Четверг, 19.06.2025, 17:19:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [8]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Май » 26 » КАРТЛЫК, АВЫРУ, ГАРИПЛЕК ХӘЛЛӘРЕ
КАРТЛЫК, АВЫРУ, ГАРИПЛЕК ХӘЛЛӘРЕ
22:07:18
602. ЙОКЛАГАН АРСЛАННЫ УЯТМА


Бер карт йөз яшьтән узса да зирәк, сәламәт икән. Көннәрдән бер көн шул яшьләрдәге бер карчык бу картка:

— Әй син, без бик күп яшәдек, үлем безне онытмадымы икән,— дигәч, карт:

— Чү, болай кычкырып сөйләшмә. Алла, ихтимал, искә төшерер дә харап булырбыз. Бер мәкаль бар: «Йоклаган арсланны уятма»,— дигән, ди.

603. ӘЙБЕРНЕҢ БАРЫ ЯХШЫ


— Вакытыннан элек картайгансың, маңгаеңда җыерчыклар бик күбәйгән,— диләр берәүгә.

— Булсын, агай-эне, булган әйбернең һич тә зыяны юк анын,— дигән тегесе.

604. ҮЛӘСЕ КИЛМИ ШУЛ


Әбинең карты авырый башлаган. Әби елап-елап теләк тели икән:

— Йә раббым, картымны алганчы үземне ал!— ди икән.

Күрше хатын әбидән:

— Газраил кем булып килә? — дип сораган.

Әби:

— Газраил ак әтәч кыяфәтенә кереп килә, — дигән.

Бу хатын беркөнне, әби елап утырганда, өйгә ак әтәч кертеп җибәргән. Әби курка калган: Ул үзенә таба килгән әтәчкә картын күрсәтә икән:

— Әнә авыру, әнә, мин түгел! — ди икән.

605. ЯРДӘМГӘ ЧАКЫРГАН


Һәр көн урманнан җилкәсенә утын күтәреп ташучы бер карт, көннәрнең берендә, ифрат дәрәҗәдә арып йөкне таш өстенә куйган да:

— Туйдым дөньядан, әй әҗәл, син кайда?! — дигән.

Сүзе бетәр-бетмәс каршысына әҗәл килеп тә баскан.

— Мин әҗәл, миндә нинди хәҗәтең бар? — дип сорагач, карт:

— Шушы утынны җилкәмә күтәреп куйсана! Башка йомышым юк! — дигән.

606. ӘНИ ҮЛГӘЧ, КЕМ МИҢА КЫЗЫМ ДИП ӘЙТЕР


Менә беркәйне җитмеш яшендәге Гөләп җиңгинең туксан яшендәге әнисе үлеп киткән. Күршеләреннән берсе кайгы бүлешергә кереп:

— Алла сезгә озын гомерләр бирсен инде, әниегезнең вафат булуына бик кайгырыштык,— дигәч, Гөләп җиңги шуңа каршы әйтә икән:

— И, сезнең кайгы кайгымыни? Менә минекен әйтегез: әлегә чаклы әнигә әни дигән саен үземне кыз кебек итеп күрә идем, кем мине, кызым, дип әйтер, кемгә әни диярмен,— дигән, имеш.

607. ӘНИЕМ-ӘТИЕМ БУЛСА...


Бервакыт бер әби авырый башлаган. Моның янына күрше карчыклары белән туганнары җыелганнар да:

— Әби, кай җирләрең авырта соң? — дип аякларын, кулларын тотып карыйлар икән.

— Тотмагыз, сез тотканга карап кына барыбер төзәлмәс. Менә әнием белән әтием булса, бәлки, файдасы тияр иде. Һай алар исән булса, болай ятим дә калмаган булыр идем,— дип елап җибәргән, ди, әби.

Җыелган кешеләр:

— Әби, сиңа ничә яшь соң инде? — диләр икән.

Әби бишектә яткан нәни балага кулын сузып күрсәткән, ди. Шуннан бу әбигә йөз дә бер яшь булганын белгәннәр, ди.

608. ТУГАН ЕЛ


Бер әбидән ничә яшьтә икәнлеген сораганнар.

Әби болай дип җавап биргән:

— Бабагыз солдатка киткәнче, син мең сигез йөз сиксән бишенче елгы, дип әйтә торган иде. Хәзер ничәнче елгы була торганмындыр, белмим шул, балакайларым...

609. МИЧ БАШЫННАН ТОРЫП ЭШ ЙӨРТКӘНДӘ


Бабай кышкы салкыннарда мич башында йокларга ярата икән. Беркөнне әби, бик иртә торып, мичкә ягып җибәргән. Бераздан бабайның да кабыргалары җылына башлаган. Шуны тойгач, бабай карчыгына кычкырган:

— Сиңа әйтәм, көн җылынды, ку малайларны урманга! — дигән.

610. МИЧ БАШЫНДА ТОЛЫП БЕЛӘН


Ике карт сөйләшеп утыралар икән. Берсе икенчесеннән:

— Өең җылы буламы? — дип сораган.

Икенчесе:

— И, кая ул җылы булмаган. Мич башында толып белән түзеп булмый,— дигән.

611. ТАНЫМАГАН


Бервакыт бер әби бик каты авырып киткән. Аның хәлен белергә кешеләр килгән. Беркөнне моның абыйсы да кереп:

— Шулай бик каты авырдыңмыни? Мине таныйсыңмы соң? — дип сораган.

Шуннан соң әби:

— Танымыйм шул, Лотфулла абый,— дигән дә елап җибәргән, ди.

612. КАЯ БАРА БУ ХАЛЫК


Бер әби авылдан шәһәргә кызына кунакка килә икән. Урамда кешеләр бик күп булгач, ул, бик аптырап, үз-үзенә:

— Мин кызыма барам инде, бу халык кая бара икән соң? — ди икән.

613. СӨТЛЕ АШЫМ, ҖЫЛЫ МИЧ БАШЫМ


Авылның бер карты шәһәргә килеп бик озак кибеттән кибеткә йөргән. Карт эштән чыгып арыган, ыгы-зыгы, шау-шу аның башына капкан. Авылына кайткач, карчыгы моңнан:

— Шәһәр матурмы соң, сиңа ошадымы? — дип сораша икән.

Карт аңар әйткән:

— Әй, карчык, шәһәрне макта, авылда тор. Безнең авылга җитәме соң? Үземнең сөтле ашым, тыныч башым, җылы мич башым! — дигән.

[c]614. ДӘРТ БАР, ДӘРМАН ЮК
[/c]

Врач белән бер карт арасында шундый әңгәмә булган:

— Ашау-эчүләрең, кәефең ничек?

— Ашасам, авыраям, ашамасам хәлем бетә.

— Йокың ничек?

— Кеше йоклаганда минем дә йокым килә, ятсам, йоклап булмый.

— Утыру-торуларың ничек?

— Утырыйм дисәм, җир ерак күренә, торыйм дисәм, җирдән аерылып булмый.

— Йөрүләрен ничек?

— Җирдәге киндерә бүрәнә хәтле булып күренә, атлап уза алмыйм, ат тизәге очраса абынам.

— Башка якларың ничек?

— Ничек булсын инде, дәрт бар, дәрман юк.

615. КАРТЛЫКТАН


Бер бабайның башы авырткан кебек булган да больницага килгән. Врач бабайның авырткан җирен сораша башлаган.

— Башым авырта, бәбкәм, — дигән.

Врач бернинди дә чир тапмагач:

— Ул, бабай, картлыктан — дигән.

Шуннан сон бабай, эчем авырта, дип тә карый, кул-аякларым сызлый, дип тә әйтә. Врач һәммәсенә дә бертөрле җавап бирә икән.

— Барысы да картлыктан, бабай.

Бабайның бер дә карт буласы килми икән. Ачуы килгән дә врачка телен чыгарып күрсәткән. Врач ачуланмаган.

— Бу да картлыктан, бабай, — дигән дә өенә озатып куйган.

616. КЫЗЫК БАБАЙ


Бер бабай поликлиникага барган. Анда аңа градусник куйганнар. Бабай шул килеш кайткан да киткән. Икенче көнне:

— Мәгез, кызым, даруыгыз бик килеште, терелдем инде,— дип градусникны китереп биргән, ди.

617. КАРЧЫГЫ ӨЧЕН АВЫРГАН


Әкмәли карт эһелди-эһелди ишек алды себерә, ди. Урамнан узып баручы агай аннан:

— Әкмәли агай, авырыйсың мәллә, нигә эһелдисең? — дип сораган.

Әкмәли ага:
— Әй туган, үзем авырмый идем әле авыруын. Менә карчык авырып китте шул әле,— дип җавап биргән.

618. СЫЗГЫРА БЕЛӘСЕҢМЕ


Бабай ишек алдында кыштыр-мыштыр йөргәндә бер егет аңа койма аркылы дәшеп:

— Бабай, син сызгыра беләсеңме? — дип сораган.

Бабай:

— Юк, улым, без яшь чакта сызгыру гөнаһ иде, шуңа бер дә өйрәнелмәгән,— дип җавап биргән.

— Бабай, күрше авылның Фәттах әле генә кызыңны урлап китте,— дигәч, карт башта телсез калган да аннары озын итеп бер сызгырып куйган.

619. БИЛДӘН ДӘ ЮК


Ике агай ызан буенда сөйләшәләр икән. Берсе әйткән:

— Без сабый чактагы кадәр уңган игенне соңгы вакытта һич күргәнем юк. Уртасына керсәң, күмелеп кала идең. Хәзер әнә билдән генә,— дигән.

620. КӨЗГЕ ВАКЫЙГАСЫ


Бер карчык, кызының кызы зур көзге сатып алып кайткач, көзге каршына килеп:

— Шуның хәтле акча түләп, юньле көзге дә алып кайтмагансың! — дигән.

— Бу беренче сорт көзге! — дигән кызының кызы.

— Син яшь шул әле, бернәрсә дә күрмәгән, — дигән карчык. — Без яшь вакыттагы көзгеләрне күрсәң, исең-акылың китәр иде, мине шундый матур итеп күрсәтә торган иде. Көзгемени бу, бигрәк ямьсез күрсәтә.

621. ЗАМАНА


Ике әби бер вагонда сөйләшеп кайталар ди.

— Кая барасың?

— Уфага. Ә син?

— Уфадан кайтам.

— И замана, икебез ике якка бер вагонда барабыз бит, ә?

622. БУШЛАЙ ЙӨРИ 'ТОРГАН ҖИРЕ КАЙДА


Бер әби шәһәргә барган. Урам уртасында аны сыбызгысын сызгыртып милиционер туктата икән. Әби шулай йөри-йөри аптырап беткәч, бер милиционерга соңгы акчасын түләгән дә: «Улым, моның бушлай йөри торган җире кайда соң?» — дип сораган, ди.

623. ГАЛИМУЛЛАСЫ СӘГЫЙДУЛЛА


Бер авылда ялгызлары гына бик карый карт белән карчык яшәгәннәр. Чәй эчәргә утырган саен карты карчыгына:

— Карчык, безнең мәрхүм балаларның кеме кем атлы ие соң әле — Галимулласымы Сәгыйдулла, Сәгыйдулласымы Галимулла? — дип сорый икән. Карчыгы:

— И карткаем, тәмам акылың җиңеләеп бара, ничә тапкыр әйттем инде мин сиңа: «Сәгыйдулласы Галимулла түгел, Галимулласы Сәгыйдулла!» — ди икән.

624. КЕМ КАРТРАК


Бер мәҗлестә озын гомер иткән бер карт хакында сүз чыгып, аңа хәйран калып сөйләшеп утырганнар. Бу сөйләшүне тыңлап утыручы бер кеше:

— Моңа нигә ул кадәр исегез китте? Сез сөйләгән кеше йөз ун яшьтә, әгәр минем әтием исән булса, аннан да картрак — йөз кырыкта булыр иде,— дигән.

625. АХЫР ЗАМАН 'МОГҖИЗАСЫ


Оныгы техникумга конкурс аша үтә алмаган бер әби күршесенә болай дип сөйләп тора икән:

— Кайтты шул, көрәлмичә кайтты, күгәрченем... Имтиханнарын да биргән, кукуруз аша гына үтә алмаган. Шундый да өлгер бала үтә алмаслык кукуруз үстерәләр икән, ходаем. Ахыр заман могҗизасы инде бу, ахыр заманныкы...

626. НӘКЪ КЕШЕСЕ


Бабай төнге каравылга ялланмакчы булган. Аңа төрле сораулар биреп сынап караганнар.

— Бу эшкә теләсә кемне алып булмый бит,— дигәннәр.— Сездә шушы хезмәткә кирәкле сыйфатлар бармы соң?

Әлеге бабай:

— Бар, бар,— дип җавап биргән.— Минем йокым бик сак. Әз генә шылт иттеме, шундук уянам.

627. КЫЗГАНГАН


Бер шофер машинасын бик кызу йөртә торган булган. Бер вакыт ул юл буйлап баручы әбине куып җиткән дә, аны кузовка утыртып җилдереп алып та киткән.

Килеп җиткәч, әбидән:

— Йә, әбекәй, иркенләп ял итеп килдеңме? — дип сораган.

Әби:

— Рәхмәт, балам, ял иткәндәй булмасам да, бигрәк иркен килдем. Машинаңның бөтен почмагында да булып чыктым,— дип, ыңгыраша- ыңгыраша капкага таба атлаган.

628. ЯРТЫ ЮЛНЫ БУШЛАЙ КИЛДЕМ


Бер әби юлга чыга да кулын күтәреп бер автобусны туктата: «Шынталыга барам, утырт әле, улым»,— ди. «Утыртам,— ди шофер,— ләкин 5 тәңкәлек урынга утырасыңмы, 3 тәңкәлеккәме? Алда 5 тәңкә, арттагы урын 3 тәңкә»,— ди. «Әй, ярар миңа 3 тәңкәлек тә»,— дип, әби артка кереп утыра. Автобус буш була, кызу барганга карчыкны әле алга, әле артка чөертеп кенә йөртә.

Килеп җиткәч әбидән сорыйлар:

— Әби, ничек килдең соң? — дип.

— Әй, шундый рәхәтләнеп килдем, әле 5 тәңкәлек урынга барып утырам, әле 3 тәңкәлеккә, ярты юлымны бушлай килдем,— дигән.

629. ӘБИ ДЕЖУРДА


Гайниҗамал әбине авыл советына дежур итеп куйганнар. Мәктәп директоры авылга киткән икән. Шул телефон шалтыраткан.

— Әби, барып кына әйтсәнә, иртәгә мәктәпкә завроно белән инспектор килә, вак-төякне рәтләбрәк куйсыннар,— дигән.

Әби мәктәпкә барып:

— Дирихтрыгыз тилиграм сукты, иртәгә зәгъфыран белән эске фидәр китерәләр дип әйтеп әйтте,— дип укытучыларны таңга калдырып киткән.

630. ЭЛЕКТР ҺӘМ ДИРЕКТОР


Ике әби сөйләшеп торалар икән. Берсе:

— Безнең совхозга директор районның үзеннән килде,— ди.

Икенчесе, колакка саграгы, тегесен уздырырга тырышып:

— Сезнең иликтер районнан гына икән, ә безнеке тимер чыбык буенча Куйбышевтан килә, ул аннан килеп җитә дә алмас иде, трасматр белән кудырталар икән,— дигән.

631. ЧЕМЕТЕМЛӘП


Улына шалтырата алмыйча кайтып килүче бабай, телефон чыбыгына кунган чыпчыкларны күреп, әйткән ди.

— Әйтәм аны, «линия буш түгел», дигәннәр иде...

632. НАФТАЛИН СИПСӘМ...


Реформа була дигән ялган хәбәрне ишеткәч, бер әби, акчам әрәм , була, дип, фотоаппарат сатып ала. Магазиннан чыгып барганда әби бер кешедән:

— Улым, моңа нафталин сибеп сандыкка салып куйсам, бозылмас Микән? — дип сораган, имеш.

633. ЗИРӘК ҖАВАП


Бер аксак кешене шаяртмакчы булганнар.

— Нигә соң уң аягың белән гел чокырга басасың,— дигәннәр.— Тигез җиргә бассаң, җайлырак булмасмы?

Аксак та төшеп калган кешеләрдән түгел икән.

— Юк,— дигән.— Сез үзегез абайламагансыз. Уң аягым чокырга басмый минем, бәлки сул аягым калку урынга туры килә дә, тегесе чокырга баскан шикелле күренә.

634. КЫЗЫК ИТКӘН


Бер мәҗлестә табынга бөтен үрдәк китергәннәр. Анда бер сукыр кеше дә бар икән. Кунаклар, шаяртып, үрдәкне бүләр өчен аның алдына куйганнар. Сукыр, бүлеп-нитеп тормаган, үрдәкне ботарлап ашарга да тотынган.

Кунаклар көләргә дә, көлмәскә дә белмиләр икән.

— Тукта әле, бу ничек була инде, без нәрсә ашыйк? — дигәннәр.

Сукыр аларга әйткән:

— Белмим шул, ничек булганын мин күрмим бит. Сукырга үрдәк булгач, кузлеләргә каз тигәндер инде, сез үз өлешегезне ашагыз,— дигән.

635. КҮЗЛЕ СУКЫР


Сукыр әби бер кулына чүлмәк, бер кулына фонарь тотып кар базына чыга икән. Моңар бер кеше очраган:

— Син сукырга фонарь нигә кирәк булды? Барыбер күрмисең бит! — дигән.

Сукыр әби әйткән:

— Сезнең ише күзле сукырлар бәрелеп чүлмәкне ваттырырсыз, дип курыктым,— дигән.

636. КЕМ ЯХШЫРАК КҮРӘ


Бер күзле, кем яхшырак күрә, дип ике күзле белән сүз көрәштерә башлаган. Моңа каршы ике күзле:

— Билгеле, мин яхшырак күрәм. Чөнки минем күзем икәү бит,— дигән.

— Юк шул,— дигән бер күзле.— Мин яхшырак күрәм. Әнә бит син миндә бер генә күз күрәсең, ә мин синдә икене күрәм.

637. КЕШЕДӘН КӨЛМӘ


Бер бөкре кеше капка төбендә тора икән. Шул вакыт ул үтеп баручы бер аксакны мыскыл итәргә теләп:

— Әй, Камали! Кая барасың болай шыгыр-шыгыр музыкалар уйнатып?— дип кычкырган.

Аксакның бер аягы протез булган.

Ләкин аксак та аптырап калмаган:

— Мин синең аркаңа капчык асып чыкканыңны күреп берәр җиргә барасыңдыр дип уйладым. Сине музыка белән озатырга килә идем,— дигән.

638. СӨЙЛӘШКӘННӘР


Бер саңгырау бабай читән үрә икән. Үтеп баручы аның янына килеп юл сораган.

— Исәнмесез, бабай. Миңа Тау арты урамы кирәк иде. Каянрах барыйм икән?

— Читән үрәм әле.

— Мин сездән юл сорыйм бит. Ни эшләгәнегезне болай да күрәм.

— Сирәк дип, улым, кәҗә-сарык кермәслек булса ярар инде,— дигән карт.

639. ФОНАРЬ АЛГАН, ИМЕШ...


Колакка катырак бер егет кесә фонаре сатып алган һәм шуның турында гына уйланып, мактанасы килеп йөри икән. Бер иптәше очрап:

— Исәнме, Нурислам,— дигән икән, теге егет, фонарь турында сорый дип белеп:

— Ыы-ы, кесәдә,— дип җавап биргән.

640. СҮЗ СҮЗГӘ ЯЛГАНА


Өч саңгырау сөйләшә-сөйләшә урамнан узып баралар икән.

— Безнең күрше Вәли өйләнгән,— дигән берсе.

— Кем әйләнгән? — дип сораган икенчесе.

— Кай җире имгәнгән икән мескеннең,— дип сөйләшүне төгәлләгән өченчесе.

641. ВАК БУЛСА ДА «БАЛАЛАР АШАР ӘЛЕ


Бер чукрак базардан кайтып килә икән. Юлында моңа бер кеше очрап: «Әссәламегаләйкем»,— дип әйткән, ди. Чукрак моңар: «Базарга бардым»,— дип җавап биргән, ди. Теге кеше: «Сәлам бирдем»,— дип әйткән, ди. Чукрак: «Шалкан алдым», — дип әйткән, ди. Теге кешенең бик ачуы килгән. «Колагыңа төкерим»,—дип кычкырган, ди. Чукрак: «Ярый, вак булса да, балалар ашар әле», — дип әйткән, ди.

642. КӨЙМӘ ЯМЫЙМ


Бер чукрак карт су буенда көймә ямый. Берәү килә дә картка:

— Әссәламегаләйкем,— ди.

Карт:

— Көймә ямыйм,—ди.

Килгән кеше:

— Сәлам бирдем, ник кайтармадың, — ди.

Карт:

— Һи, буйдан-буйга ярык,— ди.

643. ӨЧ САҢГЫРАУ


Карт белән карчык үзләре дә, аларның бердәнбер кызлары да саңгырау булганнар, имеш.

Менә беркөнне карт, өенә кайтып, карчыгына дәшкән:

— Сиңайтәм, мин Чаллыга барасы иттем, кая, яңа итегемне карап бирсәнә,— дигән.

Карчык, билгеле, берни дә ишетми калган, әмма картның ирене кыймылдавыннан абайлап, ашыйсы килеп кайткан ахры дип уйлаган. Ул кызына дәшкән:

— Кызым, атаң ачыгып кайткан, самовар куеп җибәрсәнә,— дигән.

Кызның башында бөтенләй башка уй икән. Ул әйткән:

— Шулаймыни? Сез әйткәнгә чыкмыйча булмас инде алайса,— дигән.— Сезгә ошаган егет миңа да ошар, мин риза.

644. САҢГЫРАУ, СУКЫР ҺАМ ШӘРӘ КАЙГЫСЫ


Саңгырау әйтә ди:

— Дөбер-дөбер киләләр.

Сукыр әйтә ди:

— Әнә-әнә киләләр.

Шәрә әйтә ди:

— Сезгә тиюен тимәсләр, мине талап китәрләр.

645. АХЫР ЗАМАНГА ТАБА


Бер карт:

— Без яшь чакта көтүдә сарыклар шау киләдер иде. Бер дә кычкырудан туктамыйлар иде. Ахыр заманга каршы бар нәрсә үзгәрде. Хәзер сарыклар авызын ача да тора, бер тавыш та чыгармыйлар,— дигән.

646. ҮЗЕ БАТА, ҮЗЕ ҮРТИ


Бер кеше юлга чыккан. Бу сөйләшкәндә тотлыга икән. Күпер чыкканда бер кешене очраткан да сорый икән:

— Б-б-б-бу а-а-авылга җ-җ-җыракмы? — ди икән.

Тегесе дә тотлыгыш сөйләшүче булган:

— Өө-ч-ч чакрымлап б-б-булыр,— дигән.

Бусы, мине үрти, дип белгән дә тегесен күпердән суккан да төшергән. Тегесе бата да башлаган.

— Б-б-батам бит, к-коткар с-с-сана,— дигән.

Монысы һаман:

— Ү ү-үзе б-б-бата, үзе ү-ү-үрти,— ди икән.

647. ӘПӘ


Ничектер шулай килеп чыккан, егетне өйләндергәндә кызның, әпә (Әпә —сакау) икәнен белмәгәннәр, чөнки ул кеше алдында сөйләшмәгән. Менә ире бер тавыкны аягыннан бәйләп куйган да үзе ятып йоклаган. Хатыны уянып китсә, тавыкның тыпырчынганын күреп коты очкан, тизрәк ирен уяткан:

— Яныкаем, тол-тол,
Көлләл оша пыл-пыл,
Әллә пәли, әллә йен,
Авызы-болыны гел йон...

Киленнең әпә булуын шуннан соң гына белгәннәр.

648. СУГА САЛГАН АКЧАЛАР


Бер егет күп кенә акча тотып өйләнгән икән дә, алган кызы тыңкыш булып чыккан. Егет хәсрәткә төшкән. Үз-үзенә сукранып:

— Их, акчаны суга салдым бит,— ди икән.

Кыз моны ишеткән дә бик гаҗәпләнгән:

— Ник суга саласың, миңа мир,— дигән.

649. БЫКЫЙ-БЫКЫЙ БОТКА ПЕСӘ


Бер кешенең өч кызы була. Өчесе дә сакау булалар. Бердәнбер көнне боларга кыз күзләргә бер егет килә. Ул килер алдыннан боларга әнисе:

— Егет бездә вакытта сез сөйләшмәгез, югыйсә сакау икәнегезне белер,— дип кисәтеп куя. Егет килүгә, әниләре казанга ботка сала да узе каядыр чыгып китә. Егет үзе генә бер якта утыра, казанда ботка кайный. Кызлар чаршау артында сөйләшергә керешәләр.

Беренчесе: Быкый-быкый ботка песә,

Икенчесе: Килгән кунак бедгә төсә.

Өченчесе: Бедгә төсмәй кемгә төсә,
Беддә тәмле бутка песә.

Егет: Ә, болар болай икән, ди дә эндәшми-нитми чыгып сыза.

650. ӨЧ САКАУ


Берәүнең кызлары сакау икән. Аналары яучы киләсен ишетеп, үзе йомыш белән киткәндә кеше-мазар килә калса, кычкырып сөйләшмәскә кушкан.

Яучы килгәч, болар башта бер дә сөйләшмәгәннәр, тын гына утырганнар.

Бәхетсезлеккә каршы бер заман сөт ташый башлаган. Кече кызлары түзмәгән:

— Чөт тачый! — дип кычкырып җибәргән.

Моны ишеткәч, уртанчы кыз сеңелесен орышырга тотынган.

— Әни сиңа ни әйтте, чөйләчмәсәң ни була! — дигән.

Олылары әйткән:

— Кече тәчсә тәчәр, мин тәчмим! — дигән.

Яучы моны ишеткәч:

— Әй, булмады ла бу, болар барысы да сакау икән ләбаса! — дип кайтып киткән.

651. ТАНЫГАН


Бер карчыкка көннәрдән беркөн хат килеп төшә. Әйләндереп-тулгандырып карый да Сәрвиҗамал әби, үзе укый белмәгәч, күрше кызын чакыра.

— Шушыны укып кына бирмәссең микән, Рәүшан кызым, кемнән икән?

Кызның да грамотасы такы-токы гына икән. Ул хатны ачып, көч-хәл белән иҗекләп укырга керешә:

— Күнкүп-ти-тин кү-п сә-сә-лам...

Әби ахырына кадәр укыганны да көтми:

— Ә, олы кызым Фәрхинурдан икән. Ул шулай тотлыгып сөйләшә иде,— дип шатланган.

652. ТАПКЫР ҖАВАП


Элекке заман бер кыйшык авызлы кызны тәбәнәк буйлы бер егеткә ярәшкәннәр. Боларны очраштырып, чәй эчәргә утыртканнар.

— Әллә түмәргә утыргансың, әллә буең шулай бик кечкенә? — дигән кыз.

— Әллә миңа карап көлүең, әллә инде авызың кыйшык, — дип җавап биргән егет.

653. КҮЗ ИЯЛӘНГӘН


Әби: Кара әле теге хатынның чибәрлеген. Яратам да соң шундый матурларны!

Күрше хатын: Ә безнең кебек ямьсезләрне яратмыйсыңмыни?

Әби: И-и җаным, сиңа да күз ияләнгән инде.

654. ҮЧ АЛУ


Бер кешенең бик ямьсез кызы бар иде. Аны үзенең дошманына кияүгә бирде. Кызның атасына берәү әйтте:

— Йә, фәлән, кызыңны үзеңнең җан дошманыңа нишләп бирдең?

Ул кеше әйтте:

— Дөрес әйтәсең, дошманым икәнен белеп бирдем, үчемне алмак өчендер,— диде.

655. ЯРЫЙ ӘЛЕ АТ КҮРМИ


Бер ямьсез генә хатын извозчик яллый һәм, ат дулавыннан куркып, извозчиктан сорый:

— Атың курыкмыймы?

— Юк, абыстай, курыкмас. Ул утырып баручыны күрми бит,— дигән извозчик.

656. БӘЛАДӘН КОТЫЛГАННАР


Әүвәлге заманда ике кеше яшәгәннәр. Аларның. берсе таз, икенчесе корчаңгы булган. Беркөнне болар юлга чыгып киткәннәр. Китәр алдыннан сүз куешканнар: таз башына кунган чебеннәрне кумасын, корчаңгы — кашынмасын.

Юлда барганда боларга бер кеше очраган. Ул бер авылга юлны сораган. Иң беренче булып таз җавап биргән:

— Тегеннән әйләнеп кил,— дигән булып, башына кунган чебеннәрне куа икән бу.

Корчаңгы исә:

— Аннан да килмә, моннан да килмә! — дип кашына икән.
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz