Посетители |
Онлайн всего: 3 Гостей: 3 Пользователей: 0 |
|
Главная » Татар халык мәзәкләре
1076. ҮЧ АЛУ Җиде төн уртасында Хуҗа Насретдинның бүлмәсендә телефон шалтыраган. Аннан ачулы хатын-кыз тавышы яңгыраган: — Сезнең этегез өрә, миңа йокларга бирми. Кем шалтыратканны белгәч, икенче төнне нәкъ шул вакытта Хуҗа теге хатынга шалтыраткан: — Мин сезгә, минем этем юк, дип әйтү өчен шалтыратам,— дигән.
|
1009. ТӘҺАРӘТСЕЗ АЯК Беркөнне Хуҗа Насретдин тәһарәт алып намаз укымакчы була. Тәһарәт алганда бер аягына су җитми кала. Шуңа карамастан Хуҗа намаз укырга керешә. Ләкин каз кебек бер аягын күтәреп торып намаз укуын халык (җәмәгать) күргәч: — Әй Хуҗа әфәнде, бу ни эшләвең? — дип сорыйлар. Хуҗа аларга: — Бу аягымның тәһарәте юк, шуның өчен күтәреп укыйм,— дип җавап кайтарган.
|
940. ХАННЫҢ ЯВЫЗЛЫГЫНА ҖАВАП
Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан соң хан Хуҗа Насретдинны салым җыючы итеп билгеләгән.
Беркадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм «исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен»,— дип әмер биргән. Хуҗаның исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч, ханның бик ачуы килгән:
— Син нәрсәгә язгансың! Безнең илдә кәгазь юкмыни? — дип кычкырган.
— Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым. Бәхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың кебек, кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны алдан ук күреп килдем,— дигән Хуҗа.
|
844. НИЧЕК КАРЫЙ
Берәүнең малае укып чыкканнан сон, эшли башлаган, ди. Үзара сөйләшеп утырганда таныш кешесе моннан:
— Малаең зур укып кеше булды инде, үзеңне карыймы соң? — дип сораган.
Әлеге кеше:
— Карый, бик карый, акаеп карый, — дип жавап биргән, ди.
|
770. ГАКЫЛЫ БАШЫНДА БУЛМАГАН
Бер кешедән: «Син өйләнгән вакытта ничә яшеңдә идең?» — дип сораганнар. Ул:
— Белмим. Ул вакытта гакылым башымда түгел иде,— дип җавап биргән.
|
714. КАЙСЫ ПЕШМӘГӘН
Урмансыз якның бер кызы урманлы якка, кияүгә чыккан. Каенанасы быел каен җиләге бик күп дип сөйләгәч, бер көнне килен урманга киткән. Бу килен кичкә кадәр йөреп бер җиләк тә тапмаган.
Каенанасы:
— Җиләкләрең кайда? — дип сораган.
Килен әйткән:
— Урмандагы бөтен каеннарны карап чыктым, әмма бер җиләк тә тапмадым, әле пешмәгән булса кирәк, — дигән.
|
657. ЯШЬ ЧАК — ДӘРТЛЕ ЧАК
Бер егет буранлы бер кичтә, ак куй тиресеннән тектергән чикмәнен киеп, күңеле төшкән кызны тәрәзәдән карарга бара. Кыз өй эчендә әрле-бирле эшләп йөри. Егеткә ул бармагы белән: «Чыгам, көт!» — дип ишарәләгән кебек тоела. Бу чикмән изүләрен япкалап, тәрәзә каршына чүгәләп көтә башлый.
Иртән кызның атасы кар көрәргә чыга. Бераз көрәсә, ак чикмән чабуын күрә. Тартып караса — егет чүгәләп утырган да йоклап калган.
— Син нишләп монда көрт астында? — ди бабай гаҗәпләнеп.
— Әй, бабай, яшь чак — дәртле чак, синеке дә булгандыр, — ди дә, егет торып китә.
|
602. ЙОКЛАГАН АРСЛАННЫ УЯТМА
Бер карт йөз яшьтән узса да зирәк, сәламәт икән. Көннәрдән бер көн шул яшьләрдәге бер карчык бу картка:
— Әй син, без бик күп яшәдек, үлем безне онытмадымы икән,— дигәч, карт:
— Чү, болай кычкырып сөйләшмә. Алла, ихтимал, искә төшерер дә харап булырбыз. Бер мәкаль бар: «Йоклаган арсланны уятма»,— дигән, ди.
|
516. ИСӘПНЕ ӨЗГӘН
Бер әби үзенең җирен бер кызга урдырган. «Ахырдан исәпләшербез»,— дигән. Беркадәр вакыттан соң шул ук кыздан үзенә күлмәк тектереп алган.
Әби үзе белеп бирмәгәч, кыз икесе өчен дә хезмәт хакын үзе сорый килгән.
Әби әйткән:
— Кызым, мин исәпләп куйдым инде, теге вакытта урак уртаның шул күлмәк теккәнең өчен булыр,— дигән.
|
473. «КРУШЕНИЕ»
Укый белми торган бер агай вокзалда газета сатып алып шуны тотып утыра икән. Кире башы белән тотканлыктан, газетага төшерелгән паровоз тәгәрмәчләре белән өске якка карап тора икән, ди. Икенче бер агай килә дә:
— Нихәл, кордаш, гәзиттә ниләр язалар? Дөньяда ниләр бар? — дигән була. Ә тегесе бик белдекле кыяфәт белән:
— Менә тагын крушение булган, күрәсең бит паровозның асты өскә килгән, — дип җавап биргән.
|
367. АХМАК НИНДИ БУЛА
Ике иптәш сөйләшәләр икән.
— Ахмак кеше белән акыллы кеше арасында нинди аерма бар?
— Акыллы кеше акыллы белән ахмакның аермасын сорап йөрми, бөтен аерма шунда.
368. АХМАКЛЫК БӘЯНЫНДА
Берәү бер китапта күрде: «Ахмак кешенең башы кечкенә вә сакалы зур булыр», — димеш. Тизрәк көзгегә барып карады, күрде: үзенең башы кечкенә, сакалы зур. Уйлап торды да: «Тукта, башны зурайтыр хәл юк, әмма сакалны кечерәйтергә мөмкин», — дип, сакалын учлап тотты һәм учыннан артканына ут төртте. Сакалы яна башлады, кулы пеште. Абау, дип, кулын тартып алды. Сакалы янып китте. «Бу һәм ахмаклыгымнан икән», — дип, китеп урынына утырды.
|
324. МЕНӘ ИЧМАСАМ КЫСТАГАН...
Мари хатыны татар авылындагы дусына кунак булып килгән. Хуҗа хатын кунагын сыйларга теләп, тәмле ашлар хәзерләгән. Өстәл янына утыргач, кыстап:
— Коч, коч! — ди икән.
Кунагының тартынып ашамый утыруына борчылып, таты да тырышыбрак кыстарга керешә икән:
— Коч, коч, мулан кучкат! — дип тә өстәп куя икән.
Болай дигәч, кунак хатын ашарга да, ашамаска да белмичә бөтенләй аптырап калган. Чөнки хуҗа хатын аны:
— Аша, аша, ник ашыйсың?! — дип кыстый икән.
|
219. ХӨРӘСӘН ЯЛКАУЛАРЫ
Өч Хөрәсән кешесе алмагач төбендә яталар, ди. Алмагачта бик яхшы пешкән алмалар бар, ди. Арадан берсе:
— Ай, шул алмаларны ашасаң иде,— дип әйтте, ди.
Икенчесе:
— Алар үзләре өзелеп авызга төшсәләр иде,— дип әйтте, ди.
Өченчесе:
— Ничек иренми сөйләшәсез,—дип әйтте, ди.
|
186. КӨЧ ҖИТМӘСӘ ХӘЙЛӘ БЕЛӘН
Бер хәлсез генә бөкре кеше була. Урамнан барганда, бер малай аның җилкәсенә таш белән бәрә. Бөкре малайны чакырып ала да, бераз акча биреп:
— Ай, акыллым, бик төз атасың икән,— ди. Аннан урамнан узып баручы таза кешегә күрсәтеп:
— Бар әле, әнә ул кешегә дә бәр; ул бай, күбрәк бирер,— ди. Малай, ышанып, теге кешегә дә бәрә. Теге кеше малайны тотып ала да бик үткәреп яңаклый.
|
77. АҢА ЫШАНЫЧ ЮК
Авылның ярлы агае урманнан «ухалла» арбасы белән утын алып кайтып бара икән. Ул бик арыган, көч-хәл белән генә тартып кайта икән. Авылның мулласы очраган да моңа:
— Алла куәт бирсен! — дип кычкырган.
Теге ярлының моңа бик ачуы килгән:
— Аллаң пычагым да куәт бирми, үземә көчәнергә туры килә,— дигән.
|
24. БИРӘЧӘГЕ КОРЪӘН КАЛЫНЛЫГЫ
Беркөнне печән базарында бер кибеттә миллионер Ибраһим байның байлыгы турында гаҗәпләнеп сөйләшәләр икән.
Бер хаҗи:
— Черегән бай икән ул. Теге көнне аңарда булдым, өстәлендә бер дәфтәр ята, менә бер дә ялгансыз, әфтияк (Әфтияк — һәфтияк, коръәннең җидедән бер өлешен эченә алган китап) калынлыгы булыр, туп-тулы язу. Бу нинди дәфтәр? — дим. — Кешедән алачакларымны язган дәфтәр, — ди. Әйтәм бит менә, әфтияк калынлыгы.
|
1. ДӘҮЛӘТ СУКЫР БУЛМАСА...
Аксак Тимер, Идел буйларына һөҗүм итеп, Болгар шәһәрен алганда, бик күп алтын-көмеш хәзинәләр һәм әсирләр ысулга төшергән. Аннан ул: «Бу кулга төшкән кешеләр арасында хикмәт иясе кешеләр бармы?» — дип сораган. Аңа бу шәһәрдә бик хикмәт иясе сукыр бер шагыйрь бар икәнен сөйләгәннәр. Аксак Тимер аны үз каршысына китерткән. Сукыр шагыйрь, думбрасын чалып, аңа Болгарның данлы батырлары, байлыклары турындагы хәлләрне хикәя кылып җырлаган. Аксак Тимер гаҗәпләнеп тыңлап торганнан соң, аның исемен сораган.
— Минем исемем Дәүләт, — дигән.
|
Башка күп кенә халыклар фольклористикасында кабул ителгәнчә, татар халык мәзәкләрен дә ике төрле принцип нигезендә төркемләргә мөмкин.
Беренчесе — мәзәкләрне персонажлары буенча төркемләү, ягъни танылган мәзәк геройлары турындагы әсәрләрне аерым цикллар итеп туплау. Болай эшләгәндә татар фольклорында түбәндәге зуррак мәзәк цикллары булуын күрәбез:
1) Әкмәли мәзәкләре; 2) Рәхми Тылмач мәзәкләре; 3) Мокыт мәзәкләре; 4) Мәнди мәзәкләре; 5) Гыйбеди мәзәкләре; 6) Әшти белән Мәшти мәзәкләре; 7) Мөҗип дивана мәзәкләре; 8) Зирәк килен Үлмәс Сылу мәзәкләре; 9) Ялкау килен Пәриха мәзәкләре; 10) Җирәнчә Чичән мәзәкләре; 11) Хуҗа Насретдин мәзәкләре һ.б. (Әлбәттә, бу цикллар татар фольклорындагы мәзәкләр байлыгын тулысынча үз эчләренә алмыйлар. Безнең мәзәк геройлары арасында исемнәре берничә (яки бер) мәртәбә генә телгә алынучылар да, бөтенләй исемсезләре дә бик күп (бер кеше, бер бай, бер хезмәтче, бер тегүче, бер солдат, бер карт, бер кайнана, бер килен, бер кияү һ.б., һ.б.)
|
Татар халык иҗаты әсәрләрен жанрлар ягыннан төркемләү буенча беренче тәҗрибәләр әле XIX йөзнең урталарында ук ясала. Башта бу эш практик планда, ягъни текстларны жанрларга аерып матбугатта чыгару төсендә башкарылса, К. Насыйридан башлап һәр жанрның үзенчәлекле билгеләрен ачыкларга, төркемләүне фәнни нигезгә корырга омтылу күренә.
XX йөз башында татар фольклорының жанрлар составын билгеләү мәсьәләсе инде күп кенә күренекле әдипләрнең игътибарын җәлеп итә. Г. Ибраһимов халык әдәбиятын «эчке хосусиятләре, мәгънә вә мөндәриҗә (эчтәлек) ягыннан» җиде төргә бүлә (бәетләр, җырлар, әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, такмаклар, такмазалар) (Г. Ибраһимов. Әдәбият дәресләре. Казан, 1916, 64 бит). Тагын X. Бәдигый, Г. Сәгъди, Г. Рәхим тарафыннан эшләнгән классификацияләр бар (Х. Габделбәдигъ. Халык Әдәбияты. Мәкәльләр. Казан, 1912, 5 бит. Г. Сәгъди. Әдәбият ысуллары. Оренбург, 1912, 4 бит; Г. Рәхим. Халык әдәбиятыбызга бер караш. “Аң”, 1914, 14 сан, 264 бит). Әмма боларның берсендә дә әле мәзәк жанры телгә алынмый. Бары тик 1926 елда гына М. Васильев һәм Г. Рәхим төзегән «Фольклор һәм халык әдәбиятын җыю өчен кулланма»да мәзәк беренче мәртәбә мөстәкыйль жанр итеп күрсәтелә. Аңа: «Көлкеле характердагы бик кыска хикәяләргә анекдот (ләтифа) диләр»,— дигән билгеләмә дә биреп үтелә.
|
|
|
|
|