Пятница, 20.06.2025, 06:34:51   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Май » 23 » ТАТАР ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ
ТАТАР ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ
15:37:15
I


Татар халык иҗаты әсәрләрен жанрлар ягыннан төркемләү буенча беренче тәҗрибәләр әле XIX йөзнең урталарында ук ясала. Башта бу эш практик планда, ягъни текстларны жанрларга аерып матбугатта чыгару төсендә башкарылса, К. Насыйридан башлап һәр жанрның үзенчәлекле билгеләрен ачыкларга, төркемләүне фәнни нигезгә корырга омтылу күренә.

XX йөз башында татар фольклорының жанрлар составын билгеләү мәсьәләсе инде күп кенә күренекле әдипләрнең игътибарын җәлеп итә. Г. Ибраһимов халык әдәбиятын «эчке хосусиятләре, мәгънә вә мөндәриҗә (эчтәлек) ягыннан» җиде төргә бүлә (бәетләр, җырлар, әкиятләр, мәкальләр, табышмаклар, такмаклар, такмазалар) (Г. Ибраһимов. Әдәбият дәресләре. Казан, 1916, 64 бит). Тагын X. Бәдигый, Г. Сәгъди, Г. Рәхим тарафыннан эшләнгән классификацияләр бар (Х. Габделбәдигъ. Халык Әдәбияты. Мәкәльләр. Казан, 1912, 5 бит. Г. Сәгъди. Әдәбият ысуллары. Оренбург, 1912, 4 бит; Г. Рәхим. Халык әдәбиятыбызга бер караш. “Аң”, 1914, 14 сан, 264 бит). Әмма боларның берсендә дә әле мәзәк жанры телгә алынмый. Бары тик 1926 елда гына М. Васильев һәм Г. Рәхим төзегән «Фольклор һәм халык әдәбиятын җыю өчен кулланма»да мәзәк беренче мәртәбә мөстәкыйль жанр итеп күрсәтелә. Аңа: «Көлкеле характердагы бик кыска хикәяләргә анекдот (ләтифа) диләр»,— дигән билгеләмә дә биреп үтелә (Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәгънәләре, халык әдәбиятын җыю турында нструкцияләр җыентыгы. Җыючы Г. Алпар. Казан, 1926, 50 бит).

Хәлбуки, бу факт та татар фольклористикасы тарихында очраклы бер хәл булып кына калды. 1960 елларга кадәр жанр турында бер генә махсус тикшеренү дә күренмәде. Г. Бәшировның «Туксан тугыз мәзәк» (Казан, 1960) һәм «Мең дә бер мәзәк» (Казан, 1963) җыентыкларында урнаштырылган «Мәзәк турында бер-ике сүз», «Мәзәк ничек туган» исемле мәкаләләрдә генә мәзәкнең жанрлык билгеләре, аның барлыкка килүе, идея-эстетик кыйммәте турында әһәмиятле фикерләр әйтелде. Ниһаять, соңгы вакытта жанрны өйрәнүгә Ф. Хатипов тарафыннан зур гына өлеш кертелде. Аның «Эпик жанрлар» монографиясендә (Казан, 1973) «Мәзәк жанры турында» дигән аерым бүлек бирелә. Шушы ук китапның «Новелла. Хикәя» исемле бүлегендә мәзәк белән новелланың үзара бәйләнеше анализлана.

Жанрны фәнни өйрәнү эше әнә шулай соңга калып башланса да, мәзәкләр үзләре матбугатта шактый күптәннән күренә киләләр. Бу жанрның аерым өлгеләрен, саф хәлендә булмаса да, борынгы татар әдәбияты әсәрләре тукымасында ук очратырга мөмкин.

Мәгълүм булганча, Урта гасыр шәрекъ әдәбиятында «тартмалы композиция» тибындагы дидактик әсәрләр аеруча киң таралган була. Чагыштырмача мөстәкыйль кисәкләрдән төзелгән мондый әсәрләрнең һәр бүлекчәсендә пәйгамбәрләрнең, изгеләрнең, акыл ияләренең хикмәтле сүзләре, үгет-нәсихәтләре китерелеп, шуларга дәлил, иллюстрация төсендә төрле гыйбрәтле хикәяләр, мәсәлләр, халык мәзәкләре биреп барыла. Шушы традиция тәрҗемә һәм ияреп иҗат итү юлы белән борынгы төрки әдәбиятына да нык үтеп керә. Моның камил үрнәкләрен Урта гасырның күренекле шагыйре Сәйф Сарай иҗатыннан күрсәтергә була. 1391 елда ул Сәгъди Ширазиның атаклы «Гөлстан» әсәрен фарсы теленнән төркичәгә тәрҗемә итә. X. Миңнегуловның тикшеренүләреннән күренгәнчә, «Гөлстан бит — төрки» («Төркичә Гөлстан») 182 хикәяттән, 55 хикмәттән һәм 18 нәсыйхәттән тора (Х.Ю. Миҗнегулов. Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты. Казан университеты нәшрияты, 1976, 124 бит.). Мәхмүт бине Гали әл-Болгариның 1358 елда Идел буендагы Сарай шәһәрендә язылган «Нәһҗел фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы») әсәре дә «тартмалы композициягә» корылган. Китап 4 бабка, һәр баб исә 10 фасылга (Баб, фасыл — китапның бүлек һәм бүлекчәләре) бүленә. Фасыл башында «алла һәм пәйгамбәр кушкан яки тыйган эшләр турында бер хәдис китерелә, аңа аңлатма бирелә, төрле авторитетларның сүзләре, күрсәтмәләре белән бу аңлатма киңәйтелә һәм тирәнәйтелә. Ахырдан шул фикергә иллюстрация өчен бер яки берничә хикәя китерелә» (Борынгы татар әдәбияты, Казан, 1963, 222-223 битләр).

Шәрекъ әдәбияты әсәрләрендә халык иҗатының, шул исәптән мәзәкләрнең дә, киң файдалануын исәпкә алсак, димәк, безнең мәзәкләр фондыбыз Урта гасырларда гарәп-фарсы телләреннән тәрҗемәләр хисабына нык баеган булып чыга. «Нәһҗел фәрадис»ның 4-бабындагы хикәяләрдә «зина кылу, аракы эчү, тәкәбберлек, ялган һәм гайбәт сөйләү, риялану һәм масаючанлык, кинә һәм көнчелек, малга хирыслык» кебек тискәре сыйфатлар гаепләнә (Борынгы татар әдәбияты, Казан, 1963, 222 бит). Күрәсез, аларның халык мәзәкләре белән тематик яктан зур уртаклыгы бар. Аерым хикәяләр композицияләре белән дә бүгенге мәзәкләргә бик якын торалар. Менә бер-ике мисал:

«Гарифлардан (Гариф — акыллы, хикмәтле) бере урам гизеп, урам кичеп торыр да бер кем ирсә учакдин башына көл салды. Бу гариф хак тәгаләгә сәҗдә кылды, үкеш (Үкеш — күп) шөкерләр кылды ирсә, әйделәр:

— И газиз! Башыңа көл түгелде. Нә эшкә шөкер кылырсың? — тиделәр ирсә, ул гариф әйде:

— Мәндин бер мәгъсыят кәлде (Мәгъсыят кәлде — бер гөнаһ үтте), мән куркып торыр идем кем, мәңа ут килеп һәлак кылгайму тип. Хак тәгалә утның көле белән солых кылды (риза булды, килеште), шөкер кылмагаенму? — тиде» (Борынгы татар әдәбияты, 235 бит).

Ф. Хатипов бу мисал турында «башы-аягы белән Хуҗа Насретдин мәзәген хәтерләтә» дигән фикер әйтә (Ф. Хатипов. Эпик жанрлар. Казан, 1973, 49 бит). Чыннан да Хуҗа мәзәкләре арасында моңа охшаш әсәрләр байтак. Аларның мәзәкчә схемасы түбәндәгегә кайтып кала: герой нинди дә булса казага юлыга һәм шуңа шөкер итә! Ни өчен дисәң, ул икенче бер зуррак казадан котылып калдым дип шатлана икән. Әйтик, Хуҗа, ишәге югалганын ишеткәч, аллага шөкер кыла. Тирә-юньдәгеләрнең гаҗәпләнүенә каршы ул:

— Әгәр дә ишәк өстендә мин үзем дә булган булсам, мин Дә югалыр идем... Шуның өчен куанам»,— дип җавап кайтара (Чыганаклары күрсәтелмәгән мәзәк текстлары шушы томнан алынды).

«Шәех һәм казый» хикәятендә шәех казыйдан: «Өстеңдәге җөббәң нинди тукымадан тегелгән?» — дип сорый. Казый: «Яртысы ефәк, яртысы җеп», — дип җавап бирә. Аннан казый, кием гел ефәктән генә булса — хатыннарга дөрес, гел җептән генә торса — ирләргә дөрес, дигән фикер әйткәч, шәех аны: «Алайса, казый, синең яртың ир, яртың хатын икән», — дип мәсхәрәгә калдыра (Борынгы татар әдәбияты, 234 бит). Монда да нәкъ мәзәк алымы кулланылган: ике нәрсә арасындагы тышкы охшашлык механик рәвештә алар арасындагы эчке охшашлыкка әйләндерелә.

Бу чорда, һичшиксез, татар халкының үзе иҗат иткән мәзәкләре дә күп булгандыр. Вакытында язмага теркәлеп калмагач, хәтта җанлы репертуарда яшәүләрен дәвам итсәләр дә, хәзер аларны танып-аерып алу кыен эш. Алай да аерым конкрет тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә бәйләп сөйләнә торган кайбер әсәрләр ярдәмендә татар мәзәкләренең Болгар һәм Казан ханлыклары чорында инде камил бер формага ирешкән булуларын күрергә мөмкин. Н. Исәнбәт тарафыннан матбугатка чыгарылган бер мәзәктә Аксак Тимернең (1336—1405) Болгар шәһәрен алганда бик күп байлык һәм әсирләр кулга төшерүе турында әйтелә. Әсирләр арасында Дәүләт исемле бер сукыр шагыйрь дә бар икән. Аксак Тимер аннан көлмәкче булып:

— Шулай итеп, Дәүләт сукыр булдымыни? — дигән икән, сукыр шагыйрь аңа шунда ук җавап кайтарган:

— Әгәр дәүләт сукыр булмаса, аксак кулына кермәс иде,— дигән (Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. 3 том, 322 бит).

Бу мәзәк, шактый борынгы заманныкы булса да, үзенең художество эшләнеше буенча жанрның бүгенге таләпләренә тулысынча җавап бирә. Монда мәзәкләрдә бик еш очраучы алым—сүзне берничә мәгънәдә аңлау файдаланылган («Дәүләт» сүзенең ике мәгънәле булуына корылган мәзәк һинд фольклорында да бар. Анда бу сүз кеше исемен һәм байлык-милекне аңлата. Карагыз: “Забавные рассказы про великомудрого Бирбала, главного советника индийского падишаха Акбара”. М., 1968, 167 бит). «Дәүләт сукыр» дигәндә шагыйрь илнең, патшалыкның «сукырлыгына» (ягъни дошман һөҗүменә әзер булмавына) ишарә ясый һәм шуның белән Тимернең полководецлык шөһрәтенә дә күләгә төшерә. Өстәвенә, «сукыр» сүзе янына бик оста гына «аксак» сүзен дә кыстырып, Тимернең үзенең дә физик кимчелеге булуына төрттерә.

Бу мәзәктә тапкыр җавапның чичән (шагыйрь) авызыннан әйттерелүе дә жанр традициясенә ятышып тора. Чөнки мәзәкләр иҗат итүдә чичәннәр, сүз осталары, җор телле кешеләр аеруча актив катнашканнар. «Әгәр биш-алты кеше бергә җыела икән, шулар арасында бүтәннәрнең күңелен ачардай бер җор кеше, халык әйтмешли, авызы белән кош тотардай берәр «тел бистәсе» булмыйча калмый. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Билгеле, андый кешенең теленә эләксә, иң гади бер хәлнең, кечкенә генә тормыш маҗарасының да күңелле бер мәзәккә әйләнеп китүе тиз», — дип яза бу хакта Г. Бәширов (Г. Бәширов. Мәзәк ничек туган. “Мең дә бер мәзәк. Казан, 1963, 380 бит).

Халкыбызның үз мәзәкләрен һәм башка халыклар фольклорындагы әсәрләрне тәрҗемә итеп язма әдәбиятта файдалану мәзәкләрне җыю һәм матбугатка чыгару юлындагы башлангыч адым итеп каралырга тиеш. Бу традиция гасырлар дәвамында саклана килә һәм XIX йөздә аеруча үсеп, активлашып китә, Ә 1845 елда Казандагы Шевиц типографиясендә, төрекчәдән тәрҗемә ителеп, беренче мөстәкыйль мәзәк җыентыгы — «Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде» басылып чыга (барысы 124 мәзәкне өченә ала).

Татар фольклоры буенча Ә.Г. Кәримуллин төзегән «Әдәбият күрсәткечендәге (Бу кулъязма хезмәт Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты секторында саклана) мәгълүматларга караганда, узган йөзнең икенче яртысында һәм XX гасыр башында Хуҗа Насретдин мәзәкләре 31 мәртәбә басыла. Моннан тыш «Ләтаиф», «Мәҗмәгыль ләтаиф» исемнәре белән 13 җыентык дөнья күрә. Аерым мәзәк текстлары кергән төрле китапларның саны ике дистәдән артып китә. Дөрес, бу саннарны, кабатланучы басмаларны чигерү хисабына, беркадәр киметеп карарга кирәк. (Мәсәлән, без «Ләтаиф Хуҗа Насретдин» җыентыгының 1845, 1881 һәм 1890 елгы басмаларын чагыштырып чыктык. Алар арасында аерма бөтенләй юк диярлек.) Аннан, басылган мәзәкләрнең иң зур өлешен Көнчыгыш фольклорыннан яки русчадан тәрҗемәләр тәшкил итүен дә онытырга ярамый. Кайбер авторлар моны үзләре үк икърар итәләр. Салихҗан Кукляшев «Диван хикәят татар» хрестоматиясендәге мәкальләрне халык арасыннан җыюы, ә хикәятләрне (алар арасында мәзәкләр дә бар) кулъязма китаплардан алуы һәм Көнчыгыш телләреннән тәрҗемә итүе турында яза (Татарская хрестоматия, составленная Салихджаном Кукляшевым. Казань, 1859, 111 бит). «Ләтаиф» җыентыкларының берсендә мәзәкләр тулысы белән фарсычадан тәрҗемә итеп алынган. Анда фарсыча һәм татарча текстлар (барысы 38 әр) янәшә ике баганада урнаштырылганнар (Ләтаиф. Казан, мәтбага Кәримия, 1901).

XIX йөзнең икенче яртысында мәзәк жанрының матбугат мәйданында шулай киң урын ала башлавын, барыннан да элек, татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәтенең нык үсүе белән бәйләп аңлатырга кирәк. Моның шулай икәнлеге бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри эшчәнлегендә аеруча ачык күренә. «Җәваһирел хикәят», «Кырык бакча», «Фәвакиһелҗөләса» кебек китапларында ул дистәләрчә мәзәк текстлары урнаштыра. Аларда дини фанатизм, суфыйчылык, ишанлык, схоластика, аңгыралык, наданлык, комсызлык, саранлык, ялкаулык кебек тискәре күренешләрне фаш итү бурычы куела. Бу максатка хезмәт итәрлек материалны К. Насыйри, нигездә, Көнчыгыш фольклорыннан ала. Монда, әлбәттә, табигый булмаган берни дә юк. Чөнки «Көнчыгыш Урта гасырчылыгы чорында халыкның комик иҗаты рәсми төстә яшәп килгән буйсындыру һәм диндарлык доктринасына каршы куела. Көнчыгыш мәзәкләрендә аек акылның барлык шартлы, чын эчтәлеге булмаган нәрсәләр өстеннән мыскыллап көлүе ишетелә, изүчеләр дөньясы догмаларының һәм кануннарының җанлы материаль практика таләпләренә, кешеләрнең рухи ихтыяҗларына җавап бирмәве күрсәтелә» (К.С. Давлетов. Фольклор как вид искусства. М., 1966, 244—245 битләр). Шундый эчтәлектәге әсәрләр XIX йөзнең икенче яртысындагы татар җәмгыяте тормышында да зур актуальлек таптылар.

К. Насыйри үзенең «Фәвакиһелҗөләса» китабын XIV йөз Мисыр галиме Мөхәммәт бине Әхмәт әл-Хатипның «Әл-мостозрафе фи көлли фаннии мөстәзрафин» («Барлык нәфис фәннәр эчендәге нәфис фән») һәм XII йөз Хорәзм галиме Мөхәммәт бине Касыйм бине Якуп Зимәхшәринең «Риязел-әбрар» («Изге кешеләр бакчалары») һәм «Раузател-әхъяр» («Яхшы кешеләр бакчасы») исемле әсәрләреннән файдаланып язганлыгын әйтә (Фәвакиһелҗөләса, Казан, 1884, 2 бит). Ул шулай ук башка Көнчыгыш чыганакларына да мөрәҗәгать иткәндер дип уйларга кирәк. Мәсәлән, К. Насыйри китабындагы ашказаны авырткан кешене күзенә дару салып дәвалаучы врач; уң якта яткач ашказаны яхшы эшли дип төнлә балаларын сул якка әйләндереп яткыручы саран кеше; авыру саранны тирләтү өчен уз күз алдында аның ризыгын ашау; кырда үз тавышы артыннан йөгерүче ахмак; төнлә өенә кергән каракларны «мин монда көндез яктыда да әйбер таба алмыйм» дип чыгарып җибәргән фәкыйрь һ.б. лар турындагы мәзәкләр Урта гасыр сүрия әдәбияты классигы Әбелфәрәҗнең (1226—1286) «Кызыклы вакыйгалар китабы»нда да очрыйлар (Абуль-Фарадж. Книга занимательных историй. М., 1957, 108, 141, 147, 186, 209 битләр). Бу китаптагы бер мәзәк исә бездә К. Насыйри исеме белән бәйләп тә сөйләнә. Имештер, мәдрәсәдән берничә шәкерт бервакыт Каюм бабайны күрергә килгәннәр. Ул үзенең бүлмәсендә тунының йонлы ягын тышка әйләндереп киеп утыра икән. Шәкертләрдән берсе моның сәбәбен сорагач, Каюм бабай әйткән:

— Тунның йонын эчкә кию яхшы булса, сарыкларның йоны тышта булмас, эчтә булыр иде,— дигән (Абуль-Фарадж. Книга занимательных историй. М., 1957, 199 бит; Н. Исәнбәт. Татар халык мәкәльләре. 2 том, 521 бит).

Әлбәттә, К. Насыйри матбугатка чыгарган мәзәкләрнең бөтенесе дә тәрҗемәләр генә түгел. Бу мәсьәләгә тулы аныклык кертү өчен ул файдаланган Көнчыгыш чыганакларының үзләрен өйрәнергә, чагыштырулар ясарга кирәк. Әмма ансыз да аерым мәзәкләрнең татар халкының үз иҗат җимеше булганлыгын икеләнми әйтеп була. Мәсәлән, «куна алып кил» дигәнне «куна кил» дип, «пычкы»ны «ышкы» дип аңлауга, нигезләнгән мәзәкләрне татар халкы гына чыгара алган. Чөнки бу сүзләр татар телендә генә шулай охшаш яңгырыйлар, Аларны башка телләргә тәрҗемә итсәң, әлеге охшашлык та, димәк, сүз уйнату, мәзәк ясау өчен җирлек тә юкка чыга. Яки социаль яктан шактый үткен эчтәлекле түбәндәге мәзәкне карап үтик:

«Бер фәкыйрь үлем сырхавы хәлендә (ятканда) якыннарыннан янына җыелган адәмнәр:

— И фәлән, хәлең начар, иманыңны әйт,— дигәч, ул бичара:

— Һай, шул үлем хәлендә дә имана белән аптыраталар ла! — димеш» (К. Насыйри. Сайланма әсәрләр, 2 том, Казан, 1975, 265 бит.).

Бу мәзәк «иман» (аллага инануны белдерә торган дога) һәм «имана» (җир налогы) сүзләренең аваздашлыгына корылган. «Иман» сүзе гарәп теленнән кергән булса да, «имана» сүзе, табигый ки, гарәпләрдә кулланыла алмый. Ул патша Россиясендә, татар крестьяннары арасында таралган сүз. (Русча «имена» сүзеннән үзгәргән (Э. Ахунзянов. Русские заимствования в татарском языке. Казан, 1968 156–157 битләр)). Шулай булгач, бу мәзәкнең татар фольклоры әсәре икәнлеге үзеннән-үзе аңлашылып тора.

Турыдан-туры татар халкының үз авызыннан язып алынган мәзәк текстлары, күп санда булмаса да, Г. Балинт, Г, Фәезханов, Т. Яхин, Ш. Рәхмәтуллин чыгарган фольклор җыентыкларында да очрый. Мәзәк җыентыклары төзү буенча бу авторларның соңгысы аеруча актив эшчәнлек күрсәтә. Аның 1895 елда «Чын мәзах», 1897 елда «Чын сүз», 1901 елда «Чын әкият хикәятләре» һәм 1909 елда «Чын әкият» исемле китаплары басылып чыга. Болардан баштагы икесенең авторы күрсәтелмәгән, ә «Чын әкият хикәятләре»нең төзүчесе Шиһабетдин Габделгазиз улы Рәхмәтуллин булуы әйтелгән. Дүртенче җыентыкның кереш сүзендә исә Ш. Рәхмәтуллин үзенең элегрәк «Чын мәзах», «Чын сүз» исемле китаплар да чыгарганлыгын искәртеп уза. Бу дүрт җыентыкның дөрестән дә бер авторныкы булуын башка фактлар да раслап тора. Мәсәлән, «Чын әкият хикәятләре» җыентыгының исеме астында «Чын әкият» — «Чын мәзах»нең энесе, «Чын сүзнең кодасы» дип күрсәтелгән, ягъни аларның «кардәшлегенә» ишарә ясалган. Аннан, җыентыкларның төзелешендә күп охшашлыклар бар. Җөмләдән берсе — укучыларга мәзәкнең әһәмиятен аңлата торган шигъри мөрәҗәгатьләр урнаштыру. Әйтик, «Чын мәзах» җыентыгы мондый сүзләр белән башлана:

«Сүзләремнең бәгъзе сезгә тисә дә гаеп итмәгез,
Вак-төяк сүз бу нигә дип, укымыйча китмәгез...»

«Чын сүз» җыентыгында исә автор укучыларга болай мөрәҗәгать итә:

«Бу Шиһабга сүкмәясез, мондый сүзләр нигә дип,
Гыйбрәт алсаң шул да ярар, кайчагында булыр ип...»

«Чын сүз», «Чын әкият» җыентыкларының эчтәлеге турында Г. Бәширов язган иде инде. Шуңа күрә дә без биредә «Чын мәзах» җыентыгына гына тукталып үтәбез. Ул вакыт ягыннан да элегрәк дөнья күргән, эчтәлеге белән дә гел мәзәкләрдән генә төзелгән. (Мәзәк атамасының фәнни әйләнешкә керүе дә шуннан башлана шикелле.) Дөрес, китаптагы 90 мәзәктән зур күпчелеге русчадан тәрҗемәләр булып торалар. Аларда русча кеше исемнәре, барин, лакей, половой, денщик, гостиный двор, звереница, плут, ломбард кебек сүзләр булуы гына да шуны күрсәтә. Әмма арада татар халкының уз мәзәкләре дә очрый. Менә мисал:

«Бер килен үзенең кайнанасыннан зарландыкында икенче бер килен:

— Менә минем кайнанам, ходайга шөкер, бер каты сүз дә әйткәне юк,— диер.

Әүвәлге килен:

— Ул нинди гаҗәп эш! Бәлки сезнең күрешкәнегез юктыр?

— Юк шул. Ул Бәрәскәдә тора, мин Мәтәскәдә торам, — димеш».

XX йөз башында да татар телендә байтак кызыклы гына мәзәк җыентыклары дөнья күрә. Биредә аларга анализ ясау бурыч итеп куелмады. Әмма алай да түбәндәге өч җыентык хакында берничә сүз әйтеп үтү кирәк булыр шикелле. Аларның берсе — Хәбирә Насыйриянең (Хәбирә Насыйрия — Каюм Насыйриның бертуган энесе Габделкавинең кызы. 1902 елда «Мөлтәкат әл-лөгать нам фарсы, гарәби һәм төрки лөгате» исемле сүзлек тә бастыра.) «Мөзхикә яхуд әкъвале гарибә» («Көлдерүче (мәзәкче) яки кызыклы сүзләр») исемле китабы (Казан, 1904). Аңа 73 мәзәк кертелгән. Мәзәкләрнең тематикасы шактый бай һәм үз чоры өчен актуаль, аларга тел-стиль ягыннан җыйнаклык, тапкырлык хас. Күп кенә әсәрләр тәрҗемә булсалар да, автор чит телләрдәге сүзләрне чагыштырмача аз куллана. Шундый ук уңай бәягә Мәхмүт Алмаевның (Мәхмүт Алмаев (1874—1907) — шагыйрь, журналист һәм полиграфия белгече, 1906— 1907 елларда Оренбургта чыга торган «Чүкеч» журналына редакторлык итә) «Сиксән сигез фикърә» (Фикърә — кечкенәрәк хикәя, өзек) (Казан, 1903) һәм Габделбәр Шәрифовның «Күңел ача торган сүзләр» (Оренбург, 1914) җыентыклары да лаек. Соңгысы 120 мәзәктән тора. Аларның байтагы бүгенге мәзәк җыентыкларында да очрый.

Беренче рус революциясе елларында татар телендә вакытлы матбугат барлыкка килгәннән соң, мәзәкләрне бастырып чыгару эше тагын да җанлана төшә. Бигрәк тә «Шура» журналы битләрендә, башлыча төрек чыганакларыннан тәрҗемә ителеп, күп санлы мәзәк текстлары урнаштырыла. Ләкин бу мәзәкләрнең тел-стиль ягыннан шактый авыр аңлаешлы булуын әйтергә кирәк.

Инде алдарак искәртеп үткәнебезчә, революциягә кадәрге чыганаклардагы мәзәкләрнең зур өлешен Көнчыгыш халыклары иҗатыннан һәм русчадан (яки рус теле аша Европа фольклорыннан) тәрҗемәләр тәшкил итә. Татар халкының үз мәзәкләрен системалы рәвештә җыю һәм матбугатка чыгару эше совет чорына, бигрәк тә 50—60 нчы елларга туры килә. Бу өлкәдә язучы Г. Бәшировның эшчәнлеге аеруча тәкъдир ителүгә лаек. Озак еллар халык арасында йөреп, шулай ук урыннардагы һәвәскәр фольклорчылар, әдәбият сөючеләр ярдәмендә ул 900 гә якын мәзәк җыйнады. Алар югарыда телгә алынган «Туксан тугыз мәзәк», «Мең дә бер мәзәк» китапларында дөнья күрделәр. Шуның өстенә, өлешчә рус теленә дә тәрҗемә итеп бастырылдылар («Веселая россыпь. Татарский народный юмор». Составление Г.Б. Баширова. М., «Наука», 1974; «Веселая россыпь. Татарский народный юмор». Переиздание с изменениями. Казань, Таткнигоиздат, 1978). Мәзәкләрне җыю һәм матбугатка чыгару буенча Н. Исәнбәтнең хезмәте зур. Аның өч томлык «Татар халык мәкальләре» җыентыкларында 400 ләп мәзәк тексты китерелә.

Соңгы 25—30 ел дәвамында СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты оештырган фольклор экспедицияләре вакытында халык авызыннан күп санлы мәзәкләр язып алынды. Институт адресына халык иҗаты белән якыннан кызыксынучы аерым кешеләр җыеп җибәргән мәзәкләр дә килеп тора. Мәсәлән, Столбище районының Хәерби авылыннан колхозчы Гариф Вафин җибәргән материаллар арасында 60 тан артык мәзәк бар. Мондый мисаллар байтак. Бу хакта тулырак мәгълүмат томның «Искәрмәләр һәм чыганаклар» бүлегендә бирелә.

Мәзәк текстлары төрле тематик җыентыкларда («Хуҗа Насретдин мәзәкләре», төзүчесе А. Әхмәт. Казан, беренче басма, 1942; икенче басма, 1962, өченче басма, 1966; «Дин турында халык», төзүчеләре Э. Касыймов, Ә. Кәримуллин. Казан 1963; «Халык әйтсә хак әйтер», төзүчеләре Ф. Әхмәтова, X. Гатина, Ф. Урманчеев. Казан, 1967; «Күңелле китап», төзүче һәм тәрҗемәче Зәки Нури. Казан, 1970 һ.б.), «Чаян», «Казан утлары», «Азат хатын», «Ялкын», «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре» кебек журнал һәм газета битләрендә дә даими басылып киләләр. Кыскасы, мәзәк жанры буенча хәзер тикшеренүчеләр кулында бай фактик материал бар.

II


Татар халык иҗатындагы мәзәк жанры үзенең төп сыйфатлары белән рус фольк лорындагы анекдотка якын тора. Грек теленнән алынган «анекдот» сүзе башка күп кенә халыклар фольклорында да кабул ителгән һәм үзенә күрә бер интернациональ атама булып әверелгән. Шуның белән бергә, бу жанрның җирле, башкача әйтсәк, аерым халыкта гына кулланыла торган атамалары да бар. Мәсәлән, украинлылар анекдотны «усмешка», башкортлар — «көләмәс», төркмәннәр «шорта сөз» дип йөртәләр.

Революциягә кадәрге татар матбугатында мәзәкләр еш кына «хикәят» исеме белән басылып килгәннәр. Шулай ук «ләтифа» һәм «мәзәк» (мәзах) атамалары да киң кулланылган. Гарәп теленнән кергән бу сүзләр бездә «көлкеле кыска хикәя» дигән мәгънәдә йөргәннәр (Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Төзүчеләре; К.3. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. Казан, 1965, 244, 303 360 битләр). «Анекдот» атамасы кебек үк, «ләтифа» да бик күп халыклар фольклорында (нигездә Көнчыгышта, мәсәлән, һинд, әфган, фарсы, төрек, әзербәйҗан, үзбәк, уйгырларда) кулланылып килә. «Мәзәк» сүзе исә, жанр атамасы буларак, башка халыкларда очрамый шикелле. (Гарәпләр үзләре «надирә», «нөктә» атамаларын кулланалар.)

Бүгенге көндә анекдот күпчелек халыклар фольклористикасында мөстәкыйль жанр буларак таныла һәм аның буенча кызыклы гына тикшеренүләр бар. Хәзер анекдотның төп жанрлык билгеләре ачыкланган дияргә була. Моның шулай икәнлеген жанрга бирелгән билгеләмәләрдән дә күрә алабыз. Менә В.Е. Гусев билгеләмәсе: «Анекдот дип без ачык күренеп торган кульминацияле һәм, көтелмәгән чишелешле бер эпизодка корылган сатирик яки юмористик эчтәлекле эпик әсәрне атыйбыз» (В.Е. Гусев. Эстетика фольклора. Л., 1967, 127 бит). «Анекдот исеме белән бездә көтелмәгәнчә тәмамланучы кыска тапкыр хикәяләрне атап йөртү гадәткә кергән»,— дип яза Н. Османов (Персидские анекдоты. М., 1963, 5 бит). К. Мәргән билгеләмәсе буенча, халык иҗатындагы кыска күләмле, мотлак көлкеле (сатирик) юнәлештәге һәм гадәттә көтелмәгәнчә тәмамлана торган сюжетлы әсәрләргә көләмәс дигән атама бирелгән» (К. Мәргән. Башкорт халык көләмәстәренең жанр үзенсәлеге тураһында. “Әдәбият. Фольклор. Әдәби мирас”. Беренсе китап. Өфә, 1975, 127 бит). «...Мәзәк дигәннән барыннан да бигрәк шаян рухлы, көтелмәгәнчә тапкыр, көлкеле җыйнак вакыйганы хикәяләп биргән жанрны аңлыйбыз»,— дип, Ф. Хатипов та татар мәзәкләренә шундый ук билгеләмә бирә (Ф. Хатипов. Эпик жанрлар, 20 бит).

Димәк, мәзәкнең (анекдотның) кечкенә күләмле, чәчмә формадагы көлкеле (сатирик йә юмористик) эчтәлекле әсәр булуы, аның тапкыр һәм көтелмәгән чишелеш белән тәмамлануы жанрның үзенчәлекле билгеләре булып таныла. Әлбәттә, мондый билгеләр, аерым-аерым алганда, башка төр фольклор әсәрләре өчен дә хас. Мәзәкләрнең бигрәк тә әкиятләр белән якынлыгы зур. Шуңа күрә дә кайбер фольклорчылар әле һаман да мәзәкләрне әкиятләрнең бер төре итеп карау ягында торалар, һәм, киресенчә, мәзәкнең мөстәкыйль жанр булуын яклаучылар барыннан да элек аны әкияттән аера торган билгеләрне табарга омтылалар. Рус фольклористикасында бу юнәлештәге тикшеренүләр узган йөзнең азакларында ук алып барылган. А.П. Пельтцер, әкият белән анекдот аермасына кагылып, аларның тышкы яктан (әйтик, күләм) гына түгел (Чыннан да, әкиятләр гадәттә катлаулы сюжетлы, зур күләмле булып, мәзәкләрнең күбесе исә ике-өч җемләдән генә торалар. Андыйларны фәндә “одномоментные анекдоты” дип тә атыйлар. Шундыйлар белән бергә, зуррак күләмле, сюжетлы анекдотлар да очрый. Аларга немец фольклорчысы З. Нейман шванк дигән атама куллана. Бу хакта кара: Г.Ф. Пермяков. От поговорки до сказки. М., 1970, 61 бит; В.Е. Гусев. Эстетика фольклора, 128 бит), бәлки эчтәлек буенча да нык аерылып торуына игътибар итте. «Анекдотта фантастик элементның булмавы күзгә ташлана һәм бу аның төп үзенчәлекле сыйфаты дип әйтерлек. Аңарда барысы да тормыштагыча һәм дөреслеккә туры килә, ул чынбарлыктан читкә тайпылмый. Без һәрвакыт аяк астыбызда нык җир, нык нигез — халык юморы тарафыннан тотып алынган тормышчан һәм рельефлы факт булуын сизәбез»,— дип язды ул ((А.П. Пельтцер. Происхождение анекдотов в русской народной словесности. Сборник Харьковского историко-филологического общества, т. XI, Харьков, 1899, 65 бит.). Г. Бәширов та шундый ук карашны алга сөрә: «Әкиятнең бер төрлесе хыялый, фантастик вакыйгаларга нигезләнгән сихерләр, тылсымнар белән эш итә торган булса, мәзәкнең исә андыйлар белән һич алыш-биреше юк. Ул җирдә яши торган чын кешеләр, аларның башыннан узган яисә узардай булган реаль хәлләр белән генә эш итә» (Г. Бәширов. Мәзәк турында бер-ике сүз. «Туксан тугыз мәзәк», Казан, 1960, 74 бит.). (Ассызык безнеке.— X. М.)

Бу бик әһәмиятле момент. Мәзәкләрдәге реаль эчтәлек барыннан да элек бу төр әсәрләрнең образлар системасында ачык күренә. Мәзәкләрдә конфликт күбрәк кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә (әйтик, бай һәм хезмәтче, акыллы һәм җүләр, тырыш һәм ялкау, килен һәм кайнана, кияү һәм бабай) нигезләнә. Башыннан гаҗәеп маҗаралар кичергән, хәтта берничә мәртәбә «теге дөньяда» булып кайткан атаклы мәзәк герое Хуҗа Насретдин да бер генә мәртәбә дә фантастик көчләр белән бәрелешкә керми. Аны дошманнары —ханнар, вәзирләр, казыйлар, суфыйлар, сәүдәгәрләр һ.б. Шундый көчле дошманнарын Хуҗа тылсым ярдәмендә түгел, бәлки тапкырлык, хәйлә белән җиңеп чыга.

Мәзәкләрнең байтагында конкрет авыл һәм кеше исемнәре телгә алына. Кайбер, популяр мәзәк геройларының тарихи шәхесләр булганлыгы фәндә танылган хакыйкать. Әйтик, бөек үзбәк шагыйре Нәваи (фольклордагы исеме Мирали, XV йөз), Һиндстан императоры Әкбарның вәзире Бирбал (XVI йөз), күренекле төркмән сатиригы Кәминә (XIX йөз) турында күп санлы мәзәкләр яшәп килә. Хәтта Хуҗа Насретдин образының да прототибы булган дип фараз итүләр бар. Шундый версияләрнең берсе буенча ул, имештер, 1206 елда Кече Азиядәге Хорто авылында Абдулла мулла гаиләсендә туган, 30 яшендә Акшәһәргә күчеп килгән һәм шунда 1284 елда вафат булган (В.А. Гордлеевский. Послесловие к сборн. “Анекдоты о Ходже Насретдине”, изд. 2, М., 1957, 245-247 битләр).

Н. Исәнбәтнең «Татар халык мәкальләре» томнарында Г. Кандалый, К. Насыйри, Г. Тукай, 3. Бәшири, Г. Газиз һ.б. лар турындагы мәзәкләр бирелгән. XIX йөздә Казанда яшәгән сүз остасы Рәхми Тылмач һәм миллионер Озын Ибрай катнашкан мәзәкләр исә тулы бер цикл тәшкил итәләр. Соңгысының прототибы Казан бае Ибраһим Юнысов булса кирәк. Тәкәббер, дорфа, надан, реакцион фикерле бу бай Казанда мәдрәсә тота һәм Шиһаб Мәрҗәнинең яңача укыту омтылышларына озак еллар аяк чалып килә (М.X. Гайнуллин. Татарская литература XIX века. Казань, 1975, 41 бит). Аның характерына хас шушы сыйфатлар мәзәкләрдә бик дөрес тотып алынган.

Мәзәкләр реаль чынбарлык белән шулай тыгыз бәйләнгән икән, ул чагында кайбер авторларның «байтак мәзәкләрдә, әкиятләрдәге кебек үк, фантастик хәлләр зур урын ала», мәзәк «фантастик усал көчләрне (җен, шайтан, шүрәле һ.б.) мәсхәрәли» дип раслауларын (Ф. Xатипов. Эпик жанрлар, 21, 36 битләр.) ничек аңларга соң? Моның өчен, күрәсең, жанрның генезисына һәм үсеш эволюциясенә күз салырга кирәктер.

Соңгы 10—15 ел дәвамында борынгы ыруглык җәмгыятенең рухи тормышын, шул исәптән аның тел-сүз иҗатын өйрәнүгә багышланган кызыклы гына хезмәтләр дөньяга чыкты (Е Мелетинский. Происхождение героического эпоса. Ранние формы и архаические памятники М., 1963; А.М. Золотарев. Родовой строй и первобытная мифология. М., 1964: А.Ф. Анисимов. Духовная жизнь первобытного общества. М,—Л., 1966; История всемирной литературы, т. 1. Литература древнего мира. М., 1967; Е.Д. Турсунов. Генезис казахской бытовой сказки, Алма-Ата, 1973.). Алардан күренгәнчә, борынгы заман фолькларында мифлар белән бергә реаль эчтәлекле, тормышта булып узган хәл-вакыйгаларны бәян итүче көнкүреш хикәяләре һәм анекдотлар да шактый зур урын алып торганнар. Өстәвенә, мифлар үзләре дә эчтәлек ягыннан гел бертөрле генә булмаган. Миф герое — катлаулы, күп кырлы образ. Е. Мелетинский сүзләре белән әйтсәк, ул «әле мифологик демиург (Демиург — барлыкка китерүче, яратучы), әле баһадир, әле хәйләкәр трюкчы сыйфатында эш итә» (Е. Мелетинский. Күрсәтелгән хезмәт, 30, 32, 54—57 битләр). Мондый хәл мифологиянең иң әүвәлге катламын тәшкил иткән дуалистик мифларда ук күзәтелә.

Дуалистик мифларда кешелек җәмгыяте төзелешенең капма-каршы ике фратриядән (Фратрия — тугандаш берничә ыру берләшүдән төзелгән кабилә) торган борынгы формасы чагылыш тапкан. Мондый мифларның геройлары — фратрияләрнең нәсел башлыклары итеп саналучы ике игезәк туган. Мифта игезәкләрнең берсе тәҗрибәле, җитез, уңган, хәйләкәр, ә икенчесе — уңмаган, булдыксыз, ахмак итеп күрсәтелә.

«Нык үскән дуалистик мифта без инде көлкеле көнкүреш хикәяләренең бөтен төп элементларын табабыз: культуралы геройлар (Фратрия башлыклары культуралы герой дип атауның сәбәбе шунда: алар кешеләрне, имештер, сунарчылыкка, кораллар һәм ут белән файдалынырга өйрәткәннәр) акыллы һәм ахмак итеп биреләләр; соңгысы бөтен нәрсәне тиеш булмаганча эшли һәм көлкеле ситуацияләргә эләгә, шуның белән бергә геройлар еш кына гадәти көнкүреш шартларында хәрәкәт итәләр»,— дип яза Е. Турсунов. Аның фикеренчә, борынгы дини карашларның таркалуы чорында дуалистик мифларның, көнкүреш хикәяләренең һәм анекдотларның аерым сюжетлары, художестволы әсәр сыйфаты алып, сатирик көнкүреш әкиятенең иң иске катламын хасил иткәннәр. Ләкин бу әкиятләрдә сатира әле социаль характерда булмаган, ул элекке мифологик образларда гәүдәләнеш тапкан һәм кайчандыр чиксез кодрәтле дип саналган табигать көчләренә каршы юнәлдерелгән (Е.Д. Турсунов. Күрсәтелгән хезмәт, 36, 37, 130 битләр).

Мәзәкләрдә фантастик көчләрне мәсхәрәләү жанр эволюциясенең шушы баскычында зур урын алып торган булуы ихтимал. Кайбер тугандаш төрки халыкларда, мәсәлән, казакъларда һәм башкортларда Алдар һәм шайтан турындагы мәзәк цикллары бар. Бездә исә фантастик көчләр катнаша торган мәзәкләр бүгенге репертуарда бармак белән генә санарлык. Менә аларның кайберләре. Урманнан утын күтәреп кайтучы карт «ичмасам әҗәл дә килми» дип уфтануга, каршысына әҗәл килеп баса да: «Ник мине чакырдың?» — дип сорый. Карт аны: «Менә шушы утынны күтәрешеп кайтырга чакырдым»,— дип алдалап җибәрә... Бер мулла уразасын бозып ашап утырганда моны бер кеше күрә. Куркуга калган мулла: «И фәлән, шайтан котыртты»,— дип аклана башлагач, мич артыннан шайтан сикереп чыга да: «И фәлән, мондый хәлне, валлаһи, беренче тапкыр муллада күрдем!» — ди... Бер агайдан кабердә фәрештә сорау ала: «Хак бойрыгын тоттыңмы?» — ди. Агай, ялгыш ишеткәнгә салынып, хәйләгә керешә: «Ат койрыгын тотасың инде аны, кайчак тигәнәк ябыша да, шуны чүплисең»,— ди...

Дөресен әйткәндә, бу мисаллардагы әҗәл, шайтан, фәрештәләр үзләренең фантастик затлар булуларын бөтенләй диярлек күрсәтмиләр. Әҗәл хәлдән тайган зәгыйфь картны күргәч «нигә чакырдың» дип аптырап кала. Гадәттә кешене иманыннан яздыру өчен җанын фида кыла торган шайтан да бу юлы ураза бозуның ни икәнен дә белми булып чыга. Әгәр кайбер шартлылык (әҗәл үз исемен ишетүгә үк пәйда була, фәрештә кабердә сорау ала һ.б.) та булмаса, монда конфликтны акыллы, тапкыр кеше белән ахмак, беркатлы кеше арасында бара дип тә карап булыр иде. Шуңа күрә дә кайчандыр дуалистик мифлардагы булдыксыз туганны алмаштырган мифологик образлар жанрның алга таба үсешендә яңадан кеше образлары (күбрәк изүче сыйныф вәкилләре) белән җиңел кысрыклап чыгарылалар.

Димәк, мәзәкне эчтәлеге буенча тылсымлы әкияттән аеру кыен түгел. Ләкин әкиятләрнең әле тагын бер төре — тормыш-көнкүреш әкиятләре бар. Соңгылары реаль (һәрхәлдә, чынга охшаган) эчтәлекләре, идея-төматикалары белән мәзәкләргә бик якын торалар. Монда мәзәкне әкиятләрдән аеру өчең аларның төзелешенә, композицион үзенчәлекләренә игътибар итәргә туры килә.

«Сатирик көнкүреш әкияте һәм анекдот чынбарлыкны чагылдыру үзенчәлеге буенча бер-берсеннән принципиаль төстә аерылмыйлар,—ди В.И. Чичеров.— Аларның аермасын барыннан да бигрәк шунда күрергә мөмкин: анекдот кыска, җыйнак формада бары тик бер генә вакыйга турында сөйләп бирә (бер эпизодтан тора), ә сатирик көнкүреш әкияте исә сюжет ягыннан еш кына мөстәкыйль булган, үзара бер үк персонаж һәм уртак идея ярдәмендә бәйләнгән берничә эпизодны эченә ала... Өч тапкыр кабатлау алымы (гадәттә катнашучыларның һәм вакыйгаларның өч булуы...) бу төр әкиятләрдә еш очрый, әмма анекдотларда мондый алым булмый» (В.И. Чичеров. Русское народное творчество. М., 1959, 303, 308 битләр). Алдарак күреп үткәнебезчә, В.Е. Гусев шулай ук анекдотны бер эпизодка корылган әсәр дип атаган иде. Бу композицион үзенчәлекнең татар мәзәкләре өчен дә хас булуын Ф. Хатипов та билгеләп үтә (Ф. Хатипов. Эпик жанрлар, 27 бит).

Мәзәк һәм көнкүреш әкияте арасындагы мөнәсәбәтләргә кагылып, Е. Турсунов турыдан-туры дуалистик мифларга барып тоташучы борынгы комик сюжетларның жанр ягыннан анекдотларга кертелергә тиешлеген әйтә. Моның өчен ул аларның структурасы бер эпизодлы булуны һәм көтелмәгән ситуациягә корылуны нигез итеп ала. Мөстәкыйль төстә сөйләнеп йөргән ике яки берничә эпизодның башта механик төстә бергә берләшүе, соңыннан исә аларга охшаш характердагы детальләр һәм эпизодлар өстәлү юлы белән акрынлап күп планлы көнкүреш әкиятенең катлаулы структурасы туганлыгын күрсәтә (Е. Д. Турсунов. Күрсәтелгән хезмәт, 27—29 битләр).

Тик шуны әйтергә кирәк: мәзәкләр һәрвакытта да бер эпизодтан гына тормыйлар. Жанрның ике вакыйгага корылган үрнәкләре дә күп очрый. Мәзәк герое ике ситуациягә эләгә. Гадәттә бу ситуацияләр тышкы яктан охшаш булсалар да, асылда алар бер-берсеннән нык аерылып торалар. Герой беренче ситуациянең нәтиҗәсен йә аңлы рәвештә (формаль яктан аның моңа хакы бар, чөнки ситуацияләр охшаш), йә үзенең ахмаклыгы аркасында икенче ситуациядә дә файдалана. Шуның белән ул үзенең дошманнарын мәсхәрәгә төшерә яки үзе көлкегә кала. Ике очракны да мисал өстендә карап үтик:

1. Бер бай хезмәтчесенә базардан ике төрле әйбер алырга кушып акча бирә. Хезмәтче, бу әйберләрне алыр өчен базарга ике мәртәбә барып, төнлә генә кайта. Бай моны, бер йомышка барганда ике йомышны бетереп кайт, дип кыйный. Беренче вакыйганың нәтиҗәсе шушы була.

Икенче вакыт бай авырый башлый һәм хезмәтчене врач чакырырга җибәрә. (Беренче очрактагы кебек хезмәтчегә йомыш кушыла.) Хезмәтче врачны һәм аның белән тагын бер кешене ияртеп килә. Байның: «Ник бу кешене алып килдең?» — дигән соравына каршы: «Фәлән вакыт үзең мине кыйнадың, бер йомышка барганда ике йомышны бетереп кил, дидең. Инде менә сиңа врач, үлсәң — менә сиңа кабер казучы. Мине икенче мәртәбә йөртмә!»—дип җавап бирә (Н. Исәнбәт. Сайланма әсәрләр, 2 том, 278 бит).

2. Мәнди әтисе белән базарга сыер алырга бара. Әтисе сыер буаз булсын дип бик каты сатулаша. Бу беренче вакыйгадан Мәнди буаз нәрсә яхшы була икән дигән нәтиҗәгә килә.

Икенче вакыт Мәндигә кыз яучылыйлар. (Беренче вакыйга белән тышкы охшашлык — нәрсәдер алу өчен сатулашу). Шунда инде Мәнди мәндилеген күрсәтә. Беренче вакыйганың нәтиҗәсен истә тотып, яучы карчык белән: «Миңа кыз да булсын, буаз да булсын!» — дип сатулаша (Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре, 2 том, 60 бит).

Мәзәкләрнең хәтта өч вакыйганы эченә алганнары да була. Моның мисалларын күбрәк Хуҗа Насретдин мәзәкләре арасыннан табарга мөмкин. Борынгырак бер мәзәктә өч монах Хуҗага һәркайсы аерым-аерым өч сорау бирәләр. (Дөньяның уртасы кайда? Күктәге йолдызлар никадәр? Минем сакалымда ничә бөртек йон бар?) Яки икенче мәзәктә Хуҗа өч мәртәбә көрси (кафедра) артына чыгып, җыелган халыкка «Әй мөэминнәр, мин сезләрә нә сөйләремне белермесез?» — дип мөрәҗәгать итә (Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде, 1845, 2, 19—21 битләр) һ.б.

Мәзәк турында хәзер сөйләнгәннәрнең киресе буларак, әкиятләр дә үз чиратларымда өч вакыйгалылыкны гел саклап тормыйлар. Бер генә вакыйганы эченә алучы кечкенә-кечкенә көнкүреш әкиятләре дә очрый. Монда әле вакыйгалар санын гына түгел, ул вакыйгаларның ничек сөйләнүен дә исәпкә алырга туры килә. Г. Бәширов язганча, «әкиятнең ниндиендә дә вакыйгалар тәфсилле бирелә, анда төп игътибар вакыйганың үзенә, аның эчтәлегенә туплана. Әмма мәзәктә һаман да башкачарак... Мәзәкнең үзәге, аны мәзәк итүче нәрсә — акыллы, гыйбрәтле сүз, кайберләрендә афоризм булырдай оста, тапкыр әйтем» (Г, Бәширов. Мәзәк турында бер-ике сүз, 74 бит). Бу бик дөрес күзәтү. Әкиятне сөйләү барышында ук тыңлаучы аннан эстетик ләззәт ала. Мәзәкнең исә бөтен яме-тәме, тәэсир көче аның бетемендә. Ләкин монда гыйбрәтле, тапкыр сүз дию генә җитми. Чөнки әкиятләр да кайчакта әйтем йә мәкаль урынында йөрерлек гыйбарәләр белән тәмамланалар. Мәзәктә төп хикмәт бетемнең көтелмәгәнчә тапкыр булуында. Мәзәккә бирелгән билгеләмәләрнең барысында да шушы шартның куелуы һич очраклы түгел ((Көтелмәгәнлекнең мәзәкләр өчен типик бер күренеш булуыннан файдаланып, кайчакта махсус рәвештә «абсурд анектодлар» уйлап чыгарыла. Алар башта тыңлаучыны интригалыйлар, аны ниндидер сирәк, гадәттән тыш нәрсә көтәргә мәҗбүр итәләр. Ахырда исә һәркемгә билгеле булган, искереп беткән бер фикер әйтеп куела. Мондый мәзәкләрдә көтелмәгәнлекнең булмавы — узе көтелмәгәнлек итеп санала. Бу турыда: Богдан Дземидок. О комическом. Перевод с польского. М., 1974, 73 бит). Чөнки, теоретик хезмәтләрдә күрсәтелә килгәнчә, көтелмәгәнлек ул көлкелекнең (комизмның) гомуми законнарыннан берсе булып тора. «Тирә-юнебездәге кешеләрнең җитешсеэ- лекләрен ачу һәм башка шундый ачышлар бары тик көтелмәгән булганда гына көлке тудыралар»,—ди күренекле совет фольклорчысы В. Я. Пропп. «Анекдот,—дип дәвам итә ул,— безне үзенең көтелмәгән тапкыр бетеме белән көлдерә. Әмма шул ук анекдот икенче,- яки өченче, яки дүртенче кат ишеткәндә көлке тудырмый, чөнки көтелмәгәнлек инде беткән була» (В.Я. Пропп. Проблемы комизма и смеха, М., 1976, 149 бит.).

«Күп кенә анекдотларның комизмы фикернең көтелмәгән борылышыннан гыйбарәт» булуын поляк галиме Б. Дземидок та күрсәтеп үтә (Богдан Дземидок. Күрсәтелгән хезмәт, 72—73 битләр).

Беренче мәртәбә ишеткәндә тыңлаучы соңгы сүзгә кадәр мәзәкнең ни белән бетәчәген белми. Чөнки сүз барышыннан, логик эзлеклелек ягыннан карап көтелә торган нәтиҗә бөтенләй башкача, син уйламаганча булып чыга. Әгәр инде текстта мәзәкнең «тозы» алдан хәбәр итеп куелса, ул чагында мәзәк үзе дә юкка чыга. Шушы әйтелгәннәрне мисаллар өстендә күзәтеп карыйк:

«Бер кеше төнлә урманга утын урларга баргач, сызгырган тавышлар ишеткән дә, урман каравылчысы сизде ахрысы дип, тизрәк өенә чапкан. Кайтып җиткәч, тыңлап карый, тагын да шәбрәк сызгыралар. Хатынына әйткән:

— Биклә капканы, кертмә урман каравылчысын! — дигән. Үзе тиз генә идән астына төшеп яткан. Теге сызгырган тавыш һаман туктамый, монда да ишетелә икән...»

Шушы урында әсәр үзенең чишелеш ноктасына килеп җитә. Менә хәзер урман каравылчысы бикле капка-ишекләрне ачтырып керер дә, утын урлаучыны баздан сөйрәп чыгарып, җәза бирер дип көтеп торасың. Ә мәзәк бөтенләй икенче төрле бетә: бернинди урман каравылчысы да юк, теге кешенең үз борыны сызгыра, имеш.

Менә шушы ук сюжетка 1870 елда Г. Балинт язып алган икенче бер әсәр:

«Бер кеше урманга барган, ди. Урманга барып җиткән чакта аның борыны сызгыра башлаган, ди. Ул урманда бер-бер кеше сызгыра торгандыр дип уйлаган, ди. Тыңлап торган да кача башлаган, ди. Азрак барган да, ди, тыңлап торган да, ди, тагын сызгырганны ишетеп качкан, ди. Барган-барган да, ди, тагын тыңлап торган, ди. Аннары сызгырган ишетелми башлагач, имән түбәсенә менеп утырган, ди. Сызгырганны тагын ишеткән, ди. Ишеткәч, торган да йөгереп кайткан, ди. Кайткач, пич башына менеп утырган да, ди: «Хатын, безгә кеше килмиме?» — дигән, ди. Хатыны әйткән, ди: «Юк, бер кеше дә килми»,— дигән, ди. Шуннан ары борыны сызгырганын белгән дә, ди, бер дә курыкмыйча өендә тик утырган, ди» (G. Balint. Razani-tatar Nyelvtanulmanyok. Budapest, 1875, 25–26 битләр).

Икенче мисалда мәзәкчә эффект бирә торган деталь — үзенең борыны сызгыруын башка кеше сызгыра дип кабул итү башта ук белдереп куела. Структураның шулай үзгәртелүе бу әсәрне көнкүреш әкиятенә якынайта. Шуның өстенә, монда беренче текстта (мәзәктә) күренмәгән һәм аның өчен кирәге дә булмаган кайбер эпизодлар бар (сызгырган тавышны берничә мәртәбә туктап тыңлап карау, имән башына менү һ.б.). Әкият тукымасында болар, һичшиксез, вакыйганы җанлырак, кызыклырак итәләр.

Мәзәкләрнең көтелмәгән чишелеш белән тәмамлануы зарури шарт икән, димәк, жанр поэтикасында шуны тәэмин итә торган махсус чаралар һәм алымнар да булырга тиеш. Шулардан берсе — алогизм. Көтелмәгән чишелеш дигәнне икенче төрле табигый, гадәти булмаган чишелеш дип тә әйтергә мөмкин. Ягъни, әсәрдә бәян ителгән вакыйга, ситуация белән мәзәк героеның үз-үзен тотышы арасында ярашмау, логикасызлык барлыкка килә. Алогизм бигрәк тә ахмак, беркатлы кешеләр турындагы мәзәкләргә хас. Мондый кеше тормыш күренешләренең асылына төшенә алмый, чын сәбәпне аңламыйча ялгыш нәтиҗәләр ясый. Шуңа күрә дә аның эшләре яки сүзләре тыңлаучылар өчен бөтенләй көтелмәгәнчә булып чыга.

...Хәйрулла исемле бер кешенең кәҗәсен бүре ашый. Шуннан бу Арча базарына барып икенче кәҗә сатып ала. Кайткан вакытта кәҗәне вагонга кертергә рөхсәт итмиләр һәм Хәйрулла аны вагон артына бәйләп куя. Икенче станциядә төшеп караса— кәҗәнең башы гына асылынып тора икән. Моны күргәч Хәйрулла ачынып:

— Каһәр суккан бүре! Поезд артыннан да куып җиткән бит,— дигән.

Моңа охшаш мисаллар Мәнди, Мокыт мәзәкләре арасында аеруча күп. Иртән озак йоклап олауга соңга калган Мәнди: «Әтәч кычкырмый таң атмый, шул кычкырып аттырган»,— дип, бөтен гаепне әтәчкә аудара. Хатыны бала табарга җыенгач, Мокыт кендек әбисен ишек төбеннән борып куып җибәрә: «Теге юлы да кыз бала тудырттың, миңа ир бала кирәк, икенче кендек әбисе килсен»,— ди.

Алогизм мәзәк геройларының аналогик фикер (Аналогик фикер— охшашлык нигезендә фикер йөртү. Мәзәкләрдә ике әйбер яки күренеш арасындагы тышкы охшашлыкны механик рәвештә аларның төп, асыл сыйфатларына күчерү формасы еш очрый.) йөртүе аша да тудырылырга мөмкин. Әйтик, бер кешенең юлда аты арый, Кыйнап та карый, әйбәтләп әйтеп тә карый—ат бармый гына бит. Шуннан бу, ачуы килеп, атына җәза бирергә уйлый. Үзенә җәяү бару бик авыр булудан чыгып, атын туара да арба артына бәйли, арбага исә үзе җигелә: «Менә җәяү барып кара әле, белерсең ни икәнен!» — ди.

Кайчакта алогизм сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешен кыскартып аңлату аркылы барлыкка китерелә. Кыскартылган җавап (яки эш, хәрәкәт) куелган сорау белән һич ятышмый, аңа бөтенләй бәйләнешсез тоела. Берәү эче авыртудан дәва эзләп больницага килгәч, врач ай-ваена карамыйча аның күзенә дару сала башлый. Үзе укый-яза белмәүче бер кеше икенче берәүдән хат язуын үтенгәч, тегесе: «Яза алмам шул, бу арада аякларым авыртып тора»,— дип җавап бирә. Соңгы мисалны анализлап, Ф. Хатипов болай яза: «Бу җавап тыңлаучыга яки укучы каршына табышмак куя. Язу эшенә аяк сызлауның ни катнашы бар? Аяк белән язмыйлар бит, кул белән язалар. Логика кайда? Ләкин бу логикасызлык башта гына бар сыман тоела. Чөнки арадагы бер буын — аңлатма төшеп калган, ягъни логика җебе өзелгән. Әгәр шуны ялгап җибәрсәң, логик фикер килә дә чыга:

«Бу кеше бик гаҗәпләнгәң.

— Монда аякларның ни катнашы бар? Хатны аягың белән язмый торгансыңдыр бит? —дип сораган.

Теге кеше әйткән:

— Бөтен хикмәт тә шунда шул: мин язган хатны үземнән башка беркем дә укый алачак түгел. Ә минем анда барып йөрергә аягым авырта...— дигән.

Шулай итеп, ике яссылыктагы төшенчә (язу һәм аяк авырту) аңлатмасыз гына бер бәйләнешкә кергән дә, шуның нәтиҗәсендә мәзәк барлыкка килгән. Әгәр дә арадаш буынны башта ук аңлатсаң, логик төзек, эзлекле фикер йөртсәң... мәзәк барлыкка килмәс иде» (Ф. Хатипов. Эпик жанрлар, 23 бит.).

Ф. Хатиповның бу кызыклы күзәтүенә өстәп шуны гына әйтергә кирәк: мондый алым белән мәзәк тудыру өчен мәзәк героеның ниндидер бер кимчелеге, нормага сыймый торган бер сыйфаты булырга тиеш. Әмма әсәрдә башта моңа ишарә ясалмый, тыңлаучы вакыйганы нормаль кешеләр арасында бара дип кабул итә. Әйтик, хат язарга тиешле кешенең язуы үзе генә танырлык начар булуын без алдан белмибез. Эче авыртып врачка барган кеше күгәргән икмәк ашаган була. Димәк, аның йә маңгай, йә күңел күзе «сукыр» булып чыга (соңгысы саранлык яки ваемсызлык мәгънәсендә). Врач, күзенә дару салган булып, аның шул җитешсезлегеннән көлә.

Комизм теориясен тикшерүчеләр күп мәртәбәләр күрсәтеп үткәнчә, «нинди дә булса нәрсәнең чынлыкта үзендә булмаган сыйфатларны бар итеп күрсәтергә омтылуы көлке тудыру мөмкинлеген бирә» (Д. Николаев. Смех —орудие сатиры. М., 1962, 56 бит.). Көлке тудыруның мондый алымы мәзәкләрдә киң кулланыла. Мәзәк геройлары (әлбәттә, тискәре геройлар) үзләрен йә батыр, йә белемле, йә туры сүзле, йә башка шундый күркәм сыйфатларга ия итеп күрсәтергә тырышалар. Ләкин соңыннан аларда шушы саналганнарга нәкъ капма-каршы сыйфатлар (куркаклык, наданлык, ялганчылык һ.б.) булуы ачыла. Тискәре геройларны кайчакта мәзәктәге икенче бер персонаж үзенең үткен репликасы белән фаш итеп куя. Яки алар үзләре, яхшы белән яманны аера алмыйча, эшләре йә сүзләре аркылы үз-үзләрен фаш итәләр:

«...Ике авыл егетенең кызлар алдында бик укымышлы булып күренәселәре килә икән... Боларның берсе әйтә:

— Тарас Бульба китабы ничегрәк, ошаттыңмы?..

— Һем. Минем Пушкинны күптән укыганым юк шул. Онытканмын инде... Ә-ә-ә, исемә төште, анда теге Тарас дигән егет Бульба туташка өйләнә бугай бит!»

Мәзәкләрдә комик ситуация барлыкка китерүдә тел чаралары да еш файдаланыла. Аларның нигезендә мәзәк героеның нинди дә булса сүзне яки тәгъбирне ялгыш аңлавы (яки юри ялгыш аңлаган булып кылануы) ята. Нәтиҗәдә ул йә үзенә бирелгән сорауга һич көтелмәгән җавап кайтара, йә кушылган йомыш урынына бөтенләй башка төрле эш эшләп ташлый һ.б.
Тел чараларыннан мәзәкләрдә каламбур (сүз уйнату) аеруча күп очрый. Ул башлыча омонимия (мәгънәләре үзгә сүзләрнең бертөрле әйтелеше) һәм полисемия (бер сүзнең берничә мәгънә аңлатуы) күренешләренә корыла.

Яңгир (күрәсең, Җиһангир исеменнән үзгәргәндер) исемле бик ашамчак бер кияү, бабасына кунакка баргач, болдыр астына кача да, өеннән алып килгән азыкларны ашый башлый. Бу вакыт коеп яңгыр ява икән. Бабай белән әби болдырга чыгып: «Сөбханалла, яңгыр ишә генә!» — дип әйтүләре була, болдыр астындагы кияү: «Ишсәни, үзенекен ишә ич!» — дип кычкыра. Монда «Яңгир» һәм «яңгыр» сүзләренең охшаш әйтелеше, шулай ук «ишү» сүзенең берничә мәгънә белдерүе, ягъни омонимия дә, полисемия дә файдаланылган.

Сүзне ялгыш аңлауга корылган мәзәкләрнең бер ишеләрендә герой чит телне белми һәм башка телдәге берәр сүзне аңа аваздаш булган татар сүзе дип кабул итү аркасында көлкеле һәм уңайсыз хәлдә кала. Мәсәлән, бер карт кечкенә чана белән тартып базарга он сатарга килә. Бер рус кешесе аңардан оны турында: «Ржаная или пшеничная?» — дип сорагач, бу ачуланып: «Ыржаерсың да, пешегерсең дә, попробуй 70 чакрымнан тартып кил!» — дигән «җавап» кайтара.

Сөйләмдә неологизмнар (Неологизм — яңа сүзләр) кулланылганда да шуңа охшаш хәл күзәтелә. Бу очракта мәзәк герое итеп гадәттә өлкән яшьтәге кеше алына.

Бер бабай капка төбендә утыра икән. Бу оныгы белән мавыккан арада, тракторчы каршы як басудагы унбиш гектарлап арышны урып та ташлый. Бабай, шаккатып, узып баручы берәүдән: «Ул арышны шул арада нинди шайтан урып бетерде?» — дип сорый. Тегесе: «Лафет!» — дип җавап кайтара. Бабайның колагына бу ят сүз «Нәфикъ» булып ишетелә дә, ул «сихерче Нәфикъны» карарга басуга чыгып китә...

Мәзәк геройлары еш кына күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне (әйтик, фразеологизмнарны һ.б.) туры мәгънәдә аңлап хур булалар. Бер кыз әнисенең гел «түгәрәк-түгәрәк сүзләр генә сөйлә» дигән нәсихәтен «үтәп», егете белән очрашкач «шар», «кульца», «тәгәрмәч» кебек сүзләр тезә башлый.

«...Юлдан үтеп баручы бер кеше мәдрәсә капкасыннан кереп барган атны тотып калган, кертмәгән. Ат иясе килеп:

— Җибәр, бу ат минеке! — дигән.

Атны тотып торган кеше аңа:

— Хезмәт хакыңны түлә дә, атыңны алып кит, — дигән.

— Нинди хезмәт хакы ул?

— Мин булмасам, атың мәдрәсәгә кереп ишәк булачак иде, — дигән теге кеше».

Элек, иске мәдрәсәне тәмамлаучыларның надан калуыннан көлеп, «мәдрәсәдән ишәк булып чыгалар» дип сөйләгәннәр. Шушы күчерелмә мәгънәдәге тәгъбирне туры мәгънәдә аңлау (бу очракта аңлаган булып кылану) көлкеле ситуация тудыра. Күз алдына китерегез: мәдрәсә капкасыннан ат кереп бара, ә кире чыкканда ул инде ишәккә әйләнәчәк! Менә шушы «зыяннан» саклап калганы өчен мәзәк герое ат иясеннән хезмәт хакы сорый.

Бирелгән сорауны яки кушылган йомышны тар мәгънәдә, сүзгә-сүз аңлау мөмкинлеге еш кына мәзәк геройларына үзләрен уңайсыз хәлдән чыгару, каршы якның дәлилләрен кире кагу чарасы булып хезмәт итә:
— Әй, малай! Син миңа сырага папирос башы салып китергәнсең!

— Ник? Ун тиенгә бөтенне салып китерер дип белдеңме әллә? (Чын мәзах, Казан, 1895, 9 бит)

Монда официантка сыраны пычраткан өчен дәгъвә белдерелә. Ә ул аны «ник папирос башы (гына) салдың?» мәгънәсендә аңлаганга салынып, җиңел генә гаепне өстеннән төшереп куя.

Сүзне төрлечә аңлауга нигезләнгән мәзәкләр арасында табышмакларга һәм аларга якын торган четерекле сорауларга җавап эзләтү формасында корылганнары да байтак. Табышмак үзе авыр булмый, өстәвенә аның җавабы да сиздереп куела. Ләкин җавап эзләүче, артык турысызыклылык буенча барып, бөтенләй мәгънәсез җавап кайтара. Мәсәлән, Хуҗа Насретдинга: «Тышы ак, эче сары. Нәрсә икәнен белсәң, үзеңә тәбә пешереп ашатам», — дигән табышмак әйтәләр. Сүзнең йомырка хакында барганлыгы ачык. Ләкин Хуҗаның җавабы аңа якын да килми. «Белдем, белдем, шалканны уйганнар да, эченә зәгъфрән орлыгы тутырганнар»,— ди ул (Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде, 1845, 5 бит). Бу очракта җавап эзләүченең томаналыгы, зиһенсезлеге көлкегә алына. Ә кайчакта табышмак әйтүче үзе кызык була. Ул табышмак белән бергә ялгыш аның җавабын да әйтеп ташлый һәм, икенче кеше дөрес җавап биргәч, гаҗәпләнә. Элекке заманда ике теләнче бәхәсләшәләр. Берсе әйтә: «Минем капчыгымда ничә кабартма барлыгын белсәң, икесен дә сиңа бирәм»,— ди. Тегесе, әлбәттә, «Ике!» дип җавап кайтара. Беренчесе, иптәшенең зирәклегенә хәйран калып, ике кабартманы да аңа бирә.

Шул рәвешчә, табышмаклар мәзәктә зиһен, зирәклек, фикерләү сәләте түбән булган кешеләрдән җиңелчә юмор белән көлү максатына хезмәт итәләр. Бу яктан алар әкиятләрдә очрый торган табышмаклардан нык аерылалар. Гадәттә, әкияттә табышмак җитди йола белән бәйләнгән була, җавап табучы патша кызына өйләнә, тәхеткә утыра һ.б. Дөрес, кайбер очракларда мәзәктә дә йолаларга кагылышлы сораулар куела, әмма аларга йола күзлегеннән чыгып түгел, бәлки бик гади, реаль планда жавап бирелә. Шуның белән ул йолаларның мәгънәсезлеге, гамәли яктан әһәмиятсезлеге күрсәтелә. Җавап диванасыманрак кешеләрдән алынса да, тиледән туры хәбәр дигәндәй, аларның сүзләрендә рациональ фикер чагыла.

«...Бервакыт Мөҗип диванадан сорыйлар:

— Әйт әле, Мөҗип, күлмәкнең тискәре ягын кисәң нәрсәгә булыр?

Бу сорауның асылы халыкның шундый бер ышануы белән бәйләнгән: имештер, киемне кире ягы белән кисәң, шатлык, сөенеч була. Мөҗип бу ышануны белми, күрәсең, ул әлеге сорауга бөтенләй башка планда җавап бирә:

— Күлмәкнең сулын кисәң, уңын әйләндереп киясеңәр булыр» (Р. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре, 2 том, 515–516 битләр).

Бер яктан, монда Мөҗип дивананың сүз урынын белмәвеннән көленә шикелле. Икенче яктан, әлеге ышануның үзендә дә һичбер хикмәт юклыгы күрсәтелә. Мөҗип хаклы: күлмәкнең уңын әйләндереп кияргә кирәк. Аны сул ягы белән кигән килеш йөреп булмый бит!

Мәзәктә диалог алып баручыларның берсе икенчесен аңламавына һәм шуның нигезендә көлкеле ситуация тудыруга хезмәт итүче алымнарның берсе — кинаяле сөйләм. Аның төрле формалары бар. Әйтик, мәзәк герое берәр кыңгыр эш эшли һәм шуны үзе үк икърар итә. Әмма аның сөйләме тыштан бик шома була, ритмлы һәм рифмалы итеп корыла, текстка бер-берсенең мәгънәләрен юкка чыгара торган сүзләр (еш кына антонимнар) кертелә. Нәтиҗәдә, икенче герой, тышкы эффектка алданып, сөйләмнең асылына төшенә алмыйча кала. Мәсәлән, бер хатың уракка баргач көне буе басуда йоклап кайта. Кайткач картының «күпме урдың?» дигән соравына каршы:

— Урып урмадым, карап тормадым, торып торна санамадым, өчәр-өчәр көлтә — өч өем көлтә урдым, — дип җавап бирә. Карты: «Әй рәхмәт, карчык! Бик күп ургансың икән», — дип, хатынын мактый (Г. Балинт. Күрсәтелгән җыентык, 24 бит.). Бу очракта мәзәк ялкау хатыннан бигрәк картның беркатлылыгыннан көлә. Шушы ук алымны уңай геройлар да еш файдаланалар. Монысы социаль эчтәлекле мәзәкләрдә күзәтелә. Ярлы кеше, ягъни хезмәт иясе вәкиле үзенең шома, тапкыр сүзе белән изүче сыйныф вәкилләрен акылга утыртып китә. Дөрес, монда конфликт бик кечкенә детальләргә генә корылырга мөмкин Әмма аңа карап әсәрнең идея үткенлеге кимеми. Хезмәт кешесе үзенең акыл көче белән изүчеләрдән өстен булып чыга.

Инде искәртелгәнчә, мәзәкләрнең «төше», йомгак өлеше тормышта еш кына мәкаль, хикмәтле сүз ролен үти. Ягъни, мәзәктән мәкаль туа. Ләкин бу процесс үзе ике яклы. Кайбер очракларда мәзәкләр үзләре нинди дә булса мәкальнең эчтәлеген тирәнрәк ачу, аның мәгънәсен иллюстрацияләп күрсәтү максатында махсус рәвештә уйлап чыгарылалар. Мондый мәзәкләрнең кызыклы, көлкеле ягы шуннан гыйбарәт: мәкаль, тексты, мөстәкыйль кулланылганда, образлы, күчерелмә мәгънәдә файдаланыла. Инде мәкальне мәзәк итеп җәйгәндә, вакыйга, текстның туры мәгънәсенә нигезләнә. Нәтиҗәдә, мәзәк герое бик сәер, кәмит ситуациягә килеп эләгә. Мәсәлән, каракның бүреге яна дигән мәкаль бар. Аны кеше берәр сүзе йә хәрәкәте белән үзенең гаепле булуын фаш иткән очракта әйтәләр. Мәзәк шушы ситуацияне булган хәл шикелле итеп тасвирлый:

«Базарда бер агайның акчасын урлаганнар. Ләкин Халык бик күплектән, кем урлаганны белү һич тә мөмкин булмаган. Шунда бу агайның башына бер уй килгән. Ул тоткан да кинәт кенә:

— Каракның бүреге яна! — дип кычкыра башлаган.

Карасалар, бер кеше капылт кына бүрегенә тотынган. Акчаны чыннан да шул кеше урлаган икән».

Мәзәкләрдә әсәрнең (бигрәк тә бетем өлешенең) үткенлеген, җорлыгын, тапкырлыгын көчәйтү максатында такмак-такмазалар, мәкаль-әйтемнәр, янәшәлекләр, чагыштырулар, ирония, гипербола кебек тел-стиль һәм сурәт чаралары киң файдаланыла. Моның мисалларын шушы томдагы мәзәкләр арасыннан бик күп табарга мөмкин.

Дәвамы ====>
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz