Материалның башы ====>
III
Башка күп кенә халыклар фольклористикасында кабул ителгәнчә, татар халык мәзәкләрен дә ике төрле принцип нигезендә төркемләргә мөмкин.
Беренчесе — мәзәкләрне персонажлары буенча төркемләү, ягъни танылган мәзәк геройлары турындагы әсәрләрне аерым цикллар итеп туплау. Болай эшләгәндә татар фольклорында түбәндәге зуррак мәзәк цикллары булуын күрәбез:
1) Әкмәли мәзәкләре; 2) Рәхми Тылмач мәзәкләре; 3) Мокыт мәзәкләре; 4) Мәнди мәзәкләре; 5) Гыйбеди мәзәкләре; 6) Әшти белән Мәшти мәзәкләре; 7) Мөҗип дивана мәзәкләре; 8) Зирәк килен Үлмәс Сылу мәзәкләре; 9) Ялкау килен Пәриха мәзәкләре; 10) Җирәнчә Чичән мәзәкләре; 11) Хуҗа Насретдин мәзәкләре һ.б. (Әлбәттә, бу цикллар татар фольклорындагы мәзәкләр байлыгын тулысынча үз эчләренә алмыйлар. Безнең мәзәк геройлары арасында исемнәре берничә (яки бер) мәртәбә генә телгә алынучылар да, бөтенләй исемсезләре дә бик күп (бер кеше, бер бай, бер хезмәтче, бер тегүче, бер солдат, бер карт, бер кайнана, бер килен, бер кияү һ.б., һ.б.)
Хуҗа Насретдин, Җирәнчә Чичәннәр татар халкының үзе тарафыннан тудырылган образлар булмасалар да, алар безнең фольклорда нык үзләшеп, милли персонажлар булып киткәннәр. Хуҗа Насретдин татарлар арасында аеруча популяр. Бу урында Хуҗа мәзәкләрен җыю һәм матбугатка чыгару буенча язучы Абдулла Әхмәтнең зур эшчәнлек күрсәтүен ихтирам белән билгеләп үтәсе килә.
Билгеле, Хуҗа турындагы мәзәкләрне татар халкы үз репертуарына иҗади үзләштереп кабул иткән. Бу мәсьәләгә кагылып, М. Васильев болай дип яза: «Безнең (ягъни, татарча.— X. М.) текстларда төрекчә текстларны эшкәртү барыннан да элек түбәндәгеләрдә чагыла: 1) вакыйга бара торган обстановканы җирле көнкүреш шартларына яраклаштырып үзгәртүдә; 2) көлүнең тупаслыгын һәм хәрәкәтләрнең дорфалыгын йомшарта төшүдә, геройны гадиләштерүдә; 3) дингә мөнәсәбәттә ирония элементлары кертүдә» (М. Васильев. Татарские версии анекдотов Ходжи Насретдина, ИОАИЭ, т. XXXIV, вып. 1—2, 1928, 143 бит.).
Безнең карашка, китерелгән өзектәге 1 һәм 3 пунктлар аерым игътибарга лаек. Мәзәкләрне җирле шартларга якынайту, этнографик детальләрне, реалияләрне үзгәртү бу циклда чыннан да еш очрый. Г. Бәширов язганча, «кайбер мәзәкләрдә Хуҗаны традицион ишәгеннән төшереп, безнең як гадәте буенча атка да атландыралар» (Г. Бәширов. Мәзәк ничек туган. «Мең дә бер мәзәк», 389 бит.). Яки Хуҗаның базарга сатарга алып барган ишәге татар мәзәгендә сыер белән алмаштырыла. «Хуҗа әтәч булып кычкырган», «Хуҗаның тавыклары» кебек мәзәкләрнең төрек версияләрендә вакыйга Акшәһәрдә һәм Сиври Хисарда бара дип күрсәтелә. Бездә, табигый ки, ул исемнәр телгә алынмый (“Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде”, 1845, 8, 12–13 битләр; “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”, 1966, 152–153, 156 битләр).
Дингә ироник караш элементларының көчәюенә (Безнеңчә, М. Васильевның дингә ироник караш кертү (внесение) диюе төгәл үк түгел. Андый элементлар 1845 елда төрекчәдән тәрҗемә ителгән җыентыкта да бар. Мәсәлән, мәчеттә намаз укыганда имамның итәгеннән тарту, намазны бер аякны күтәреп уку, казыйдан урам чистарттыру, исереп йоклаган казыйның чапанын алып китү сюжетлары һ.б. Шуңа күрә монда антиклерикализмның тагын да көчәюе турында сөйләү дөресрәк булыр.) килсәк, моны аеруча ачык күрсәтә торган мисал итеп Хуҗаның «Җирнең уртасы кайда? Күктә ничә йолдыз бар? Минем сакалымда ничә бөртек йон бар?» дигән сорауларга җавап бирүе турындагы мәзәкне китерергә мөмкин. Төрекчәдән тәрҗемә ителгән җыентыкта бу мәзәкнең конфликты христиан һәм ислам диннәре вәкилләре арасындагы ярыш формасында корылган. Анда әлеге сорауларны Хуҗага өч монах бирә. Хуҗа үзенең тапкыр җаваплары белән монахларны җиңгәч, алар ислам диненә күчәләр. Татар версиясендә исә Хуҗага сорауларны мулла бирә һәм халык алдында үзе көлкегә кала ((“Ләтаиф Хуҗа Насретдин әфәнде”, 1845, 19–20 битләр; “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”, 1966, 73–75 битләр).
Хуҗа Насретдин Мәзәкләренең татар фольклоры составында җирләшүе башка фактларда да күренә. Әйтик, Хуҗа исеме белән билгеле булган байтак мәзәкләр бездә башка персонажларга бәйләп сөйләнелә, һәм, киресенчә, кайбер мәзәкләрдә элекке геройлар Хуҗа Насретдин белән алмаштырыла. Әйтик, Мокыт турындагы бер мәзәк. Мокытның өе яна башлагач, малае аның янына йөгереп килгән икән, ул, малаена карамыйча ук: «Янса аны нигә миңа әйтәсең, бар, анаңа әйт, өйне ул карый бит, мин өй эшләренә катнашмыйм», — дигән. Бу мәзәкне Хуҗага нисбәтләп тә сөйлиләр (Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре, 2 том, 332 бит; «Хуҗа Насретдин мәзәкләре». 1966, 149 бит). Мондый мисалларда кайсы мәзәкнең кайсыннан үзгәргән булуын өзеп әйтүе дә кыен. Әмма Хуҗа турында безнең халыкта да яңа мәзәкләр туа торуын соңгырак чор материаллары белән тәгаен раслап була (мәсәлән, «Хуҗа Насретдин фронтта» циклы һ.б.).
Мәзәкләрне төркемләүнең икенче ысулы — аларны идея-тематик яктан карап бүлү. Бу очракта без мәзәкләрне ике төп төркемгә аера алабыз:
— Сыйнфый-иҗтимагый эчтәлекле мәзәкләр.
— Көнкүреш, гаилә, әдәп-әхлак темасына караган мәзәкләр.
Беренче төркемгә керүче мәзәкләр изүче сыйныф вәкилләренең (ханнар, патшалар, вәзирләр, бәкләр, сәүдәгәрләр, байлар, казыйлар, муллалар һ.б.) залимлеген, гаделсезлеген, ахмаклыгын, комсызлыгын, саранлыгын, әхлакый бозыклыгын, шулай ук антагонистик җәмгыятьтә хөкем-идарә, укыту-тәрбия эшләрендәге төрле җнтеш- сезлекләрне фаш итәләр.
Социаль эчтәлекле мәзәкләрдә антипод образлар — бер яктан, хезмәт халкы һәм, икенче яктан, изүче сыйныф вәкилләре бәрелешкә керә (Хуҗа Насретдин һәм Аксак Тимер, Рәхми Тылмач һәм миллионер Озын Ибрай, хезмәтче һәм бай, мужик һәм мулла һ.б.). Күпчелек әкиятләрдән аермалы буларак, мәзәкләрдә тискәре геройлар физик җәзага дучар ителмиләр. Уңай геройның төп коралы — тапкыр сүз. Шуның ярдәмендә ул үзенең дошманнарын мәсхәрә итә, аларны көлкегә калдыра. Моның аеруча үткен мисалларын без Хуҗа Насретдин, Рәхми Тылмач мәзәкләре арасыннан таба алабыз:
«Тимер хан булып торган илнең күршесендә үләт таралган. Бервакыт шулай сүз кузгалгач, Тимер болай дип мактанган:
— Аллага шөкер, мин патшалык итә башлагач, Сәмәркандта үләт бетте.
Аксак Тимер янында утыручы Хуҗа Насретдин әйтеп куйган:
— Сәмәркандка берьюлы ике каза җибәрмәскә әле дә алланың акылы җиткән».
Хуҗаның репликасында Аксак Тимергә, аның ерткыч илбасарлык политикасына нинди үтергеч бәя бирелә. Бу залим патша булган җирдә хәтта үләткә дә «эш юк», чөнки ул инде болай да кырасын кырып, яндырасын яндырып бетергән.
Әйткәнебезчә, Рәхми Тылмач безнең мәзәкләрдә күбрәк миллионер Озын Ибрай белән конфликтта күрсәтелә. Ул һәр адымда байның тәкәбберлеген, милеккә масаюын, кешелексезлеген тәкәллеф-мазар саклап тормыйча, аяусыз рәвештә фаш итеп тора. Бервакыт Рәхми Озын Ибрайның. эт балалары туйдырганын күргән дә, аңа әйткән:
— Әдәмнән туган балаң булмаса да, эттән, туган балаларың бap икән, — дигән.
Монда миһербансыз байның кешеләр алдында яхшы, кече күңелле булып күренергә маташуыннан сарказм белән көленә.
Татар халык мәзәкләре арасында антиклерикаль рухтагы әсәрләр шактый зур урын алып тора. Аларда руханиларның наданлыгы, икейөзлелеге, ришвәт, байлык артыннан куулары, төрле бозыклыклар эшләүләре зәһәр сатира утында көйдерелә:
«Мулла вәгазь сөйләгәндә әйтә икән:
— Кеше җилкәсендә яшәгән кеше зур гөнаһ җыяр. Андый адәм теге дөньяда тәмугта янар, — дигән.
Тыңлап торучылардан берсе әйткән:
— Шулай булса ни әйтер идең дә бит, хәзрәт, син янганны без карап торыр идек».
Халык үзенең сатирик иҗатында руханилардан көлү белән генә чикләнми, бәлки ислам диненә һәм аның төрле йола-институтларына да тәнкыйть күзлеге аша карарга омтыла. Бигрәк тә намаз уку, ураза тоту, корбан чалу, сәдака бирү кебек йолаларны фаш итә торган мәзәкләр күп очрый. Иске мәдрәсәләр, алардагы укыту-тәрбия эшләре мәзәкләрдә шулай ук көлке объекты итеп алына.
Мәзәкләрнең икенче тематик төркеме, инде әйткәнебезчә, әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәрә. Алар аерым кешеләрнең көнкүрешендә, холкында, үз-үзен тотышында очрый торган төрле җитешсезлекләрне һәм тискәре сыйфатларны (ялкаулык, наданлык, ахмаклык, аңгыралык, саранлык, шапшаклык, ялганчылык, сүз җае, эш рәте, ашау-эчү әдәбе белмәү һ.б., һ.б. (Физик яктан зәгыйфь кешеләр — сукырлар, саңгыраулар, сакаулар, аксаклар һ.б. ш. турында да күп кенә мәзәкләр бар. Ләкин физик җитешсезлек халык эстетикасында көлү объекты булып хезмәт итми. Мәзәкләрдә гарип кешеләр йә тапкыр, хәйләкәр итеп, уңай герой сыйфатында биреләләр, йә физик җитешсезлек персонажның эчке, рухи җитешсезлеген ачу өчен генә файдаланыла. Әйтик, кыз күзләргә килгән егет яки яучы карчык алдында үз-үзләрен фаш иткән сакау кызларның төп кимчелеге — аларның күп сөйләшүләре, үз телләренә хуҗа була алмаулары. Сәлам биргәнгә каршы «Көймә ямыйм!» дип жавап кайтарган саңгырауның исәнләшү-сөйләшү әдәбенбелмәвеннән көленә һ.б.)) тәнкыйтьлиләр.
Игътибар иткәнсездер: ахмаклык, наданлык, саранлык кебек сыйфатлардан көлүче без социаль эчтәлекле мәзәкләрдә дә күреп үткән идек. Ләкин бер үк сыйфаттан да төрлечә (әйтик, йә усал итеп, йә җиңелчә юмор белән) көлергә мөмкин. Мәзәкнең идея юнәлеше персонажның кем булуына карап нык үзгәрә. Мәсәлән, мәзәкләрдә караклык, ялганчылык кебек сыйфатлар, гомумән алганда, каты гаепләнә. Ә менә социаль каршылыкка корылган мәзәкләрдә хәл башкача. Байларны, муллаларны акылга утыртучы оста караклар яки хәйләкәр хезмәтчеләрне халык һәрвакыт симпатия белән сурәтли.
Хуҗа Насретдин мәзәкләрендә дә шуңа охшаш нәрсә күзәтелә. Көнкүреш ситуацияләрендә, гаилә тормышында Хуҗа еш кына җүләргә кала, көлке объекты булып хезмәт итә. (Аның үзе утырган ботакны кисүен, касәга салып май алып кайтуын, үз күлмәгенә җәядән атуын, ишәгенең койрыгын кисеп алуын һ.б. ларны хәтерләгез.) Инде мәзәкләргә ханнар, вәзирләр, казыйлар килеп кердеме — Хуҗа иң хәйләкәр һәм акыллы кешегә әверелә дә куя. Чөнки ул инде халык вәкиле буларак хәрәкәт итә башлый.
Хәтта көнкүреш мәзәкләренең үз эчендә дә, геройның кем булуына бәйле рәвештә, көлүнең дәрәҗәсе үзгәрергә мөмкин. Шапшаклыкны, мәсәлән, халык бигрәк тә яшь киленнәр өчен гаеп сыйфат итеп күрсәтә. Сүзгә мокытлык, ашау-эчү әдәбе белмәү кебек кимчелекләрдән аеруча үткен итеп көлү үрнәкләрен кияүләр турындагы мәзәкләр арасыннан табарга була.
Тормыштагы төрле кимчелекләрне тәнкыйтьләүгә хезмәт итсә дә, мәзәк беркайчан да турыдан-туры мораль уку, үгет-нәсихәт бирү белән шөгыльләнми. Аның притча, мәсәл кебек жанрлардан аермасын эзләгәндә, бу якка да игътибар итү зарур. Притча, ягъни гыйбрәтле хикәя, мәкаль кебек үк, һәрвакыт тормыштагы берәр очракка, вакыйгага туры китереп сөйләнә һәм тыңлаучының шушы ситуациядә үзен ничек тотарга тиешлеген күрсәтә. Мәсәлдә, кагыйдә буларак, тасвирланган вакыйгадан мораль чыгарыла. Мәзәк өчен исә мондый аңлатмалар, нәтиҗәләр кирәк түгел, чөнки алар текстка органик рәвештә кушылып китә алмыйлар. Мәгърифәтче Т. Яхин үзе бастырып чыгарган күп кенә мәзәкләргә мораль өстәп караган. Әмма ул бик ясалма килеп чыккан. Мәсәлән, «Сәүдәгәр» исемле мәзәктән соң түбәндәге юлларны укыйбыз: «Бу хикәянең кинаяләре күптер. Җөмләдән берсе: кешене алдадым дип куанма, мактанма, үзеңне дә алдарлар. Дәхи дөньяда кеше алдап бераз сиңа файдасы файда булып күренсә дә, ахирәттә зарар газыйм улыр» (Яхин Т. Сабый вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олугларны тәнбиһ өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр. Казан, 1902, 29 бит) (ягъни, ахирәттә зур зарар булыр.— X. М.). Сүз дә юк, кешене алдау — зур гаеп, яман сыйфат. Әмма мәзәк белән танышканнан соң бу болай да яхшы аңлашыла: бер сәүдәгәр озак ятып череп беткән постауны сатып җибәрүе белән мактана. Әмма сатып алучы, ялган акча биреп, моның үзен утыртып киткән булып чыга. Алдакчы сәүдәгәрне көлкегә калдыру — бу инде үзе әле телгә алынган сыйфатның начарлыгын фаш итү чарасы булып тора.
Мәзәкләрдә тискәре герой гадәттә үзенең бер сыйфаты буенча гына сурәтләнә (йә ул бик ялкау, йә бик саран, йә бик ялганчы, йә бик надан, йә бик мактанчык һ.б.). Бу сыйфатның начарлыгын калку һәм көлке итеп сурәтләү өчен гипербола еш файдаланыла. Әйтик, ялкау хәтта ашарга да иренә; ялганчы бөтен гомеренә бер дөрес сүз әйтми; комсыз, күршесенең морҗасыннан төтен чыкканны күргәч, кереп аның ашын ашап чыгарга ымсына башлый... Шушы рәвешчә, мәзәкләрдә конкрет бер сыйфатны гәүдәләндерә торган комик характерлар барлыкка китерелә. Еш кына геройның шәхси исеме үк аның характерындагы төп сыйфаттан чыгып бирелә. Әйтик, безнең телебездә «глупый, непонятливый, несообразительный, бестолковый, безмозглый, тупой» кебек мәгънә төсмерләрен эченә алган мокыт сүзе бар (Татарско-русский словарь, М., 1966, 375 бит). Татар фольклорының популяр мәзәк герое Мокыт нәкъ менә шушы характердагы тип булып гора.
Көнкүреш мәзәкләрендә антагонистик каршылыклар чагылмаса да, геройларны бер-беренә каршы кую алымы (тырыш — ялкау; белемле — надан, юмарт —саран һ.б.) аларда да киң кулланыла. Мокыт турындагы мәзәкләрнең бик күбесендә аның хатыны Җәмилә түти катнашмыйча калмый. Мокытның сантыйлыгы, беркатлылыгы Җәмиләнең үткенлеге, тапкырлыгы белән бәрелештә аеруча ачык күренә.
Бер үк мәзәк эчендә антипод образлар гына түгел, бәлки бер типка караган, бер-беренә якын торган образлар да очрарга мөмкин. Ике чабата — бер кием дигәндәй, алар бер-берсен тутырып, тулыландырып торалар. Ике атаклы ялкау — Әшти белән Мәшти, Мәнди һәм аның анасы Гөләп җиңги турындагы мәзәкләр әнә шундыйлар.
* * *
Шулай итеп, без кыскача гына мәзәкнең жанрлык билгеләренә, идея-тематик һәм художество үзенчәлекләренә тукталып уздык.
Мәзәк — борынгы заманнарда ук туып, әле безнең көннәрдә дә актив яши һәм үсә торган жанр. Совет чорында иҗат ителгән мәзәкләрдә жанрның тематикасы һәм персонажлар составы үзгәрә баруы күзгә ташлана. Борынгы мәзәкләрдә иң еш очрый торган персонажлар патшалар, вәзирләр, байлар, казыйлар, муллалар һәм аларга капма-каршы куелучы тапкыр мужик, хәйләкәр хезмәтче яки Хужа Насретдин, Алдар Күсә, Әхмәди агай кебек популяр фольклор геройлары булса, яңаларына колхозчылар, агрономнар, эшчеләр»,студентлар, укучы балалар һ.б. образлар килеп керә.
Табигый ки, иске мәзәкләрдә социаль сатира өстенлек итә, башлыча изүче сыйныф вәкилләре камчылана. Яңа мәзәкләрдә исә зур урынны хужалык-көнкүреш тематикасы алып тора, аларда эшкә җавапсыз карау, ваемсызлык, ялкаулык шикелле начар сыйфатлар фаш ителә. Бүгенге көндә мәзәк жанрының төп идея-эстетик кыйммәте аның әдәп-әхлак тәрбияләүдәге әһәмиятле роле белән билгеләнә.
ХУҖИӘХМӘТ МӘХМҮТОВ Татар халык иҗаты. Мәзәкләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1979. |