Четверг, 19.06.2025, 21:33:18   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Май » 26 » МАКТАНЧЫК, ЯЛГАНЧЫ, КУРКАК КЕШЕЛӘР
МАКТАНЧЫК, ЯЛГАНЧЫ, КУРКАК КЕШЕЛӘР
12:01:26
473. «КРУШЕНИЕ»


Укый белми торган бер агай вокзалда газета сатып алып шуны тотып утыра икән. Кире башы белән тотканлыктан, газетага төшерелгән паровоз тәгәрмәчләре белән өске якка карап тора икән, ди. Икенче бер агай килә дә:

— Нихәл, кордаш, гәзиттә ниләр язалар? Дөньяда ниләр бар? — дигән була. Ә тегесе бик белдекле кыяфәт белән:

— Менә тагын крушение булган, күрәсең бит паровозның асты өскә килгән, — дип җавап биргән.

474. ҮЗ КАЙГЫСЫ


Мәскәү поезды Казан вокзалына килеп туктауга, вагонның баскычына шүредәй тар балаклы чалбар киеп, муенына кан төсле кызыл шарф элгән яшь егет килеп чыкты да кычкырды, ди:

— Носильщик! Носильщик!

Моның каршысына йөгерешеп ике-өч носильщик килеп басалар, ди. Теге егет бик эре генә кыяфәт белән:

— Иң шәп ресторанга кайсы трамвай бара? — дип сорады, ди.

475. ТЫШЫ ЯЛТЫРЫЙ, ЭЧЕ КАЛТЫРЫЙ


Бер ярлы егет бар икән. Ярлы булса да, көязләнергә, шуның өстенә күпертеп җибәрергә бик ярата икән.

Беркөнне кибет алдына барып утырган да, мыекларын сыпыра-сыпыра, мактанырга тотынган:

— Бүген кабартма пешереп җибәрдек әле. Сыксаң, бер-берсеннән чирек май чыгар, мыеклар майланып бетте,— ди икән.

Әйтеп кенә бетергән, капкаларыннан атылып-сугылып энесе килеп чыккан да, тамагын ертып:

— Абый, мыек майлый торган канатыңны песи ашады, кайт тизрәк!— дип кычкырган.

476. БЕР АЯКТА


Бер маһир биюче, бер аяк өстендә озак торуына мактанып, икенче биючегә әйтә, имеш:

— Син минем кадәрле һич тә торалмассың, — ди.

Аңа каршы җавабында икенчесе:

— Хәер, миннән булмаса булмас, ләкин бер аякта синнән озаграк торучы бар, — дигән.

— Ул кем? — дип гаҗәпсенеп соравына каршы:

— Каз, — дигән.

477. «ЯХШЫ» ХАТЫН


Бер купшы гына хатын булган. Ул үзен бик эре тоткан, үзен иң чибәр, иң күренекле хатыннарның берсе итеп күрсәтергә тырышкан.

Мәҗлестә утырганда бер ир кеше бу хатынны бик «мактый» икән:

— Үз хатынымны акчага сатып, сине бушлай гына алыр идем,— ди икән.

И кәперенгән бу хатын, и борынын чөйгән. Соңыннан аңа икенче берәү генә аңлатып биргән:

— Димәк, аның үз хатыны акча торырлык, ә сине ул алса да бушлай гына ала, чөнки син бер тиен дә тормаслык,— дигән.

478. «РЕКЛАМА»


Берәү яңа итек һәм сәгать сатып ала. Байлыгын күрсәтергә дип, урамга чыга. Моңа бер кеше дә игътибар итми. Шуннан бу халык арасында йөргән бер исереккә бәйләнә:

— Шушы яңа итек белән тибеп җибәрермен һәм менә шушы яңа сәгатькә карап торырмын — бер сәгать баткакта ятарсың!

479. ПЕСИ, СИҢА ӘЙТӘМ...


Шәһәрдән кайткан берәүнең үзенә бик игътибар иттерәсе килә икән. Ләкин аны мактаучы, киеменә исе китүче булмаган. Бу песигә карап сөйли башлаган:

— Әгәр син сикереп төшеп, минем ике йөз сумлык костюмымны ертсаң, тәпиләрең белән ефәк күлмәгемне пычратсаң, мине иелдереп башымдагы 20 сумлык эшләпәмне төшертсәң, хром итегем белән бер генә тибәрмен дә, биш минут эчендә юк булырсың,— дип, сәгатеңә карап куйган, ди.

480. ТИПИЕВ БУЛСАҢ, ГАЛСТУГЫМНЫ БӘЙЛӘП БИР!


Бервакыт Зыя Типиев дигән бер купшы интеллигент Казанга килгән. Ул тырпыча хәтле ак яка, манжетлардан бик төз катып кына Тукай белән танышырга дип бүлмәсенә кергән. Ул кергәндә, ничектер, Тукайның галстук бәйләргә маташып торган чагы икән. Типиев үрә катып тора да тора, Тукай аңа һичбер сүз эндәшми-нитми һаман галстугы белән булыша, тик, бәйли генә алмый икән.

Шуннан соң Тукай галстугын карават өстенә атып бәргән дә җентекләп Типиевкә карап торган:

— Сез кем буласыз?

Типиев аптырап калган. Ык-мык итеп:
— Мин... ни, кем, Типиев…

Тукай:

— Мә әле, Типиев булсаң, минем галстугымны бәйләп бир, — дип, галстугын аңа сузган.

481. «БОРЧАК» КҮТӘРӘ


Берәү күршесеннән сораган:

— Син, Галәветдин, әйт әле, нәрсә белән күтәрелә «Алга» колхозының председателе? Мин аны һәрвакыт президиумда күрәм, гәзиткә дә мактап язалар. Мин әйтәм, әллә аны кукуруз бик күтәрәме?

— Юк ла,— дигән иптәше, — кукуруз түгел, борчак. Ул борчакны күп чәчә.

— Молодец, борчак та бик кыйммәтле культура бит.

— Юк, ашый торган борчак түгел, сүз борчагын күп сиптерә ул, — дим мин.

482. ЙӨРӘКЛЕ КЕШЕ


Бер кешенең бик яхшы айгыры була. Бу айгырны урларга йөрүләрен белеп, агай арба астына кереп ята. Караклар төнлә килеп атны урлап китәләр. Икенче көнне бу кеше күршеләренә сөйли икән:

— Йөрәк бар да бар икән үземдә. Яшь чак, кулда пычак, болар атны җиктеләр, капканы ачтылар, алып киттеләр, һич курыкмадым, яткан көе карап калдым, — ди икән.

483. МАКТАНЧЫК АУЧЫ


Бер аучы бөтен гомеренә бер төлке аткан да шуның белән мактанып йөргән:

— Мин аткан төлкенең койрыгы биш метр иде! — дигән.

Күршесе моның юкны сөйләвен белеп, үзе дә күпертергә тотынган:

— Мин быел туйлашкан идем, биш баш сарык китте! — дигән.

Аучы аңа:

— Ай-яй, нигә юкны сөйлисең. Азрак кимет, — ди икән.

Теге аңа:

— Син дә кимет, — дигән.

— Йә ике метр булгандыр инде.

— Әйдә мин дә киметәм, өч сарык, — дигән.

— Тагын кимет, — дигән аучы.

Тегесе:

— Син дә кимет, — дигән.

Аучы әйткән:

— Ярты метр булгандыр инде, — дигән.

— Мин дә бер генә сарык суйдым, — дигән күршесе.

484. ИКЕ ЯЛГАНЧЫ


Бер авылда ике ялганчы яшәгән. Берсе тегүче икән. Бервакыт боларның берсенә күрше яшьләре кереп утырганнар. Бу боларга сөйли икән:

— Мин тегү теккән авылда тавыклар өй түбәсенә менеп йолдыз чүпли торганнар иде. Бервакыт айны тартып төшерделәр дә чукый-чукый урам буйлап йөрттеләр,—дигән.

Яшьләр икенчесенә барып, аннан:

— Шул сүзләр дөресме? — дип сораганнар.

Икенчесе әйткән:

— Ул дөнья гизгән кеше, юкны сөйләмәс, — дигән. — Әмма минем, үземнең бер күлне аркан белән күккә асып куйганым бар. Үзем астан әллә ни тикле карап тордым, балыклар куркуларыннан күл читенә сикереп, егылышып төштеләр....

485. БОРЧАК


Булган, ди, ике алдакчы. Болар алдашуда берсеннән-берсе уздырырга тырышканнар. Берсе болай дип сөйләп киткән:

— Бервакытны шулай, Кама иделеннән төшеп килә идек, пароходның ягарына бетте. Инде нишләргә? Пароходларыбыз белән Чистайга мендек тә олы юлдан Әлмәткә барып, пароходка нефть төяп чыктык. Аннары яңадан Камага төшеп әйбәт кенә Астраханьга барып җиттек шулай.

Тегесе моның ялганын бик рәхәтләнеп җүпләп торган.

— Булыр, дөнья булгач төрле хәлләр була ул, — дигән. — Менә безнең дә бер үрдәгебез шулай, комсызланып, күрше Галиәхмәтнең сыерын йотты да, эче авыртуга чыдый алмыйча, ике метрга сикерде, — дигән.

Беренчесенең моңа ышанасы килмәгән:

— Ай-ай, сиптерәсең борчакны! — дигән.—Булмас, сыер йоткан үрдәк бик авырайгандыр. Ничек ул ике метрга сикерә алсын, — дигән.

Икенчесе моңа чын-чыннан үпкәли язган:

— Мин пароходның ягулыксыз-нисез Чистай белән Әлмәт арасын коры җирдән баруына да ышандым, ә син ике метр сикергәнгә дә ышанмыйсың,— дигән.

486. ҖЕН КҮРҮЧЕ


Берәү үзенең җен күрүен сөйли икән.

— Шулай урман буйлап ялгыз гына барам. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Кинәт артка борылган идем, коточкыч бер җен тора.

Тыңлаучылардан берсе:

— Тукта әле, Касыйм абый, күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда син аны ничек күрдең соң? — дигән.

Касыйм бер дә аптырап тормаган:

— Һи, ник күрмәскә, ай яктысы яп-якты бит,— дигән.

487. ХАТЫННАН СОРАГЫЗ...


Ялган сөйләргә бик ярата торган берәүне хатыны ачуланган. Ире:

— Чамасын белмәгәч нишлим соң? — дигән.

Хатыны моңа әйткән:

— Син сөйләгәндә миңа карап ал, артып китә башласа, мин ишарә ясармын,— дигән.

Бервакыт кунак мәҗлесендә ире тагын мактана башлаган:

— Безнең әтинең кунаклар килгәч куя торган өстәленең буе йөз терсәк була торган иде, — дип.

Хатыны моңа күз кыскач, теге кеше:

— Киңлеге бер терсәк,— дип төзәткән.

Кунаклар:

— Андый тар өстәлдә бик җайсыз булгандыр, — дип көлешкәннәр.

Теге кеше аптырап торган-торган да:

— Анысын инде әнә хатыннан сорагыз,— дигән.

488. ДӨРЕС СҮЗ


Сөйләшеп утыра торган ике кеше янына өченче бер кеше килеп:

— Ниләр, ялганлап утырасыз? — ди.

— Сине бик яхшы кеше дип мактыйбыз.

— Дөрес сүз,— дигән теге кеше.

489. КҮРӘЗӘ


Борын заманда бер кеше, халыкны алдап, күрше авылларда күрәзәлек кылып йөри икән.

Бер авыл агасының моңа бик эче пошып йөргән. Беркөнне теге кеше берәүләрдә алдашып утырганда, килгән дә тәрәзәдән кычкырган:

— Әй, йортың яна! — дигән.

Күрәзә каушавыннан бишмәтен кияргә дә онытып, авылына чыгып йөгергән. Кайтса, янгын да, шайтан да юк.

Шуннан бирле бу кешедән көлә башлаганнар:

— Үз йортыңда ни барын, ни югын да белмәгәч, сиңа ничек ышанмак кирәк? — диләр икән.

490. КАРТ ЯЛГАНЧЫ


Элекке заманда бик ялганчы бер кеше булган. Ул гомеренә бер генә дөрес сүз дә әйтмәгән. Шулай картайган.

Шул кеше бер бик салкын көнне күршесенең сыеры бозаулаганны күргән дә моны аларга кереп әйткән:

— Бозавыгызны чыгып алыгыз, югыйсә өшеп үләр,— дигән.

Күршеләре аңа ышанмаганнар, «тагың ялганлый торгандыр әле», дигәннәр. Шулай итеп боларның бозаулары өшеп үлгән.

Шуннан соң теге ялганчы:

— Гомеремдә бер дөрес сүз әйттем, аңа да ышанмадылар,— дип, бик җәберсенгән, ди.

491. ЯЛГАНЧЫНЫҢ ЯЛГАНЫ


Ялганчы булып танылган бер кеше әйтте:

— Мең сум бирсәләр дә ялган суз әйтмәс идем,— диде.

Янындагы кеше әйтте:

— Менә бу ялганыңны бер тиенсез дә әйттең түгелме еоң әле? — диде.

492. ЯЛГАНЧЫНЫҢ ТУРЫ СҮЗЕ


Ялганчы дип даны киткән берәүгә:

— Гомереңдә, ичмасам, бер генә дөрес сүз әйткәнең бармы? — диделәр.

Ялганчы әйтте:
— Бу сүземә дә ышанмаслар дип куркам, юкса гомеремдә бер генә дөрес сүз дә әйткәнем юк дип әйтә алыр идем,— дигән.

493. ИКЕ ЯЛГАНЧЫ


Бер авылда яшәгән, ди, ике ялганчы. Боларның ялганына бер дә чама юк, ди.

Бер дә беркөнне бу ике ялганчы кибет алдына чыгып утырганнар да сөйләшәләр, ди.

Берсе әйтә:

— Карале, Әхмәтҗан, быел яз иртә килде, игеннәр ничек булыр икән? — ди.

Икенчесе әйтә:

— Ә син каян беләсең язның иртә килгәнен, Гариф дус? — ди.

Әхмәтҗан әйтә:

— Карлар эреп беткән, ә күрәсеңме мәчет манарасының аена бер черки барып кунган, — ди.

Гариф дигәне мәчет аена озак кына карап торган да:

— Чыннан да шулай, — ди. — Җитмәсә черкие дә карт черки икән, — ди, — бер күзе сукыр, — ди. — Игеннәр быел шәп булыр, — ди.

494. КҮПЕР «ЭРЕГӘН»


Бер бай атка утырып юлда барганда кучерына: «Мин бер куян аттым, бер пот мае булыр», — дигән.

Моны ишеткәч кучер атларын куа икән: «Әйдәгез, хайваннар, чабыгыз, хәзер алдакчыларны батыра торган күпергә җитәбез», — дип.

Алдакчы бай утырган-утырган да, кучерның сүзеннән шүрләп әйткән: «Бер пот булмаса да, ярты пот бар иде», — дигән. Ә кучер һаман үзенекен әйтә икән: «Әйдәгез, хайваннар, чабыгыз, хәзер ул күпергә җитәбез», — дип. Бай әйткән: «Инде ярты пот булмаса да, ун кадагы бик бар иде», — дигән.

— Әһә, күпергә килеп җитәбез инде, — дигән кучер.

— Ну мае булмаса да, ите әйбәт иде, — дигән бай.

Шуннан соң болар баралар-баралар, күпер һаман юк.

— Ул күпер кая соң әле? — дигән бай.

Кучер әйткән:

— Ул күпер, син аткан куян мае кебек, без килгәнче «эреп беткән» ахры, — дигән.

495. СӨРЛЕ КҮПЕР


Читтә йөреп кайткан бер кеше: «Фәлән җирдә фәләнне күрдем»,— дип, күп нәрсәне яман күпертеп, булмастай нәрсәләр сөйли торгач:

— Һиндстанның кыяры тау кадәрле! — дип ычкындырган.

Иптәше ялганчының болай шапырынуына түзеп йөргән-йөргән дә бер яңа күпергә җитәрәк әйткән:

— Син югында яңа күпер салдык бит әле, серле күпер ,— дигән.

— Нинди сере бар?

— Бу күпер ялганлаган кешене кысып үтерә.

— Бу күпергә кермичә генә булмыймы?

— Бүтән күпер юк шул.

Күпергә якынлаша төшкәч, ялганчы әйткән:

— Ул кыяр тау кадәрле үк булмаса да, кечерәк йорт кадәрле булыр,— дигән.

Күпергә тагын да якынайгач, өстәп куйган:

— Йорт кадәрле үк булмаса да, эченә бер кеше кереп ятарлык булыр.

Иптәше:

— Булса булыр, менә иң дөресен күпер әйтер инде, — ди икән.

Күпергә керер алдыннан ялганчы, эче көеп:

— Иптәш, дөресен генә әйткәндә, һиндстан кыяры да шул бездәге кыяр хәтле үк инде ул,— дигән.

496. СОРАВЫНА КҮРӘ ҖАВАБЫ


Бик күп сәяхәт иткән берәүдән бер мәҗлестә сораганнар:

— Син бик күп илләр гиздең, шулар арасында иң гаҗәеп булганы кайсы, безгә бераз сөйләсәнә, — дигәннәр. Бу сәяхәтче:

— Йөргән вакытымда Япония мәмләкәтендә бер гаҗәеп зур кәбестә башы күрдем. Бу кәбестәнең бер яфрагы астына илле кеше сыярлык, — дигәч, мәҗлестәгеләрдән берәү акрын гына әйтте:

— Мин дә бик күп йөрдем, күп гаҗәепләр күрдем. Япония мәмләкәтендә өч-дүрт йөз кеше бер бик зур казан ясыйлар иде. Аның эчендә генә йөзләп кеше эшли иде.

Әлеге сәяхәтче:

— Ул казан ник кирәк булды икән? — дип сорагач, бу кеше:

— Шул сез сөйләгән кәбестәне пешерер өчен булса кирәк,— дип җавап биргән.

497. ЯКЫН КИЛГӘН


Бик күп сәяхәт итүе белән һаваланып, мактанып торган берәүгә:

— Алай булса сез, әфәндем, җәгърәфияне (Җәгърәфия — география) бик яхшы белә торгансыздыр, — дигәннәр. Әлеге күп белүче сәяхәтчебез җавап биргән:

— Моңа кадәр җәгърәфия дигән мәмләкәткә (Мәмләкәт — дәүләт, ил) барып, эченә керә алмадым алуын, алай да яныннан үтеп киттем, — дигән, имеш.

498. ҖӨҖ БҮРЕ...


Элек заманда бер авылда бер алдакчы кеше булган. Нәрсә турында гына сөйләмәсен, бу кеше һәрвакыт шыттырып сөйләргә ярата икән. Шуның өстенә, үзе бераз сакау да булган, ди.

Беркөнне бу кешеләр җыелып торган җиргә килгән дә:

— Әле генә урманнан җөҗ бүре күреп кайттым,— дип сөйли башлаган.

Җыелган халык шау-гөр килеп көләргә тотынганнар. Аның сүзеңә беркем дә ышанмаган.

Алдакчы кеше бераз киметергә булган.

— Җөҗ булмаса да, илле бар иде,— дигән.

— Юк, булмас! — дигәннәр кешеләр.— Бүреләр ул кадәр күпләп йөрмиләр.

— Илле булмаса да, унлап булгандыр,— дигән алдакчы, сүзен бирәсе килмичә.

— Ун да булмас, ул кадәр йөрерлек урман юк бездә,— дигәннәр моңа.

— Куаклыкта нидер кыштырдады инде шунда,— дигән алдакчы.

499. ҖИДЕ БҮРЕ


Берәү:

— Мин урманда җиде бүре күрдем, — дип әйтә, ди. — Шул арның икесе дә соры иде. Таяк алып ыргыткан идем, торды да чапты, — дип әйтә, ди.

500. БЕЛМИМ ТАГЫ...


Кыш көне авылда кешеләр җыелып, сөйләшеп торалар икән. Араларыннан берәү сөйли, ди:

— Кичә урманга барганда каршыма бозау кадәрле өч бүре килеп чыкты. Мин ялт арыш арасына...

— Нәрсә сөйлисең, кыш көне кырда арыш буламыни?!

— Белмим тагы, бәлки солы булгандыр.

501. ТӨЛКЕНЕҢ КОЙРЫГЫ БУЛГАНМЫ


Ике аучы очрашканнар. Болар үзара сүз куешкан булганнар икән, берсе алдаганда, икенчесе итәгеннән тартырга, дип.

Боларның берсе:

— Мин бүген бер төлке кудым. Койрыгы бик озын иде, менә шундый иде, — дип, ике кулын җәеп күрсәткәч, икенчесе моның итәгеннән тарта башлаган. Ул итәктән тарткан саен, беренчесе кулларын якынайта бара икән. Тегесе һаман тарта икән. Ниһаять, беренче аучының чынлап торып ачуы чыккан:

— Нәрсә, синеңчә, төлке бөтенләй койрыксыз что ли! —дигән.

502. ЫШАНМАСЛЫК ЯЛГАН


Балыкчылар ярышы булган, ди. Кемнең ялганына ышанмасалар, шул җиңүче буласы, имеш. Бер балыкчы чыга да сөйли башлый:

— Менә балыкка барган идем. Суга кармакны салдым. Көтәм. Бер заман чиртә. Тартып карасам — машина килеп чыкты.

— Булыр-булыр,— диләр моңа.

Инде икенче балыкчы сөйләргә чыга:

— Беркөнне яңгыр яуды. Җыелган суга кармак салсам, бер заман су асты көймәсе килеп чыкмасынмы,— ди бу.

— Булыр-булыр,— диләр. Моңа да ышаналар.

Өченче балыкчы сүз ала:

— Алдым ярты, киттем балыкка,— ди. — Салдым кармак, көтәм-көтәм, чыкмый. Кайттым да киттем, аракысын да эчмәдем...

— Булмас-булмас, — диләр тыңлаучылар. Шулай, итеп соңгысы җиңүче булган.

503. МАКТАНЧЫК БАЛЫКЧЫ


Бер мактанчык балыкчы булган, ди. Балыктан кайткан саен:

— Менә мо-о-ның хәтле балык тоттым,— дип, ике кулын шактый җәеп күрсәтә, ди, бу. Моның бу мактануыннан туеп ике кулын бәйләп куйганнар да, инде мактана алмас дип уйлыйлар икән. Шуннан бу:

— Шундый балык тоттым, күзе менә моның кадәр иде,— дип, бәйләнгән ике йодрыгын күрсәткән, ди.

504. ЗАКАЗ БУЕНЧА


Бер төркем картлар сөйләшеп утыралар икән. Бер шома телле, шук күңелле Ибраһим атлы карт узып бара икән. Төркемнән берәү сүз кушкан моңар:

— Әй, Ибраһим агай, бер ялганлап кит әле.

— Ялганлап торырга вакыт юк. Иске почта тавында он белән баржа баткан. Шунда ашыгам, — дип, тиз-тиз китеп барган.

Картлар тиз-тиз өйләреннән капчыклар алып, баржага йөгерәләр.

Барсалар он да юк, баржа да юк. Икенче вакыт күреп бабайдан сорыйлар:

— Ник теге вакытта ялганладың? — диләр.

— Үзегез ялганларга куштыгыз бит,— ди карт.

505. НИЧАРАДАН БИЧАРА


Авыл яшьләре гел кеше алдап йөрүче берәүне очратып:

— Гайнулла абзый, әйдәле, безне алда әле! — дип моңа бәйләнгәннәр.

— Хәзер вакытым юк, балалар, Каенсарда бик арзанга атлар китергәннәр сатарга, шуны алырга ашыгам, кышка ит булыр, — дип китеп барган Гайнулла.

Яшьләр, бу чынлап та яхшы киңәш дип, өйләреннән акча алып, күрше авылга йөгергәннәр. Барсалар, бернинди ат юк, ди. Аларның моңа бик хәтерләре калган. Гайнулланың өенә барганнар.

— Гайнулла абзый, Каенсарда бернинди дә ат сатмыйлар, без бушка йөреп кайттык,— дигәннәр.

Гайнулла:

— Ничарадан бичара гына, балалар, үзегез алдарга куштыгыз бит! — дип, яшьләрне көлдереп алган, ди.

506. УТЫРТКАН


Патша заманында бер солдат күпер өстеннән узып барганда аның каршысына офицер килеп чыккан. Солдат күрмичә генә узып китмәкче булган икән дә, офицер туктаткан.

— Ни өчен честь бирмисең? — дип җикеренгән. Солдат әйткән:

— Гафу итегез, ваше благородие, мин устав буенча эш итәм. Уставның 133 нче пунктында күпер өстендә честь бирмәү турында әйтелә,— дигән.

Офицер үзенең уставны белмәвенә уңайсызланып калган. Әмма казармага кайткач, уставны ачып караса, устав нәкъ 132 пункт белән бетә икән.

507. КӘКРЕ КАЕНГА ТЕРӘТКӘН


Борынгы заманда бик ярлы, ләкин бик тапкыр бер кеше булган. Шул ук заманда үзен бик акыллыга санап йөргән тагын бер бай кеше бар икән, шул кеше әйтә икән:

— Мин андыйга очрасам, һич тә алдатмас идем,— ди икән.

Бервакыт бу кеше, юл буйлап барганда, күрә: юл буенда әлеге Тапкыр бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш. Бу аның янына барып әйткән:

— Йә, дус, сине бик тапкыр дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, йә тапкырлыгыңны күрсәтеп кара әле,— дигән. Тапкыр әйткән:

— Янымда тапкырлык капчыгым юк шул, өйдә калды,— дигән.

Теге кеше үзенең уяулыгына ышанып, Тапкырга әйткән:

— Бар, кайтып алып кил,— дигән.

— Өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит,— дигән. Теге кеше:

— Барсана, зинһар, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче каенны үзем терәп торырмын,— дип, кәкре каенны терәп калган.

Тапкыр шул китүдән киткән, ди, теге бай әле дә булса кәкре каенны терәп тора, ди.

508. КЕЧКЕНӘ АЛДАР БЕЛӘН БАЙ


Бервакыт бай Кечкенә Алдарны очратып:

— Йә, Кечкенә Алдар, мине алдый алырсыңмы? — дигән. Кечкенә Алдар:

— Юк, алдый алмыйм, мин яшь әле, менә минем абыем бар, ул сине алдар иде,— дигән.

Шуннан соң бай:

— Кайда соң ул абыең? Бар алып кил аны,— дигәч, Кечкенә Алдар:

— Барыр идем дә ерак шул! Атыңны биреп торсаң, тиз генә алып килер идем,— дигән.

Бай риза булган. Малайны атына атландырып җибәргән. Кечкенә Алдарны байтак көткәннән соң гына бай үзенең атыннан колак какканын аңлаган.

509. ЧӘЧЕН ҮРӘ ТОРГЫЗЫП


Парикмахер берәүнең сөйләнмичә генә сакалын кырган да чәчен кыскартырга тотынган. Шунда тамагын кыргалап, сөйләнергә керешкән:

— Сез ишеттегезме? Кичә безнең шушы йортта торучы берәү бишенче катның тәрәзәсеннән үзен-үзе атты.

— Шулай ук булдымыни, ай-һай!

— Әйе, әйе, үзем күрдем!

— Ышанасы килми. Чөнки мин кергән саен сез шундый берәр куркыныч хәбәр сөйлисез. Нигә алай итәсез?

Парикмахер тагын тамагын кыргалаган да әйткән:

— Бик сөйләмәс идем дә, һөнәрем шулай куша бит.

— Ничек һөнәрегез куша?

— Шулай. Әгәр берәр куркыныч турында сөйләсәң, кешенең чәче үрә тора да аны төзәтү җиңелрәк була.

510. КЫЗЫЛ БОЗАУ


— Нихәл, туган, берәр бозау күрмәдеңме?

— Кызыл бозаумы?

— Әйе, әйе.

— Маңгаенда аз гына кашкасы да бармы?

— Бар, бар.

— Ал аягының тояк тирәсендә аз гына ак йоны да бар иде түгелме?

— Нәкъ үзе инде. Кайда күрдең син шул бозауны?

— Юк шул, күрмәдем шул, туган.

511. ЯЛАГАЙ


Түрә белән ялагай сөйләшеп торганда, түрәнең көчеге аның тирәсендә чабып йөри икән.

— Хөрмәтлем, көчегегез бераз утырып торсын, аңың урынына мин чабып алыйм әле,— дигән ялагай.

512. БОРЫН СЫБЫЗГЫСЫ


Бер «кеше төнлә урманга утын урларга баргач, сызгырган тавышлар ишеткән дә, урман каравылчысы сизде ахрысы дип, тизрәк өенә чапкан. Кайтып җиткәч тыңлап карый, тагын да шәбрәк сызгыралар. Хатынына әйткән:

— Биклә капканы, кертмә урман каравылчысын! — дигән. Үзе тиз генә идән астына төшеп яткан. Теге сызгырган тавыш һаман туктамый, монда да ишетелә икән. Бик озак ятканнан соң яхшылабрак тыңласа, аның үз борыны сызгыра, имеш.

513. АЮ НӘҖМЕТДИН


Нәҗметдин исемле кеше җилле көнне ат эзләргә чыга. Арыш бер яктан икенче якка чайкалган арада, ниндидер карамчык күреп: «Аю бар!» — дип кычкыра-кычкыра авылга йөгерә. Балта, сәнәк күтәреп чыккан халык:

— Кая аюың? — дип сорый икән.

Нәҗметдин:

— Әнә, күрмисеңмени? Кая, үзем барып берне башына бирим әле, — дип, карамчыкка ерактан гына балта ыргыта. Дөпелдәгән тавыш ишетелгәч:

— «Гөп итте» башына, «эһ» тә итмәде аю, шундук тынды, — дип йөрәкләнде Нәҗметдин.

Кереп карасалар, кискән агач төбе күрделәр. Шуннан бирле ул агайны «Аю Нәҗметдин» дип йөрттеләр.

514. КУРЫККАНГА КУШ КҮРЕНӘ


Әкмәли агай кичен кайдандыр кайтып килә икән, кинәт аның алдына өч кеше килеп чыккан. Артына борылып караса, анда да өч кеше басып тора, ди. Менә бит тамаша! Әкмәли барлык көченә йөгерә башлаган. Йөгерә торгач, бик нык тирләгән дә бүреген күтәреп куйган. Күтәреп куюы булган, теге өч кеше шундук күздән дә югалган.

Өч кеше дигәне бүрегеннән асылынып торган өч җеп булган, имеш.

515. «КИРӘГЕН БИРГӘН»


Бер бик юаш кеше булган. Беркөнне аны нәрсә өчендер күршесе тиргәгән. Бу бер сүз дә әйтә алмаган, шулай да күңелендә ачу тотып күршесе белән бер дә сөйләшми йөргән. Беркөнне ул урамнан бик кызуланып кайткан да, хатынына әйткән:

— Күрше очрады, бик ачуым килеп йөри идем, но кирәген бирдем, — дигән.

— Ни булды, әллә суктыңмы? — дигән хатыны.

— Сугарсың аңа, бияләй эченнән ныгытып бер йодрыгымны күрсәттем, — дигән.
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 14 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz