1076. ҮЧ АЛУ
Җиде төн уртасында Хуҗа Насретдинның бүлмәсендә телефон шалтыраган. Аннан ачулы хатын-кыз тавышы яңгыраган:
— Сезнең этегез өрә, миңа йокларга бирми.
Кем шалтыратканны белгәч, икенче төнне нәкъ шул вакытта Хуҗа теге хатынга шалтыраткан:
— Мин сезгә, минем этем юк, дип әйтү өчен шалтыратам,— дигән.
1077. ХУҖА ЧӘЧ АЛУЧЫДА
Беркөнне Хуҗа Насретдин чәч алдырырга кергән. Чәч алучы Хуҗаның башын кырганда, берничә урыннан кискән дә киселгән урынга мамык ябыштыра барган. Хуҗа моны күреп:
— Һай чәч алучы, башымның яртысына мамык чәчтең, яртысын калдыр инде, ул өлешенә үзем шалкан чәчәрмен,— дип торып ук киткән.
1078. ДӨРЕС ӘЙТМИСЕҢ
Беркөнне Хуҗа чәйханәдә ашап утыра икән. Бер кеше кашыгын өстәлгә ташлап:
— Бу нинди безобразие, кичә шулпадан җеп чыккан иде, ә бүген — «мунчала! — дигән икән, Хуҗа Насретдин:
— Нинди безобразие булсын, разнообразие ич, — дигән.
1079. КЫЗГАНГАН
Бер сәрхүш үтилгә җыйган тимер-томыр янында йоклап ята икән.
Шуннан узып баручы Хуҗа Насретдин:
— И, була соң тинтәк хатыннар, әзмәвердәй ирен үтилгә тапшырган бит, — дигән.
1080. ИСЕРҮЕҢ ҖИТМӘГӘН
Хуҗа базарда пешкән ит сата икән. Хәмер эчкән кешеләр аннан ит сатып алып ашыйлар икән. Бер исерек кеше Хуҗага итең пешеп җитмәгән дип бәйләнгән. Хуҗа аңа каршы:
— Ит пешеп җиткән, синең исерүең җитмәгән,— дигән.
1081. ХУҖА ИШӘГЕН НИЧЕК УЗЫП КИТКӘН
Беркөн Хуҗа, ишәгенә төяп, урманнан утын алып кайта икән. Авыр йөкне тарта алмыйча, ишәк киреләнгән. Хуҗа никадәр куаласа да, ишәк тыңламаган. Бер кеше Хуҗаның мәшәкатьләнгәнен күргәч, аңа ике кисәк нашатыр биреп: «Шушы нәрсәне аз гына ишәкнең артына кыстырып куй. Шуннан ишәгеңнең юргалап чапканын күрерсең»,— дигән. Хуҗа шул кеше әйткәнчә эшләгәч, ишәк шундый чапкан, хәтта Хуҗа ишәге артыннан җитә алмаган. Шуннан соң бу нәрсәдә хасият бар икән дип, Хуҗа үзенең артына да бераз кыстырган да, чыдый алмыйча, ишәк белән бергә йөгерергә тотынган. Алар берсеннән берсе узышып, авылга кайтып җиткәннәр. Урамнан чабып барганда, бер кеше Хуҗадан: «Ай әфәнде, сезгә ни булды?» — дип сораган, Хуҗа: «Миңа ни булганын беләсең килсә, син дә артыңа бераз нашатыр кыстыр», — дигән.
1082. ХУҖА КҮРШЕЛӘРЕН КУРКЫТКАН
Беркөнне Хуҗа Насретдин авылдашларын куркытмакчы булып, мәчет манарасына менгән дә:
— Җәмәгать, иртәгә ахыр заман. Иртәгә җир өстен су баса! — дип кычкырган.
Бу тавышны ишетеп барлык кешеләр өйләреннән чыкканнар да төрлесе төрле якка йөгерешә башлаганнар.
Хуҗа манарадан төшкәч:
— Җир өстен су баса, җир өстен су баса, — дип кычкырып йөрүче кешеләрне күргәч:
— Әллә чыннан да дөньяны су баса микән? — дип, үзе дә бик каты куркып, күршеләре белән бергә йөгерә башлаган.
1083. ХУҖА УЛЫН НИЧЕК ЮГАЛТКАН
Беркөнне Хуҗа, кечкенә улын җитәкләп, базарга киткән. Бераз йөргәч, улы бик арыган. Хуҗа аны аркасына күтәргән. Шулай бераз баргач, Хуҗа, улының аркасында икәнлеген онытып: «Бу бала кая китте икән?» — дип, як-ягына каранып эзли башлаган. Никадәр эзләсә дә, улын таба алмагач, Хуҗа бик аптыраган. «Гаҗәп. Хәзер генә янымда иде, мин аны җитәкләп үзем белән бергә алып чыккан идем. Кая китте бу бала?» — дип кайгырган. «Әллә тәтәсенә китте микән?» — дип, шул тирәдә яшәгән балдызының йортына барган. Ләкин аның ишеге тыштан ук бикле булгач, кире борылып киткән. Тагын улының юклыгы исенә төшеп: «Һай минем сөекле улым, былбыл тавышы шикелле тавышыңны бер генә ишетсәм иде, улым, син кайда» — дип елап барганда, Хуҗаның аркасындагы улы: «Әти, менә хәлвә кибетенә килеп җиттек, миңа хәлвә алып бир инде!» — дип кычкырган.
1084. ХУҖАНЫҢ ТАВЫКЛАРЫ
Беркөнне Хуҗа, тавыкларын читлеккә салып, базарга киткән. Тавыкларга читлек эчендә тыгыз икәнлекне күреп, Хуҗаның күңеле йомшаган. Ул: «Барыгыз, бераз иркенләп чабышып килегез», — дип, тавыкларны чыгарып җибәргән.
Тавыклар читлектән чыккач та, төрлесе төрле якка йөгерешкәннәр. Хуҗа аларны тотып яңадан читлеккә ябарга никадәр тырышса да, бер тавыкны да тота алмаган. Тавыклар артыннан йөгерә-йөгерә тәмам арыган. Шуннан әтәчкә ачуы килеп: «Әй, яхшылыкның кадерен белмәгән әтәч, бар гаеп синдә. Караңгы төндә таң якынлашканны белеп кычкырасың, ә яп-якты көндә читлек юлын таба белмисең. Күпме вакытлардан бирле сезне ашатып тәрбияләдем, шуның өчен булдымыни бу?!» — дип, буш читлекне күтәреп өенә кайтып киткән.
1085. ЕГЫЛСАМ ЕГЫЛДЫМ — МОРАДЫМА ИРЕШТЕМ
Хуҗа Насретдинның бер зур үгезе булган. Ул үгезнең мөгезләре икешәр колач озынлыкта икән. Хуҗа үгезнең шул озын мөгезләренә менеп атланырга бик күптән кызыгып йөргән. Менә көннәрнең берендә үгез, җир сөреп арып кайткач, ял итәргә яткан. Хуҗа аны күреп әкрен генә килгән дә үгезнең мөгезләре арасына атланган. Ул үгезнең мөгезләренә ныклап ябышырга да өлгерә алмаган, үгез, сикереп торып, Хуҗаны бик каты итеп һавага чөйгән. Бу хәлне тәрәзәдән карап торган хатыны:
— Әй Хуҗам, бәгърем, беләсең бит үгезебезнең усал холкын, ни эшләп аның мөгез араларына атландың, үзеңне үзең һәлак итә яздың бит,— дип бик кызганган. Хуҗаның моңа бер дә исе китмичә:
— Шаулама, хатын, шаулама, егылып төшсәм төштем — морадыма ирештем,— дигән.
1086. ИШӘГЕМНӘН СОРАГЫЗ
Бервакыт Хуҗа ишәгенә атланып юлга чыккан икән, ишәген үзе теләгән якка алып бара алмагач, аны үз иркенә куйган. Ишәк юлдан чыгып, үзе теләгән якка киткән. Бу хәлне күреп Хуҗаның танышлары:
— Йә Хуҗа, ераккамы барасың? — дип сораганнар.
Хуҗа:
— Мин кайдан белим, кая барасымны менә бу тискәре ишәктән сорагыз, ул белә,— дип җавап биргән.
1087. ХУҖА ҮГЕЗНЕ НИ ӨЧЕН КЫЙНАГАН
Беркөнне Хуҗаның игененә күршесенең үгезе кергән. Хуҗа кулына таяк алган да үгезне кыйнамакчы булган. Үгез качкан, ә Хуҗа аның артыннан куып җитә алмаган. Шуннан бик ачуы килеп: «Тукта әле, явыз хайван, беркөн кулыма төшәрсең әле!» — дип кычкырып калган. Берничә көннән соң Хуҗа күршесенең әлеге үгезне җигеп урамнан үткәнен күргәч, кулына зур таяк алган да, һичбер сүз әйтмичә, үгезне кыйнарга тотынган. Үгез иясе хәйран калып: «Һай инсафсыз! Гөнаһсыз хайванны ни өчен рәнҗетәсең?! — дигәч, Хуҗа: «Синең анда эшең булмасын, тик кенә тор. Әнә, ул бәдбәхет хайван үз гаебен үзе белә, шуңа күрә бер сүз дә дәшми, тик тора», — дигән.
1088. ЧҮЛМӘК ХИСАБЫ БЕЛӘН
Хуҗа Насретдин уразада айның ничәнче көне үткәнен санап барырга уйлаган. Моның өчен бакчасының бер почмагына бер чүлмәк куеп, һәр көнне шунда бер таш салып барган. Хуҗаның кечкенә кызы моны күреп калган да, атасы салып киткәч, ул да килеп таш сала башлаган. Беркөнне күршесе Хуҗадан:
— Бүген айның ничәсе? — дип сораган. Хуҗа, хәзер әйтәм дип, бакчасына кереп, ташны санап чыгып:
— Бүген айның утыз җидесе, — дигән. Күршесе гаҗәпләнеп:
— Нишләп алай булсын? — дигәч, Хуҗа:
— Әле мин син ышанмассың дип киметеп әйттем, бүген беләсең килсә, чүлмәк хисабы белән, айның төп-төгәл кырык бише, — дигән.
1089. ЧИКЛӘВЕКНЕҢ ДӘ ҮЛӘСЕ КИЛМИ
Бервакыт Хуҗа балта белән чикләвек ватып утыра икән. Хуҗа ватарга теләгән бер чикләвек читкә чәчрәгән. Хуҗа аны эзләп тә таба алмагач:
— Бу дөньяда нинди генә хикмәтләр юк! Кеше генә түгел, чикләвекнең дә үләсе килми,— дигән.
1090. БИШ ТИЕННЕ ЭЗЛӘҮ
Күршесе Хуҗа Насретдинның өенә керсә, ни күрсен, Хуҗа идәнгә сузылып яткан да идән ярыгына бер сум акча төшереп маташа. Күршесе гаҗәпләнеп:
— Син ни эшлисең? — дип сораган. Хуҗа:
— Идән ярыгына биш тиен акча төшеп китте. Биш тиен өчен генә идән тактасын куптарып булмый бит инде. Шуның өчен тагын бер сум төшерәм, — дип аңлаткан.
1091. КЕМ БЕЛСӘ, ШУҢА
Хуҗа урамнан үтеп барганда, аңа балалар очраган. Хуҗа кесәсенә күрсәтеп:
— Балалар, кем дә кем минем кесәмдә нәрсә барлыгын белсә, шуңа өрекнең иң зурысын бирәм,— дигән икән, балалар берьюлы:
— Хуҗа абзый, сезнең кесәгездә өрек, — дип кычкырганнар.
— Һай, кайсы ахмак әйтеп өлгерде әле аны сезгә? — дигән Хуҗа.
1092. ЧЕБИЛӘР КАЙГЫСЫ
Хуҗаның тавыгы үлгәч, ул чебиләрнең муеннарына кара тасма бәйләп куйган. Аннан: «Бу нәрсә өчен?» — дип сораганнар икән, Хуҗа: «Бу мескен чебиләрнең аналары үлде, шуңа кайгырып кара тасма тагып йөриләр алар»,— дигән.
1093. ТАПКАН КЕШЕНЕҢ ҮЗЕНӘ БУЛЫР
Хуҗаның ишәге югалган икән. Хуҗа базарга чыгып: «Шундый-шундый төстәге ишәк югалды, тапкан кешенең үзенә булсын!» — дип кычкырып йөри икән, бер кеше: «Ишәгең табучы кешенең үзенә була торган булгач, ни өчен мәшәкатьләнеп аны эзләп йөрисең? — дигән. Хуҗа: «Һай гакылсыз, син югалган нәрсәне табуның ләззәтен, хәйләсен аңламыйсың икән әле»,—дигән.
1094. «КИЕМСЕЗ ЙӨРЕП КАРА ӘЛЕ!»
Хуҗа ишәгенә атланып кайтып килгәндә, бер елга буена туктаган. Ишәгенә су эчерткән һәм чирәмгә ашарга җибәргән. Ишәк ашап йөргәндә, аркасыннан ияре төшеп, аны таптап йөргәнне күргәч, Хуҗа:
— Кием кадерен белмисең, ахмак нәрсә. Менә киемсез йөреп кара әле! — дип, иярне үз җилкәсенә салган, ишәген тезгененнән тотып, җәяүләп кайтып киткән.
1095. МӘШӘКАТЕБЕЗ БУШКА КИТМӘДЕ
Беркөнне Хуҗа Насретдин коега караса, анда төшкән ай шәүләсен күргән. Бик тиз өенә йөгереп кергән дә:
— Тиз бул, харап булдык, карчык, ай безнең коега тәгәрәп төшкән! — дип, бау белән ыргак алып, карчыгын йортка алып чыккан. Карчыгы да үзе сыман беркатлы булган күрәсең, тиз генә коега бау салып, тарта башлаганнар. Ыргаклары бура тактасына эләккән. Күпме тартсалар да чыгара алмаганнар. Менә бер заман бау өзелеп киткән, икесе дә чалкан егылганнар. Хуҗа яткан җиреннән күккә карап җибәрсә, ни күзе белән күрсен, ай анда... Шуннан Хуҗа карчыгына:
— Мәшәкатебез бушка китмәде, карчык, ай үз урынында, — дигән.
1096. ХУҖА НАСРЕТДИН ФӘЛСӘФӘСЕ
Бервакыт Хуҗа икенче бер авылдагы туганнарына барырга дип юлга чыккан булган. Бик ачыккач, бер бакча янындагы чикләвек агачы төбенә ял итәргә яткан да үз-үзенә:
— Уйлап карасаң, бу дөньядагы хикмәткә исең китәр. Кеп-кечкенә, неп-нечкә сабакларда нинди зур карбызлар, кавыннар үсә, ә менә бу зуп-зур агачта нинди кечкенә чикләвекләр. Гаҗәп хәл! — дип сөйләнгән.
Шулай уйланып ятканда, Хуҗаның башына бер чикләвек килеп төшкән. Хуҗа, сискәнеп, тиз генә торган да агачка карап:
— Син шундый явыз булганга күрә дә, җимешләрең кечкенәдер. Әгәр дә синдә карбыз, кавыннар үссә, син кешеләрнең башларын тишеп бетерер идең,— дип сөйләнгән.
1097. СИЗГЕР КЕШЕЛӘР
Хуҗа Насретдин эштән кайтып хатыныннан ашарга сораган. Хатыны берничә кисәк каты ипи биргәч, Хуҗа:
— Их, бер савыт шулпа да булса, тәмләп ашар идем,— дигән.
Нәкъ шул вакыт ишектән буш савыт тотып күрше малае килеп кергән дә:
— Әти авырып тора, шулпа ашар идем, ди, бераз гына шулпа бирмәссезме? — дигән.
Хуҗа бик аптырап:
— Кара син, әй, кешеләр ничек сизгергә әйләнделәр. Аш исен генә түгел, синең тәмле хыялларыңны да сизәләр хәзер,— дигән.
1098. ХӘЙЛӘКӘР БОЗАУ
Хуҗаның икс бозавы булган икән. Ул аларны, качмасыннар дип, агачка бәйләп куя торган булган.
Беркөнне бозауларның берсе арканны өзеп качып киткән. Хуҗа, бер таяк алып, калган бозауны кыйный башлаган.
Күршесе моны күреп:
— Әй, Хуҗа, Хуҗа, монысы аның нишләде соң? Качканын куып җитә алмагач, калганын кыйныйсың, — дигән икән, Хуҗа болай дип җавап биргән:
— Хәйләкәрлек ягыннан монысы аның тагын да ныграк уздыра. Әгәр дә арканны өзеп качарга туры килсә, монысы аның качып киткәне хәтле генә чабар идемени?
1099. СУГА КЕРГӘН
Хуҗа елга буенда балык тотып утырганда, яңгыр ява башлаган. Ул бер дә ышыкланыр урын таба алмагач, су эченә кергән дә бик шатланып:
— Барыбер яңгыр чылата алмады, — дип судан борынын гына күрсәтеп утыра, ди.
1100. ХУҖА БУРЫЧЫН АЛА
Төшендә Хуҗага бер кеше болай ди икән:
— Минем үлгән әтием синең әтиеңә ун сум бурычлы булып калган икән. Минем әтием сиңа тапшырырга дип миңа васыять әйтеп калдырды. Никадәр тырышсам да, ярлылыгым сәбәпле, мин шушы көнгә кадәр ул ун сумны җыя алмадым. Менә тугыз сум булды. Син мине гафу ит инде. Шул тугыз сумны ал да минем әтиемне гафу ит.
Хуҗа ачуланган:
— Син бер дә намуслы кешегә охшамагансың. Син бурычны да вакытында түләмәгәнсең. Хәзер дә әле тугыз сум гына китергәнсең. Алай эшләргә ярыймыни? — дигән.
— Ал инде, Хуҗа әфәнде, шушы тугыз сумны. Гафу ит инде минем әтине,— дип ялынган теге кеше.
— Юк, ун сум итеп китермәсәң, һич алмыйм да, гафу да итмим, — дигән Хуҗа Насретдин.
Шул чак Хуҗа уянып киткән һәм, кулында бер тиен дә юклыгын күреп, шунда ук күзен йомган да:
— Йә, ярый инде! Тугыз сум булса булыр, бир инде, — дигән.
1101. БИЯЛӘЙ ЧЫКТЫ
Коедан су алганда, Хуҗаның бер бияләе коега төшеп калган. Хатыны ачуланыр дип аны әйтмәгән. Икенче көнне чәй эчкәндә самовар борынына нәрсәдер тыгылган.
Хуҗа шатлыгыннан:
— Бияләй табылды! — дип кычкырып җибәргәй.
— Ни сөйлисең син? — дигән хатыны.
— Кичә коега бияләем төшкән иде. Мөгаен, шул бияләй тыгылгандыр, — дигән Хуҗа.
1102. БАЗ КАЗЫГАЧ
Хуҗа үзенең кар базының бер почмагында чокыр казый торгач, күршесенең абзарына барып чыккан. Анда сыерлар күргәч, шатланып, өенә йөгереп кергән дә хатынына:
— Әгәр дә мин сиңа борынгы заман халыкларыннан калган сыерлар белән тулган абзар күрсәтсәм, миңа нинди бүләк бирер идең? — дигән.
1103. ХУҖА АТ БАЗАРЫНДА
Хуҗа Насретдин ат сатып алырга уйлаган. Күршеләре аңа: «Атның яшен тешләренә карап белеп була», — дип өйрәтеп җибәргәннәр. Базарда Хуҗа бер атның авызын ачып караган да яратмыйча китә башлаган.
Ат сатучы гаҗәпсенеп:
— Атны яратмадыңмыни? — дип сораган.
Хуҗа Насретдин:
— Атың бик карт, икән, авызында 32 теше бар, 32 яшьтә икән, — дип җавап биргән.
1104. ХӘЗЕР КОШКА ОХШАДЫҢ
Хуҗа, урманда йөргән вакытта, бер ябалакны тотып алган икән. Ябалакның борыны килбәтсез озын булып аска бөгелгәнлеген, тырнакларының да шыксыз озын булуын күреп, Хуҗа ябалакның борынын һәм тырнакларын төбеннән үк кискән дә:
— Бар инде, оч! Минем аркамда хәзер кошка охшадың, — дигән.
1105. ХУҖА БҮРЕЛӘРНЕ КЫЗГАНГАН
Беркөн Хуҗа урманда утын кискәндә бүреләрнең бер ишәкне ашап торганнарын күргән. Шул вакыт ишәкнең иясе бүреләргә кычкырып җибәргән һәм бүреләр кача башлаганнар. Хуҗа теге кешегә:
— Һәй, җүләр, нәрсә кычкырасың, тук бүреләрне тауга каршы йөгертеп газаплыйсың бит,— дигән.
1106. ХУҖА БАКАЛАРГА АКЧА БИРГӘН
Беркөнне Хуҗа ерак юлдан кайтып килгәндә, күлдә ишәген эчерә икән. Көтмәгәндә ишәкнең аягы таеп егыла язган. Нәкъ шул вакыт күлдәге бакалар бакылдаганнар. Ишәк, аларның тавышыннан куркып, кире чигенгән һәм судан чыккан.
Хуҗа моңа бик куанып, кесәсеннән көмеш тәңкәләр алып күлгә ыргыткан да:
— Рәхмәт сезгә, күлнең асыл кошлары, ишәгемне коткардыгыз! Мәгез, алыгыз акчаларны, хәлвә алып ашарсыз, — дигән.
1107. ХУҖА КАРГАНЫ КЫЗГАНГАН
Беркөнне Хуҗа Насретдинның хатыны күл буена керләр чайкарга төшкән икән. Сабынын бер читкә куеп, үзе кер чайкарга дип эчкәрәк кергән. Шул вакытта бер кара карга килеп, Хуҗа хатынының сабынын алып очып киткән. Хуҗа хатыны:
— Һай Хуҗа, тиз кил, сабынны карга алып китте, — дип кычкырган.
Хуҗа:
— И хатын, һич дәшмә, аның өс-башы безнекенә караганда керлерәк, барсын, юынсын, — дип хатынын тынычландырган.
1108. ЯШЕЛ КҮЗЛЕК
Бердәнбер көнне Хуҗа, ишәгенә атланып, дөя кәрваны белән олы сәфәргә чыккан. Бер далада кәрван ял итәргә туктагач, дөяләр коры камыл чүпләп ашый башлаганнар.
Хуҗаның ишәге камылны иснәп кенә караган да, ашамаган.
Хуҗа ишәгенең күзенә яшел пыялалы күзлек бәйләгән дә:
— Инде яхшылап кара! Күзлексез караганда, далада бөтен нәрсә сары булып күренә, хәзер яшел болынлыкта син, — дигән.
1109. ХУҖА САНДЫК БАЗАРЫНДА
Беркөн Хуҗа базарда сандык кибете янына барып, андагы сандыкларга карап торган. Кибетче Хуҗаның кызыксынып караганын күргәч:
— Сезгә сандык кирәкме? Бик яхшылары бар, — дигән.
Хуҗа:
— Мин сандык белән ни эшлим? — дигәч, кибетче:
— Киемнәреңне салып куярсың, — дигән. Хуҗа:
— Һай гакыллы баш, минем киемнәремне салдырып, базар уртасында ялангач йөртмәкче буласыңмыни? — дип, тиз генә китеп барган.
1110. ӨЕМӘ КОЯШ ТӨШМИ
Хуҗага күршесе килгән дә:
— Хуҗа! Минем өемә кояш төшми! Нишләргә икән? — дигән.
Хуҗа күршесенә:
— Басуыңа кояш төшәме? — дип сораган.
— Төшә, — дигән күршесе.
— Алайса, өеңне басуыңа күчер, — дип киңәш биргән Хуҗа.
1111. ТӨШЕНӘ ДӘ АКЧА ТҮЛӘДЕМ
Хуҗа Насретдинның хатыны иренең хөрмәне төше белән ашаганын күреп:
— Йә Хуҗам, ни эшләп син хөрмәне төше белән ашыйсың? Алай ярамый бит! — дигәч, Хуҗа:
— Бик ярый, хатын. Хөрмәне төше белән бергә үлчәп саталар. Димәк, мин аның төшенә дә акча түләдем, — дигән.
1112. АКЫЛЛЫ БҮРЕЛӘР
Беркөн Хуҗа хатыныннан:
— Хатын, кешенең үлгәнлеген каян беләләр? — дип сораган. Хатыны:
— Үлгән кешенең кул-аягы суына, шуннан белеп була, — дип җавап биргән.
Кышкы көннәрнең берсендә Хуҗа урманга утынга барган һәм , шуннан кайтканда моның кул-аягы бик өши башлаган. Хуҗа: «Әй, мин үлгәнмен икән!» — дип, бер агач төбенә барып сузылып яткан. Шул вакыт бүреләр килеп Хуҗаның ишәген ашый башлаганнар. Хуҗа яткан җирдән башын күтәреп:
— Ярый әле иясе үлгән ишәкне ашыйсыз, акыллы бүреләр икәнсез,— дип кычкырган.
1113. КОРЫ КУАНЫЧ
Хуҗа ишәген югалткач, урамда кычкырып йөри икән:
— Аллага шөкер, ишәгем югалды бит әле, ишәгем.
— Йә Хуҗа, син ишәгеңне югалткансың, ә үзең «аллага шөкер», дип нигә куанып йөрисең? — дип сораганнар.
— Әй, адәм балалары, әгәр дә ишәк өстендә мин үзем дә булган булсам, мин дә югалыр идем һәм балаларым ятим калган булырлар иде, шуның өчен куанам,— дигән Хуҗа.
1114. ХУҖА НИК ШАТЛАНГАН
Бервакыт хатыны Хуҗаның күлмәген юган да, кипсен дип, тышка чыгарып элгән. Вакыт кич булган. Хуҗа тышка чыккач күлмәкне күргән дә, карак дип белеп, тиз генә өенә кереп мылтык алып чыккан һәм күлмәккә төзәп атып та җибәргән. Күлмәк очып барып җиргә төшкәч, Хуҗа күлмәк янына барган да:
— Әле ярый күлмәк эчендә үзем булмаганмын, юкса үземне атып үтергән булыр идем,— дип шатланган.
1115. ХУҖА ҮЗЕН СЫНАП КАРАГАН
Бервакыт Хуҗа Насретдин бавыр алып өйгә кайтканда, бер эт Хуҗаның кулыннан бавырын алып качкан. Хуҗа чабып киткән эткә карап торганда, икенче бер кешенең бавыр алып кайтканын күргән һәм тиз генә бу кешенең кулындагы бавырын тартып алып бер таш өстенә менеп киткән. Теге кеше:
— Хуҗа, бу ни эшең бу? — дигәч, Хуҗа:
— Үземне сынамак өчен эт булып караган идем,— дип җавап биргән.
1116. ХУҖА ТӨЛКЕ БУЛГАН
Беркөнне төлке Хуҗаның бер тавыгын алып качкан. Хуҗа аны куа киткән, ләкин тота алмаган. Шуннан соң ул шуышып күршесенең кетәклегенә кергән дә, бер тавыкны авызына кабып, дүрт аяклап чыга башлаган.
Тавык бик каты кытаклаганга, күршесе чыгып Хуҗаны тотып алган.
— Әй, Хуҗа, нишлисең син? — дигән.
Хуҗа бер дә исе китмичә генә:
— Аптырама, күрше. Мин төлке булып карамакчы идем,— дигән.
1117. ХУҖА НИЧЕК БАЛЫК БУЛЫП КАРАГАН
Беркөнне Хуҗа күлдә коенган вакытта, су астыннан чумып барып, балыкчыларның авына кергән. Балыкчылар: «Ау эченә зур балык эләккән икән»,— дип шатланып, ауны тартып чыгарсалар, ауның эченнән Хуҗа килеп чыккан. Моны күреп, балыкчылар көлешкәннәр дә: «Һай Хуҗа, күл төбендә нишләп йөрисең?» — дигәннәр. Хуҗа: «Үземнең балык булырга сәләтем бар микән дип, күптәннән бирле уйлап йөри идем. Бүген шуны сынап карадым, морадыма ирештем, бик яхшы балык була алам икән», — дигән.
1118. ХУҖАНЫҢ ТУГАН ЕЛЫ
Хуҗадан бер кеше: «Әй әфәнде, елыгыз нәрсәдер, сез нәрсә елында дөньяга килдегез?» — дип сораган. Хуҗа: «Минем елым аждаһадыр», дигән. Ул кеше гаҗәпкә калып: «Еллар арасында елан елы бар, әмма аждаһа елы дигәнне һич ишеткәнем юк иде», — дигәч, Хуҗа: «Синең сүзең дөрес, минем сүзем дә ялган түгел. Мин анадан туган вакытта елан елы булган, хәзер илле яшькә җиттем, илле елдан бирле елан, әлбәттә, аждаһага әйләнгәндер», — дигән.
1119. КӨН САЕН БӘЙРӘМ БУЛСА ИДЕ
Хуҗа икенче бер авылга барып чыккан икән. Андагы халыкның бик шәп ашап-эчүен күргәч:
— Кара син аларны, болар бик мул тормышта яшиләр икән. Ә бездә халык ачтан үлә бит ,— дигән.
Бу сүзне ишеткән бер кеше:
— Бүген бездә бәйрәм. Бәйрәм көнне халык шулай булганынча ашарга-эчәргә хәзерли, — дигән. Хуҗа бик аз гына уйлап торгач:
— Һай, көн саен шулай бәйрәм булып торса иде, безнең авыл халкы да ачыкмас иде, — дип куйган.
1120. «ТАПКЫРЛЫК»
Хуҗадан сораганнар:
— Йә Хуҗа, ни өчен кешеләр, өйләреннән чыккач, төрле якка китәләр?
— Башкача булуы да мөмкин түгел. Әгәр дә кешеләр бер якка гына китсәләр, җир шул якка таба кыйшаеп, авар иде, — дигән Хуҗа.
1121. БОЗАУ ҮЧЕН СЫЕРДАН АЛГАН
Хуҗаның бозавы, бәйләгән муенчагын өзеп, качкан. Хуҗа бозауның артыннан йөгереп тота алмагач, кулына таяк алып, сыерын кыйнарга тотынган. Хатыны: «Әй юләр, сыерның ни гаебе бар, аны ник кыйныйсың?» — дигәч, Хуҗа: «Бөтен гаеп шушы явызда. Әгәр дә ул өйрәткән булмаса, яшь бозау муенчак өзеп качуны каян белер иде!» — дигән.
1122. ХУҖА МАЙ АЛЫРГА БАРГАН
Хуҗа Насретдинга хатыны бер савыт һәм акча биргән дә май алып кайтырга кушкан. Хуҗа кибеткә кереп, кулындагы барлык акчасын кибетчегә биргән, шуңа май сораган. Кибетче Хуҗаның акчасына карап май үлчәгән, ә май Хуҗаның савытына сыймаган, Хуҗа күп уйлап тормыйча, савытның авызын түбән әйләндергән дә кибетчегә:
— Аның бу ягында да май салырлык урын бар, — дип, сыймый калган майны савытның төбенә салдырган. Өенә кайтып майны хатынына күрсәткәч, хатыны:
— Шулхәтле акчага нишләп бик аз май бирделәр? — дип сорагач, Хуҗа:
— Нишләп аз булсын. Бу ягына мин аның сыймый калганын гына салдырдым. Менә аның күбрәге бу якта, — дип, савытның авызын югарыга әйләндергән икән, савытның төбендәге май да түгелеп беткән.
1123. УҢ ЯГЫМНЫ КАЯН БЕЛИМ
Беркөнне Хуҗа Насретдинга кунарга бер юлчы кергән булган. Көтелмәгәндә ни сәбәптәндер шәм сүнеп киткән.
Юлчы:
— Хуҗа әфәнде, шәм сүнде, уң ягыңда шәм бар иде, шуны монда китерче, яндырыйк,— дип Хуҗага мөрәҗәгать иткән.
Хуҗа:
— Һай, юлчы, җүләрләндеңме әллә? Бу караңгыда мин уң ягымны ничек белим? — дигән.
1124. СИН БАШТА УТНЫ ЯНДЫР
Бер кичне Хуҗа Насретдиннар өендә ут сүнгән. Хуҗага хатыны:
— Хуҗа, ут яндырырга шырпы эзләш әле,— дигән.
Хуҗа әйткән:
— Син башта утны яндыр, аннан соң эзләрмен. Караңгыда мин шырпыны ничек табыйм,— дигән.
1125. ХУҖАНЫҢ УЛЫ
Хуҗаның улы, кое янында икмәк ашап утырганда, икмәген коега төшереп җибәргән дә кычкырып елый башлаган.
Хуҗа өйдән:
— Нигә тавышланасың? — дип сорагач, улы аңа:
— Икмәгем коега төшеп китте, — дигән.
Хуҗа, йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда үзенең шәүләсен күргән дә:
— Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген тартып алырга оялмыйсыңмы? — дигән.
1126. ХУҖАНЫҢ ЧАПАНЫ
Бервакыт Хуҗа елга аша чыгып барганда таеп егылган һәм кулыннан чапаны төшеп суга агып киткән.
Хуҗа чапаны артыннан карап:
— Ярый әле, чапанымны кимәгәнмен, югыйсә үзем дә чапаным белән бергә агып киткән булыр идем, — дип куанган.
1127. СИНЕ ҮЗЕМ ДИП БЕЛДЕМ
Беркөнне Хуҗа базарда бер таныш булмаган кешене очратып, аның белән күрешкән. Үзе бу кешедән:
— Сорау гаеп эш түгел, сез кем буласыз, танымадым? — дип сораган.
— Танымагач ник күрештең соң? — дигәч, Хуҗа:
— Бүрегең минем бүрегемә, җиләнең минем җиләнемә охшаганлыктан, сине үзем дип белдем, — дигән.
1128. МИН ЯШЬ ЧАГЫМДА ДА БУЛДЫКСЫЗ ИДЕМ
Бервакыт Хуҗа Насретдинга бер канаудан сикереп чыгарга туры килгән. Канауның урта бер җиренә барып төшкәч, Хуҗа:
— Эх, яшьлек, яшьлек! Яшь чагым булса иде!..— дигән. Тирә-ягына каранып кеше юклыгын белгәч, — дөресен әйткәндә, мин яшь чагымда да шундый ук булдыксыз идем, — дип өстәп куйган.
1129. ХУҖАНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ
Көннәрнең берендә яшьлек һәм картлык турында сөйләшеп утырганда, һәркем үзенең яшь чакта булган көче турында сөйләгән. Аларның әңгәмәсенә Хуҗа кушылып:
— Менә мин картайсам да, көчем яшь чагымдагы кебек, — дигән.
— Син аны каян беләсең, Хуҗа? — дип сораганнар.
— Безнең өй алдында яткан ташка карап, — дигән Хуҗа.
— Тукта әле, Хуҗа, аннан ничек белеп була? — дип сораганнар.
— Мин аны яшь чакта да күтәрә алмый идем, хәзер картайгач та күтәрә алмыйм, — дигән Хуҗа.
1130. ИКЕБЕЗ ДӘ БЕР ЯШЬТӘ
Хуҗадан:
— Синме, әллә туганың олыракмы? — дип сораганнар.
Хуҗа бераз уйлап торган да:
— Узган ел атам «туганың синнән бер яшькә олырак» дигән иде. Шулай булгач, быел икебез дә бер яшьтә. булабыз, — дип җавап биргән.
1131. СЫЕРДАН АЛДАТТЫМ
Хуҗаның бераз акчасы бар икән. Ул аны яшереп сакларга уйлаган.
— Урманга барып бер агачны бөгәм дә, шуның башына бәйлим. Акча шунда яхшы сакланыр, — дигән ул.
Уйлаганча эшләгән. Моны бер карак качып карап торган. Хуҗа үзе киткәч, акчаны алган да, агач башына сыер тизәге буяп куйган.
Акча кирәк булгач Хуҗа урманга килгән, агачны бөккән, акчаны алам дисә, ни күрсен, акча урынында сыер тизәге.
— Ах, каһәр! Кешедән алдатканым юк иде, сыердан алдаттым бит, — дигән Хуҗа.
1132. ҮЗ МАЛЫҢ ҮЗЕҢӘ БУЛСЫН
Беркөн Хуҗа юлдан барганда бер көзге кисәге табып, аны әйләндерә-әйләндерә караганда көзгедә үз шәүләсен күрә һәм аны башка бер кеше дип белеп:
— Гафу ит, мин синеке икәнен белмәдем, мә, үз малың үзеңә булсын, — дип көзгене юлда калдырып китә.
1133. ХУҖАНЫҢ ЮГАЛУЫ
Бервакыт базарга барганда Хуҗа югалуыннан куркып муенына зур сары кабак тагып чыга. Базарда кеше күп булу сәбәпле йөрергә тыгыз икән. Шуннан файдаланып бер кеше сиздерми генә арт яктан Хуҗаның кабагын кисеп ала да үз муенына тага. Аннан Хуҗа каршына килеп баса. Хуҗа моны күреп:
— Һе, син мин булгансың да бит, ә мин кем булырмын инде? — ди.
1134. ҮРДӘК ШУЛПАСЫ
Бервакыт Хуҗа ауга чыккан һәм бер күлдә бик күп үрдәкләр күреп, аларны тотарга теләгән, ләкин үрдәкләр Хуҗаның килгәнен күргәч очып киткәннәр. Шуннан соң Хуҗа капчыгыннан икмәк алган да күл суына манып ашый башлаган. Үтеп барышлый бер кеше:
— Хуҗа, нишлисең? — дигәч:
— Әй, ахмак, күрмисеңмени, үрдәк шулпасы ашыйм ич, — дип җавап биргән.
1135. ТӘКИ АЛДАГАН
Хуҗа, кемне дә булса алдау нияте белән, базарда йөри икән. Шунда ике кеше моның янына килеп:
— Сез Түнтәр мулласын күрмәдегезме? — дип сораганнар.
— Мин булам ул, — дигән Хуҗа.
Әлеге ике кеше Хуҗаны читкәрәк алып киткәннәр. Бик шәпләп тукмаганнар да качканнар.
Ә Хуҗа:
— Ну кызык иттем дә соң үзләрен. Тәки алдадым, — дап шатлана икән.
1136. КҮРШЕНЕКЕ ЖӘЛ ТҮГЕЛ
Бервакыт Хуҗа хатыны белән кунакка барган. Үзенең рәтле киеме булмаган, күршесеннән чалбар алып торган. Әмма чалбар зуррак булганга, төшә дә төшә икән. Моны күреп, кунаклар:
— И Хуҗа, чалбарың төшкән-бит, — дигәннәр.
Ә Хуҗа бер дә исе китмичә генә:
— Төшсен, минеке түгел әле, — дигән.
1137. КОЙРЫГЫ БИШТӘРДӘ ГЕНӘ
Беркөнне Хуҗа сыерын базарга сатарга киткән. Сыеры койрыгын селти икән.
— Селтәмә койрыгыңны, — дигән. Сыеры тыңламаган. Хуҗа Насретдин сыерының койрыгын кисеп алган да биштәренә салган.
Базарда сыерны карыйлар да:
— Ай-Һай, сыер шәп икән, койрыгы гына юк, — диләр.
— Койрыгы биштәрдә генә аның, — дигән ди Хуҗа.
1138. ЙӨЗӘРГӘ ӨЙРӘНМИЧӘ СУГА КЕРМӘМ
Беркөнне Хуҗа Насретдин коенырга дип тирән суга кергән. Йөзә белмәгәнгә күрә ул бата башлаган. Яр буендагы кешеләр, Хуҗаның батуын күреп, аны тиз генә судан чыгарганнар. Хуҗа судан исән-сау котылуына шатланып:
— Моннан соң йөзәргә өйрәнмичә торып суга кермәм,— дигән.
1139. ХУҖА КЫЗЫН НИЧЕК МАКТАГАН
Хуҗаның кызы буйга җиткән булса да, кияү таба алмый икән. Шуның аркасында өйдә еш кына тавыш чыга торган булган.
— Кызыбызга кияүгә чыгарга вакыт,— дигән беркөнне Хуҗаның хатыны.— Шул бердәнбер кызыңны юньләп мактый да алмыйсың.
— Минем андый эш белән шөгыльләнгәнем юк, ничек итеп мактарга кирәк икән соң, — дип, Хуҗа базарга чыгып киткән.
Базарда бер кеше үзенең сыерын мактавын тыңлап торган Хуҗа.
— Сез бу матуркайга күз генә төшереп карагыз, — дип кычкырган сыер сатучы. — Йоны нинди матур, йомшак, ул билләре. Ә җилене?! Сер итеп кенә әйтим — аның инде ике-өч атналык авыры бар һәм ул көненә ике-өч чиләк сөт бирә башлаячак. Мин аны үземдә генә калдырыр идем дә, акча бик кирәк шул...
Берничә көннән соң Хуҗаларга яучы килеп төшкән. Чәй эчәргә утырганнар. Хуҗа кызын мактый башлаган:
— Сез бу матуркайга күз генә төшереп карагыз,— дип сүз башлаган Хуҗа. — Аның чәчләре нинди йомшак һәм матур. Ул билләре. Ә җилене?! Сер итеп кенә әйтәм — аның инде бер-ике атналык авыры бар һәм ул тиздән көненә ике-өч чиләк сөт бирә башлаячак. Мин аны үземдә генә калдырыр идем дә, акча бик кирәк шул...
1140. ҺАМАН КИТИММЕ
Беркөнне Хуҗа Насретдин хатыны янына утыргач, хатыны Хуҗага:
— Әфәндем, азрак тегендәрәк кит, — дигән. Хуҗа өстенә киенеп шәһәрдән чыгып киткән. Ул шул китүдән бер туктамыйча ике көн киткәч, моңа бер кеше очраган.
Хуҗа бу кешегә:
— Барыгыз әле, минем хатыннан сорагыз: һаман китимме, әллә шушы китүем җитәрме? — дип әйтеп җибәргән.
1141. ҖИЛӘНЕМ ЭЧЕНДӘ МИН ИДЕМ
Хуҗаның күршесе Хуҗадан: «Йә Хуҗа, бүген иртә белән сезнең яктан ниндидер тавыш ишетелде, аннары нәрсәдер бик каты дөбердәде. Нәрсә булды соң ул?» — дип сораган.
«Әллә нәрсә түгел ул. Хатын белән талаштык та, ул, ачуланып, җиләнемә бик каты сукты. Җилән баскычтан дөбердәп төшеп китте», — дип җавап биргән Хуҗа. «Ничек инде ул шулай дөбердәп төшсен?» — дигәч, Хуҗа бер дә аптырамыйча: «Соң, җилән эчендә мин үзем идем бит», — дигән.
1142. ХУҖА ӨЙЛӘНӘ
Хуҗа өй салдырган вакытта балта остасына:
— Син идәнгә дигән такталарны түшәмгә, ә түшәмгә дигәннәрен идәнгә җәй,— дигән.
Балта остасы, гаҗәпләнеп, ни өчен алай эшләргә кирәк, дип сорагач, Хуҗа:
— Тиздән мин өйләнәчәкмен. Ә кеше өйләнгәч, өйнең асты өскә килә, диләр бит. Менә мин шуңа алдан ук чара күрәм инде, — дип җавап биргән.
1143. КЕМ АШАГАН, ШУЛ КЕРСЕН
Хуҗа Насретдинга, кияү булып барганда, күчтәнәчкә бик кадерле туй ашлары биреп җибәргәннәр. Ул аларны «үзенә ашарга бирделәр» дип уйлап барган булса кирәк. Ләкин баргач, кодагыйлар куанышып, күчтәнәчне мактап, барсын да үз якларына алып чыгып киткәннәр. Хуҗа бу эшкә эченнән генә бик каты үпкәләгән.
Бервакыт никах укылып, аны кыз янына ябарга кияү егетләре килгәч, Хуҗа карышып:
— Туй ашын кем ашаган, кыз куенына шул керсен,— дип борылып кайтып киткән, имеш.
1144. БӘХЕТЕҢ БУЛМАГАЧ
Туфли алырмын дип, Хуҗа хатынының аягын ике кул арасына куеп үлчәп алып китә.
Базарга барып җиткәнче кулының арасы бер колач була.
Бу зурлыкта туфли табылмагач:
— Хатыным минеке булуы белән бәхетле булса да, аяк киеменнән бәхете юктыр ахры, — дип кайтып киткән.
1145. ХАТЫНЫМНЫ БОЛЬНИЦАГА АЛЫП БАРАМ
Бервакыт Хуҗа Насретдин үзенең ишәгенә атланып урамнан узып бара, ә хатыны янәшәдә җәяү килә икән.
Күршесе боларны күреп:
— Кая юл тоттыгыз, Хуҗа абзый? — дип сораган.
Хуҗа:
— Менә хатын авырый әле, шуны больницага алып барам,— дип җавап биргән.
1146. ХУҖА ЧЕБЕШ ЧЫГАРМАКЧЫ БУЛГАН
Хуҗа Насретдинның хатыны кунакка киткәндә, ирен чебеш сакларга калдырган. Хуҗа алай-болай йөргән арада, чебешләрне тилгән алып бетергән.
Шуннан соң Хуҗа Насретдин, оядан күкәйләр җыештырып, тубалга тутырган да чебеш басарга үзе утырган.
Хатыны кунактан кайткач:
— Бәлеш алып кайткан идем, безнең чебеш саклаучы Хуҗа кайда йөри соң? — дип сөйләнгән. Хуҗа: «Хатын бәлешне күп алып кайттымы икән?» — дип, мич башыннан үрелеп карап маташканда, тубалы-ние белән идәнгә егылып төшкән.
1147. ХУҖА ИШӘК ӨЧЕН КАЙГЫРА
Хуҗаның хатыны үлгәч, аның йөзендә бернинди дә кайгыру билгесе сизелмәгән. Бераз вакыт үтүгә, Хуҗаның ишәге үлгән. Ул зур кайгыга чумып йөргән. Моны күргән иптәшләре:
— Хатының үлгәч, син болай кайгырмаган идең, ә менә ишәгең үлүгә инде ун көн үтеп китте, һаман да кашларыңны җыерып, кайгырып йөрисең,— дигәннәр.
Ул аларга:
— Хатын үлгәннән соң, күршеләр килеп миңа: «Кайгырма, Хуҗа, без сиңа тагын да яхшырак хатын табып бирербез», — дигәннәр иде. Ә менә ишәгем үлгәч, һичкем килеп мине куандырмады. Ишәк вәгъдә итмәде. Шулай, булгач, кайгыруым урынлы түгелмени? — дип җавап кайтарган.
1148. ХАТЫНЫ ОРЫШКАЧ...
Бервакыт Хуҗаны хатыны тиргәргә керешкән:
— Син — дивана, син — акылсыз, кешеләр кебек тормыш итә белмисең, кунак чакырмыйсың, аш-су хәзерләр өчен ит алырлык акча таба алмыйсың! — дигән. Хуҗа, хатынына каршы бер сүз дә кайтармыйча, урамга чыгып киткән. Тәрәзә кырыннан үтеп барган вакытта, хатыны Хуҗаның өстенә бер савыт су сипкән икән, Хуҗа:
— Күк күкрәгәч, артыннан яңгыры да ява инде аның, тик җиргә шифасы белән генә яусын! — дип киткән.
1149. КАЙНАР ШУЛПА ЭЧКӘЧ
Беркөнне Хуҗа Насретдинның хатыны Хуҗаны кызык итәр өчен бик кайнар шулпаны өстәлгә китереп куйган. Ләкин шулпаның кайнар икәнен онытып, бер кашык шулпа капкан. Тамагы пешү сәбәпле, күзләреннән яшьләр атылып чыккан. Хуҗа бу хәлне күреп:
— Әй хатын, ни булды сиңа, әллә шулпа кайнар булдымы? — дип сораган.
Хуҗа хатыны:
— Юк, әфәндем, атам мәрхүм шулпаны бик ярата иде, шул исемә төшеп, күземә яшьләр килде, — дигән. Хуҗа да, бу сүзгә ышанып, бер кашык шулпаны кабып җибәргән. Тамагы пешеп Хуҗаның да күзенә яшь тыгылган.
Хуҗа хатыны:
— Ни булды, әфәндем? — дип сорагач, Хуҗа:
— Атаң-анаң үлеп, син ялгыз калганга күңелем нечкәреп китте, — дип җавап биргән.
1150. ЧӘЙНЕКЛӘР-МӘЙНЕКЛӘР
Ире көн саен кыйнап, яши алмас хәлгә җиткәч, бер хатын үзенең ирен Хуҗа Насретдинга алып килгән дә: «Хуҗа абзый, безне аер да мал-мөлкәтебезне бүлеп бир», — дигән.
«Сезнең өегездә ниләр бар соң?» — дип сораган Хуҗа ирдән. Ир аңа: «Чәйнек-мәйнек, кателок-мателок, самовар-мамовар, карават-ма^ рават, сандык-мандык һәм башка юк-барлар»,— ди икән.
Хуҗа: «Алайса, чәйнеге — хатыныңа, мәйнеге — сиңа, кателогы — хатыныңа, мателогы — сиңа, самовары — хатыныңа, мамовары — сиңа, караваты — хатыныңа, мараваты — сиңа, сандыгы — хатыныңа, манды- гы — сиңа, бары — хатыныңа, югы — сиңа», — дигән.
1151. ХУҖА НАСРЕТДИННЫҢ «ҮЛЕМЕ»
Хуҗа Насретдин хатынын сынамакчы булып, авыруга салынган да, ике-өч көннән соң үлгән булып яткан. Хуҗаның хатыны мәет озатырга килгән хатыннарга Хуҗаны яманлый башлаган:
— Утыз-кырык елдан бирле син диванага чыдап тордым. Яшь гомерем синең белән әрәм булды. Син дивана, син хәерче белән торудан тәмам туйган идем. Мөселман хатыннарына зиратка барырга яраса, мин үзем барып сине таптый-таптый күмәр идем, һич булмаса, бер тибеп калыйм, — дип, Хуҗаның утыра торган җиренә типкән. Хуҗаның җеназасын күрше-күләннәр күтәреп алып чыгып киткәннәр.
Зиратка барганда бер су аркылы чыгарта туры килгән. Җеназаны күтәреп бара торган кешеләр:
— Бу җирдә су киңрәк тә, тирәнрәк тә икән, инде кайдан чыгарбыз икән? — дип үзара киңәшеп торганда, Хуҗа сикереп торган да:
— Без исән чакта, әнә тегенңәнрәк барып чыга торган идек! — дип кычкырган икән, җеназаны күтәреп торучыларның котлары очып, Хуҗаны җиргә ташлап качканнар. Хуҗа, кәфенгә төренгән килеш, өенә кайтып киткән. Өенә кайтып кергәч үк, хатынына: «Озаткан вакытта миңа типмәгән булсаң, терелмәгән булыр идем, рәхмәт инде сиңа», — дигән.
1152. ҮЗ АКЧАСЫ ҮЗЕНӘ БУЛСЫН
Хуҗа Насретдин кибеттән кайтышлый исәпләп караган да, кибетче акчаны артык кайтарып бирүен белеп:
— Хатын, хатын! Кибетче акчаны артык кайтарган, үз акчасы үзенә булсын, бар, үзеңә бер кием галош алып кайт! — дигән.
1153. СУКЫРАЙГАЧ КҮЗ КҮРЕР
Шулай бервакыт Хуҗа Насретдинның күзләре начар күрә башлаган.
— Йә хода, бөтенләй күрмәскә әйләнсәң, ни хәлләр генә итәрбез? — ди икән хатыны.
— Аптырама, карчык, әлегә түзеп була, сукырайгач, күз күрер тагын, — дигән Хуҗа.
1154. БЕЗ ОҖМАХКА КЕРӘБЕЗ
— Без бу дөньяның рәхәтен күрмәдек инде, әмма теге дөньяда рәхәт яшәрбез, — дигән Хуҗа хатынына.
— Каян беләсең? Бәлки без оҗмахка эләкмәбез.
— Эләгәбез. Син башта миңа, аннан үзеңә кара. Син һәр көнне миңа карап түзәсең, ә миң сиңа карап түзәм. Кем дә кем түзә, ул оҗмахка керә, — дигән Хуҗа.
1155. СЫЕР ХУҖАНЫ ӨЕНӘ АЛЫП КАЙТКАН
Хуҗа Насретдин бик үпкәләүчән булган икән. Шулай беркөнне ул хатынына үпкәләп чыгып киткән дә бакчага кереп яткан.
— Картайган саен бала-чага кебек үпкәләүчән була бара. Бармагыз аның артыннан, — дигән хатыны балаларына.
Кич булган. Көтү кайта башлаган. Хуҗаның карыны ачкан. Шуннан соң ул артыннан килмәүләренә ышанып, сыерларының койрыгына тотынган да кайтырга чыккан.
— Нигә кайттың әле? Син бит үпкәләгән идең, — дип сораган хатыны.
— Син үлсәң дә кайтмаган булыр идем, тик менә сыер кулымнан тотып көчләп алып кайтты, — дигән Хуҗа.
1156. ХУҖАНЫҢ КАЙГЫСЫ
Бервакытны Хуҗаны кара киемнән күреп, сораганнар:
— Әй Хуҗа, нишләп әле болай кайгы киеменнән йөрисең?
— Улымның әтисе үлгән диләр, шуңа кайгырам, — дигән Хуҗа Насретдин.
1157. ХУҖАНЫҢ ЕЛАВЫ
Хатыны үлгәч, Хуҗа бер тол хатын алган. Кичләрен бу хатын элекке ирен исенә төшереп елый торган булган. Көннәрнең берендә Хуҗа үзе дә хатынына кушылып елый башлаган. Хатыны моңа гаҗәпләнеп:
— Мин, ичмасам, элекке иремне исемә төшереп елыйм, ә син нигә елыйсың? — дип сораган Хуҗадан.
— Мин дә синең элеккең иреңне исемә төшереп елыйм, әгәр дә ул үлмәгән булса, мин дә сиңа өйләнмәгән булыр идем, — дигән Хуҗа.
1158. КАТЫК КҮҢЕЛ АЧА
Хуҗаның бик нык ашыйсы килгәч:
— Хатын! Бераз сөзмә-катык ашыйсы иде, сөзмә-катык яхшы азык бит ул: күңелне ачып җибәрә, үзе туклыклы, бирсәңче, — дип сораган.
— Сөзмә-катык кичә бетте шул, — дигән хатыны.
— Алайса, бетүе яхшы булган! Сөзмә-катык ул күңелне болгандыра, ашказанына зарарлы, — дигән Хуҗа.
Хатыны моңа гаҗәпләнеп:
— Бу сүзләреңнең кайсына ышанырга соң? Әле генә сөзмә-катык күңел ача, карынга туклык бирә дигән идең, ә инде хәзер киресен әйтәсең, — дигәч, Хуҗа аңа:
— Сөзмә-катык булса — беренчесенә, булмаса икенчесенә ышан, — дип җавап кайтарган.
1159. ЮРГАН ДА КИТТЕ, ГАУГА ДА БЕТТЕ
Төннәрнең берендә Хуҗа Насретдин хатыны белән энә-җептән генә чыккан, өр-яңа юрганнарын ябынып йокларга гына ятканнар икән, менә бер заман урамда, боларның өйләре турында бик каты тавыш купкан. Тавыш көчәйгәннән-көчәя икән. Хуҗа Насретдин яткан урыныннан сикереп торып, яңа юрганын бөркәнгән дә:
— Тукта әле, хатын, бу нинди тавыш икән, болар безгә төн буена йокларга ирек бирмәсләр, мин чыгып аларны тыеп керим әле, — дип, хатынының ай-ваена колак та салмыйча, урамга чыгып киткән. Хуҗа чыгу белән, гаугачылар барысы да бердән Хуҗа өстенә ташланганнар да аның юрганын алып качканнар. Хужа бу кинәт кенә булган эштән бераз аптырап торган да ялан өс килеш өенә кергән. Хатыны:
— Ни бар, ни өчен тавышланганнар? — дип соравына, Хужа:
— Әй хатын, без синең белән әллә нинди зур эштер дип уйлаган идек. Алар безнең юрган өчен гаугалашканнар икән. Күрмисеңмени? Юрган да китте, гауга да бетте, — дип әйткән дә, иске чапан ябынып, тирән йокыга киткән.
1160. ИЧМАСАМ СӨЙЛӘШЕП КАЛЫЙК
Беркөнне Хужа хатыныннан:
— Хатын, пылау пешерер өчен нәрсәләр кирәк? — дип сораган.
— Ярты пот дөге дә бер пот май.
Хужа:
— Син, хатын, ялгышмыйсыңмы? Нишләп алай ярты пот дөгегә бер пот май кирәк булсын? — дигәч, хатыны:
— Әй Хуҗам, поты түгел, кадагы да юк бит аның бездә, кайчан буласы да билгеле түгел. Ичмасам, майлы ашамлык турында сөйләшеп калыйк, — дигән.
1161. ХУҖА БАЛТАСЫН ЯШЕРГӘН
Хуҗа базардан ит алып кайткан. Хатыны аны үзенең дустына биреп җибәргән. Хуҗа: «Ит кайда?» — дип сорагач, хатыны: «Эт алып китте», — дип җавап биргән. Шуннан беркөн Хуҗа балтасын сандыкка салып бикләп куйган. Хатыны: «Ни өчен балтаны сандыкка салып бикләп куйдың?» — дип сорагач, Хуҗа: «Эт алып китмәсен дип сандыкка салдым», — дигән. Хатыны: «Балтаны эт алып китәме соң инде», — дигәч, Хуҗа: «Бер акчалык иткә кызыккан эт ун акчалык балтага нишләп кызыкмасын», — дигән.
1162. ХУҖА КЫСКЫЧНЫ ЙӨЗ СУМГА САТМАКЧЫ БУЛГАН
Хуҗа базарда йөргән вакытта, бер кеше гади генә кылычка йөз сум сорап тора икән. Хуҗа, аптырап, ул кылычның бәясе бик кыйммәт булуы белән кызыксынган. Кылыч сатучы: «Бу кылыч белән дошманга кизәнсәң, ул биш аршынга сузыла», — дигән.
Икенче көнне Хужа өеннән кыскыч алып базарга барган һәм аның бәясе йөз сум дип белдергән. Кешеләр аптырап сораганнар: «Бу гап-гади кыскычка ни өчен алай бик кыйммәт сорыйсың?» Хуҗа:
— Кичә монда кизәнгәндә биш аршынга сузыла торган кылычка йөз сум сорыйлар иде» Ә бу кыскыч минем хатын ачуланып миңа кизәнгәндә, кимендә ун аршынга сузыла торгандыр, — дигән.
1163. САМАВЫР ДА КУРКА, АХРЫ
Бервакыт Хуҗа самавыр куйган. Ләкин аны көйрәтеп җибәрә алмыйча аптырагач, хатынының читеген алып, самавырны өрдерә башлаган. Самавыр дөрләп кабынып киткән.
Шуннан соң Хуҗа:
— Әһә, минем хатыннан самавыр да курка икән, — дигән.
1164. ӨЧ КАДАКЛЫ МӘЧЕ
Хуҗа, базардан өч кадак ит алып кайткан да, хатынына бәлеш пешерергә кушкан.
Бәлеш өлгергәч, хатыны ирен көтәсе урында, дус-ишләрен чакырып кунак иткән. Алар бәлешнең бер кисәген дә калдырмыйча ашап бетергәннәр.
Кич белән Хуҗа кайткач, хатыны аның алдына суга пешкән ярма дулпасы китереп куйган. Хуҗа аптырап:
— Ә бәлеш кайда соң? — дип сораган. Хатыны:
— Әй Хуҗа, бер бәхетсезлек булды бит әле. Чоланга мәче кергән дә итнең бер кисәген дә калдырмыйча ашап бетергән, — дигән.
Хуҗа өстәл артындагы үлчәүне тартып чыгарган да, мәчене утырткан. Мәченең авырлыгы нәкъ өч кадак ‘булган. Хуҗа аптыраган: «Әгәр дә бу өч кадак аның ашаган ите булса, аның үз авырлыгы кайда? Әгәр дә бу авырлык мәченең үз авырлыгы булса, ул вакыт мәче ашаган итнең авырлыгы кайда соң?» — дигән.
1165. ИСЕМ КУШУ
Хуҗаның хатыны ир бала тапкан. Хуҗага әйткән:
— Йә Хуҗам, баланы мин таптым, инде бер матур исемне син тап!
Хуҗа баланың колагына:
— Улым, атаңның исеме Хуҗа, ә синең исемең Гөлҗиһан булыр, — дип пышылдаган.
Хатыны гаҗәпләнеп:
— Ничек инде ул алай, ир балага кызлар исеме кушалармыни? — дигәч, Хуҗа:
— Хатыным, мин сине бик яратам. Үлә-нитә калсаң, шунда малайның исемен әйтеп, сине исемә төшерермен дип уйладым, — дигән.
1166. ЭССЕДӘ АКЧА ДА ЭРИ
Хуҗа улы белән базарга чыккан икән. Үзе эсседән арып-талып барып утырган да, улына, ун сум акча биреп, әйберләр алырга кушкан. Улы иң элек бал алган. Аны Хуҗага калдырган да үзе тагын башка нәрсәләр алырга киткән.
Хуҗа балга бармагын тыгып ялап караган. Аннары тагын шулай эшләгән. Тагын да бармагын тыгып ялаган. Шулай итә торгач, балны ашап та бетергән.
Бераздан улы әйләнеп килгән. Хуҗа эшне сиздермәскә тырышып:
— Йә, һава эссе дә соң! Шундый эссе, хәтта тимер эрерлек,— дигән.
— Бал кая китте соң, әти? — дип сораган Хуҗаның улы.
— Улым, күрәсең бит нинди эссе. Бал эреп аккан булырга тиеш,— дигән Хуҗа.
— Тимер дә эрерлек, дип син дөрес әйтәсең, әти, Син биргән акча да, йөри торгач, минем кесәдә эреп беткән бит. Шуның өчен мин дә син кушканнарның барысын да ала алмадым, — дигән улы.
1167. СИҢА ОХШАСА НИШЛӘРБЕЗ
Хуҗаның күршесендә бер бик матур хатын яшәгән. Никадәр матур булса, ул шулкадәр үк гакылсыз икән. Бу хатын Хуҗага язу җибәргән, ди, янәсе, син миңа өйлән, син гакыллы, мин матур. Безнең балабыз искиткеч булыр, дигән, ди.
— Алай булса шәп булыр иде дә, ләкин куркам шул. Әгәр дә ул, матурлыгы белән миңа охшап, гакылы белән сиңа охшаса, нишләрбез? — дигән Хуҗа.
1168. КАЙГЫРТУ ЧАН АТА
Төнлә белән Хуҗаның баласы елый башлаган. Хатыны Хуҗаны уятып:
— Бу бала безнең икебезнеке. Яртысы синеке, яртысы минеке. Бер генә тапкыр булса да син дә тынычландыр әле, — дигән.
Хуҗа юрганына төренеп:
— Син үз өлешеңне тынычландыр, минем өлешем елый бирсен, — дигән.
1169. ВАТЫЛГАЧ СОҢ БУЛА
Хуҗа кызына таш савыт биреп су китерергә кушкан да, аның яңагына ике тапкыр сугып җибәргән: «Кара, савытны вата күрмә!» — дигән.
Бу хәлне күреп торучылар Хуҗадан:
— Син нигә бер гаепсезгә кызыңны кыйныйсың? — дип сораганнар.
— Савыт ватылмас борын җәзалауның көчен күрсәтергә кирәк аңа, ә савыт ватылгач, соң була ул, — дип җавап биргән Хуҗа. |