602. ЙОКЛАГАН АРСЛАННЫ УЯТМА
Бер карт йөз яшьтән узса да зирәк, сәламәт икән. Көннәрдән бер көн шул яшьләрдәге бер карчык бу картка:
— Әй син, без бик күп яшәдек, үлем безне онытмадымы икән,— дигәч, карт:
— Чү, болай кычкырып сөйләшмә. Алла, ихтимал, искә төшерер дә харап булырбыз. Бер мәкаль бар: «Йоклаган арсланны уятма»,— дигән, ди.
|
516. ИСӘПНЕ ӨЗГӘН
Бер әби үзенең җирен бер кызга урдырган. «Ахырдан исәпләшербез»,— дигән. Беркадәр вакыттан соң шул ук кыздан үзенә күлмәк тектереп алган.
Әби үзе белеп бирмәгәч, кыз икесе өчен дә хезмәт хакын үзе сорый килгән.
Әби әйткән:
— Кызым, мин исәпләп куйдым инде, теге вакытта урак уртаның шул күлмәк теккәнең өчен булыр,— дигән.
|
473. «КРУШЕНИЕ»
Укый белми торган бер агай вокзалда газета сатып алып шуны тотып утыра икән. Кире башы белән тотканлыктан, газетага төшерелгән паровоз тәгәрмәчләре белән өске якка карап тора икән, ди. Икенче бер агай килә дә:
— Нихәл, кордаш, гәзиттә ниләр язалар? Дөньяда ниләр бар? — дигән була. Ә тегесе бик белдекле кыяфәт белән:
— Менә тагын крушение булган, күрәсең бит паровозның асты өскә килгән, — дип җавап биргән.
|
367. АХМАК НИНДИ БУЛА
Ике иптәш сөйләшәләр икән.
— Ахмак кеше белән акыллы кеше арасында нинди аерма бар?
— Акыллы кеше акыллы белән ахмакның аермасын сорап йөрми, бөтен аерма шунда.
368. АХМАКЛЫК БӘЯНЫНДА
Берәү бер китапта күрде: «Ахмак кешенең башы кечкенә вә сакалы зур булыр», — димеш. Тизрәк көзгегә барып карады, күрде: үзенең башы кечкенә, сакалы зур. Уйлап торды да: «Тукта, башны зурайтыр хәл юк, әмма сакалны кечерәйтергә мөмкин», — дип, сакалын учлап тотты һәм учыннан артканына ут төртте. Сакалы яна башлады, кулы пеште. Абау, дип, кулын тартып алды. Сакалы янып китте. «Бу һәм ахмаклыгымнан икән», — дип, китеп урынына утырды.
|
|