Среда, 18.06.2025, 17:41:36   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [320]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Май » 31
1076. ҮЧ АЛУ


Җиде төн уртасында Хуҗа Насретдинның бүлмәсендә телефон шалтыраган. Аннан ачулы хатын-кыз тавышы яңгыраган:

— Сезнең этегез өрә, миңа йокларга бирми.

Кем шалтыратканны белгәч, икенче төнне нәкъ шул вакытта Хуҗа теге хатынга шалтыраткан:

— Мин сезгә, минем этем юк, дип әйтү өчен шалтыратам,— дигән.
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 14 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 31.05.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

1009. ТӘҺАРӘТСЕЗ АЯК


Беркөнне Хуҗа Насретдин тәһарәт алып намаз укымакчы була. Тәһарәт алганда бер аягына су җитми кала. Шуңа карамастан Хуҗа намаз укырга керешә. Ләкин каз кебек бер аягын күтәреп торып намаз укуын халык (җәмәгать) күргәч:

— Әй Хуҗа әфәнде, бу ни эшләвең? — дип сорыйлар.

Хуҗа аларга:

— Бу аягымның тәһарәте юк, шуның өчен күтәреп укыйм,— дип җавап кайтарган.
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 31.05.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

940. ХАННЫҢ ЯВЫЗЛЫГЫНА ҖАВАП

Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан соң хан Хуҗа Насретдинны салым җыючы итеп билгеләгән.

Беркадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм «исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен»,— дип әмер биргән. Хуҗаның исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч, ханның бик ачуы килгән:

— Син нәрсәгә язгансың! Безнең илдә кәгазь юкмыни? — дип кычкырган.

— Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым. Бәхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың кебек, кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны алдан ук күреп килдем,— дигән Хуҗа.
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 12 | Добавил: ilbyak-school | Дата: 31.05.2025 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)

Календарь
«  Май 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz