнән генә кайда качарын уйлый да янындагы иптәшенә: «Я тап, мин качтым», — ди. Үзе качкан урынын уйлап кына утыра. (Мәсәлән, мин Арчага качтым, Алабугага качтым, дип уйлый.) Янындагы кеше хәзер кая качканын эзләп табарга тиеш. Ул эзли башлый. Тизрәк һәм җиңелрәк табу өчен качучыга төрлечә сораулар бирә: якынмы, еракмы качтың? Үзебез торган өйдәме, чит¬тәме? Үз шәһәребездәме, чит шәһәргә качтыңмы? Биеккәме, тәбәнәк җиргәме? Су буендамы, тау башындамы һ. б.? Шулай юллап, качкан урынын тапкач, инде тапкан кеше «кача» да тегесе эзләүче була. Уен шулай теләгәнчә дәвам иттерелә.
|
Уен өйдә уйнала.
Балалар тезелешеп утыралар. Бер баланы чоланга чыгаралар да үзләре кем яки авылдагы кемнең йорты турында сүз барачагы турында киңәшеп алалар. Шуннан соң чоландагы кешене чакырып алалар да аңа сүз белән төрле ишарәләр ясыйлар:
— Аларның ике балалары бар.
— Ишегалдында пар каен үсә.
— Капкалары бер якка янтайган.
— Ике кәҗәләре бар һ. б.
|
(I вариант) Уйнаучылар түгәрәкләнеп басалар. Арадан берәүне бүлмәдән чыгарып җибәрәләр. Шуннан соң берәр шигырь яисә җырдан өзек сайлыйлар. Мәсәлән: «Тәрәзәмне ачып куйдым, җәйге көннәр ямьлегә». Җырда барлыгы алты сүз. Шул сүзләр алты кешегә бүленеп бирелә: беренчегә — тәрәзәмне, икенчегә — ачып, өченчегә — куйдым, дүртенчегә — җәйге, бишенчегә —көннәр, алтынчыга — ямьлегә. Теге кешене тыштан чакырып кертәләр дә арадан берәү: «Бер, ике, өч!» — дип команда бирә. Шул вакыт балалар берсе артыннан берсе әлеге җырның сүзләрен кызу-кызу гына әйтеп чыгалар. Тыштан кергән кеше шул сүзләрдән җыр җыярга тиеш. Әгәр сүзләрне җыя алмаса, аңа җәза бирелә, дөрес җавап бирсә, алдагы уенда тышка икенче кешене чыгаралар.
|
Уенны алып баручы билгеләнә. Калганнар бер рәткә тезелеп басалар. Уенны алып баручы читкәрәк китә һәм «көн» дип кычкыра. Калган уенчылар шул вакыт бии, яки берәр төрле фигура ясый башлый. Әйтүче «төн» дип кычкыра, һәм уйнаучылар шул моментта нинди халәттә булсалар, шулай катып калалар. Аннан соң уен башлыгы балаларны төрлечә көлдереп йөри. Көлгән кеше уеннан чыга барып соңыннан бер генә кеше кала. Алдагы уенда ул баш була.
|
Уен урамда да, спорт залларында да уйнала ала. Җиргә бер озын сызык сызыла. Моның бер ягында «су», икенче ягы «яр», сызык өсте «яр-су» була. Балалар «су»га басып торалар. Уенны алып баручы сайлана. Ул: «Яр, су, яр-су, яр» дип тора. Ә балалар буталмыйча ул әйткән төшкә сикереп торалар. Буталганнары уеннан чыга барып, соңыннан бер генә уенчы кала. Ул җиңүче була.
|
Балалар санамыш ярдәмендә җәза бирүче сайлап куялар һәм аны уртага алып түгәрәкләнеп утыралар. Җәзачы балаларга йөзем, алма, хөрмә һ. б. дип, җимеш исемнәре әйтеп чыга. Аннан соң шуларны искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый, һәрбер «җимеш» үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул «җебегән» була һәм аның берәр әйбере алына. Шул рәвешчә 3—4 әйбер җыелгач «җебегәннәр»гә җәза бирү башлана.
|
|
|
|
|