516. ИСӘПНЕ ӨЗГӘН
Бер әби үзенең җирен бер кызга урдырган. «Ахырдан исәпләшербез»,— дигән. Беркадәр вакыттан соң шул ук кыздан үзенә күлмәк тектереп алган.
Әби үзе белеп бирмәгәч, кыз икесе өчен дә хезмәт хакын үзе сорый килгән.
Әби әйткән:
— Кызым, мин исәпләп куйдым инде, теге вакытта урак уртаның шул күлмәк теккәнең өчен булыр,— дигән.
517. СИН СЫЗАСЫҢМЫ, МИН СЫЗДЫМ
Ике балта остасы бер кешегә бура бурап бирергә килешкәннәр. Әмма бура хуҗасы аларны бик начар ашаткан. Аның өстенә ул: «Нигә болайрак, нигә тегеләйрәк итмәдегез?» — дип, гел метекләп кенә тора икән. Осталар эшне калдырып китәр чиккә җиткәннәр.
Икенче көнне хуҗа карап торганда, тегеләрнең берсе әйтә, ди:
— Син сызасыңмы, мин сыздым!
Хуҗа кеше: «Әйтүем бушка китмәде, почмакларын сызып, текмә-тек китереп эшлиләр икән»,— дип уйлаган. Ә осталар качып китү ягын кайгырталар икән.
Хуҗа икенче чыкканда, икесе дә «сызган» булганнар, ди.
518. САРАННЫ ТЕРЕЛТҮ ЧАРАСЫ
Бер кешенең бер саран дусты бар иде. Бер көн ул дустына барып янына керергә рөхсәт сорады. Әйттеләр:
— Ул авырудыр, аны бизгәк тота,— диделәр. Бу кеше әйтте:
— Янында утырып, аның тәгамен (Тәгам —ризык, азык-төлек) ашагыз, шуннан тирләр дә, бизгәге качар, — диде.
519. ХАТА СОРАУ
Бер саран кешегә әйттеләр:
— Ник син болай ялгыз ашыйсың? — диделәр.
Ул кеше әйтте:
— Кеше белән ашаган кешедәй, ник кеше белән ашыйсың, дип сорарга кирәк иде. Хата сөаль кылдыгыз,—диде.
520. ИСКӘ АЛЫРСЫҢ
Бер кешенең бер саран дусты бар иде. Бервакытны ул дустына әйтте:
— И дус, мин сәфәр кылмак телимен, миңа йөзегеңне бирсәнә, сине сагынган вакытта, бармагымда йөзегеңне күреп, сине исемә төшерер идем,— диде.
Ул саран дусты әйтте:
— Әгәр мине исеңә төшерәсең килсә, бармагыңа кара, кайчан ки бармагыңда йөзек күрмәссең: «Һи, фәлән дустымнан йөзеген сораган идем, бирмәде, дип, мине исеңә төшерерсең»,— диде.
521. АКЧА ҮЛДЕ
Малае укып эшкә кергәннән соң, әти булган кеше хат саен:
— Улым, акчаңны кысыбрак тот,— дип яза, имеш. Үзе уйлый икән: «Улым шул сүздән аңлар, акчаны кысыбрак тотар да безгә дә аз-маз ярдәм итәр», — дип.
Ләкин малайдан бер тиен дә акча килми, ди. Шуннан соң атасы: «Ахры, бу сүз белән генә аңламады, миңа ярдәм итәргә уйламады», ди дә тагын хат яза:
— Улым, акчаңны кысыбрак тот та, үзеңнән артканын миңа да җибәр, — ди.
Улы шундый җавап язган:
— Әти, син кысып тот, ди торгач, әллә катырак кыстым инде, кыса торгач акча үлде дә китте, сиңа җибәреп булмый инде, — дигән.
522. РИЗАЛЫГЫН РИЗА...
Бер саран ике лотерея билеты алган, имеш. Ул аның берсенә «Москвич» автомобиле откан. Әмма икенче билеты отмаганга бик кәефе киткән.
Шундагы кешеләр аңардан:
— Ни булды, отышка риза түгелме әллә син? — дип сораганнар.
— Ризалыгын риза да, икенче билетны алуыма үкенеп торам әле,— дип әйткән, ди, ул бәндә.
523. КҮРШЕ ЧЕБЕНЕ
Саран кеше ашап утырганда, тәрәзәдән чебен кергәнне күреп, урыныннан сикереп торган да, аны сөлге белән куарга тотынган. Хатыны моңа бик гаҗәпләнгән:
— Ни булды үзеңә? Акылың җиңеләймәгәндер ич? — дигән.
Саран кеше:
— Күрмисеңмени? Күрше чебене керде бит! Куыгыз, ялатмагыз!— дип кычкырган.
524. САРАН КАРЧЫК
Бер саран карчыкның мәдрәсәдә укый торган улы бар иде. Көннәрдә бер көн улы әнисе белән күрешергә кайтты. Әнисе әйтте:
— И улым, яхшы әле кайттың. Синең өчен нигъмәтләр хәзерләп куйган идем. Симез каз итем, майлы коймагым һәм куе каймагым бар. Кайсы тәгамне нәфсең тели? Ләкин берәм-берәм генә ашатырмын,— диде.
Улы әйтте:
— И аначыгым, мин каз итен коймакка төреп, каймакка манып ашар идем, — диде.
525. КАЙГЫРГАН
— Син ник болай бик кайгылы, ни булды? — дип бер сараннан сорагач:
— Менә хәзер генә газета укыдым, фәлән бай үлгән икән,— дигән.
— Ник, үлсәни, ул синең кардәшеңмени? — дигәч:
— Шул шул, кардәш түгел, шул сәбәптән кайгырам, — дип әйткән ди саран.
526. ХАК СҮЗ
— Дустым, миңа иртәгә кадәре генә егерме сум акча биреп торсана, иртәгә тапшырырмын,— дип сорагач саран дусты:
— Юк, син иртәгә тапшырмассың,— дигән.
— Ник алай әйтәсең?
— Ник әйтмим, чөнки мин сиңа бирмим, мин бирмәгәч, синең кайтармавың билгеле, — дип әйткән.
527. ЯМЕ БЕЛӘН ГЕНӘ...
Агай беркөнне мәҗлес җыйган. Башта тоз белән ипи куйган, аннан соң аш килгән, аш артыннан — бәлеш. Мәзин бәлешне бүлгәләргә тотынмакчы икән, хуҗа кеше:
— Бәлешенә тимәгез инде, тора бирсен табында щул матур килеш, яме белән генә,— дип әйткән.
528. ЧӘЙ ЯНЫНДА
Ике карчык чәй эчә икән.
Хуҗа карчык кунагына:
— Аша, аша, ныграк аша,— дип әйтте, ди.— Икмәкләре аз икән, алсам бетә дип курыкма: куп киссәм куп бетә дип кенә аз кистем, хәзер тагын өстәрмен,— дип әйтте, ди.
529. МИҢА ДА «ТҮ-ТҮТ»ЛӘБРӘК ЯСА ӘЛЕ!
Бер карчык икенчесенә кунакка килгәч, бергәләп чәй эчәргә утырганнар. Хуҗа кунакка сыек кына итеп чәй ясап куйган да, үзенә салганда, «тү-түт» дип, чәйне куерак төшерә икән.
— Әй, ахирәт,— ди икән кунак карчык,— миңа да «тү-түт»ләбрәк ясап бир әле.
530. САРАННЫҢ ҖАВАБЫ
Саран кеше кунакка барган, чәй ясаучы әби моннан сорый икән:
— Чәйне куе эчәсеңме, сыекмы? — дип.
Саран дөресен әйткән:
— Үзебездә сыек эчәм, әмма кешедә куе булуы яхшырак,— дигән.
531. ТӨШМӘГӘНГӘ ПЕШМИ
Бер карчык чәйнеккә чәй сала да:
— Чәй пешми лә, чәй пешми. Бу ник пешми? — ди икән.
Шул вакыт карты:
— Пешәр иде дә бит, карчык, чәең учыңнан төшми,— дигән.
532. ХИКМӘТ КУЗДА ДА БАР, КУЛДА ДА БАР
Мокытка бервакыт кунак килгән. Мокыт чәйнеккә аз гына чәй салып та, чәе чыкмагач әйткән:
— Һәй, чәе чыкмады лабаса моның?.. Самавырга куз салырга кирәк,— дип, кузга чыгып киткән. Шул арада кунагы чәй савытын үрелеп алып, чәйнеккә чәйне күбрәк итеп төшереп куйган.
Менә бервакыт Мокыт кереп, самавырга куз салып җибәргән, чәй дә кап-кара булып чыккан. Мокыт үзенә кәефе килеп:
— Кузда хикмәт бар! — дип сөйләнеп утыра икән.
Кунагы моңа каршы:
— Хикмәт кузда да бар, кулда да бар, — дигән, имеш.
533. ГАЙФУЛЛА БЕЛӘН СӘЙФУЛЛА
Бер картның башка чыккан уллары — Гайфулла белән Сәйфулла саранлыкта берсеннән берсе һич тә калышмаганнар.
Хәтта алар бик мул тормышлы булсалар да, кунак булып килгән аталарына да бәрәңге генә ашата торган булганнар.
Бервакыт карт ике улын бергә туры китереп:
— Сез менә, улларым, гадәтегез белән бер-берегезгә һич тә охшамагансыз,— дигән.— Гайфуллага килсәм, минем тамак һәркайчан «сыйлы» була: әрчегән бәрәңге дисеңме, әрчемәгәне дисеңме, кабыклы бәрәңге дисеңме, кабыксызы дисеңме, измәгән бәрәңге дисеңме, изелгәне дисеңме — төрлесе белән сыйлыйлар. Ә менә, Сәйфулла улым, сиңа килсәм, бөтенләй башка: бәрәңге дә бәрәңге, бәрәңге дә бәрәңге.
Бу сүзләрдән соң:
— Әти мине мактады,— дип, Гайфулла әтисенә тәмле әйберләр дә ашата башлаган. Гайфулладан күрмәкче Сәйфулла да әтисен сыйлый икән.
534. ХӘЙРЕТДИН НИЧЕК БАЛДАН АВЫЗ ИТКӘН
Хәйретдиннең күрше авылда умартачы дусы бар икән. Ләкин шул дусы үлеп киткән, хатыны исә бик саран булган. Барган чакта бер дә бал белән сыйламый, имеш.
Шулай да беркөнне Хәйретдин, бал ашыйсы килеп, әлеге үлгән дусының йортына барган. Ишектән кәефсез генә кергән, исәнлек-саулык сорашкан.
— Әй, минем Җамалетдин дустым юк шул инде,— дигән.— Килеп керер идем, исәнлек-саулык сорашыр идем. Шундук идән астына төшеп табак белән тулук бал алып чыгар иде дә алдыма куяр иде: «Сыйлан, Хәйретдин, рәхәтлән!» — дияр иде. И, юк инде мескенем, урыны җәннәттә булып, авыр туфрагы җиңел булсын...
Билгеле, Җамалетдин карчыгының күңеле тулып, күзләре яшьләнә башлый, ул арада табынга бадьян белән бал да килеп утыра, ди.
535. ЙОЛДЫЗЛАРЫ БЕТКӘНЧЕ САЛ
Бер кеше квартирага урнашкан. Хуҗа хатыны бик саран икән, моңа майны аз гына салып аш пешергән. Бу кеше әйткән:
— Моннан соң пешергән ашыңны ашамыйм, ашка майны күп саласың, — дигән.
Хатын сораган:
— Ничек салырга соң аны?
Теге әйткән:
— Өстендәге йолдызлары беткәнче сал, — дигән. Шуннан хуҗа хатын агыза икән майны, агыза икән, аш өсте гел май белән капланган, йолдызлары да күренми башлаган. Шуннан теге кешенең тамагы туйган, ди.
536. МАЙ БӨРТЕГЕ
Элекке заманда бер солдат, хезмәтен тутырып туган җиренә кайтканда, берәүгә кунарга керә дә аш-су хәзерләргә куша. Солдат әйтә:
— Аш өстендәге май өресенең һәр бөртеге өчең өчәр сумнан түлим,— ди. Хуҗа хатыны май бөртекләре күп булсын дип, ашка майны тутыра гына икән. Чыгарып өстәлгә куйгач, карасалар, аш өстендә бер генә май бөртеге дә күренми, ди. Шулай итеп солдат бер тиен дә түләмичә сыйланган, имеш.
537. КЕМНЕҢ ЭЧЕ БОРА
Бер саран кеше бал ашап утырганда ишек какканнар. Саран икмәкне яшергән, әмма балны яшерергә өлгерә алмый калган. Кунак өйгә кергәннән соң, икмәксез балны ашамас дип уйлап, хуҗа аны табын янына чакырган.
— Икмәксез ашый торган булсаң, рәхим ит, — дигән.
Кунак балны иписез-нисез дә шәп кенә сыптырырга тотынган. Саранның моңа бик эче бора башлаган. Кунакка әйткән:
— Эһе-эһем! Чирләп китмәгәең дип курка башладым әле. Икмәксез бал өчне авырттыра дип әйтәләр, — дигән.
Кунак саранга әйткән:
— Әйе, дөрес әйтәсең, коры бал эчне авырттыра. Ләкин минекен түгел, синең эчеңне авырттыра, — дигән.
538. НИ ТӘМЕ КИЛӘ
Гарифулла карт үзенең күршесе Шәрифулла белән баллап чәй эчәләр. Шәрифулла балны зур кашык белән каерып-каерып соса икән.
Хуҗа бабай түзмәгән, балны савыттан бик зур итеп каерып алган да күршесенә каптырган:
— Йә, күрше, ни тәме килә?
— Бал тәме килә...
Шул чак Гарифулла балын калак очына гына элеп ала да, янәдән тегеңә каптыра.
— Ә хәзер ни тәме килә?
— Соң, ни... Барыбер инде. Балдан бал тәме килмини...
— Барыбер булгач, син, күрше, ул кадәр умырма инде, әнә шулай чамалап кына кап! — дигән Гарифулла.
539. БЕЗ ӘЛЛӘ КЕМ ТҮГЕЛ...
Бер саран кеше кунакларын кыстый икән:
— Ашагыз, ашап утырыгыз әле, яратсагыз әнә ашын ашагыз,— дип әйтә, ди.
Кунаклардан берәү:
— Әйдә, без әллә кем түгел, безгә ите дә ярар,— дип, гел итен генә ашый, ди.
540. МАЕН ЯРАТСАҢ...
Берәүгә килгән кунак гел майны гына сыптыра икән. Хуҗа хатынның моңа эче поша башлаган:
— Әйдә, аша әле, кунак, аша, маен яратсаң, әнә катыгын аша,— дип кыстый, ди.
Кунак кеше:
— Синең маең да катык кебек бик тәмле,— дип әйтә, ди.
541. МЕҢ «СЕЗ-БЕЗ»ДӘН БЕР «ЧЫЖ-БЫЖ» АРТЫК
Рәхми юлда берәүгә кунакка төшкән. Өй хуҗасы ашарга китермичә бик озак тоткан. Үзе «сез» дә «без», дип буш сүзне һаман сөйли дә сөйли, үзе һаман ашауны суза икән. Бераз шулай утыргач, өй хуҗасы бик кирәкле сүз әйткән кебек:
— Әйе, сез Рәхмәтулла әфәнде буласыз икән. Әйе, менә сез дә безгә килеп төштегез, гомер булгач, шулай түгелме? Әйе... Нигә сез бер сүз дә дәшмисез? — дигән икән, Рәхми:
— Мин дә шуны әйтәм шул: күп «сез-без»дән бер «чыж-быж» («Чыж-быж» дигәне табада майда куырган кыздырмалар. Көньякта бу исемдә бер аш та бар бугай. (Н. Исәнбәт искәрмәсе.)) артык,— дигән.
542. АШАУ СИНЕҢ ЭШ ТҮГЕЛ
Мәнди бервакыт кунакка барган. Хуҗаның рәтләп китергән ашы күренмәсә дә, үзе Мәндине:
— Аша, аша,— дип үтереп кыстый икән.
Шулай бик кыстагач, Мәнди хуҗага әйткән:
— Ашау синең эшең түгел, минем эш, син алга китереп куюыңны бел, чоланыңда ни барын мин каян белим? — дигән.
543. ТӘМӘКЕ БЕЛӘН КОТЫЛГАН
Кода базарда икенче авылдагы кодасын очраткан да аны өенә алып кергән. Утырышкач, хуҗа кода:
— Әйдә чәй кайнаганчы бер тартып алыйк әле! — ди.
Бер тарталар, чәй юк, ике тарталар, өч тарталар, чәй һаман юк. Вакыт кичкә авыша.
— Ярый, кода, миңа кайтырга вакыт, рәхмәт! — ди кода.
— Ярый инде алайса, хуш иттек. Икенче килгәндә кодагыйны да алып кил! — ди хуҗа.
— Әй кодакаем! —ди кунак,— кодагыең тәмәке тартмый шул ул!
544. КУНАКЧЫЛ КҮРЕНӘСЕ КИЛГӘЧ...
Бер кешегә ерактагы карендәше кунакка килгән. Ашаган-эчкән. Ләкин хуҗаның салкынрак кабул иткәнлеген тоеп, шул көнне үк кайтып китү нияте белән атын җигә башлаган.
Өй хуҗасы кунакның китүен яратса да, бер дә кунарга кыстамый гына озатырга оялган, үзенең кунакчыллыгын күрсәтәсе килеп:
— Эх, кичә килгән булсаң, кунып киткән булыр идең,— дигән.
545. КАРТНЫҢ КУНАКЛАРЫ
Бер карт кунаклар дәшкән. Әмма аның кунакларының кайберләре килмичә калганнар. Вакыт җиткәч, ул килгән кунакларны табын янына утырта да сыйлый башлый. Шунда кунакларга әйтә:
— Чакырып килгән кунакны туганым кебек күрәм,— ди.
Моңа табында утыручылардан берсе сорау бирә:
— Әгәр чакырып та килмәсә, андыйларын ничек күрәсең? — ди.
Карт әйтә:
— Чакырып та килмәсә, җаным кебек күрәм,— ди.
546. АШЫГЫП ӘЙТӘСЕҢ
Камышлыда бер агайга танышы керә. Чәй хәзерләргә ашыкмыйлар. Шактый торгач, кунак китә башлый. Ишектән чыккач, хужа: «Чәй эчәр идек»,— ди. Хатыны аңа төртеп: «Кая ашыгасың, капканы чыккачтын әйтерсең»,— ди.
547. ХУШ, БИБИГАЙНИ
Бибигайни ерак кардәшләренә кунакка килгән дә китми дә китми, ди. Атна артыннан атна үткән, кунак булган кеше кайту турында әле уйламый да икән.
Йорт хуҗасының моңа эче поша башлаган. Шуннан ул, юк сылтауларны бар итеп, базарга барырга җыенган да, ишектән чыгышлый:
— Хуш, Бибигайни, мин кич кенә кайтам. Мин кайтканда син булмассың инде,—дигән.
548. МЕНӘ ШӘЛЕҢ, МЕНӘ БИЯЛӘЕҢ...
Берәү китәргә җыенган кунагын калырга кыстый, ди:
— И ахирәт, утырырга иде. Хәзер самовар гөжләтеп җибәрермен. Менә шәлең, менә бияләең,— дип әйтә икән, ди.
549. ҮЗ ЯМАВЫ ҮЗЕНДӘ
Бер агай иптәше белән базарга барып үзенә итек алган. Итеген аягына кимәстән капчыкка салып, үзе иске чабатасы белән кайткан. Юлда моның аягына чәнечке кадалган, ди. Агай аягыннан чәнечкене тартып алган да аксый-туксый кайта икән. Шунда иптәшенә әйткән:
— Әле ярый итекне кимәгәнмен. Аякның үз ямавы үзендә, бетәр дә китәр, — дигән.
550. ҺӘР АДЫМЫ ИСӘПЛЕ
Элекке вакытта бер карт балаларына:
— Сез, балалар, йөргәндә озын-озын атлап йөрегез, — дигән.
— Нигә., әти,— дип сораганнар балалары.
— Чабаталарыгыз озаккарак чыдар,— дип җавап биргән карт.
551. АТЫМ ИШЕТМӘСЕН
Гыйбеди йөк төяп базарга барганда, баҗасы очрап, аңар әйткән:
— Исәнме, баҗа?
— Исәнме, баҗа?
— Нәрсә алып барасың?
— Тпруу...
Гыйбеди арбадан төшкән дә баҗасының янына килеп колагына гына пышылдап әйткән:
— Солы алып барам, баҗа. — Кычкырыбрак әйт, ишетмим.
Гыйбеди тагын пышылдый төшеп әйткән:
— Атым ишетмәсен, солы төяп барам.
552. ҮЗЕ ТҮГЕЛ — ШӘҮЛӘСЕ
Самат белән Закир дигән ике дус бер елны берсе, икенче елны икенчесе өйләнергә булганнар. Самат беренче булып өйләнгән. Туй мәҗлесендә иптәш егете Закир аңа бер сыер бүләк итмәкче булган. Ләкин бер ел узып китсә дә, сыерны әле һаман бирми икән.
Икенче елны Закир үзе өйләнгән. Дусы Самат туйда аны болай дип котлаган:
— Дус егетемнең туен котлап, үзе бирмәгән сыерның бозавын бүләк итәм, — дигән.
553. ЯНГА КАЛДЫРА, ИМЕШ
Бер кеше трамвай белән янәшә тыр-тыр йөгереп бара, ди. Моннан сораганнар:
— Нишләп болай трамвай яныннан җәяү йөгерәсең, нигә утырып бармыйсың? — дигәннәр.
Ул кеше әйткән:
— Утыргач акча түлисе була бит, болай мин барган саен 3 тиенне янга калдырам! — дигәң.
— Алай булгач, моннан соң син троллейбус яныннан йөгер, ул чагында берьюлы 5 тиенне янга калдырырсың! — дигәннәр.
554. ТАГЫН БЕР КАБАТЛАГЫЗ...
Берәү күршеләренең ашау вакытына туры килә. Күршеләре моны өстәл янына чакыралар. Бик ашыйсы килсә дә, бераз кыстасыннар әле, дип утырмый бу. Күршеләре кабат бер сүз дә әйтмичә, ашауларын дәвам итәләр. Түземлеге бер дә калмагач:
— Сез нәрсәдер әйткән идегез, мин ишетмичәрәк калганмын, тагын бер кабатлагыз әле,— ди бу күршеләренә.
555. АШАУ ҮТМӘГӘН КЕШЕ
Берәүгә юлаучы кергән. Күрше авылның белеш кеше икән, моңар чәй хәзерләгәннәр. Табындагы сый-хөрмәтне ашап бетергәч, хуҗа сыра чүлмәге белән катык, тагын тугыз икмәк китереп куйган. Юлаучы боларны да ашап бетергән. Хуҗа юлчыдан сораган:
— Тагын бераз китерикме әллә? — дигән.
Юлаучы:
— Булса, зыян итмәс иде,— дигән.
Хуҗа тагын алты икмәк белән бер чүлмәк катык китереп куйган. Юлаучы акрынлап боларны да ашап бетергән. Шуннан соң хуҗа аның кая юл тотуын сораган.
Юлаучы әйткән:
— Докторга барышым, бу арада ашказаным начар эшли башлады, ашау үтми, — дигән.
556. АШАМЫЙМ ДИГӘН — АЛТМЫШ БЕЛЕН АШАГАН
Бервакыт берәүгә кунак килгән. Билгеле инде, кунак килгәч, сый куясың, хөрмәт итәсең. Хуҗалар бу кунакны сыйлар өчен белен пешергәннәр, кыстап-кыстап сыйлаганнар. Кунакка килүче назлы булып чыккан, бик кыстаткан. Хуҗалар кыстаган саен:
— Рәхмәт, кыстамагыз, бер дә ашыйсым килми...— дип сөйләнә, ә үзе һаман ашый да ашый икән. Шулай итеп ул алтмыш белен ашаган, ди.
557. КИЛСӘ КИТӘ БЕЛМИ
Бер биләмче хатын булган. Исеме Гыйльми икән. Шул Гыйльми кешегә килеп керсә, аш-су көтеп тик утыра, бер дә китә белми икән. Беркөнне шулай бу Үлмәс Сылуларга кереп, һаман китми утырган, Үлмәс Сылу:
— Йә, әби, дога кылыйк инде, — дип, аны ашатмыйча, корыга дога кылдырган. Гыйльми «Алла һәммә инни...» дип кул күтәргән икән, Үлмәс Сылу да кулын күтәреп, дога укыган кебек кычкырып:
— Әйе шул, инни, аның исеме Гыйльми, килсә китә белми,— дип битен сыпырган, имеш.
558. АЛДАГЫ КИЛҮЕҢ ӨЧЕН ДӘ ЭЧ
Берәүнең күрше авылда әрсез бер танышы булган. Чакырмаган чакта да кунакка килеп, озаклап утыра, күбенгәнче ашый икән бу. Хуҗаның моны биздерәсе килгән. Бервакыт теге килүгә хуҗа күршедән тагы бер самовар алып чыгып, ике самовар чәй куйдырган. Кыстый-кыстый бер самовар чәйне эчерткәннәр моңар. Икенчесен керткәннәр.
— Җитте инде, бик хушландым, — дигән кунак.
— Бусы алдагы килүең өчен булыр, — дип, тагын бик каты кыстап эчертә башлаганнар. Кунак шыбыр тиргә баткан. Көч-хәл белән чыгып котылган. Шуннан бу вакытлы-вакытсыз кунакка йөрмәс булган.
559. САГЫНУГА ДӘВА БАР
Габделҗәббар узып барышлый үзенең иске танышына кунарга кергән. Хуҗа моны каршы алып, сый-хөрмәт күрсәткән. Бер кич кунасы Габделҗәббар өч кич кунак булган. Хуҗа кунактан туя башлаган һәм әйткән:
— Габделҗәббар туган, инде өченче көн торасың, балаларыңны, хатыныңны сагынгансыңдыр, — дигән.
Тегесе әйткән:
— Бераз сагындым шул, Әллә атыңны җибәреп хатыным белән балаларымны да алдырасыңмы? —дигән.
560. ҮЗЕМНЕҢ КҮҢЕЛЕМ БУЛГАНЧЫ
Кунак бик сагындырып килгән икән. Шунлыктан өч көн кунак булганнан соң китәргә җыена башлагач, хуҗаның аны җибәрәсе килмәгән.
— Ике-өч елга бер килеп, анда да өч кичтән китмәкче буласың. Безнең күңелебез булганчы тор инде,— дигән.
Кунак тагын берәр атна торганнан соң хуҗаның күңеле булган да күршесе аркылы кунакка әйттергән:
— Инде безнең күңелебез булды, урманга да барасы бар иде,— дип.
Кунак моңарга каршы әйткән:
— Хуҗамның күңеле булганчы тордым, инде хәзер үземнең күңелем булганчы торасым килә,— дигән.
561. ҮЗЛӘРЕ БЕЛМӘГӘЧ
Шәһәр әһелләреннән берәүгә бер кичне берничә кунак килде. Нигъмәтеннән тәнәвел кылдылар, чәй эчтеләр, ашап-эчеп тәмам булганнан соң да мәеамәрә (Мәеамәрә — кич белән сөйләшеп утыру) кылып озак утырдылар.
Бу кешенең кунакларны бик җибәрәсе килә, әмма тегеләр китмиләр, һаман утыралар. Хуҗа кеше, бар китегез, дип әйтә алмый бит инде. Ул чишенде, аякларыннан салды, аннан бүлмә ишегенә килеп, ишекне ачты да, хатыннар ягына карап:
— Хәзер китәләр,— диде.
Гүяки, китәләрме? дип хатыны сораган имеш тә, аңа җавап бирә.
562. ИҢ СОҢГЫ ЧАРА
Алдап-йолдап яшәүче бер кеше һич таныш булмаган берәүдән бурычка акча сораган. Теге кеше: «Әллә мин бу кешене таныш булып та оныттыммы икән?» — дип тә уйлап караган. Ниһаять, таный алмагач:
— Мин сезне белмим бит,— дигән.
— Шул шул,— дигән теге кеше,— таныганнар бурычка бирмәгәнгә күрә сездән сорыйм да мин.
563. ХАРАП БУЛГАН
Бер кеше үзенең дустына кунакка килгән. Хуҗа табынга яңа гына язылган май куйган. Кунак сыпырта гына икән майны. Өйгә кайткач:
— Ну, ашадым да соң май! — дип мактана, ди, бу. Хатыны моңа:
— Майны күп ашарга ярамый, сукырайта ул,— ди икән.
Бу кеше икенче тапкыр кунакка килсә, өстәл өстендә бернәрсә юк, ди. Кире әйләнеп кайткан да:
— Әллә сукырайдым инде, өстәлләрендә бернәрсә дә күрмәдем,— дип әйткән, ди.
564. АРАКЫНЫ КҮП ЭЧ, АЗ ИСЕР!
Мокытның, каенагасы Галәветдин абзый Мокытта нык кына эчеп исереп алган:
— Каяле, кияү, тагын бер чокыр тутырып салчы, аракыны аны күп эч, аз исер! —дигән.
Мокыт:
— Ә... син әле күп эч-чеп тә исер-рми утырмакчы буласыңмы? Юк, с-с-син, к-к-каенага булсаң, аз эч тә күп исер! — дип каенагасына салган да җибәргән, ди. Аннары икесе дә эт булып сугышканнар.
565. СЫЕР КЕРГӘН
Кибетче Ясәви көне-төне эчкән дә эчкән. Тикшергәннән соң акча туздыруы билгеле булгач, моңа бик күп нәрсәсен сатарга туры килгән; Шунда сыеры да «ычкынган».
Танышларыннан берсе очрап:
— Синең урынга кибеткә кем керде соң? — дип сораган.
Ясәви:
— Мин чыктым, сыер керде,— дигән.
566. НИГЕЗЛЕ ҖАВАП
Эчкечелекнең зарары турында лекция булырга тиеш икән. Ләкин лекциягә ни бары өч кенә кеше килгән.
Лектор моңа бик гаҗәпләнгән.
— Нигә өч кенә кеше? — дип сораган.
Аңа:
— Бездә шушы өч кешедән башка аракы эчүче юк,— дип җавап биргәннәр.
567. ҖИР ӘЙЛӘНӘМЕ, ӘЛЛӘ БАШМЫ
Шактый ук сәрхушләнгән бер адәм урамда баганага ябышкан да, чайкалгалап тора, ди. Узып баручы икенче берәү аннан сораган:
— Нишләп торасың монда? — дигән.
Тегесе әйткән: «Җир әйләнәме? Әйләнә! Менә шул: минем әәә-нә тегендәге өем, әйләнә торгач, менә шушында минем яныма ук килеп чыгар да, мин шушыннан баскычка гына менеп китәрмен дип торам», — дигән.
568. МАКТАНЧЫК ӘТӘЧ
Бер кеше исереп кайткан да ишек алдында егылган. Кесәсендәге шешәсе ватылып аракысы җиргә аккан. Шул тирәдә чүпләнеп йөргән әтәч моны бераз эчеп караган икән, ул да исереп егылган. Хуҗа хатын кайтса, әтәчне күреп бик борчылган. «Харап икән, әтәчебез әрәм булган икән, ичмаса йонын гына булса да йолкып калыйм», — дип, әтәчнең бөтен йонын йолкып бетергән дә гәүдәсен чүплеккә чыгарып ташлаган.
Иртәгесен әтәч айныган, берне кычкырган да тавыклары янына киткән.
Тавыклары сорыйлар икән:
— Кичәдән бирле кайда йөрдең? Без монда синең өчен куркышып беттек,— диләр икән.
Әтәч эре генә әйткән:
— Кичә хуҗа белән бик каты эчкән идек, шунда шәп-шәрә калганчы чишендереп киткәннәр,— дигән.
569. ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ
Бер кеше аракы эчәргә ярата, ди. Менә бервакыт бу эчүен ташларга сүз бирә. Кибет турысыннан узганда: «Түз, йөрәгем, түз, кибет турысыннан үтәбез», — дип әйтә, ди. Кибет турысыннан үткәч:
— Рәхмәт, йөрәгем, түздең, шуның өчен үзеңне сыйлыйм инде, — дип, кибеткә кереп китә, ди.
570. КЕМДӘ НИНДИ КАЙГЫ
Элек бер бай, үзенең өендә ашап-эчеп утырганда, сөйләшә киткән:
— Фәлән җирдәге бодайның дисәтинәсеннән илле-алтмыш пот чыгар, шулчаклы уңган,—ди икән. Шуннан соң йокымсырап утырган олы малаеннан сораган:
— Синеңчә күпме чыгар?
Тегесенең башында бөтенләй башка нәрсә икән:
— Билгеле инде ул, бер яртыдан тулар-тулмас өч стакан чыга,— дигән.
571. ЧЕЛЕМ ГЕНӘ ЯСЫЙМ
Яшьләрнең аракы эчеп, тәмәке тартып йөрүләренә Гариф абыйның бик эче поша икән. Беркөнне ул бер егеттән утын китереп китүен сораган. Тегесе, авызыннан челемен төшермичә генә: «Аракы эчертсәң, китерәм»,— дигән. Гариф абзыйның ачуы килеп: «Аракылык акчам юк, алай да җилкә тамырыннан челем ясый беләм, кил, ясап җибәрермен»,— дигән.
572. АРТЫК «КҮРҮ» БӘЛАСЕ
Бер адәм бер исереккә: «Күзең чыкканмы! Кешегә килеп сугыласың! Күрмисеңмени монда кеше барын?» — дигәч, исерек:
— Минем күзем сине күрмәү генә түгел, ике итеп күрә. Мин уртагыздан узмакчы идем дә, ялгыш сиңа килеп бәрелдем,— дигән.
573. ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ КАЙГЫСЫ
Бер лектор:
— Бездә хәзер химиклар хушбуйның бер сөртенгәч, бер ай буе исе бетми торганын уйлап тапканнар,— дигәч, бер исерек:
— Ә аракының йөз грамм эчкәч, ай буе исертеп йөрткәнен кайчан табарлар инде? — дип сораган.
574. ОСТА КОТЫЛГАН
Бер кеше бик күп эчеп йөри торгач, үлеп киткән, имеш. Аны күмгәннән соң, җавап алырга килүче фәрештәләр:
— Йә, адәм, дөньялыкта нинди гөнаһлар эшләдең? — дип сорау биргәннәр.
Бу кеше аларга:
— Мин нинди гөнаһлар эшләгәнемне каян белим. Мин бит туганда бик бәләкәй, ә үлгәндә исерек идем,— дип җавап биргән.
575. ҮЗ СЫЕРЫҢНЫ САТ ТА
Әхмәдиша Бәрәңге районы базарына сыер сатарга киткән җиреннән ун көн үткәч кенә кайтып кергән.
Кайту хәбәрен ишетеп, күршесе Барый абзый керә. Сүз куертып утыра торгач, йомшак кына шундый сорау биреп куя:
— Күрше, хәлләрең ничек, әйбәтме соң?
— Минем хәлне бик беләсең килсә, үз сыерыңны сат та, ун көн эчендә шуның акчасын эчеп бетереп кара, — дип җавап бирә Әхмәдиша.
576. ЫШАНДЫҢМЫ
— Оялмыйсың да! Кичә эшкә тагын эчеп килгән идең.
— Кем әйтте аны? Булмаганны!
— Сон үзең әйттең ич: башымда бар, дидең.
— Һай, исерек баштан әйтелгән сүзгә ышандыңмы?
577. РИЗА
Колхоз кладовщигы Сәлмәнов, сәгать саен амбарны бикләп, каядыр юкка чыга икән дә, алпан-тилпән әйләнеп кайта икән.
Председательнең моңа бик ачуы чыккан:
— Сине, Сәлмәнов, чылбыр белән амбар ишегенә бәйләп куймый булмас! — дигән.
— Мин риза,— дип җавап биргән Сәлмәнов,— тик чылбыры кибеткә кадәр җитәрлек булсын.
578. КАБУЛ ИТМИ
Шешә җыю пунктында эшләп чыккан берәү, исерекләр кабул итеп торучы булып, айныткычка урнаша. Менә бер заман кайдадыр эчеп сугышкан бер исерекне китерәләр.
Бу иске гадәте буенча, тегенең авыз эчен бармагы белән айкап карый да:
— Ике теше кителгән, алмыйм,— ди.
579. ТАПТЫЙ-ТАПТЫЙ ТӨЯДЕМ
Барый исемле берәү урманга утынга барган. Кайтырга чыккач, юлда бер авылга кереп, утынның яртысын сатып эчкән.
Кайткач хатыны:
— Карт җүләр! Утынның яртысын тагын сатып эчтеңмени? Алып кайт хәзер үк! — дип, Барыйны куа башлаган.
Барый хатынына:
— Бибигайшә, җан кисәгем, күрмисеңмени, мин олауга утынны таптый-таптый төягән идем, шуңа гына аз күренәдер, күп анда утын,— дигән.
580. КАРАКНЫҢ БҮРЕГЕ ЯНА
Базарда бер агайның акчасын урлаганнар. Ләкин халык бик күплектән, кем урлаганны белү һич мөмкин булмаган. Шунда бу агайның башына бер уй килгән. Ул тоткан да кинәт кенә:
— Каракның бүреге яна!— дип кычкыра башлаган.
Карасалар, бер кеше капылт кына бүрегенә тотынган. Акчаны чыннан да шул кеше урлаган икән.
581. ӘРХӘРӘЙ ХӘЙЛӘСЕ
Бер әрхәрәйнең камытларын урлаганнар. Әрхәрәй икенче көн һәммә хезмәтчеләрен чиркәүгә җыеп: «Һәммәгез аллага дога кылыгыз, шул камытларны урлаган кеше беленсен иде»,— дигән.
Бераздан әрхәрәй: «Һәммәгез дә дога кыласызмы?» — дигән. Чиркәүдәгеләр бер авыздан: «Һәммәбез дә дога кылабыз», — дигәннәр. Әрхәрәй: «Соң камытны урлаган кеше дә дога кыламы?» — дигән икән, кучер сикереп торып:
— Мин дә дога кыламын! — дигән.
582. КАРАК
Xаким: — Бу әйберне син урладыңмы?
Карак: — Гомердә урлаганым юк.
Хаким: — Менә бу егет урлаганыңны үз күзе белән күреп торган бит.
Карак: — Ул алдаша. Мин бу әйберне алганда, анда бер кеше дә юк иде.
583. УРЛАУЧЫ ГЫНА ГАЕПСЕЗ
Берәүнең ишәге югалды. Аңа әйттеләр:
— Син үзең гаепле, карамагансың,— диделәр.
Икенчесе әйтте:
— Ишәкне сугарган кеше гаепле,— диде.
Ишәк иясе әйтте:
— Алайса, урлаган кешенең гаебе юк икән,— диде.
584. ИШ ИШЕН ТАБА
Бер оешмага хисапчы кирәк була. Гариза белән килгән һәр кешегә оешма җитәкчесе бер үк сорауны бирә икән:
— Ике җирдә икең ничә була?
Берәүләр «дүрт» диләр. Җавап канәгатьләндерми, ди, моны. «Биш», «өч» дип җавап бирүчеләрне дә эшкә алмаган бу. Арадан бер шомасы табылган бит.
— Сиңа күпме кирәк булса, шулкадәр була, — дип әйткән, ди.
Әлеге җитәкчегә моның җавабы бик ошаган һәм оешмасына хисапчы итеп шуны алган.
585. КЕМ НӘРСӘНЕ ЯРАТА
Бер бухгалтердан:
— Син нәрсәне бигрәк тә яратасың? — дип сораганнар.
— Мин ревизор килеп бухгалтериягә тикшерү ясаганнан соң, тегенди-мондый кыйшык-мыйшык якларны күрмичә, сөйкемле акт язып, аңа кул куйганнан соң китеп барганда аның тәгәрмәченнән чыккан тузанны бик яратып карап калам,— дигән бухгалтер.
586. ОХШАМАГАН РӘСЕМ
Бер кеше үзенең портретын ясаткан. Иптәшеннән:
— Бу рәсем миңа бик охшаганмы? — дип сораган.
— Юк, бу сиңа охшамаган, — дип җавап биргән иптәше.
— Кай төше охшамаган?
— Әнә, кара: бу рәсемдә син кулыңны үз кесәңә тыккансың, ә синең кулың гадәттә кеше кесәсендә була, — дигән.
587. ХАКЫ ИҢ ТӨБЕ БУЛЫР
Бер кеше тегүчегә чикмән тектерергә килгән. Тегүче моны түшәмгә караткан да, чикмәнне кисә башлаган. Үзе шул арада:
Монысы чабуы, Монысы ябуы, Монысы җиң төбе, Монысы иң төбе,—
дип сөйләнә-сөйләнә зур гына кисәкне читкә яшереп куйган да, соңыннан аны чалбар төбенә теккән, ди.
Чикмән әзер булгач, тегүче:
— Бәясе фәлән хак булыр,— дип әйткән икән, тектерүче:
— Кискән вакытта иң төбе дип әйткәнең хак булыр,— диеп, чикмәнне алып китеп тә барган, ди.
588. МЕНӘ НИГӘ ЧЫКМЫЙ ИКӘН!..
Бер егет сирәк очрый торган материал сатып алып, костюм тектерү нияте белән, тегүче Сәйфетдингә барган. Сәйфетдин үлчәп-үлчәп караган да:
— Булмый, энем, чыкмый,— дигән.
Егет Гыйльметдингә киткән. Гыйльметдин үлчәп караган да:
— Була, энем, фәлән көнне килерсең,— дигән.
Егет костюмын алырга баргач, ишек алдында уйнап йөргән бер бәләкәй малайга күзе төшкән. Малайның өстендә өр-яңа бишмәт, ә материалы нәкъ бу егетнеке кебек.
Егет акчаны түләп костюмын алган да Сәйфетдингә кергән.
— Менә, Гыйльметдин абый тегеп бирде. Ә син чыкмый дип әйткән идең,— дигән.
Сәйфетдин карап-карап торган да:
— И энекәем, бигрәк беркатлы кеше икәнсең. Гыйльметдиннең малае биштә генә бит аның, ә минеке унбердә,— дигән.
589. ВАҺАП
Ваһап исемле ат карагы төнлә белән берәүнең абзар артына килеп, аның айгырын ничек итеп урлау турында баш вата икән. Шул вакыт абзар эченнән кемдер:
— Ваһ-һап, Ваһ-һап!— дип дәшкән.
Ат карагы:
— Сизделәр бит, төртенеп киткере! — дип, тизрәк сызу ягын караган.
Бакча киртәсен чыккач яңадан тыңлап караса, карт сарыкның йөткерүе шулай ишетелгән, имеш.
590. КЕМ КҮЗЛЕГЕННӘН НИЧЕК
Хаким бер карактан җавап ала икән:
— Моңа кадәр төрмәдә утырганың булдымы?
— Булды.
— Ни өчен?
— Томау төшкән өчен.
— Юкны сөйләмә! Ул ни дигән сүз? Томау төшкән өчен төрмәгә утыртырга дигән закон юк. Әгәр аның өчен утырта башласалар, бөтен дөньяны төрмәгә тыгарга туры килер иде.
— Юк, хаким әфәнде, болай булды ул: мин берәүнең өен басарга кергән идем дә, томау төшкән чак иде, ялгыш кына төчкереп җибәрдем. Шунда мине эләктереп тә алдылар.
591. ТАВЫШЫ ИРТӘН ЧЫГАР
Бер кеше байның кибетен басарга килгән дә йозагын игәү белән игәп утыра икән.
— Нәрсә эшлисең, агай? — диләр икән кешеләр моңа.
— Музыка уйныйм ич, — ди икән бу.
— Нигә тавышы, бик акрын чыга?
— Иртән шәп чыга аның тавышы,— ди икән бу.
Иртәгесен бар җирдә дә тавыш купкан, ди. Байның кибете таланган.
592. МОННАН ЭЛӘКМӘСӘ, ТЕГЕННӘН ЭЛӘГӘ
Юлдан бик күп юлаучылар узып барганда, берәү бәке янында өтергене җепкә бәйләгән дә суга салып тора. Юлчылар: «Нишлисең?» — дип сорыйлар. Теге кеше: «Балык тотам»,— ди. Юлчылар җыелалар да:
— И, тинтәк, өтергегә балык эләгәмени,— диләр.
Теге кеше:
— Моннан эләкмәсә, тегеннән эләгә ул,— ди. Юлчылар монда җыелган арада, балыкчының иптәшләре тегеләрнең йөкләрендәге әйберләрен урлап китәләр.
593. ИХ-МА!..
Базарда бер поп йөри икән. Ике карак кулларына икона тотып поп янына киләләр:
— Батюшка, менә бу алла анасы бит? — ди берсе.
Икенче карак:
— Юк! Бу «их-ма»! — дип аңа каршы төшә.
Поп сумкасын куя да, иконаны карый.
— Әйе, бу алла анасы,— ди ул. Шул арада беренче карак попның сумкасын эләктереп тә китә. Поп борылып карый да:
— Их-ма-а! — дип куя.
Икенче карак әйтә:
— Әйттем бит мин сиңа, батюшка, «их-ма» бу дип,— ди.
594. «ОҖМАХ КОШЫ»
Бер карак, базарда башка урлар әйбер тапмагач, йомган урлый. Ләкин тотыла бу. Авылдашлары моның әнисенә улының комган урлап тотылганын әйтәләр. Шуны ишеткәч әнисе:
— Бәрәкалла, бәрәкалла, сәвап савыты урлаган икән, и оҗмах кошы булыр бәбкәем,— дип әйтә икән, ди.
595. ЯРАТМАГАННАР
Сыраң артык җылынган дип, кешеләр сыра сатучыга зарланалар икән.
Сатучы үз-үзенә:
— Ярамассың бу кешеләргә! Мичкәгә әле генә ике чиләк сап-салкын су салган идем, югыйсә,— дигән, имеш.
596. СӘЯСИ ЭШ
— Гали, син кайда идең, бер дә күренмәдең?
— Сәяси эш белән төрмәдә яттым.
— Сәяси эш белән?.. Ни эшләдең соң син?
— Чардактан полицейскийның чалбарларын урлап эләктем.
597. КЕМ КЕМНЕ
Ат маклеры базарда мактанган:
— Иллә кызык иттем дә соң бер ачыкавызны, егерме яшьлек атны нинди кыйммәт саттым: кайтып җиткәнче җан бирмәсә ярый инде,— дигән.
Арадан бер иптәше:
— Кая әле, нинди акчага саттың икән? — дип сораган.
Карасалар, акчалар барысы да ялган кәгазь генә булган, ди.
598. ҮЗ БӘЯСЕНӘ
Берничә кеше бик ихшы тун урлап, араларыннан берсен базарга сатарга җибәрделәр. Бу кеше тунны базарга алып килде. Ләкин икенче бер карак бу күрмәгәндә тунны урлап качты.
Әүвәлге кеше иптәшләре янына әйләнеп кайткач:
— Йә, туйны ничә сумга саттың? — дип сорадылар.
— Алган бәясенә саттым— диде.
599. ҖӘЗА
Заготсырьеда чүпрәк-чапрак җыючы булып эшләүче Миңлегабделҗаббаровны нәчәлниге чакырып алган да әйткән тегеңә:
— Яхшы эшләвеңне искә алып, сине зуррак эшкә күтәрергә булдык. Иртәгәдән директор булып утырасың,— дигән.
— Шту сез! Минем семья туйдырасы бар бит! — дигән Миңлегабделҗаббаров.
600. НИ ӨЧЕН
Берәү кибеткә сатучы булып керергә теләгән икән дә, сельпо председателе аны кире борып чыгарган. Теге кешенең моңа бик кәефе киткән.
— Ни өчен сез мине алмыйсыз? Әллә берни дә булдыра алмый торган кеше дип беләсезме? — дигән.
Сельпо председателе:
— Киресенчә, мин сезне барын да «булдыра ала» торган кешегә хисаплыйм, шунлыктан алырга кыенсынам,— дигән.
601. ГАЕПЛЕ БАШ ҖӘЗАСЫН КҮРӘ
Берәү төрмәдә башын ялангач идәнгә, аягын мендәргә куеп ята икән.
— Ник алай итәсең? — дип сорагач:
— Мин шул башым аркасында төрмәгә кердем, шуңар күрә җәзалыйм,— дип әйтте ди. |