367. АХМАК НИНДИ БУЛА
Ике иптәш сөйләшәләр икән.
— Ахмак кеше белән акыллы кеше арасында нинди аерма бар?
— Акыллы кеше акыллы белән ахмакның аермасын сорап йөрми, бөтен аерма шунда.
368. АХМАКЛЫК БӘЯНЫНДА
Берәү бер китапта күрде: «Ахмак кешенең башы кечкенә вә сакалы зур булыр», — димеш. Тизрәк көзгегә барып карады, күрде: үзенең башы кечкенә, сакалы зур. Уйлап торды да: «Тукта, башны зурайтыр хәл юк, әмма сакалны кечерәйтергә мөмкин», — дип, сакалын учлап тотты һәм учыннан артканына ут төртте. Сакалы яна башлады, кулы пеште. Абау, дип, кулын тартып алды. Сакалы янып китте. «Бу һәм ахмаклыгымнан икән», — дип, китеп урынына утырды.
369. КЕМ ЧАНАСЫНА УТЫРСАҢ
Ике ахмак юлга чыктылар, сөйләшеп баралар. Берсе әйтте:
— Мин алладан сорыйм, миңа күп куйлар бирсә иде, ите, йоны белән файдаланыр идем,— диде.
Икенчесе әйтте:
— Мин алладан сорыйм, синең куйларыңны бүре килеп ашаса иде, — диде.
Болар бик кычкырышып киттеләр... Бара торгач, күрделәр: бер карт бер ишәккә ике кисмәк бал төяп килә. Болар бардылар, ул картка хәлләрен сөйләделәр. Ул карт: «Тукта, мин сезнең сүзегезгә җавап бирим»,— дип ишәген туктатты. Тезгенен кулыннан ычкындырды, ишәге, җиргә иелеп, үлән ашарга тотынды. Өстеннән бал кисмәкләре җиргә төште, баллары түгелде. Карт әйтте:
— Мәгънәсез сүзегез өчен мине туктаттыгыз, ахмак икәнсез. Сезгә ияргән мин дә ахмак булдым,— диде.
370. СЫЕР ДИГӘНЕБЕЗ КАЗ БУЛГАН
Бер дә базарга йөрмәгән беркатлы кеше сыер сатарга килә. Базардагы итчеләр моның кемлеген бик тиз чамалап алып:
— Әйдәгез, картның сыерын каз дип әйтик,— дип суз куешалар.
Башта бер итче килә дә:
— Бабай, каз ни бәя? —ди.
Бабай:
— Кит аннан, нишләп каз булсын, — ди.
Шуннан икенчесе килеп:
— Каз ни бәя? — ди.
Шуннан сож өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе килә дә, шулай ук итә.
Бабай боларга тәмам ышанып, күзләрем дөрес күрми икән дип, сыерны каз бәясенә сатып кайта да, карчыгына әйтә:
— Карчык, ул безнең сыер дип йөргән нәрсә каз булган икән!
371. ГАЛИ ТҮГЕЛ, ВӘЛИ
Гали белән Вәли күрше авылга тегермәнгә киткәннәр. Барган көнне үк тартырга мөмкинлек булмау сәбәпле, атларын сарайга ябып йокларга ятканнар. Йорт хуҗасы, Галине кызык итим әле дип, аның сакалын да, мыегын да кырып ташлаган. Кинәт кенә уяткан да:
— Гали абзый, атың чыгып качкан! — дигән.
Гали сикереп торган да, аны-моны абайламыйча, урамга чыгып йөгергән. Йөгерә торгач, битендәге тирләрен сөртим дисә, сакал-мыек юк!
Йөгереп кайткан да йорт хуҗасына кычкырган:
— Әй син, юньсез, мине уятам дип Вәлине уяткансың бит! — дигән.
372. «ИЯСЕЗ АЯКЛАР»
Бер кеше базардан яңа итек алып кайтып килгәндә, ял итәргә туктап, юл буенда йоклап киткән, имеш. Соңра икенче берәү килеп моның итекләрен салдырып алып киткән. Өченче кеше ат белән килә икән.
— Әй, аякларыңны юлдан ал, арба баса, — дип кычкырган ул.
Әлеге кеше:
— Юк, бу минем аякларым түгел, минекеләр итекле иде, — дигән.
373. БЕЛ ҖӘЯҮ ЙӨРҮНЕҢ КЫЕНЛЫГЫН
Берәүнең юлда аты арый. Кыйнап та карый, әйбәтләп әйтеп тә карый — ат бармый гына бит.
— Әһә, — ди бу, — мин сине кызык итим әле.
Атны тугара, илтеп арба артына бәйли дә, арбага үзе җигелә:
— Менә җәяү барып кара әле, белерсең ни икәнен, — ди.
374. ЯНӘСЕ...
Базардан кайтканда берәүнең хайванга рәхим-шәфкатьле булырга тиешлелек исенә төшкән. Бу тиз тенә бәрәңге капчыгын ат өстеннән алган да үз җилкәсенә асып яңадан атына менеп атланган. Шуннан сон үзенең бу яхшылыгына куанып, юл буе күңеле нечкәреп кайткан, ди.
375. ЮГЫЙСӘ...
Гали белән Вәли урман арасыннан баралар икән. Алдан Гали бара. Ботаклар Галидән ычкынып китеп, Вәлигә барып бәреләләр. Шулай бара торгач, зур ботак бәрелеп, Вәлинең бер күзен чыгарган. Вәли өенә кайткач, хатынына:
— Ярый әле башта Галигә бәрелде, миңа хуты бетеп кенә тиде, югыйсә, ике күзсез кала идем, — дип әйткән, ди.
376. СӘҮДӘГӘР
— Алып калыгыз, мондый сөтле хайванны таба алмассыз. Сатмас идем, кәҗәләрне сөзә, — дип кычкырып, Галләм абзый базарда сыерын сата икән.
Бер кеше шунда әйтеп салган:
— Алай булгач, абзый, син, сыерыңны калдырып, нигә кәҗәләреңне сатмыйсың? — дигән.
— Әй ахмак,— дигән Галләм абзый, — кәҗәләрне саткач, оныкларга сөтне кайдан алмак кирәк.
377. ИНСТРУКЦИЯЛЕ КОЛБАСА
Элегрәк вакытта булган бу хәл. Бер агайның шәһәргә беренче тапкыр килүе икән. Кибеттә колбаса күргән дә сатучыдан: «Нәрсә бу?» — дип сораган ул.
— Колбаса,— дигән сатучы.
— Ни эшлиләр аның белән?
— Ашыйлар.
— Ни белән, ничек?
Сатучы җайлап кына сөйли башлый. Ләкин шунда ук: «Хәтерем начар, язып кына бирсәгезче», — дип бүлдерә аны агай.
Сатучы ялкаулардан булмаган, күрәсең, язып биргән.
Агай, колбасага акча түләп, кибеттән чыккан. Шул чак каяндыр бер эт килеп чыккан да тегенең колбасасын эләктереп тә качкан.
— Кач әйдә, җүләр эт, ашап рәхәтләнермен ди торгансыңдыр, барыбер ни эшләргә белми аптырап бетәрсең, сатучы язган кәгазь минем кесәдә калды лабаса, — дип шатланган агай.
378. «ҖИТЕЗ БҮРЕ»
Элеккерәк заманда булган бу хәл. Хәйрулла исемле кешенең кәҗәсен бүре ашаган. Икенче кәҗә сатып алу нияте белән, поездга утырып, Арча базарына килгән бу. Алуын алган, тик менә кайтышлый кәҗәне вагонга кертмәгәннәр. Абзый аптырап калмаган, кәҗәне иң соңгы вагонның артына бәйләп куйган Да үзе вагонга кереп утырган. Станцияләрнең берсендә төшеп караса, кәҗәнең башы гына асылынып тора икән.
— Каһәр суккан бүре, поезд артыннан да куып җиткән бит,— дигән Хәйрулла ачынып.
379. БАШЛАРЫ ИСӘН БУЛСА ЯРАР
Бервакыт Мокыт агай асрарга ике кәҗә бәтие алган да көтүгә бирмәкче булган.
Җәмилә түти әйткән:
— И, кәҗә бәтиләре ындыр-бакча тирәсендә йөреп тә үсәләр алар. Башлары исән булса ярар,— ди икән.
Беркөнне бәтиләр кайтмый. Мокыт эзләп чыкса, бәтиләре ерымга төшеп, бүре ашап киткән булган. Мокыт аларның башлары белән аякларын күтәреп алып кайткан да:
— Менә, хатын, башлары калса ярар дигән идең, башлары гына түгел, аяклары да исән: менә сиңа ике бәти, ике баш та сигез тәпи,— дип башларын да, аякларын да Җәмилә түти алдына китереп салган, ди.
380. ЮГАЛТУЛАР ТИГЕЗ
Элекке заманда ике карт җәя-ук белән коралланып кигәвеннәргә каршы сугыш ачмакчы булалар. Болар бер сазлыклы урманга җитәләр. Картларның берсенең маңгаена кигәвен килеп ябыша. Үтерергә кирәк бит. Кузгалса очып китә. Бу әкрен генә сызгыра, кигәвен ишетмәсен дип. Иптәше ишетә моны. Әлеге карт бармагы белән үз маңгаена күрсәтә. Тегесе кигәвенгә ук ата. Килеп караса, кигәвен белән бергә иптәше дә үлгән.
— Аллага шөкер, алардан да берәү, бездән дә берәү үлде,— ди карт.
381. ЭТНЕҢ КОЙРЫГЫН КИССӘҢ ДӘ КУЙ БУЛМАС
Беркөнне Мәнди ауда йөреп берни дә тота алмагач, этенә карап торган да, койрыгын чапкан да өзгән.
— Ник алай иттең? — дигәнгә, — шул этнең койрыгын киссәм, куй булмасмы дигән идем, юк икән, агай,— дигән, имеш.
382. ӨЙРӘНЕП ҖИТКӘЧ КЕНӘ...
Борын заманда бер кеше атын ашамыйча гына торырга өйрәтә башлаган. Менә биш көн ач торган ат, җиде көн, сигез көн. Әмма ун көн дигәндә, түзмәгән, үлеп киткән. Шуннан сон хуҗа бик кайгырды, ди:
— Атым ашамыйча торырга өйрәнеп җиткәч кенә үлеп китте ләбаса! — дип әйтте, ди.
383. ГОМЕРДӘ БЕР БАЛЫК ТОТТЫМ...
Гыйбеди беркөнне балыктан бик шатланып кайтып кергән:
— Кара, Мәрхәбә, нинди зур балык тотып кайттым! Хәзер син моны бик шәп кенә итеп пешер, мин чак кына ятып алыйм, балык булгач уятырсың, — дип ятып йокыга киткән. Мәрхәбә балыкны әйткәненчә пешергән. Аннан карап торган-торган да: «Бу бер балыкның нәрсәсен бүлеп торыйм, үзем дә бик балык тансыклаганмын», — дип, Гыйбедине уятмыйча, тоткан да балыкны берүзе утырып ашаган. Аннары Гыйбединең авыз-борынына, кул очларына балык тәңкәләре, балык майлары сөртеп куйган.
Бервакыт Гыйбеди уянган, күзләрен ачкан:
— Балык пештеме? — дип соравы булган, Мәрхәбә моңа каршы бот кына чапкан:
— Әйтәм сине җүләр Гыйбеди диләр. Тагын нинди балык? Ашап яттың түгелме соң? Ышанмасаң кулыңны иснәп кара,— дип аның йөзенә үк карап шаркылдап көлә башлаган.
Гыйбеди кулын иснәштереп: «Чынлап та балык исе... Кара инде ә? Гомердә бер зур балык тоттым, аны да ашаган щикелле булмадым, тфү»,— дип, әйләнеп яңадан йокыга киткән.
384. ХОДАЙ КУШСА, ҮЗ ӘВЕНЕБЕЗ ДӘ ЯНАР ӘЛЕ
Авылда: «Ут бар!» «Ут бар!» дип кычкырган тавышка Мокыт белән Җәмилә дә чиләк алып йөгергәннәр. Бераз барсалар, күрәләр — берәүнең әвене яна. Мокыт карап торган да:
— Бармыйк, хатын, ходай кушса, уз әвенебез дә янар әле,— дип, кире кайтып киткәннәр.
385. ТЕГЕРМӘНЧЕ НИ КАРАГАН
Мәнди анасы яңа оннан ипи пешергән. Кайнар килеш табынга китереп уртага сындырып җибәрсә, ни күзе белән күрсен, эчеңнән чабата килеп чыккан. Моңар хәтта улы Мәнди дә гаҗәпкә калган. Аннан соң гына исенә килеп әйткән:
— Әһә, белдем, онны иләмичә салгансың икән,—дигән. — Иләдем, иләдем, иләп салдым.
Мәнди чабатаны әйләндереп караган, ләкин иләнүенә ышанмаган:
— Булмас, шушы хәтле чабата ничек итеп иләктән үтсен ди?
Шунда Мәнди анасы Гөләп җиңги улына аңлатып әйткән ди:
— Син, улым, чабатаның иләктән үтүенә исең китмәсен, иләктән үтәр ул, менә син аны ничек тегермәннән үткән диген, шунсын әйт, тегермәнче нәрсә караган?
Мәнди яңадан чабатаны кулына алып әйләндереп караган. Аннан:
— Шулай шул, тегермәнче нәрсә караган, күзе чыккан,— дип, икесе дә тегермәнчене гаепләгәннәр.
386. БАШСЫЗ КАЛУНЫҢ АВЫРЛЫГЫ
Ике солдат сугыш вакытында каравылда торалар икән. Берсенең йоклаган вакытта бомба төшеп башын өзгән. Иптәше:
— Бичара! Йокысыннан уянгач башының юклыгын күрсә, ни эшләр икән инде! — дигән.
387. ӨЧ ЕГЕТ
Бер агай улларына тегермәндәге онны алып кайтырга куша. Егетләр кайтышлый бик ачыгалар. Атларының да эчәселәре килеп, бәке янына туктыйлар. Егетләрнең моңарчы бәке күргәннәре юк икән.
— Бу нәкъ казан шикелле икән, суы-ние салынган, әйдә боламык болгатабыз,—диләр.
Онны нихәтле салсалар да һаман да Сыек булгач, куертабыз дип, өч капчык онның өчесен дә салып бетерәләр. Зурысы:
— Нишләп кайнамый соң бу? — дип, карар өчен бәкегә төшеп китә. Икенчесе:
— Тукта, үзе генә ашамасын әле, мин дә төшәм,— ди.
Өченче егет:
— Нишләп мин генә калыйм? — ди. Ул да төшеп югала.
388. АЙ ЯКТЫСЫНА ЯБЫШЫП
Бервакыт бер кешенең әвеслек өсләренә карак менгән дә ишек алларына төшә алмый йөри икән, Хуҗа кеше каракны күреп тора икән. Ул бернәрсә дә белмәгән булып хатынына:
— Беләсеңме, мин бервакыт әвеслектән төшкәндә фәлән доганы укып, ай яктысына ябыштым да ишек алдына сикереп кенә төштем,— дигән.
Моны карак ишетеп торган. Фәлән доганы укып, ай яктысына ябышып төшмәкче булган икән, шап итеп ишек алларына егылып төшкән, ди.
389. БАШМЫ, ЧАБАТАМЫ КАДЕРЛЕ
Бервакыт берничә кеше сәяхәткә чыгалар. Озатучылары да була. Юлларында елга очрый. Болар киңәшләшә башлыйлар. Озатучы:
— Сал ясап кичегез, — ди.
Болар күнәләр бу киңәшкә. Ләкин салның елга уртасына җиткәч каплануы бар бит. Болар андый күңелсезлек булмасын өчен аякларын бүрәнәгә бәйләп куялар. Елга уртасында сал каплана, тегеләр аякларын өскә сузган килеш агып китәләр. Озатучылары:
— Бәрәч, елга уртасына да җитмәделәр, чабаталарын киптерә дә башладылар,— дип аптырый икән.
390. ҮЗЕҢ ЯРЫП, ЯМАП ТА БИР!
Мәнди анасы Гөләп түти бервакытны бик үтенеп күршеләрендәге балтачыдан тагарак ясатып алган. Ясап бетергәч, тагаракны бик ошатып әйткән ди:
— Тагаракны ясап бирдең, ярылса ямарга минем юнем җитмәс, инде үзең алдан ук ярып, ямап та бир,— дигән.
391. БЕЛЕН АШАГАНДА САКАЛЫ СЕЛКЕНӘ ИДЕ
Берничә кеше кырда бүре оясы табалар да, берәүне биленнән бәйләп, ояга төшерәләр. Бүре кешенең башын өзеп алып кала. Кешене тартып чыгаргач, төшерүчеләр аптырашка калалар:
— Моның әүвәле башы бар идеме соң? — диләр.
Кайсылары әйтә:
— Аның әүвәле үк башы юк иде.
Арадан берсе:
— Әүвәле башы булгандыр, белен ашаганда сакалы селкенә иде,— дигән.
392. ЯКТЫДА ЭЗЛИ
Бер карт клубта ут сүнгәч, караңгыда галошын югалта. Кайтып китә бу шулай. Бераз баргач, урам баганасында ут кабына, карт шул багана төбеннән галошын эзли башлый. Узып баручы: «Нәрсә эзлисең?» — дигәч, «Галошым югалды, шуны эзлим», — ди. «Соң кайда җуйган идең?» — дигәнгә каршы:
— Клубта, — дип җавап кайтара.
— Алай булгач, ник клубта эзләмәдең соң?
— Анда ут юк иде бит, монда ут бар, якты, — ди карт.
393. ИҢЕ НИЧӘ АРШИН БУЛСЫН
Бер кешенең акылга саерак бер улы бар иде. Атасы бервакыт шул улын 10 аршин озынлыгы дилбегә алып кайт дип базарга җибәрде. Улы юлга чыгып 10—15 чакрым үткәч, кире әйләнеп кайтты да:
— Әти, дилбегәнең буе 10 аршин булсын дидең, иңе ничә аршин булсын? — дип сорады.
Атасы баласының акылсызлыгына хәйран калып башын селкеп торды да:
— Хәер, улым, иңе синең акылың кадәре булсын, — диде.
394. МОРҖА БЕЛӘН МИЧЛӘР, КАЯ КИТМИ БЕЗНЕҢ КӨЧЛӘР!
Мәндиләрнең мич морҗасы җимерелгән. Мәнди белән атасы үзләре морҗа чыгарырга керешкәннәр. Салып бетереп, ягып җибәрсәләр — төти, бөтен өй тула, ул төтенне кая куярга? Мәнди атасы улына кычкыра:
— Тончыгабыз бит, ни карап торасың, тубал белән тышка ташы,— ди.
Мәнди тубал белән тышка төтен ташый, үзе:
— Морҗа белән мичләр, кая китми безнең көчләр! — ди икән.
395. ӘТӘЧ КЫЧКЫРМЫЙ, ТАҢ АТМАС
Мокыт таң алдыннан юлга чыгарга дип яткан икән. Уянып китсә, таң аткан, кояш чыккан, олау киткән, юлга чыга алмый калган. Нишләргә? Йортка чыккан да әтәчең суйган. Җәмилә җиңги: «Нигә суйдың?» — дигәч, ул аңа:
— Әтәч кычкырмый таң атмый, шул кычкырып аттырган! — дигән, имеш.
396. ЭШ УЗГАЧ
Агай улын сукага җибәргәндә әйткән:
— Улым, кич кайтканда сука тимереңне яшереп кайт, урлап китмәсеннәр, — дигән.
Улы кайтканда әтисе берничә кеше белән урамда сөйләшеп утыра икән. Улы:
— Әти, сука тимерен фәлән усак төбенә яшердем,— дип кычкырган.
Икенче көнне егет сукага барса, карый, сука тимерен урлаганнар. Тиз генә атына атланып өйләренә чапкан. Атасы печәнлектә йоклап ята икән. Улы атасының колагына иелеп акрын гына:
— Әти, сука тимерен урлаганнар,— дип пышылдаган.
397. АТЫН АЛДЫРГАН — АБЗАРЫН БИКЛӘГӘН
Мокыт агай ат алгач, башта аны бик кадерләп тоткан. Абзарына да бик зур йозак салып элгән. Бара торгач, атының булуына шулхәтле күнегеп киткән, хәтта абзарын төнгә дә бикләми башлаган. Хатыны: «Ай-һай, Мөхәммәтҗан, атны алып китмәгәйләре»,— дип әйтеп-әйтеп караса да, Мокыт һаман: «Йә, ярар, бер төнгә кунар әле, кичә дә берни дә булмады бит», — дип, биксез калдыра икән. Беркөнне шулай иртән чыгып караса, ат юк, урлап киткәннәр! Мокыт башын чайкап, җилкәсен кашып торган-торган да: «Менә син аны, ә?» — дип, буш абзарга йозак салып бикләп кереп киткән.
398. ЭШ ТҮБӘТӘЙДӘ
Мокыт агай беркөнне түбәтәй алырга кибеткә кергән. Кибеттә бер генә түбәтәй калган икән, ул да булса башына бик кечкенә булган. Кибетче аңа:
— Бу синең башыңа ярамый, иртәгә яңа түбәтәйләр килә, көтеп тор, — дигән. Мокыт аңа каршы төшеп, акыл биреп әйткән:
— Эш башта түгел, баш ярамаса ничек тә түбәтәйгә сыйдырырбыз, эш түбәтәйдә,— дип шуны сатып алып чыгып киткән.
399. АЯГЫҢНЫ ЧЫЛАТМА
Юләрнең күршесе коега егылып төшкән икән, тончыга башлагач, ярдәм сорап кычкырырга тотынган.
Юләр кое авызына йөгереп килгән дә:
— Карале, син анда аягыңны чылата күрмә, борыныңа томау төшмәсен,— дип кычкырган.
400. АЛАША НӘСЕЛЕ
Элек заманда бер авыл агае базарга таен сатарга барган. Монда бер танышы очраган. Шул сорый, ди:
— Бу кайсы атыңның тае соң әле?
Бу әйткән, ди:
— Син беләсеңме минем бурлы (Бурлы ат — кара яки кызыл өстендә бөрдек-бөртек ак йоннары булган ат) алашаны (Алаша — печелгән ат)? Шуның колыны була инде бу, — дип.
Тегесе әйткән, ди:
— Ә-ә-ә, бурлы алашадан булса, шәп нәсел инде ул, шәп нәсел, — дип әйткән, ди.
401. ӘҢГӘМӘ
— Алло, Түбән Көек авылымы?
— Әйе.
— Кем әле бу?
— Дежурный.
— Безнең бабай күренәме, исән-сау гына яшиләрме?
— Бик исән-сау яшиләр, бик тырышып үз бакчаларында бәрәңге алалар.
— Сез бабайны телефонга чакыртып китерә алмассызмы?
— Ә кем исемле соң ул?
402. ЯҢГЫРНЫҢ ФАЙДАСЫ
Берәү, каты яңгырдан соң тайгак юлда егылып, киемен пычраткан һәм гөрләвек суында юа башлаган. Үзе:
— Ярый әле яңгыр яуган көнне егылдым. Югыйсә бу пычракны юар өчен кайдан су табар идем, — дип юана икән.
403. КЫЗЫЛ САРЫК ИТЕГЕ
Берәү хатыны белән базарда йөргәндә, Кукмарада басылган кызыл-чуар итекне киеп йөрүче бер кешене күргән дә бик гаҗәпләнгән.
— Кара әле, хатын, — дигән, — мондый кызыл-чуар сарыкны кайда асрыйлар икән?
404. КЕЧКЕНӘ БУЛСА ДА БЕР ЮАНЫЧ
Берәүдән:
— Ник чәчеңне кыска йөртәсең? — дип сораганнар.
— Кайбер хатын-кызны, «чәче озын, акылы кыска», дип мыскыллыйлар. Димәк, чәче кыска кешенең акылы озын булырга тиеш,— дип җавап биргән, ди.
405. ГАЛИ БЕЛӘН ВӘЛИ
Гали белән Вәли сугышканнар. Икенче көнне Гали үзенең иптәшенә мактана, ди:
— Әй, кичә мин Вәлине кыйнадым. Ул миңа кендек белән тек тә тек! Ә мин аңа кабык белән шап та шоп! Бетен урман яңгырап торды, — дип әйтте, ди.
406. АСТЫНДАГЫН АЛТЫ АЙ ЭЗЛӘГӘН
Мокыт агай ат көтәргә ялланган. Беркөнне бер ала биягә менеп атланган да көтү тирәли анда-монда чабып йөрергә тотынган. Юлдан кайтып килгән күршесе моны күргән: «Нәрсәгә шулай тыз-быз чабасың?» — дип сораган. — Менә Фәхри байның ала биясен югалттым, син күрмәдеңме?
— Күрдем» Мокыт абзый.
— Әйтсәнә, кайда икән?
— Шул атланганың ала биягез түгелме соң!
Мокыт яптырап китеп, ышанмыйча сикереп төшкән дә бияне караган. Аннан аны тирәли әйләнеп чыгып, койрыгын да кузгатып куйгач кына:
— Әйе, шул— алабия үзе! Ни гомер эзләтте бит ләгънәт! Моннан соң сиңа менмәм!—дип, бияне гаепләп, камчысы белән сугып кына җибәргән, имеш.
407. АТКА МЕНСӘҢ, АТ ЮГАЛА
Мокыт агайга елкы көтәргә биргәннәр. Барысы егерме ат икән. Үзе бер ала атка атланган, имеш, атларын санап карый — унтугыз гына чыга. Бик аптырый, эзли, арлы-бирле чаба, юк. «Әһә, ала ат тагын мине алдамакчы була», — дип, атыннан төшә, яңадан санап карый — егерме чыга. «Күрәсең, атларым төгәл», — дип тынычлап яңадан атлана, саный — тагы, унтугыз. Яңадан төшә — егерме. Шуннан Мокыт җәяү йөреп көтә башлаган. Берәү моны күреп:
— Болай атлар артыннан җәяү сөйрәлеп йөргәнче, ник берсенә атланып кына көтмисең? — дигәнгә Мокыт:
— Атка менеп атларымны югалтканчы, җәяү йөреп атларым төгәл булсын, — дип җавап биргән, имеш.
408. ТУГЫЗ АГАЙ
Тугыз агай эш эзләп юлга чыгып киткәннәр. Җәйге җылы көн, яңгыр явып киткәннән соң, томан төшкән икән. Уйсу җиргә килеп җитсәләр, анда чәчәк аткан карабодай су кебек дулкынланып утыра, ди.
— Агыйдел бит бу! — диешкәннәр. Киемнәрен чишенеп аркаларына асканнар да әйдә теге якка таба йөзәргә. Көч-хәл белән аргы якка чыгып җиткәннән соң киемнәрен киптерергә элгәннәр дә:
— Агыйделдән барыбыз да исән-сау чыктымы икән? — дип, иптәшләрен саный башлаганнар. Берсе саный — сигезгә чыга, икенчесе саный — тагын шул ук сигез.
Инде нишләргә? Араларында бер башлыраклары бар икән, шул әйткән:
— Без чабаталарны санап карыйк әле,— дигән.
Чабаталарын салып тезеп куйганнар да санап караганнар икән, нәкъ тугыз пар чабата чыккан.
— Барыбыз да исән-сау икәнбез ләбаса,—дип сөенешеп, юлларын дәвам иттергәннәр, ди.
409. БИШ КЕШЕ
Биш кеше юлга чыкканнар. Бара торгач, боларга зур агым су кичәргә туры килгән. Дәрьяны кичкәч, боларга ничектер кеше саны кимегән шикелле күренә башлаган. Санап караганнар, дүрт кеше генә чыккан. Тагын саныйлар, тагын дүрткә чыгаралар. Шулай аптырашып торганда, болар янына бер акыллырак кеше килеп чыккан. Ул әйткән:
— Таякларыгызны җиргә кадагыз! — дигән.
Кадаганнар. Биш таяк.
— Бишәү бит сез, — дигән.
— Менә тамаша! Нишләп болай? — диешкәннәр. — Без дүрткә чыгарабыз, ә синең биш чыга.
Теге кеше:
— Санаучы кеше үзен санамагандыр, — дигән.
Көлешкәннәр дә юлларына киткәннәр. 410. МУСИ БЕЛӘН ГЫЙСИ
Иртә белән Муси бик яман акырган тавышка уянып киткән. Караса— шулай акыра-бакыра көзге каршында Гыйси сакалын кырып утыра икән. Битен яралап бетергән, күп урыныннан тиресен тунап төшергән, ди.
Муси әйткән:
— Үтмәс пычак белән үзеңне шулай газаплаганчы, нигә үткен бритва белән кырынмыйсың? — дигән.
Гыйси әйткән:
— Киселүдән куркам, — дигән.
411. ТӘРТӘГӘ ЫШАНСАҢ Бер сәүдәгәр улын да сәүдәгә өйрәтмәкче булган. Вак-төяк мал төяп кәсепкә чыгарып җибәргән. Улын озатканда:
— Атыңны тугаргач, тәртәләреңне барасы ягыңа борып куй, — дип өйрәтеп калган.
Моны бер шаян кеше ишетеп торган. Теге егет күрше авылга кунарга туктагач, атасы әйткәнчә эшләгән икән, шаян арбаны кирегә борып, тәртәләрне кайтыр юлга каратып куйган.
Яшь сәүдәгәр таңнан торып юлга чыккан. Караңгы төшкәч, бер авылга җиткән дә берәүнең капкасын шакылдата икән.
Йорт хуҗасы:
— Кем бар, ни пычагыма капканы шулкадәр дөбердәтәсең? — дип кычкырган.
— Кара, бу кешенең тавышы тач минем атайныкы кебек икән,— дип уйлаган егет.
Капка ачылып киткәч караса, ни күрсен, каршында атасы басып тора, ди.
412. МИНЕМ ХАТЫН ТӨСЛЕ
Ике кеше атлар җигеп каядыр сәфәр чыкканнар. Авылдан чыгып Күп тә бармаганнар, болар арбада яткан килеш йоклап киткәннәр. Боларның атлары кире авылга борылган. Авылга кергәч, юлчылар да уянып киткәннәр. Берсе үз йорты турысына җиткәч:
— Кара, бу авылда нәкъ минеке кебек йорт бар икән ләбаса,— дигән.
Икенчесе суга барган хатынын күргән дә:
— Карале, нәкъ минем хатын төсле! — дип кычкырып җибәргән, ди.
413. КАЯН БЕЛИМ
Бер юлчы, тәрәзә шакып, хуҗадан: «Бу кайсы авыл?» — дип сораган.
— Син урамда торып та бу нинди авыл икәнен белмисен, ә мин мич башында ятып каян белим, — дип җавап биргән хуҗа.
414. БЕЛМИМ, МИН МОНДАГЫ КЕШЕ ТҮГЕЛ
Берәү, рестораннан чыккан да, ди, күккә карап тора икән, шуннан соң икенче бер кешегә сүз каткан бу:
— Кара әле, дус кеше, аймы бу, кояшмы?
Тегесе, хәтсез күзәткәннән соң:
— Белмим шул, агай-эне, мин мондагы кеше түгел, — ди икән.
415. КАБАРТМА
Элек заманда авылдан авылга соранып йөрүче ике теләнче үзара бәхәсләшмәкче булганнар.
Берсе әйткән:
— Әгәр минем капчыгымда ничә кабартма барын белсәң, икесен дә сиңа бирәм,— дигән.
Тегесе:
— Ике! — дигән.
Беренчесе иптәшенең зирәклегенә хәйран калып, ике кабартманы да аңа биргән.
416. БУШ ХЫЯЛ
Яшь ди әле кыз. Мин, дип әйтә ди, кияүгә барсам, миннән кыз туса, дип әйтә ди, ул кызны кияүгә бирсәк, туй булса, дип әйтә ди, ул кыздан кыз туса, дип әйтә ди, ул суга батып үлсә, дип әйтә ди, ни хәл белән түзәрбез, дип җылый, ди.
417. КОЛЫНЧЫКНЫ ХАРАП ИТТЕҢ!
Беркөнне берәүнең кечкенә малае тавык йомыркасы табып китергән. Болар бик ярлы торалар икән. Атасы әйткән малайга:
— Улым, бу йомырка безгә зур байлыклар китерә ала бит, — дигән.
— Ничек ул алай?—дип сораган малай.
— Менә ничек: без бу йомырканы күрше әбинең тавыгы астына салып чебеш чыгарырбыз. Чебеш үсеп җитәр дә киләсе елга шундый ук матур-матур йомыркалар салыр. Ул йомыркаларны сатарбыз да сарык бәрәне алырбыз. Бер-ике елдан сарыкларыбыз да күбәер. Өч-дүртен сатып, кырыкмыш тай алырбыз. Ул ике елдан сабанга җигәрлек ат булыр, өченче елында сиңа бик матур бер колынчык китерер.
Атасы шулай дигәч, малае шатланып:
— Ул матур колынчыкка атланып мин чабып китәрмен, иеме?! — дигән.
Атасы ачуланып:
— Атланма, билен сындырырсың! — дип, өстәлгә суккан икән, кулындагы йомыркасы ватылып әллә кайларга чәчрәгән.
Малай куркып:
— Колынчыкны харап иттең бит, әти,— дип кычкырып елап җибәргән.
418. САБЫРСЫЗ КУЯН
Бер аучы улын ияртеп куян атарга чыгып китә. Күп тә йөрмиләр бер куян килеп чыга. Моның улы куянны күргәч, әтисенә әйтә:
— Әти, бу куянны атсак, тиресен тунап сатсак, аңа бер тай сатып алсак, мин атланып йөрер идем,— ди.
Әтисе моңа:
— Һай юньсез, билен сындырырсың! — диюе була, куян көтеп тормый, торып чаба.
419. КОРЫ КУАНЫЧ
Берәү басу юлыннан бара икән, бер куян күргән. Шуннан үз-үзенә хыяллана башлаган.
— Мин бу куянны таяк белән сугып үтерим дә тиресе белән итен сатармын, ул акчага бер кәҗә алырмын. Кәҗә дүрт бәрән китерер, алары тагын дүртәрне бәрәнләр. Шул кәҗәләрне сатып сыер алырмын, яңа йорт салырмын да хатын алырмын. Бар әле рәхәт күрәсе көннәр! Их! — дип кычкырып җибәргән икән, куян чыккан да чапкан.
420. ШЫГАЙГА ЫШТАНЛЫК
Элек бер фәкыйрьнең бер генә имана җире, алты кызы булган. Тик улы Шыгай тугач кына, тагын бер имана җир биргәннәр. Кызлары үсеп җиткәч кияүгә киткәннәр. Улы да зур булган. Тик Шыгай егет булса да, өйдә генә утырган. Чөнки аның штаны юк икән.
— Штаның булыр, улым, булыр,— дигән атасы.— Менә бер иманага ашлык чәчсәк, бер иманага киндер чәчәрбез. Аны җыеп алгач, һәйбәтләп кагарбыз, анаң талкыр, апаларың кунакка килгәч эрләп китәрләр. Шуннан җеп булыр, аннан анаң киндер сугар. Әмма хәзергә әле эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа шундый штанлык,— дигән.
421. ...БУЛГАН БУЛСА
Агай атын такыр басуга чыгарып ашарга җибәргән. Икенче агай килгән дә моның атын куарга тотынган. Ат хуҗасы моңа бик гаҗәпләнгән.
— Нигә атны куасың? Такыр басу бит ул! — дигән.
Теге кеше моңа җавабында әйткән:
— Нигә, шуны да аңламыйсыңмыни? Әгәр мин бу җиремә иген чәчкән булсам, синең атың шуны таптаган булса, беләсеңме никадәр иген әрәм булган булыр иде!..
422. АЛЛ Аһ БОЕРСА
Бер хатын коймак пешергән.
— Их, ашыйм,— ди икән ире.
— Аллаһ боерса, диген,— ди икән хатыны.
— Дисәм дә, димәсәм дә ашыйм.
Шулай дип әйтүе булган, моны урманга утынга алып та киткәннәр. Хәзер бу бик ачыгып кайткан, ди.
— Аллаһ боерса, хатын ишек ач,— дигән ди бу.
423. БЕР БАШКА БЕР КҮЗ ҖИТӘР
Мөҗипкә бервакыт күрше авылның бер танышы очраган. Мөҗипнең: «Ни хәл?» — дигәненә каршы бу кеше үзенең бәйләнгән күзен күрсәтеп:
— Күрмисеңмени, бер күз тишелде бит әле минем,— дигән.
Мөҗип карап торган да:
— Хәер, шәп булган, бер башка бер күз җитә,— дигән, имеш.
424. КАТЫ ӘЙТКӘН
Әкмәли агай урамнан бик кәефе кырылып кайткан:
— Хәмидулла белән талаштым әле, карчык, — дигән. — Бер дә юктан гына тавыш чыгарды. Ну үзем дә каты әйттем, үкенеп торам әле.
Карчыгы бик борчылган:
— И-и-и картым, ялгыш тел тидергәнсең, кирәкмәс иде. Ниләр әйттең соң? — дигән.
Карты:
— Катырак ычкынды шул, карчык. Син дә кирәк булырсың әле дип әйтеп салдым,— дигән.
425. ИКЕ «АХИРӘТ»
Ике ахирәт юлда очрашып кайгыларын уртаклашканнар. Беренче ахирәт әйткән, ди:
— Утыз ел гомер иткән ирем үлде. Ничек яшәрмен инде,— дигән.
Икенче ахирәт аңа каршы әйткән, ди:
— Синең дә кайгың кечкенә түгел икән, менә минеке дә бик зур. Былтыр алган яңа яулыгымны кәҗә бәтие чәйнәгән, бигрәк әрәм инде,— дигән.
426. ДУМБЫРАГА —ДУМБЫРА, ТУКМАККА — ТУКМАК
Мәнди туйга барган. Анда ике думбырачы кара-каршы утырып, җыр кайтарып җырлый башлаганнар. Мәнди түзмәгән, торган да кулына тукмак алып, ул да сәкегә тукмый башлаган. Кешеләр «тукта» дисәләр дә бу һаман тукмавын белә икән. Шуннан тукмагын кулыннан тартып алганнар да үзен дә мәҗлестән тукмап чыгарганнар.
Кайткач, Мәнди анасы:
— Иә, балам, туйда нишлиләр? — дип сорагач, Мәнди:
— Туйда думбырага думбыра белән, тукмакка тукмак белән җавап кайтаралар,— дип җавап биргән, ди.
427. МИН ТҮГЕЛ, ҮЗЕГЕЗ ГАЕПЛЕ
Мәнди анасы Гөләп җиңги күршеләренә кергәч, кыстап-кыстап аны чәй эчәргә утыртканнар. Ул чәй эчәм дип чынаякны тоту белән кулыннан төшереп ваткан, хуҗа хатын ямьсез итеп карагач, Гөләп җиңги:
— Мин түгел, үзегез гаепле, кыстап торып утыртмаслар,— дигән.
428. КОЛХОЗ БАЗАРЫН ДА БЕЛМӘГӘЧ...
Чит шәһәрдән килгән бер кешегә Казандагы педагогия институтына барырга кирәк икән. Ул урамнан узып баручы бер кызны туктатып институтның кайдалыгын сораган.
— Болак буенда,— дип аңлаткан теге кыз.
— Ә Болак кайда соң ул? — дип сораган бу кеше.
Кыз:
— Колхоз базары янында, — дигән.
Килгән кеше тагын сорый икән.
— Колхоз базары кайда соң ул? — дип.
Кыз ачуланып:
— И торасың шунда, колхоз базарын да белмәгәч, — дип әйткән ди. Бу кыз үзе колхоз базары янында торгач, аны белмәгән кеше юктыр дип уйлаган икән.
429. КЫСЫР КАЙГЫ
Үзен страховать иттергән бер адәмнең тора торган өенең аскы катында ут чыгып яна башлагач, бу кеше һич кузгалмыйча өй тәрәзәсеннән карап тора икән. Урамда булган халык моның болай торуыннан бик гаҗәпләнеп, моны ничек коткарырга дип кайгырышып торганда, бу кеше әйткән:
— Ни өчен бушка кайгырасыз, мин страховать ителгән. Янсам, страховой общество кайгырсын,— дигән.
430. ҮЛСӘ, ҮЗЕ ХӘБӘР ИТӘР ИДЕ
Берәүгә бер дустының үлгәнен хәбәр иткәч, ул:
— Юк, бу ялгандыр, чөнки мин аңардан һәр атнада хат алып торам, андый бер эш булса, миңа язган булыр иде,— дигән.
431. ШАРТЫН КИТЕРЕП САТУ
Ахмаклардан берсе өен сатмакчы булып, өйнең бер-ике кирпечен алып култыгына кыстырган да базарга чыккан. Моны күрүчеләр: «Бу нинди ташлар?» — дип сорагач, ахмак:
— Өемне сатмакчы булам, менә үрнәкләре,—дигән.
432. ГАҖӘП ТҮГЕЛ
— Госман әфәнде бик акыллы һәм фикерле кеше!
— Булыр, ышанам, чөнки акыл һәм фикерен һич сарыф иткәне юк. Гел үзендә генә җыя баргач, күп булса да гаҗәп түгел шул.
433. ТӘҖРИБӘ ЯРАТУЧЫ
Алтмыш яшендәге бер адәм бер карга тотып өенә алып кайтып бара икән. Моны күреп: «Ни өчен тоттыгыз?» — дип сораучыларга ул:
— Карганы өч йөз ел яши диләр, сынамак өчең тоттым, — дип җавап кайтарган.
434. БАШ ХЕЗМӘТЕ
Бер кеше үзенең хатынына: «Бүген башымның хезмәте бик күп булды», — дигәч, хатыны: «Берәр газетага мәкалә хәзерләдеңме?» — дигән. Әлеге кеше:
— Юк, базарга чыгып фәс эзләдем, йөздән артык фәс киеп карасам да, яраклысын таба алмадым, — дигән.
435. ОЗЫН-ОЗЫН РАМАЗАННАР
Әби белән бабай үзләре кунакка киткәндә кызларына:
— Кызым! Баздагы бал белән, майларга тимә, аларны хәзер ашарга ярамый! Менә тиздән озын-озын рамазаннар (Рамазан — 1) ураза ае (ураза тоту авыр булганга бу ай бик озын тоелган); 2) кеше исеме) килеп җитәр, без аны шуңа дип әзерләдек,— дигәннәр.
Чит авылдан күршеләренә кунак булып килгән бер егет бу сүзләрне ишетеп калган. Шул егет кич, ут алгач, бер-ике иптәш алып килгән дә ишек шакыган.
— Ач, сеңелем, бу без, озын-озын Рамазаннар! — дигән.
Кыз ачып керткән. Рамазаннарга тәпәне белән майны һәм балны кертеп утырткан. Рамазаннар, кызны шаяртып, рәхмәт әйтә-әйтә сыйланганнар.
Кызга Рамазаннар ошаган, ә Рамазаннарга кыз бик ошаган. Шулай итеп, алар кисмәктәге бал белән май беткәнче кич саен килеп йөргәннәр.
Әби белән бабай кайтып төшүгә:
— Йортта ул-бу юкмы? — дип сораганнар.
— Юк. Озын-озын Рамазаннар гына килеп кунак булып киттеләр, — дигән кыз.
436. АЧЫК АВЫЗ
Шымчы кеше хәрби хезмәттәге аш пешерүчедән бер җаен китереп:
— Ничә солдатның тамагын туйдырасың? — дип сораган.
— Юк, әйтмим, ул хәрби сер. Ул турыда әйтергә ярамый.
— Савыт-саба юуы бик мәшәкатьледер инде?
— Мәшәкатьле булмаган кая! Алты йөз илле кашыкны юып кара әле син...
437. ҮЗЕНЧӘ
Врач авыруны карый да:
— Сезгә баш белән бәйләнешле хезмәтне ташларга туры киләчәк, — ди.
— Мөмкин түгел, иптәш врач! — дип кычкырып җибәрә авыру.
— Нәрсә, әллә сез галимме яисә язучымы? — дип сорый врач.
— Юк, миң парикмахер! — дип җавап биргән, ди, авыру.
438. «ТЫНЫЧЛАНДЫРГАН»...
Авыру кеше операция алдыннан сестрага әйткән:
— Беләсезме, мин бик куркам. Минем бит гомеремдә беренче тапкыр операция ясатуым,— дигән.
Сестра аны үзенчә юатырга теләгән:
— Юкка борчылмагыз. Безнең врачның да бу беренче генә операциясе бит әле,— дигән.
439. БОЗАУ ТАВЫК ТҮГЕЛ ИЧ
Беркөнне зур гына автохуҗалыкта шоферлар җыелышып юл кагыйдәләрен бозу турында сөйләшеп утыралар икән. Шул вакыт араларыннан Исмәгыйль исемле иң өлкән шофер:
— Менә мин 35 ел шофер булып эшлим, бер генә тавык та таптатканым юк,— дигәч, шунда утыручы Салих исемле шофер:
— Ә узган ел «Яңа юл» колхозында таптаткан бозау нәрсә соң? — дип әйтеп куйган.
— Һе, бозау ич ул, тавык түгел, — дип җавап биргән тегесе.
440. АК ЧАЛБАР
Бер карчыкның улы читтә йөргән дә ак костюм киеп ялга кайткан.
Әнисе моңа бик борчылгаң:
— Әй, улым өстенә дә алып кия алмаган икән, ичмасам, эчке киемнәрдән кайткан,— дип уйлаган.
Карчык иртә торган да, костюмны манып та куйган. Улы торгач:
— Әни, минем костюм кайда? — дип сораган.
— Улым, мин аларны манып куйдым, — халык арасында эчке күлмәк-ыштан белән йөрү яхшы түгел бит, — дип җавап биргән.
441. ЯКЫНАЙГАН
Йорт каршындагы эскәмиядә утыручы агай янына бер юлчы туктап, күрше авылга бара торган юлны өйрәтүен сорый. Агай:
— Менә шушы баганалы юл белән барасыз, — дип, аңа чакрым баганасын күрсәтә.
Юлчы авылның ничә чакрым ераклыкта булуы белән дә кызыксына.
— Элек биш чакрым иде, хәзер дүрткә генә калды, багананың берсен көтүчеләр чәй кайнатырга кисеп яктылар, — ди агай.
442. БИГРӘК ТАГЫ
Гыйльменисәттәй күршесендә чәй эчкәндә үзенең күптәннән югалган чынаягын күргән дә:
— Бәй, ахирәт, бу минем чынаяк бит! — дигән. — Ник кертмәдең?
Күршесе:
— Алып та чык, кертеп тә бир, бигрәк тагы,— дип үпкәләгән.
443. ИСӘПЛӘП КАРАМАГАН
Бер кунак аш янында өй хуҗасыннан сорый, имеш:
— Әле мин синнән күптән сорамакчы булып йөридер идем. Сезнең бабагызның баласы бар идеме?
— Әлбәттә, югыйсә, без кайдан булыр идек?
— Әйе шул, мин әле исәпләп карамаган идем!
444. «ТӨГӘЛ» ДАТА
Берәүнең кызына яучы килде. Кызның атасы бирмәкче булды. Никах мәҗлесендә кызның атасыннан сорадылар:
— Йә, фәлән, кызың ничә яшьтә, кайчан туган? — диделәр.
Ул кеше әйтте:
— Мин белмим, анасы әйтә торган иде, урак беткән көнне туды дип, — диде.
445. «НИК БАЛА БАШЫНА БҮРЕК КИЕП ТУМЫЙ?»
Мәнди туып, аягына йөрерлек булгач та, Гөләп җиңги баланың башына бүрек эзли башлаган. Базарга барган — анда да яраклы бүрек табалмаган. Шуннан соң әйткән:
— Җарабби, бала тикле бала туып та башына кидерерлек бүрек табалма! Нигә бу балалар башларына бүрек киеп кенә тумыйлар икән,— дигән.
446. ШӨШЛЕ
Бервакыт чабатачы карт урманга юкагач алырга бара һәм анда үлгән аю күрә. Авылга кире кайтып ул барлык кешенең тәрәзәсеннән кагып:
— Аю тунарга шөшлеләрегезне алып барыгыз, — дип кычкыра икән.
447. «ШУЛКИ»ЛЕ ЧӘЙ
Бер хатын күршесеннән:
— Сез чәйне нәрсә кабып эчәсез? — дип сораган.
Күршесе моңа:
— Шулки белән эчәбез,— дигән.
Теге -хатын өенә кайткан да ирен:
— Кибеттән кайтып керүең юк, шулки да алып кайта белмисең ичмаса, — дип тирги, ди.
448. КЫРЫКЛАРДА БУЛЫРСЫҢ...
Әкмәлинең сөйләшкәндә «минме?» дип сорап куя торган сәер гадәте бар икән. Беркөнне ул авырып врачка барган.
— Ничә яшьтә? — дип сораган доктор.
Әкмәли гадәте буенча:
— Минме? — дип үзе сорау биргән.
Докторның ачуы килгән:
— Син түгел, мин,— дигән.
Әкмәли бераз уйлап торганнан соң:
— Ихтимал, кырыкларда булырсың инде, — дигән.
449. БУЛГАЛЫЙ ТОРГАН ХӘЛ
Бер аучы көз көне кыр үрдәкләре дип үзләренең үрдәкләрен атып кайткан да хатынына тазартырга биргән.
Хатыны берни дә булмаган шикелле тазарта икән:
— И алланың фәрманы, хәзерге заманның кыр үрдәкләре дә тамгалы,— ди икән.
450. СОЛДАТ ШИНЕЛЕ
Фәкыйрь генә бер крестьянның улы патша армиясендә хезмәт итеп кайта. Анасы улының хәлен сораша. «Әни, анда бик рәхәт, аска да бер шинель, өскә дә бер шинель, баш астына да бер шинельне саласың да йоклыйсың», — ди улы. Әнисе аңа: «И балакаем, шинельләрең шулкадәр күп булгач, миңа да берәрсен алып кайтырга ярамадымы сиңа?» — ди.
451. ПЫЧРАК ЭШНЕ ТАШЛАДЫК
Безнең Илләт ягында элек күмер яндырып көн күрүчеләр күп иде.
Шулай ике күмерчене өйләренә кайткач хатыннары пыр туздырып ташлаган.
— Көн саен корымга манчылып кайтасыз. Туйган сезнең пычрак эшегездән! —дигәннәр.
Ике күмерче бик озак уйлашканнан соң, күмер яндыруны ташлап дегет сатарга тотынганнар. Шул уңай белән хатыннарыннан кайтып «сөенче» алганнар.
— Пычрак эшне ташладык, дегет сата башладык! — дигәннәр.
452. ХИСАПКА ОСТАЛЫК
Ике белеш очрашалар.
— Саулык-сәламәтлекме? Ничек гомер итәсең?
— Әй, әле син белми дә торгансың — миңем ике балам бар бит инде. Олысы биштә, кечесе дүрттә.
Әшнәсе әйтә, имеш:
— Әй-йәй-йәй! Вакыт ничек тиз уза. Мин әле исәпләп йөридер идем, син өйләнгәнгә бары алты ел гына булырга тиеш дип, ә чынлап карасаң тугыз ел, имеш.
453. КАЙСЫ АВЫЛНЫКЫ
Берәү бер кешедән сорады:
— Чыршы Габди кайсы авылныкы? — диде.
Ул кеше җавап бирде:
— Чыршы Габди Наратлыныкы бугай,— диде.
454. ИКЕЛӘТӘ ТҮЛӘҮ
Бер агай улы белән столовойда йомырка алганнар. Тәмле генә итеп ашап утырганда, соңгы йомырка эченнән чебеш килеп чыга. Моны күреп агай улын кабаландыра:
— Әйдә, улым, тизрәк, күрмәс борын моннан ычкыныйк, юкса, йомырка өчен дә, чебеш өчен дә түләтерләр,— ди.
455. КАРАМЫЙЧА ГЫНА КҮРГӘН
Бервакытны бер кеше язу яза, артыннан исә икенче бер кеше моталәга кылып (моталәга кылып – укып) тора иде. Бу язучыга уңайсыз булды да: «Әгәр артымда бу ахмак, минем язганымны карап, моталәга кылып тормаса, күңелемдә булган нәрсәне язар идем»,— дип язды.
Бу кеше арттан торып:
— Юк, тәкъсир, валлаһи, моталәга кылмадым,— диде.
Язучы әйтте:
— Үзең инкарь кылган (Инкарь кылу — кире кагу) нәрсәне икърар кылдың (Икърар кылу — тану), — диде.
456. АХМАК АТ
Бер агай базарга печән сатарга бара икән. Юл бик начар булган. Арба тәгәрмәче чокырдан чокырга төшеп бара торгач, бер тирәнрәгендә бөтенләй туктап калган.
Агай арба артыннан бара икән, аты янына килгән дә чыбыркысы белән селтәнә башлаган.
Ат, мәхлук, чыбыркы төшкән саен тартылып карый икән дә, йөген кузгата алмагач, үргә сикерә икән.
Бу хәлгә агайның бөтенләй кәефе кырылган: «Чокырның беренчесеннән чыкмагансың, икенчесен үрелеп карыйсың тагын, ахмак», — дип, атын тагын да ныграк кыйный башлаган.
457. МИЧНЕ КЕМ ҖИМЕРГӘН
Тимергали бабай, иске өен сүтеп, яңа бура бурый башлаган. Вакытлыча урамга кечкенә бер мич чыгарган. Бер кичне Җәмилә әби шул мичкә ит бәлеше ясап куйган.
Иртән торсалар, мич җимерек, ә бәлешнең валчыклары гына калган. Менә пыр тузалар икән карт белән карчык. Мичне кем ваткан да бәлешне кем чәлгән?
Ул арада булмый, төнге каравылчы килеп җитә.
— Башыгызны ватмагыз, бабай, — ди ул. — Төнлә Акбай белән Сарбай нидер өстерәп ындыр артына таба баралар иде. Сезнең бәлеш булган, күрәсең. Артларыннан бөтен авыл көчеге ташланды. Эт дигәнең зирәк мәхлук бит. Ничек бүлешкәннәрдер инде. — Каһәр суккырлары! — дип рәнҗи Җәмилә әби.
— Ярар ла! — дип кул селти Тимергали бабай. — Мичне караклар җимергән дип бик курыккан идем.
458. ҮЗЛӘРЕНӘ ЮКНЫ НИЧЕК СОРЫЙМ
Ликбезда (Ликбез — ликвидация безграмотности) бер апага укытучы мәсьәлә биргән:
— Менә, Әсма апа, үзеңнең өч ипиеңә күршегездән җиде ипи алып кушсаң, барлыгы ничә ипи була? — дигән.
Әсма апа:
— Үзләре ачлы-туклы, ач торган кешедән ничек итеп җиде ипи сорыйм инде, булмый-булмый, сорар хәлем юк, — дигән.
459. ГАҖӘП ХӘЛ
Бер хатын ир бала, тапкан. Күршесендәге бер карчык аның хәлен белергә кергән һәм:
— Кызым, балаңа нинди исем куштырдыгыз? — дип сораган.
Теге хатын:
— Сәйфулла дип куштык, Гайниҗамал абыстай, — дигән.
Бу карчыкның да карты Сәйфулла исемле икән. Карчык ашыга-ашыга карты янына кайткан да, бик гаҗәпләнеп:
— Карт, безнең күршеләр ящь кенә балага Сәйфулла дип исем кушканнар, — дигән.
460. НИ АТЛЫ
Гарифулла агай яңа туган кызына исем куйдырырга авыл советына кергән. Яздырам дигәндә генә, исемен оныткан.
Капка төбендә арбасын тирбәтеп торган хатыны янына чыгып:
— Карчык, безнең Миңлегөл ни атлы соң әле, корт чаккыры, — дигән.
461. КЕМ ӨЙРӘТӘ, КАЙДАН БЕЛӘ
Элек Исергәп авылында кушаматсыз бер генә кеше дә булмаган. Гобәйдулла агайның карсак буйлы ялкау улы Мөҗәетне «Гобәй бүсере» дип атаганнар. Мөҗәет тә өйләнеп, кешеләр рәтендә көн итә башлаган, дөньяга бер улы туган, бу малай, теле ачылып сөйләшә башлагач, әтисенә:
— Гобәй бүсере,— дигән.
Бервакыт күрше-күлән үзенең бала-чагасы турында гәп сатып утыра икән, Мөҗәет тә читтә калмаган, тамагын кырып алган да:
— Минем улым казны как ди, үрдәкне бак ди. Кем өйрәтә, кайдан белә: үземне Гобәй бүсере дип әйтә,— дигән.
462. АЙ-ЙАЙ, БУ КАЗАН!..
Таутерәк дигән авылдан бер карт Казандагы улына кунакка барган. Вокзалга килеп төшкәч, шәһәргә карап, бераз хәйран булып торган да:
— Ай-йай, бу Казан безнең Таутерәк кадәр ике бар икән, — дип әйтеп салган.
463. ЧАМА ЧАМАГА ТУРЫ КИЛӘ...
Ике кеше Идел ярына килеп уйланып торалар, ди. Беренчесе икенчесенә әйткән:
— Уйлап кына әйт әле, бу Иделдә ничә чиләк су булыр? — дигән.
Икенчесе:
— Ихтимал, кырык чиләкләп булыр, — дип җавап биргән.
Беренчесе:
— Чама чамадан артмый икән, мин дә шулай уйлаган идем, — дип җавап биргән.
464. КАРА ҮКЧӘЛЕ ОЕК
Авыл кешесе хатынына оек алу өчен магазинга кергән. Бер офицер хатынына кара үкчәле оек алып тора икән. Бу агай кибетчедән аңа да шундый оек бирүен үтенгән. Кибетче:
— Сезгә ярармы икән? Бу бит кара үкчәле капрон оек, — дигән. Авыл кешесе:
— Әйдә, ярар әле, киез итек эченнән кияргә генә бит ул, — дип җавап биргән.
465. ГАЛИУЛЛА
Галиулла исемле бер егет: «Читкә киткән чакта һич кенә дә еламас идем», — дигән. Ул сүзендә торган да. Әтисе, әнисе, энеләре белән саубуллашканда еламаган. Тик ул капкаларыннан чыккан чакта кәҗәләре сузып кына кычкырып куйган. Аның тавышы моңа: «Гали- уллаааа...» — дип әйткән төсле ишетелгән. Ул артына әйләнеп караган да:
— Кәҗәнең дә җибәрәсе килми бит, — дип елап җибәргән.
466. ХУҖАСЫННАН ДА АКЫЛЛЫРАК
Ике кеше сөйләшә-сөйләшә балык тотып утыралар икән.
— Малай, була бит шундый этләр, хәтта хуҗасыннан да акыллырак була.
— Кит инде, җүләр сүз сөйләмә. Эт кешедән акыллырак булмас.
— Соң, минем үземнең эт бар иде.
— Ә-ә, алай булса ышанам.
467. БЕРКАТЛЫ
Күпне белүче бер кеше:
— Тимер юлда билет мәсьәләсе шулай ул, — дип сөйли икән, — билетны никадәр ераккарак алсаң, шулкадәр арзангарак төшә.
Шуны бер юлаучы ишетеп торган да кассирга барып:
— Миңа билетны бик-бик еракка бирегез, бөтенләй бушка килсен, — дигән.
468. ТИЛЕДӘН ТИЛЕ КИҢӘШ
Берәүнең күзләре бик авырткач, иптәшеннән киңәш сораган. Иптәше әйткән:
— Белмим шул, туган, мин үзем төшләрем бик сызлагач, алдырып файдасын тапкан идем, бәлки, син дә шулай итәрсең, — дигән.
469. ТЕГЕ ЮЛЫ ДА КЫЗ БАЛА ТУДЫРТТЫҢ
Менә бер заман Мокыт агай хатынының тагын бала тудыру вакыты җиткән. Тагын шул ук кендек әбисе Мәхүп карчык килеп җиткән. Мокыт агай, бу юлы ир бала туар, дип өметләнеп тора икән. Шуның өчен ул Мәхүпнең килеп кергәнен күргәч тә, юлына аркылы торып:
— Кермә, кирәкми, теге юлы да кыз бала тудырттың, миңа ир малай кирәк, икенче кендек әбисе килсен, — дип, аны борып чыгарган, имеш.
470. ЧЕЛЕМ
Ул басу каравылчысы икән. Эшкә барырга чыккач, челеме юклыгы исенә төшкән дә, кире борылып кайткан. Бөтен җирне бетереп эзләсә дә, тапмаган. Хатыны моннан:
— Нәрсә эзлисең син, Әләкси? — дип сораган.
Алексей бабай бик ачуланып:
— Челемемне! — дигән икән, авызындагы челеме шалт итеп идәнгә төшкән, ди.
471. ШИКЛЕ ШИКЛӘНЕР...
Хөрмәт дигән бер кеше бар икән. Карсак буйлы булып, титаклап йөргән өчен, аны «үрдәк» дип йөртәләр икән. Хөрмәт моңа бик гарьләнә, ничек тә бу кушаматны әйттермәскә, хәтта бу хакта ишарә дә ясатмаска дип, эченнән генә бик кискен карар биреп куйган.
Беркөнне ул дус-ишләре белән бер мәҗлестә утыра.. Менә бервакыт һава турында сүз чыга. Шунда яңа гына танышкан бер кеше дә сүзгә катышкан:
— Бүген көн болытлы, явар ахры,— дигән. Шулай диюе булган, Хөрмәт урыныннан сикереп торган да каршысына килеп баскан:
— Иң элек мине, «үрдәк», дигән кешегә мин менә шулай дип җавап бирәм, — дип, тегенең яңагына салып та җибәргән. Иптәшләре сикерешеп торып, аны тотып алганнар: — Ник син аңа сәбәпсез сугасың? Ул бит сиңа «үрдәк» дип әйтмәде, яңгыр явар дип кенә әйтте, — дигәннәр. Шунда Хөрмәт әйткән:
— Шул яңгыр дип әйткәч булды инде, сезгә тагын нәрсә кирәк? Яңгыр яуса, су ага, су аккач, күл була, күл булгач, үрдәк була, шул миңа үрдәк дип әйтүе булмыймыни? — дип, үзен хаклыга чыгарган, имеш.
472. ШАКЫЙ ТҮГЕЛ, ШАҺИМУЛЛА
Авылда Шаһимулла исемле кеше булган. Исемен кыскартып Шакый дип йөрткәннәр үзен. Кичләрнең берсендә ул, өйалды ишеген бикләп, чолан стенасына кадаклар кага икән. Чүкеч тавышын ишетеп:
— Анда кайсы шакый? — дип, өйдән хатыны чыккан.
— Инде син дә мыскыл итә башладыңмыни? — дигән ире, үпкәләп. — Шакый түгел, Шаһимулла бит мин. |