Среда, 18.06.2025, 22:27:23   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 4
Пользователей: 1
 Дневник
Главная » 2025 » Май » 25 » ЯЛКАУЛАР, ЭШКӘ ҖАВАПСЫЗ КАРАУЧЫЛАР, БЕЛЕМСЕЗЛӘР, НАДАННАР
ЯЛКАУЛАР, ЭШКӘ ҖАВАПСЫЗ КАРАУЧЫЛАР, БЕЛЕМСЕЗЛӘР, НАДАННАР
09:16:54
219. ХӨРӘСӘН ЯЛКАУЛАРЫ


Өч Хөрәсән кешесе алмагач төбендә яталар, ди. Алмагачта бик яхшы пешкән алмалар бар, ди. Арадан берсе:

— Ай, шул алмаларны ашасаң иде,— дип әйтте, ди.

Икенчесе:

— Алар үзләре өзелеп авызга төшсәләр иде,— дип әйтте, ди.

Өченчесе:

— Ничек иренми сөйләшәсез,—дип әйтте, ди.

220. АРТЛАРЫНА УТ КАПКАЧ


Янә шулай ике ялкау булган. Алар икесе дә эшләмәгәннәр, көне буе саламда йоклап ятканнар. Бервакыт боларның яткан саламнары яна башлаган.

Берсе кычкырган:

— Янам, коткарыгыз! — дигән.

Икенчесе иптәшенә үпкәли язган:

— И дус, шунда минем өчен дә кычкырсаң ни була инде,— дигән.

221. СОХАРИЕҢ ҖЕБЕТКӘНМЕ


Бер бик ялкау кеше була. Бу Шулкадәр ялкау була, караваттан торып өстәл янына килергә дә иренә. «Ашарга торганчы, мине тереләй күмүегез артык»,— ди бу.

Ярар, туганнары шулай эшләргә булалар. Моны юалар, кәфенлиләр дә, зиратка алып китәләр. Юлда җеназаны бер кеше туктата.

— Бер дә үлек-мазар булганы ишетелмәгән иде. Кемне җеназалыйсыз болай? — ди. Моңа хәлне сөйләп бирәләр.

— Туктагыз әле,— ди теге кеше.— Бәлки, сезнең ризыгыгыз начардыр,— ди.— Миндә бер капчык ак сохари бар, шуны биреп карыйк,— ди.

Теге ялкау яткан җиреннән генә сорап куя:

— Сохариең җебеткәнме соң?

222. КӨЙЗӘМӘГӘН АРПА


Бик ялкау бер кыз булган. Урак өсте җиткәч, шул кыз карчык анасына әйткән:

— Син үләсе, мин кияүгә китәсе. Азапланып урып маташмыйк арпаны,— дигән.

Менә кыш җиткән. Карчык үлмәгән, кыз кияүгә китмәгән. Ашарларына юк. Карчык кызына әйткән:

— Син ялкауга ышанган, мин юләр. Әйдә, ал урагыңны, менә хәзер арпаны кар ерып урырга туры килә инде,— дигән.

Басу капкасыннан чыгып баралар икән, бер бабай очраган. Ул әйткән:

— Бу вакытта арпаның бөртеген түгел, сабагың да таба алмассыз. Әйдә, яңага хәтле үзем әҗәткә биреп торыйм, — дигән.

Кызы анасына шыпырт кына әйтә икән:

— Әни, сора әле, арпалары көйзәгәнме (Көйзәү —киледә төю) икән, миңа эше булмас иде,— ди икән.

Бабай моны ишеткән дә:

— Әһә! Шулаймыни әле? Алайса, көйзәгәнне эзләгез инде,— дип, өенә кергән дә киткән.

223. ЯЛКАУ КЫЗ


Бик ялкау бер кыз булган. Бер дә ару кием киенми, яхшылап юынмый, ди. Беркөнне әнисе кунаклар чакырган да, кызына әйткән:

— Кызым, киемнәреңне алыштыр, бит-кулларыңны яхшылап йу,— дигән.

— Әни, кунаклар килмәсә, минем киенүем бушка китә бит,—дип әйтә, ди, кызы.

224. ЯЛ ИТЕП БУЛМЫЙ


Бер ир эштән арып кайта икән дә, ял итеп алыйм әле дип, урынга ята икән. Ята торгач, йоклап та китә икән. Йокысыннан уянып, хатынына зарлана, ди:

— Ял итәм дип ятам да, йоклыйм да китәм. Шулай итеп, бер дә ял итми калам,— ди икән.

225. УРЫРГА ИРТӘГӘ БАРАСЫ


Әшти белән Мәшти, мәшһүр ике ялкау, бер байга уракка ялланганнар. Ике ат җигеп, бер тай ияртеп басуга киткәннәр. Барып җиткәч, атларны тугарып, болынга арканлап куйганнар, үзләре аз-маз җир ургач та арба астына кереп, бик тәмләп йокыга киткәннәр. Бервакыт күзләрен ачып җибәрсәләр, кояш инде батарга якынлашкан. Атларны арканнан алып җигәләр дә өйгә кайтып китәләр. Тугарып япкач, ашарга керәләр. Бай шунда болардан сорый:
— Күпме урдыгыз? — ди.

Мәшти әйтә:

— Ике зурат, бер тай, ди.

Бай аңлашмыйча:

— Зураты зурат, тае йәрсә тагын? — дпп сорый.

Мәшти әйтә:

— Тае баласы, урырга иртәгә барасы,— ди.

226. АЛМАШЛАП ТОРАБЫЗ


Әшти белән Мәшти бервакытны амбар каравылларга ялланганнар. Мәшти ялкаулыгы өстенә телгә дә шәп булган. Менә ул көндезге каравылда йокымсырап утырганда, аны алыштырырга Әшти килгән. Килгән дә әйткән:

— Мин, Мәшти энем, көндез йокы туйдыра алмадым, төнлә йоклап китмәгәем дип куркам, булмаса син төнгә дә монда кал, алмашып каравыллыйк,— дигән.

Мәшти әйткән:

— Ник калмаска? Калабыз аны. Алмашлап торырбыз: элек мин йоклармын, син каравылларсың, аннан син каравылларсың, мин йоклармын,— дигән, имеш.

227. НӘРСӘ РӘХӘТРӘК


Мәшти малай чагында атасы сыер сатып алган. Бозавын карарга Мәштигә кушкан. Мәшти бала чагында ук ялкау булганга, бер дә карамый башлаган. Атасы үгет бирмәкче булып:

— Сиңа үз сөтебезне эчү рәхәтме, әллә күршеләргә йөз ертып керүме, әйт,— дигәч, Мәшти:

— Бозау караудан күршегә сөт сорап керәсе рәхәтрәк,— дигән, имеш.

228. ИШКӘН ИКМӘК ЧУМАРЫН...


Бер ялкау хатын булган, ди. Бу урактан кайткач, ире моннан сораган:

— Йә, хатын, күп урдыңмы? — дигән.

Хатыны моңа җавабында әйткән:

— Урып-урмадым, карап тормадым, торып торна санамадым, як-ягыма карамадым, өчәр көлтәдән өч өем көлтә урдым.

Ире моңа әйткән:

— Һи, ишкәнсең икән икмәк чумарын! — дигән.

229. КУ ДА КУ...


Элекке заманда бер кеше үзе ерак базарга киткәндә хатынына киндер хәзерләп калдырган да шуны талкып сүс итәргә кушкан.

Бер көн үткән, ике көн үткән, киндер талкынмаган. Ире кайтканнан соң хатыныннан сораган:

— Йә, нихәл? Киндер сабакларын талкыдыңмы? — дигән.

Хатын әйткән:

— Син дә инде, кайчан талкырга ди соң аны? Иртән тор да көтү ку, аннан кайт та казлар ку, кичкә таба кәҗә ку, кайда инде талкы талку? — дигән.

230. САБЫР ХАТЫН


— Учакка ягарга утын алып керче, әтисе, — дигән хатыны.

Ир булганы ишек алдына чыккан да уйланып тора икән: ничек итеп хатынын ачуландырырга?

Озын-озын тал чыбыклар алган да, кисми-нитми өстерәгән дә кергән. Хатыны моны күргәч, бары елмайган гына:

— Акыллы эш бу,— дигән.— Балта белән кисеп юкка көчне әрәм итәсе юк. Янып беткән саен эчкәрәк этә генә барасың. Безнең борынгы бабайлар тау тишегендә яшәгәндә нәкъ шулай якканнардыр әле...

231. ЯҢА ЧЫНАЯКЛАР


Бер хатын:

— Чынаякларыбыз искереп бетте, яңаларын алып кайт! — дип, ирен йөдәтеп бетерде, ди. Ире, хатыны өйдә юк чагында, чынаякларны бик әйбәтләп көл белән ышкып юганнан соң, матурлап тезеп куйды, ди. Хатыны кайткач, чынаякларны күреп исе китте, ди.

— Ай, рәхмәт тәшкере, сүземне тыңлагансың бит, нинди матур чынаяклар алгансың! — дип әйтте, ди.

232. ЕГЫЛГАЧ ТОРАСЫ БУЛА


Ялкау, биләмче хатын, ире сабанга киткәч, самоварын түккән, аннан-моннан чәй урыннарын җыйгалаган да биләмгә чыгып киткән. Ул чыгып китеп бераз торгач, самовардан төшеп калган утлы күмер көйрәп, өйдән ут чыккан.

— Әллә безнең өйдән чыккан инде? — дип, бу хатын да ашыкмыйча гына кайтып бара, ди. Урамда очраган кешеләр:

— Өең яна бит, йөгер инде!—дигәннәр.

Хатын кайтып җиткәч, янгын сүндерергә килүчеләргә зарланырга тотынган:

— Миңа йөгерергә кушалар тагы. Йөгерсәң, егыласы була, егылгач, торасы була,— дип әйткән, ди.

233. ТАБА ЯРГАН ХАТЫН


Йөремсәк кенә бер хатын мич кабызып җибәргәч, күршегә таба алырга кергән. Сөйләшә торгач, чәйләре өлгергән. Чәй янында җәелеп утыра торгач, төш тә җиткән. Көн кичкә дә авыша башлаган. Шуннан соң: «Ирем бер зарарга да, өч зарарга да бер ачуланачак»,— дип чыгып китә, ди, бу. Кабаланып капка ачканда, табасы төшеп ярыла. Ярык табаны күтәреп кайтып керә дә, ире ачуланмый калсын дип:
— Һай, харап булам лабаса инде шул ашыгуым белән,—дип өзгәләнгән, ди.

234. ИСМЕКӘЙ АШЫГУЫ


Шырпыга кытлык заманда Исмеҗан әби күршегә утка керә. Учакта күмер төшмәгән була әле. Күмер төшкәнче дип, әби баш төртеп алырга уйлый. Уянып китсә, ике-өч сәгать вакыт узган.

— Шушы ашыгуларым белән башларым диванага әйләнде инде,— дип сукрана-сукрана, утлы күмер алып кайтып китә әби.

Кайтса, әллә кайчан ашны пешереп ашаганнар, ди.

235. ВАКЫТЫ ЮК


Ике хатын кое янында суларын күтәргән килеш дөньяларын онытып ләчтит сатып торалар икән. Берсенең ире түзмәгән, чыккан да: «Барыгыз, өйгә кереп сөйләшегез»,— дигән. Хатыны әйткән:

— Юк, юк. Әйгә кереп торырга аның вакыты юк! — дигән.

236. «ҖИТЕЗ» ХАТЫН


Бик күп сөйләшергә яратучы бер хатын, ашына кәбестә салган да, иренә:

— Карале, карткаем, мин бер генә минутка күршегә кереп чыгыйм, син ашны карый тор инде, ярты сәгать үткән саен бер болгатып куярсың! — дигән.

237. КАТГЫЙ ЧАРА


Берәүнең хатыны биләмдә йөрергә ярата икән:

Күршеләре бу чакырылмаган кунактан шулкадәр туйганнар, көннәрнең берендә иренә әйткәннәр:

— Кичләрен өегездән чыгармасаң икән, дус кеше, тәмам теңкәбезгә тиде бит,—дигәннәр.

— Була ул,— дигән биләмче хатын ире, — көндез өйдә очратсам, әлбәттә, чыгармам.

238. ИРЕНГӘН ИКЕ ЭШЛӘР


Бик ялкау бер малай бар икән.

Бервакыт ул әтисе белән базарга барырга чыккан. Юлда бер ат дагасы күргәннәр. Әтисе әйткән:

— Бар, улым, ал әле шул даганы. Базарда сатып үзеңә чия алырмын,— дигән. Малае төшмәгәч, әтисе үзе төшеп алган.

Базарга баргач, даганы сатканнар да шуңарга бер стакан чия алганнар. Бер стаканга йөз чия кергән. Кайткан чагында әтисе юри генә бер чияне җиргә төшергән. Малае җирдә чия күргәч, түзә алмаган, төшкән дә чияне алып менеп ашаган. Улы арбага менүгә, атасы тагын бер чия төшереп җибәргән. Малае бу чияне дә төшеп алган. Шул рәвешчә ялкау малай бер тапкыр төшәсе урынга, кайтканда йөз кабат төшәргә мәҗбүр булган.

239. КАРТ ЯЛКАУ БЕЛӘН ЯШЬ ЯЛКАУ


Элек бер авылда ялкаулыгы белән дан тоткан бер кеше булган. Аның янына, өйрәнергә дип, икенче бер яшь ялкау килгән. Шуңа хуҗа кеше әйткән:

— Бар, тышка чыгып кара әле, яңгыр яумыймы икән?— дигән.

Өйрәнчек ялкау әйткән:

— Нигә тышка чыгып йөрергә, тәрәзәдән көрәк кенә сузып карыйк, шуннан белербез,— дигән.

Шуннан соң әлеге карт ялкау әйткән:

— Миннән дә ялкаураклар бар икән, болай булгач ялкау исемен күтәреп йөрүнең кызыгы бетте,—дип, ялкаулыгын ташларга булган.

240. ИРЕНГӘННЕҢ ИРЕНЕН ЭТ ЯЛАГАН


Әшти белән Мәшти, атаклы ике ялкау, бик ачыккач, чит авылга килеп, көтүчелеккә ялланганнар. Хуҗалардан икмәк, катык алып, малларны тугайга төшереп, үзләре су буена сузылып ятканнар. Көтүне эт көтсен дип, катыкны да ипләп кенә ашаганнар. Шуннан Әшти Мәштигә: «Бар, әнә ярдан төшеп кенә шушы катык өстенә су ал, әйрән ясап эчик»,— дигән. Мәшти иренеп: «Үзең төш», — дигән. Әшти: «Юк, мин элек әйттем,син төш!» Мәшти: «Син элек әйткәч, син төш!» Әшти: «Мин сиңа ага кеше, син төш!» Мәшти: «Ага булгач, үзең төш!»

Шулай бер-берен кысташып бер эш тә чыкмагач, Мәшти әйткән:

— Мин, беләсең килсә, анда төшү түгел, авыз ачып сиңа сүз әйтергә дә иренәм. Кем элек авызын ачып сүз әйтсә, әйрәнне шул сыекласын,— дигән. Шул килешкә икесе дә авызларын йомганнар да утыра бирәләр икән. Шул вакыт яннарына аудан кайтып килгән Гыйлаҗи агай килеп чыккан. «Әссәламе галәйкем!» (Болар сәлам алмыйлар.) «Нишләп болай авызыгызны йомып утырасыз?» (Тагын җавап юк.) «Әй, әй!» — дип тә, төрткәләп тә карый, дәшмиләр. Шуннан Гыйлаҗи аларның алларындагы савытта калган катыкны алган да битләренә, авызларына сылаган. Этне чакырган да яларга кушкан. Эт Әштинең авыз тирәсен ялаганда ялгыш мыегыннан эләктергәч, ул түзмичә: «Чәбә!» — дип кизәнгән икән, Мәшти дә телгә килеп: «Әһә, син элек әйттең, әйрәнне син сыекла»,— дигән, имеш.

241. УЛЫ ҺӘМ АТАСЫ


Агай үзе күрше авылга киткәндә улына ун төрле эш кушып калдырган:

— Мин кайтканчы эшләп куй, — дип. Улы аптырап калган. Ул тегеләй сугылып, болай сугылып йөри-йөри дә өйгә кереп чәй эчә, аннан соң ятып йоклый.

Атасы кайткач:

— Нигә берсен дә эшләмәдең? — ди.

Малае әйтә:

— Кайсы артыннан кайсын эшләргә икәнен оныттым да кереп йокладым,— ди.

242. УРЫНЫНА ҖИТКЕРЕП


Колхоз председателе җыелышта әйткән:

— Кеше үз гаебен үзе танырга тиеш. Эшкә чыкмый кала икән, сәбәбен иртәгесен килеп әйтергә тиеш.

— Менә мин нәкъ шуны әйтергә килдем,— дигән бер ялкау,— кичә эшкә чыкмаган идем.

— Соң син бүген дә эштә түгел ич!

— Бүгенгесе турында иртәгә килеп әйтермен дигән идем.

243. ЯЛКАУ ХӘЙРЕТДИН


Хәйретдин дигән бер ялкау эшкә һәрвакыт соң гына бара икән. Баргач та бик иренеп кенә эшли икән. Беркөнне Хәйретдиннең соң гына эшкә барганын колхоз председателе күргән дә:

— Кара әле, Хәйретдин, нигә болай соң барасың? — дигән.

Хәйретдин әйткән:

— Син борчылма, мин соң барсам да, иртәрәк кайтырмын,— дигән.

244. ТӘП-ЛӘП...


Бер ярлы ялкау, иренгәнлектән, кышлык утынны бик аз гына әзерли, ди.

— Кыш бавыры бик озын, нигә ягарыңа бик аз әзерлисең? — дигәч, әлеге ялкау:

— Җитә ул. Менә хәзер сентябрь, аннан соң октәп, тәп-ләп... май,— дип кенә саный, ди.

245. ЯЛКАУ КИҢӘШЕ


Бер ялкау:

— Җәмәгать, түбәгездә үскән үләнне йолкып азапланмагыз, сыерыгызны менгереп ашатыгыз, ә сөт әчемәсен өчен, сыерыгызны кар базына төшерсәгез яхшы булыр, — дип, халыкка бик «акыллы» киңәш биргән, ди.

246. БАШЫҢА ТӨШКӘЧ, БЕЛӘСЕҢ


Шәһәрдә укучы егет җәй көне туган авылына ялга кайткан. Атасы моңарга әйткән:

— Улым, безнең бригада бүген печәнгә төшә, тырма ал да минем белән болынга төшәрсең,— дигән.

Егетнең бер дә эшлисе килми икән.

— Өч елдан бирле шәһәрдә торып онытылып та беткән, нәрсә соң ул тырма? — дигән.

Шулай дип узып барышлый, егет ялгыш тырманың тешенә баскан. Тырма «шап» иттереп егетнең маңгаена китереп биргән. Егет, маңгаен угалап:

— Кайсы юньсезе аяк астында калдырган бу тырманы! — дип кычкырган»

247. ЯЛКАУ «ТӨТЕН ЧЫГАРА»


Бер кешенең типсә тимер өзәрдәй таза, ләкин бик ялкау улы булган. Беркөнне әтисе эче пошып болай дигән:

— Булмас, улым, дөнья көталмассың, «төтен чыгара алмассың» син.

Улы өй түбәсенә менгән дә, янар-янмаю кына пыскыган мичнең морҗасына таз каплаган, ди. Өй эченә төтен тулган, теге кеше төтеннән качып өйдән чыга икән, улы морҗа янына басып:

— Әти, әллә төтен чыга башладымы? — дип сораган, ди.

248. ҖӘТМӘ АСТЫНДА


Бер төркем чегәннәр, су буенда туктап, балык җәтмәсе астына ял итәргә ятканнар. Йокылары туйгач, берсе икенчесенә әйткән:

— Тышка чыгып кара әле, һава ничегрәк икән? — дигән.

Тегесе җәтмәдән бармагын тыгып караган да әйткән:

— Тышта бик яман җил чыккан, һава бозылган! —дигән.

249. АШКА АЛДАН, ЭШКӘ...


Өч фәкыйрь туган эш эзләп сәфәр чыкканнар, ди. Бара торгач, олысы Гапти:

— Эшләп баесак, ат белән сыер алсак...— дигән, ди. Шуннан кечесе Фәтхи:

— Ә сөтен кем эчәр? — дип сораган. Ялкау Әпти шунда:

— Мин! — дип кычкырган.

— Ә каймагын?

— Мин!—дип кычкырган ди бу тагын.

— Ә абзарны кем тазартыр? — дип сорагач,

— Гел генә мин булмыйм әле, әйдә бу юлы Гапти булсын, — дип җавап биргән ди ялкау Әпти.

250. КЫРЫЙДАГЫСЫ КЕМ


Ялкауларны эшкә кушканнар. Болар чыгып бер учак якканнар да, аның әйләнәсенә түгәрәк ясап тезелеп ятканнар. Шуннан боларга берәү килеп:

— Нигә эшләмисез? — дигән.

Тегеләр берсе артыннан берсе:

— Кырыйдагы берәрсе торса, торырмын әле дип ятам,— дигәннәр, ди.

251. АРБАДАН ТӨШМӘСӘҢ, МИЧ БАШЫННАН ТӨШӘРСЕҢ


Бер карт белән бер карчык яшәгән. Болар икесе дә бик ялкау булганнар. Гел мич башында гына утыралар икән. Бер көнне бабай әйтә ди карчыгына:

— Мин сунарга барыйм, карчык, бер куян атып алыйм, аның тиресен туныйм, базарга илтеп сатыйм.

Карчыгы сораган:

— Саткач нәрсә алырсың?

— Ат алам,— дигән бабай.

— Шәһәргә барганда мине дә утыртырсың, яме, карт?

— Тау менгәндә төшәрсеңме соң, төшсәң утыртырмын,— дигән бабай.

Әби әйткән:

— Юк, төшмим,— дигән.

Бабай «төшәрсең» дип, әби «төшмим» дип, үҗәтләнә торгач, карт карчыкны мич башыннан типкән дә төшергән, ди.

252. БЕЛГӘН БУЛСАМ


Ялкау юлда барганда егылган. Торып бераз киткәч, абынып тагын барып төшкән. Шуннан соң бу:

— Икенче тапкыр егыласымны белсәм, бая ук тормаган булыр идем,—дигән.

253. УТНЫ ОЧКЫН ЧАГЫНДА СҮНДЕР


Тегермән буасыннан аз гына су тибә башлаган. Шул турыда әйткәч, тегермән мөдире кулын гына селтәгән:

— Әле тамгалап кына тора, зарар юк, — дигән.

Бераздан җиң юанлыгы булып агарга тотынган. Тегермән мөдире һаман да:

— Зарар юк, әле буаны бозарга эш ерак? — ди икән.

Бераздан карасалар, су шактый ук юан булып, шаулап ага башлаган. Хәзер инде туктатуы да кыен, тегермән дә тартмый, ди.

Шул вакыт буа янына су эчәргә тавыклар килгән. Тегермән мөдире, зур күсәк күтәреп, тавыкларны куарга чыккан:

— Сез, оятсызлар, актык суны эчеп бетерергә килгәнсез. Монда сездән башка да су җиткереп булмый,— дип кычкырган, ди.

254. СӨЙЛӘШМӘВЕҢ АЛТЫН


Сүзгә ифрат саран ике кеше җәяүләп баралар икән. Көн буе бергә барганнар болар, әмма берсе дә тел кыймылдатып бер авыз сүз дә әйтмәгән.

Кичкә таба гына берсе:

— Ниһаять, фәлән авылга җитәбез — манаралары күренә башланды,— дигән. Тегесенә бу бер дә ошамаган. Ул:

— Илла да тел бистәсе булырсың икән. Күзем чыкмаган ич, үзем дә күрәм. Бер телеңә хуҗа була алмыйсың! — дигән.

255. «ЯРАР ШУНДА»


Элек заманда ике татар агае рус авылында капка ясарга ялланганнар. Эшләгәндә болар аннан-моннан, ашык-пошык кына эшлиләр икән. Үзләре һаман саен: «Ярар шунда»,— дип сөйләнәләр икән.

Осталар янында уйнап йөргән хуҗа малае, нәрсә икән ул «Ярар шунда», дип гаҗәпләнгән.

Бервакыт агайлар, эшләрен бетереп, хезмәт хакын алгач, саубуллашып китеп барганнар. Авылдан чыкканда артларына борылып карасалар: «Ярар шунда упал!» — дип кычкыра-кычкыра, Хуҗа малае йөгерә икән.

256. ТӨЗЕЛЕШТӘ


— Озак төзисез, иптәшләр, ясле бик кирәк. Ул бит сезнең киләчәк буын өчен, аңлыйсызмы?
Балта осталары балталарын бүрәнәгә чабалар.
— Ә, киләчәк буын өченмени? Алай булса, өлгерәбез икән әле.

257. КАЙЧАН НИЧЕК БИТ


Иге агай-эненең берсеннән: «Кайсыгыз оста?» — дип сораганнар. Бу әйткән:

— Кеше алдында — мин оста, икәү генә калсак — ул оста, — дигән.

258. ҺӘРКЕМ ҮЗЕНЕКЕН МАКТЫЙ


Җыелышка төрле җирдән тәмәке фабрикаларының директорлары җыелган да һәркайсы үз папиросын мактый икән. Ереванныкы:

— Безнең папирос хуш исле, беренче сорт,— ди икән.
Казанныкы:

— Барыбер безнең папироска җитми,— дигән.

Шулай бөтенесе үзенекен мактап чыкканнан соң, Ленинград тәмәке фабрикасының директоры сүз алган.

— Чыгарыгыз әле, үзегез нинди папирос тартасыз икән? — дигән. Карасалар, директорлар һәммәсе дә Ленинград папиросын тарталар, имеш.

259. ТУФЛИ КӨЛӘ


Бер кеше дусыннан көлебрәк:

— Дус кеше, кичә генә алган туфлиең бүген авызын ачкан, бик көләч холыклысы туры килгән, ахрысы,— дигән.

Туфли хуҗасы аңа каршы:

— Киресенчә, елап җибәрмәс өчен генә авызын ерган, югыйсә, үзе эшләнеп чыккан фабриканың директоры оятка кала бит,— дигән.

260. ГАЗЕТА ЯРАТУЧЫ


— Гарифулла абзый, кайсы газеталарга язылдың?

— Әй, сорый күрмә, дус. Язылмаган газетам калмады. Кибетче булып эшли башлаганнан бирле, район газетасыннан башлап, республика газеталарына чаклы һәрберсенә икешәр-өчәр тапкыр яздылар.

261. ҖЫЕЛЫШТА


Бригадир:
— Эх, йөкләмәләребез шундый яхшы иде, кызганычка каршы, үти генә алмадык.

Колхоз председателе:

— Кайгырма. Менә хәзер яңасын, тагын да шәбрәген кабул итәбез аның,— дигән.

262. АЛДАН КҮРҮ


Бер вәкил фермага килеп дуңгызларның бик тә ябык икәнлекләренә гаҗәпләнгән.

— Дуңгызларыгыз нигә шулкадәр ябык? —дип сораган ул председательдән.

— Симерсәләр, балаларына урын булмас дип куркабыз,— дип җавап биргән председатель.

263. АЙ БЕТСӘ ДӘ, ЧӘЧҮ БЕТМИ


Әкмәли агайдан күрше авыл кешесе:

— Сездә чәчү ничәнче числоларда бетә? — дип сораган.

Әкмәли:

— Апрельнең утыз җиделәрендә, кырык берләрендә,— дип җавап биргән.

Тегесе моннан бик каты көлгән:

— Апрель утыздан гына килә бит,— дигән.

Әкмәли моңа каршы:

— Сездә анысы шулайдыр, әмма безнең колхозда ай бетсә дә чәчү бетми бит, бер атнага да, ике атнага да сузыла,— дип җавап биргән.

264. ЮМАРТ КҮРШЕ


Колхозга килгән бер вәкил председательдән сорый:

— Нигә басуда карны бик аз тотасыз?

Председатель:

— Барысын да без тотсак, күрше колхозга калмый бит, чөнки җил һәрвакыт безнең яктан исә...

265. ДӨНЬЯДА НИНДИ ХӘЛ БУЛМЫЙ


Беркөнне күрәләр: каравылчы аягына бияләй киеп, өенә чаба.

— Ни булды?

— Итекне салдырганнар!

266. СӘНГАТЬ КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ


— Нигә бу рәссам һәр ясаган рәсемендә кешеләрне һаман аркалары белән генә күрсәтә икән?

— Йөзләренә карарга ояла торгандыр: болай алар үзләрен кем шулай бозып ясаганны күрми калалар бит.

267. ТҮЗЕМЛЕЛЕК ӨЧЕН


Кайсыдыр районда үзешчән сәнгать түгәрәгенә смотр бара икән. Соңыннан комиссия яхшы дип тапкан номерларга мактау кәгазьләре бирә башлаганнар. Шул чак, бер ялгызы гына утырып калган тамашачы комиссия членнары янына килгән дә:

— Миңа мактау кәгазе бирмисезмени? — дип сораган.

Тегеләр шаккатып калганнар.

— Ни өчен? — дигәннәр. — Син бит концертта катнашмадың?

— Түземлелегем өчен,— дип әйтте, ди, тамашачы. — Концертыгызны баштанаяк тыңлап утырырга бары мин генә түзә алдым.

268. ҖЫРЧЫ


Җырчы иптәшеннән сораган, ди:

— Кичә минем җырлаганымны тыңлагансың инде. Ишеттеңме? Тавышым залга сыймады!

— Юк, ишетмәдем, күрдем. Синең тавышыңа урын калдыру өчен кешеләр, залны бөтенләй буш калдырып, өйләренә кайтып баралар иде.

269. БЕР НАЧАРНЫҢ БЕР ЯХШЫСЫ


— Йә, пьеса ничек?

— Спектакльдән соң төн буе йоклый алмадым.

— Бигрәк нык дулкынлангансың икән.

— Юк, йокыны театрда туйдырып кайттым.

270. ТУРЫ КИҢӘШ


Мәшһүр бер музыкантка буй җиткән бер кыз килә дә үтенечен белдерә:

— Сезгә ни дә булса уйнап күрсәтәсем килә иде, рөхсәт итсәгез- че! —ди.

Рөхсәт иткәннән соң, кыз рояльдә берничә катлаулы көй уйный.

Уйнап бетергәннән соң кыз музыкантка мөрәҗәгать итеп:

— Инде миңа нинди киңәш бирәсез?—дип сорый.

Музыкант аңа:

— Мин сезгә кияүгә чыгуны мәслихәт күрер идем,— ди.

271. ТӘКЪДИМ


Бер урта кул рәсемче иптәшенә:

— Бүлмәмне зәңгәрсу төскә буятам да, аннан соң үзем төрле-төрле чибәр рәсемнәр ясап чыгам. Искиткеч матур булачак! — дип мактанган.

— Бүлмә стеналарыңа син башта чибәр рәсемнәреңне ясап чык, аннары буятырсың. Шулай итсәң, тагын да матуррак булыр, — дигән аңар иптәше.

272. ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР...


Рәссамнан берәү:

— Бу рәсем төшерүләр, сурәт ясаулар бик үк ансат эш түгелдер инде, шулай бит? — дип сораган.

Рәссам әйткән:
— Юк, һич тә кыен түгел. Иң әүвәл киндерне дүрт ягыннан бик яхшылап рамга тарттырасың. Шуннан соң буяуларыңны әзерлисең дә тотынасың. Бары шул гына.

Теге кеше:

— Һи, ап-ансат икән! Мин аны бик кыен эштер дип торам тагын,— дип, бу җавапка бик канәгать булган, ди.

273. АМБУЛАТОРИЯДӘ


— Сез әле бик таза икәнсез.

— Соң сез әле мине тыңлап карамадыгыз ич. Каян беләсез таза икәнлегемне?

— Шундый тыгынлыкта өч сәгать чиратта торырга түзә алгач, сезне карап торасы юк инде.

274. ТЕШ ДОКТОРЫНДА


Авыру:
— Бер теш суырган өчен 3 сум сорыйсыз, доктор! Мин 3 сумга көне буе эшлим...

Доктор:

— Телисезме, мин дә бер тешегезне көне буе суырам.

275. БЕРДӘНБЕР ЧАРА


Врач бер авыруга телен чыгарырга кушкан да үзе рецептлар яза башлаган. Теге кеше:

— Доктор, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз,—дигән. Врач:

— Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк,— дигән.

276. ДАРУ ТУРЫНДА


Бер кеше гомер буена докторлар биргән даруны җыя барган, имеш. Бик күп дару җыелды, ди. Бу кеше картайгач, даруларны халыкка күрсәтеп:

— Менә, мин бу даруларны эчсәм, күптән үләдер идем, алардан башка бик күп гомер иттем,— ди, имеш.

277. ОЗАК ӘЙЛӘНӘ АЛМАС


Бер хатын хайваннар врачына мөрәҗәгать итә. Аның эте бензин эчкән һәм үз тирәсендә әйләнә икән:

— Бер куркыныч та юк, — дигән врач, — бензины беткәч туктар, әле.

278. ЫШАНЫЧЛЫ ЧАРА


Врач: Кай җирең авырта?

Авыру: Эчем авырта, җиргә ятып торган идем, тычкан керде, ахры.

Врач: Алай булса, эчеңә мәче кертеп карарга туры килер.

279. ЭЧ АВЫРТКАНГА КҮЗ ДАРУЫ


Бер кеше врачка килеп:

— Эчем авырта, берәр дару бирсәнә,— диде.

— Нәрсә ашаган идең?

— Күгәргән икмәк ашаган идем.

Врач бу кешенең күзенә дару сала башлады. Теге кеше әйтте:

— Минем күзем авыртмый бит,— диде.

Врач әйтте:

— Күзең сәламәт булып дөрес күрсә, күгәргән икмәк ашамас идең,— диде.

280. КЕМНЕ ДӘВАЛАРГА КИРӘК


Бер авыру врачка бара да:

— Күзем бозылды, бер нәрсәне ике итеп күрәм, — ди. Врач моңа карап:

— Дүртегез дә шул авыру белән килдегезме? — ди.

Бу врач үзе бер нәрсәне дүрт итеп күрүче булган, имеш.

281. АВЫРУ БЕЛӘН ВРАЧ


Авыру кеше врачка барган. Караса, врачның борыны кызарган, үзе әледән-әле йөткереп, төчкереп кенә тора, ди.

Авыру борылган да кире чыгып киткән:

— Үзен дәваларга да сәләте җитмәгән врач ничек бүтәннәрне дәвалый алсын? — дигән.

282. ҖАЕН ТАПКАН


Бер мәлне мал докторы чирләп киткән. Врач килгән дә авыруның туган елы, кайчан авырый башлавы, кай җире борчуы турында сораша башлаган.

Мал докторы врачның мондый кыланышын бер дә ошатмаган.

— Безгә хайваннар берни әйтмиләр, без үзебез беләбез. Син дә үзең бел,— дигән.

Шуннан соң врач авыруны каккалап-суккалаган, тыңлаштырган да аның хатынына бер дару биргән:

— Төш вакытында шушы даруны эчерегез. Кичкә таба авыруның хәле яхшырмаса, сугымга сатарсыз, — дигән.

283. ЯЛГЫШ КИЛГӘН


Берәү врачка әйтте:

— Эчем авырта,— диде.

Врач аннан:

— Нәрсә ашаган идең? — дип-сорады.

Авыру әйтте:

— Арпа икмәге белән көрпә чылатып ашаган идем,— диде.

Врач әйтте:
— Алайса син терлек врачына бар, мин хайваннарны дәваламыйм,— диде.

284. ҮЗ ГАЕБЕН ҮЗЕ БЕЛӘ


Табип, зират турысыннан үткәндә, башыннан ук бөркәнеп, кача-кача уза икән.

— Ник алай итәсең? — диделәр.

— Мәетләрдән оялам, — диде.

— Ник ояласың?

— Бу мәетләрнең күбесе мин дәвалаганга үлделәр,— диде.

285. УЛ ДА УКЫЙ


Бер егет көн саен китапханәдән бер китап ала да икенче көнне үк тапшыра икән. Китап бирүче кыз бер көнне аңа алгебра дәреслеген биреп җибәргән. Егет икенче көнне үк аны тапшырырга килгән. Кыз сорашкан:

— Кызык китапмы, нәрсә турында?

Егет бик белгәндәй сөйләп киткән:

— Әй, әллә нәрсәсе юк ла. Алгебра исемле бер кыз булган, шуның маҗаралары турында икән,— дигән.

286. КОЙРЫГЫМНАН БЕЛ


Студент зоологиядән сынау бирә икән.

Профессор бер кошның койрыгын гына күрсәтеп:

— Бу нинди кош? — дип сораган. Студент әйтә алмаган да, «икелене» эләктергәнче дип, зачеткасын бирмичә генә ишеккә юнәлгән.

— Фамилиягез ничек? — дип эндәшкән профессор.

Студент:

— Койрыгымнан белегез! — дип чыгып киткән.

287. САЛЬДО БАШМЫ, МИН БАШМЫ


Бер колхозның председателе бухгалтерын чакырып китергән дә әйткән:

— Менә сиңа счетлар, иртәгәдән түләнгән булсын! — дигән.

Бухгалтер моңа каршы:

— Сальдо (Сальдо—- керем белән чыгым арасындагы аерма) кушмый бит, сальдо! —дип әйтеп куйган. Чөнки колхозның счетында акчалары беткән булган.

Председательнең моңа бик ачуы килгән.

— Сальдо башмы колхозга, әллә мин башмы, күчер дигәч, күчер! — дигән.

288. ҮЗЕНӘ ОХШАТЫП


Район үзәгеннән килгән Мәлик исемле бер вәкил, фермадагы «мә» дип кычкырып, сикергәләп йөрүче сарык бәрәннәрен күргән дә:

— Бәрәннәрегезгә көненә күпме азык бирәсез? — дип сораган. Бәрән караучы кыз:

— Тиешле нормаларын бирәбез,— дигән.

Әлеге Мәлик:

— Бәрәннәрегез «мә» дип әйтергә өйрәнгәннәр инде, нормаларын арттырып «Мәлииик» дип әйтә башлаганчы ашатыгыз!—- дигән.

289. АЯГЫН КҮТӘРӘ ТОРГАН АТ


Бер колхозга шәһәрдән яңа председатель җибәргәннәр. Шәһәрдә туып үскәнлектән, моның үз гомерендә ат җиккәне юк икән. Көннәрдән беркөн бу бер атны «киендереп» бирергә кушкан.
Бу атның тибә торган гадәте бар икән. Басудан кайткач, председатель ат караучы бабайга әйткән:

— Бар, чишендер, ләкин миңа бүтән аягын күтәрә торган ат бирмә! — дигән.

290. ҮЗ ҮЛЧӘВЕННӘН ЧЫГЫП


— Галиулла дус, син һаман теге заготживсырье конторында директор булып эшлисеңме әле?

— Әйе. Нигә?

— Тик, болайгына. Синдә шул юньле кеше түгел икәнсең. Яхшы кешене андый урынга директор итеп куймыйлар.

— Каян беләсең?

— Үземнән беләм.

291. НАДАНЛЫК — ЙӨЗ КЫЗЫЛЛЫГЫ


Әле күптән түгел генә, менә шушы безнең көннәрдә, бер галим белән бер инженер бер мәҗлестә янәшә туры килгәннәр. Бу галим үзенең китаплары белән шактый ук танылган кеше икән. Әмма инженер үзе турында «элек укыганым бик җиткән» дигән фикердә йөргәнлектән, бу галимнең китаплары нинди фәннән икәнлеген белми икән. Шулай да галим кеше янында үзенең дә «культурный» кеше икәнлеген белдерәсе килеп, моның теле кычыта башлаган:

— Сезнең китапларыгыз фәнгә бик күп яңалыклар өстәде, — дигән. — Менә мин үзем дә алардан һәрвакыт файдаланам... Бик шәп китаплар...

Галим кеше бу сүзләргә гаҗәпләнгән:

— Нигә, сез әле һаман да башлангыч мәктәпне тәмамлый алмадыгызмыни? — дигән.

Чөнки бу галим башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр яза икән.

292. ӘДӘБИЯТ СӨЮЧЕ


Пөхтә генә киенгән яшь егет район китапханәсенә килеп:

— Монда мин укымаган китаплар бик аз калды, сез миңа берәр яхшырак китап сайлап бирә алмассызмы, — дип, китапханәче кызга мөрәҗәгать итә.

Китапханәче кыз:
— Салтыков-Щедрин әсәрләрен укыганыгыз бармы? — дип сорый. — Салтыковны күп укыдым, Щедрин әсәрләрен бирегез, — дигән егет.

293. ШАПЫРЫК


Ике авыл егетенең кызлар алдында бик укымышлы булып күренәселәре килә икән. Көннәрдән беркөнне болар очрашалар да, кызлар ишетерлек итеп, кемнең нинди китаплар укуы турында сөйләшә башлыйлар. Боларның берсе әйтә:

— Тарас Бульба житабы ничегрәк, ошаттыңмы?

Икенчесе башта ык-мык итә:

— Һем. Минем Пушкинны күптән укыганым юк шул, онытканмын инде... Ә-ә-ә, исемә төште, анда теге Тарас дигән егет Бульба туташка өйләнә бугай бит! — ди.

294. ЕРАК КИТӘ АЛМАССЫҢ


Бер студентны, укып бетергәч, Владивостокка җибәререртә теләгәннәр.

Студент:

— Юк, юк, мин ерак китә алмыйм, шушы шәһәрдә генә калам,— ди икән. Сәбәбен сорагач:

— Профессор миңа, белемең бик сай, бу белемең белән ерак китә алмассың, дигән иде,— дип җавап биргән.

295. КЕШЕ СЕМЬЯСЫ


Профессор: Тюльпаннар семьясы турында сөйләгез.

Студент: Гафу итегез, кеше семьясы турында гайбәт сатарга минем намусым җитми.

296. ТАРАКАННЫҢ КОЛАГЫ КАЙ ТӨШЕНДӘ


Бер яшь кешедән гыйльми дәрәҗәне ни өчен алуы турында сораганнар. Ул әйткән:

— Тараканның колагы табан астында булуын раславым өчен,— дигән.— Диссертация яклаганда мин тараканны шырпы тартмасына яптым. Өстәлгә сугуым була, таракан шундук кыштырдый башлый, мин туктадыммы, ул да туктый. Профессорларны тәмам ышандыру өчен, тараканның аякларын өздем дә үзен өстәлгә салдым. Сугып карыйм, селкенми дә. Димәк, тараканның колагы чыннан да аяк табанында икән.

297. АВЫЗ АЧЫЛУНЫҢ ХИКМӘТЕ


— Фәлән кешене бик галим дип сөйлиләр иде. Түгел икән. Мәҗлес беткәнче бер тапкыр да авызын ачмады.

— Нигә ачмасын? Син сөйләгәндә әллә ничә тапкыр авызын ачып иснәде.

298. ҮЗ БИЗМӘНЕ БЕЛӘН ҮЛЧӘП


Берәү икенче бер кеше турында:

— Ул бик укымышлы кеше,— дип сөйли икән.— Аның чит телләрдән тәрҗемә иткән җитди китаплары байтак кына.

Моңа каршы икенче берәү әйткән, ди:

— Һи! Тәрҗемәче булу өчен нинди белем кирәк? Бeлмәгән сүзләрне сүзлектән карыйсың да язасың да куясың.

299. ТАГЫ БАРМЫ


Яңалиф чыккан ел икән. Үзенең белеме әлифбадан уза алмаган берәүне укытучы итеп куйганнар. Бу кеше бөтен белгәннәрен биш-алты көндә укытып бетергән дә районга шулай дип хәбәр иткән:

— Утыз ике хәрефегезне укытып бетердем. Калган хәрефләрегез булса, тагы җибәрегез!

300. НАДАН БАШНЫҢ БӘЛАСЕ —АЯККА


Укый-яза белмәүче бер кеше икенче берәүдән туганнарына хат язып бирүне үтенгән. Ләкин ул кеше: «Яза алмам шул, бу арада аякларым авыртып тора,— дип җавап биргән. Бу кеше бик гаҗәпләнгән.

— Монда аякларның нинди катнашы бар, хатны аягың белән язмый торгансыңдыр бит?— дип сораган.

Теге кеше әйткән:

— Бөтен хикмәт тә шунда шул: мин язган хатны үземнән башка беркем дә укый алачак түгел. Ә минем анда барып йөрергә аягым авырта...— дигән.

301. СОЛДАТ ХАТЫ


Патша армиясендә хезмәт итүче бер солдат туган авылын бик сагынса да хат язучы таба алмаган.

— Ни булса да булыр,— дип, бу хатны үзе язарга булган.

Авылдан моңар шундый җавап язганнар:

— Хатыңны алып бик сөендек, тик укый гына алмадык. Исән-сау йөреп кайтсаң, үзең укып бирерсең әле,— дигәннәр.

302. БУАСЫН ЮГАЛТКАН


Шәһәрдән кунакка кайткан бер егет кармакларын алып җил тегермәне янына балыкка киткән. Баргач, елгасын да, буасын да таба алмый йөри икән. Шунда узып баручы бер карттан:

— Бабай, бу тегермәннең буасы кайда? — дип сораган.

— Бу, улым, җил тегермәне бит,— дигән карт.

— Анысын беләм. Ләкин аның буасы кайда соң? Шуны таба алмыйм.

303. ТӘРТӘ СЕЛКЕР ИДЕМ


Музыкада бик сай йөзүче бер агай, концерт барган вакытта оркестрга җитәкчелек итүче дирижерны күрсәтеп, күршесендә утыручыдан сорый:

— Орчык селкеп торучы теге кешегә дә хезмәт хакы түлиләрме икән?

— Әлбәттә!

— Күпме ала икән?

— Өч йөз сум чамасы...

— Кит аннан... Ул кадәр акча бирсәләр, мин тәртә селкеп торырга да риза булыр идем...

304. ИШЕКЛӘРЕ КАЙДА ИКӘН


Шәһәрдә туып-үскән бер егет, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, колхозга агроном булып бара. Кышкы көн бик салкын булган. Атны салам эскерте янына туктаткан да, үзен алырга барган агайга:

— Кара әле, агай, бу барак бик зур күренә дә, ишекләре кайда икән? Кереп җылынып чыгасы иде,— дип әйтә, ди.

305. НИЧЕК ХӘЙРАН КАЛМАССЫҢ


Трактор заводында эшләүче инженер, авылга кунакка кайткач, бер бабайның чабата ясап утыруын күргән. Бабай, юньләп карап та тормастан, әллә ничә юкәне тез өстендә ялт та йолт уйнатып, сөйләшә-сөйләшә чабата кайтара икән. Инженер шаккатып:

— Ну, бабай, баш та бар икән үзеңдә,—дигән.— Шундый четерекле эшне ничек чертежсыз-нисез ерып чыга аласың син, ә?!

306. БРЫНЗА ОРЛЫГЫ


Яшь кенә бер агроном колхозга килеп, колхозның язгы чәчүгә хәзерлеген тикшергән. Ул колхоз рәисеннән:

— Чәчү орлыкларыгыз җитешме? — дип сораган.

Колхоз җитәкчесе бик шаян кеше икән:

— Төп культуралардан җитә, — дигән, — тик без быел кырык гектар брынза чәчәргә тиеш идек, шуңа чәчүлек табып булмый әле, — дигән.

Район үзәгенә кайткач, бу агроном:

— Мин тикшергән колхозда брынза орлыгы бөтенләй юк икән, ярдәм сорыйлар,— дип үзеннән көлдереп йөргән, имеш.

307. ИСКРАСЫ КАЙДА СОҢ?


Бер колхозның председателе:

— Техника турысына килгәндә, сезнең белән генә бәхәсләшергә була! — дип, гел мактана икән. Тракторчылар аны сынап карарга булганнар.

Язгы чәчүнең иң кызу вакытында тракторның берсе туктап кала. Моны күреп, Фәләхетдинов бик борчыла башлый.

Килеп җитсә, ике тракторчы, мәш килеп, туфракны куллары белән актара-актара буразнадан нидер эзлиләр, имеш.

— Нәрсә югалттыгыз? — ди председатель.

— Искраны югалттык, табып кына булмый шайтанны,— диләр тракторчылар.

Председатель үзе дә ярдәмгә килә. Әмма искра һаман табылмый да табылмый.

— МТС складында бармы икән соң ул?

— Бар, бар, Фәләхетдинов абзый,— диләр тракторчылар.

Шуны ишетү белән, председатель атын куып, МТСка чапкан, ди.

308. ТРАКТОР НИЧЕК ЙӨРИ


Берәүне тракторчы итеп ялмакчы булганнар. Белемен сынау өчен моннан сораганнар:

— Тракторны йөртә алырсыңмы соң син? Рәтен беләсеңме? — дигәннәр.

Бу әйткән:

— Барысын да беләм, тик бер генә нәрсә онытыла төшкән: атны кай төшенә җигәсе булыр икән?

309. УРЫНСЫЗГА МАКТАНУ


Үзен бик белгәнгә санап йөрүче тракторчыдан бер колхозчы:

— Әгәр тракторыңның магнетосы төшеп калса, кайсы тәгәрмәчкә таптала, шуны беләсеңме? — дип сораган.

— Аны да белмәскә, мин нәрсә өчен укыган?! Билгеле, арткы тәгәрмәчкә таптала,— дип җавап биргән тракторчы.

310. АРГЫ ОЧТА ТУЙ БАР ДИП, БИРГЕ ОЧТА БИЕГӘН


Бер егетне солдат хезмәтендә ефрейтор иткәннәр. Ул, бик шатланып, карчык анасына хат язган.

— Әни, мине ефрейтор иттеләр,— дигән.

Анасы: «Улым бик зур кеше булган икән», — дип бик шатланып улына хат яздырган:

— Улым, рәхмәт сиңа, яхшы хезмәт итәсең икән, шуңа күрә сине бик зур кеше итеп куйганнардыр. Инде, улым, яфрәтил булдым дигәч тә, бик масаеп китеп, янаралларыңны җәберли күрмә, гадел, акыллы яфрәтил була күр,— дигән.

311. ӘБИНЕҢ КАЙГЫСЫ


Кырда трактор каравыллаучы бер карт тәүлеге тулгач кайта алмаган да кеше артыннан карчыгына әйтеп җибәргән:

— Кайта алмыйм, тракторны сыер сөзеп ватып китте,— дип.

Әби:

— Муены гына сынасы сыерлар икән, харап иткәннәр бит, түлисе булыр инде аны,— дип кайгырып идарәгә киткән, ди.

312. БАШ БЕЛӘН...


1914 нче елны сугышка алынган университет студентларын стройга тезгәч, ефрейтор тигезләнергә команда биргән. Студентлар төрлесе төрле якка борылып тигезләнә башлагач, ефрейтор ачуланып:

— Әй сез! Бу сезгә университет түгел! Монда баш белән эшләргә кирәк! — дип кычкырган.

313. СИХЕРЧЕ НӘФИКЪ


Бабай капка төбендә утырганда, каршы як басуга трактор килеп чыккан. Кечкенә оныгы белән бераз мавыкканнан соң башын күтәреп караса, унбиш гектар чамасы арыш урылып та беткән, ди. Бабай шаккаткан. Бу ни хәл? Узып баручы берәүдән:

— Ул арышны шул арада нинди шайтан урып бетерде? — дип сораган.

Узып баручы аңа:

— Лафет! — дип кычкырган.

Бабайның колагына ул «Нәфикъ» булып ишетелгән.

— Сихерчедер ул Нәфикъ дигәннәре, күз ачып-йомганчы урып бетерде бит,—дип, шуны үз күзе белән күрер өчен бабай басуга барырга чыккан. Юлда моңа тракторчы очраган:

— Анда бернинди сихерче Нәфикъ юк. Ургычы лафет, уручысы Рәшит, тракторчысы мин, — дигән.

314. УТЫР ДА КИТ


Колхозлар төзелгән заманда трактор йөртергә укып кайткан егетнең һөнәрен күрер өчен авылдашлары җыелганнар, ди. Карап торалар: егет менеп утыра да, тракторны алып та китә.

— Һи, юкка гына укып йөргән икән. Бер нәрсәсе дә юк, утырасың да китәсең икән,— дип таралдылар ди тегеләр.

315. НИК


Элекләрне солдаттан кайткан бер егет күрәзәчегә килә:

— Солдатта чакта төшемә арыш кыры кереп йөдәтә иде, ә хәзер казлар керә.

— Солдатта чакта син баш астыңа салам мендәр салып яткансың, ә хәзер каз мамыгыннан ясалган мендәр салып ятасың...

316. ТӨШЕН ЮРАТКАН


Бер хатын күрше карчык янына кергән дә:

— Төшемдә яшь бозау күргән идем, ни булды икән? — дип сораган.

— Үскәч, сыер булыр,— дигән карчык.

317. ЙОКЫМ ЙОКЫ БУЛМАДЫ


Берәү керосин алып кайтып килә икән. Иген арасыннан узган вакытта кибәннәр арасында егылган да, керосины түгелеп беткән. Бу кеше:

— Керосиннан ут чыга дин әйтәләр, тизрәк качыйм,— дип өенә йөгергән.

Өенә кайтып җиткән дә көндез дә, төн буе да тәрәзәдән гел шул якка гына карап торган. Иртә белән торгач:

— Йокым йокы булмады, уты һаман чыкмады, — дигән.

318. ФРОНТТАН КАЙТКАЧ


Сугыш беткәч, бер егет авылларына кайткан да, фронт хәлләре турында бик яман борчак сибә икән. Атыш турында сүз чыккач, берәү сорап куйган:

— Ул траектория дигән нәмәстәне ничек аңларга? — дигән.

Егет фронттан шактый ерак ук йөргән, күрәсең.

— Без ул якта булмадык щул, шунда алып барганда гына приказ булды да безне Урал ягына озаттылар,— дигән.

319. СОЛДАТ


Борын заманда бер солдат тугыз ел Бишбалтада хезмәт иткән. Хезмәттән кайткач, бер мәҗлестә моннан сораганнар:

— Син дөнья күреп кайттың инде, Казаннан ары нәрсәләр бар? — дигәннәр.

Солдат:

— Һәй, күрмәгән кая, күрдем инде, — дигән. — Казанның аргы ягында Бишбалта, аннан да ары юк инде, анда дөньяның чите, — дип җавап биргән.

320. АШАУНЫ ГЫНА БЕЛГӘЧ...


Шәһәрдән авылга бер егет кунакка кайткан. Алар авыл егете белән яшелчә бакчасы буеннан баралар икән. Шәһәр егете бакчада үсеп утыра торган кәбестәләрне күреп:

— Бу нәрсә? — дип сораган.

Авыл егете:

— Кәбестә,— дип җавап биргән.

— Нинди кәбестә, тозлаганмы, әллә тозламаганмы? — дип сораган, ди, шәһәр егете.

321. ЧЕТЕРЕКЛЕ СОРАУ


Бер галим адәм баласының маймыл токымыннан таралуы турында лекция сөйләгән. Соңыннан бу галимгә сораулар бирә башлаганнар. Болар арасында бер карт та бар икән. Шул сораган:

— Мин зоопаркта егерме биш ел сакчы булып эшлим. Шул вакыт эчендә бездәге маймыллардан ичмасам бер генә кеше дә туганы юк. Менә гаҗәп! Сездә ничек туа да, бездә ник тумый икән? —дигән.

322. ИШТӘЙНЕҢ БЕРЕНЧЕ САМОВАРЫ


Узган йөзнең җитмешенче елларында Сарашлы авылына беренче самоварны Иштәй исемле бер карт алып кайткан.

— Иштәй агай әллә нинди утлы машина алып кайткан! — дип, аны карарга бөтен авыл җыелган, ди.

Самовар куяр алдыннан:

— Бу төшенә ут сал, бу төшенә су сал! — дип хатынына күрсәткән дә, Иштәй үзе мал-туар карарга чыгып киткән.

Бер заман өйдәге тавышка килеп керсә, идән уртасында самовар, аның челтәрләреннән шаулап су ага, эченнән төтен чыга, хатыны йодрыкларын йомарлап:

— Менә күрдеңме? Үзе яңа, үзе яна! Син юләр карт, тишек самоварга акча түккәнсең? — дип кычкыра, ди.

Бактың исә, карчык утны самоварның эченә, суны утлыгына салган, имеш.

323. ЙОКЫСЫЗЛЫКТАН ЫШАНЫЧЛЫ ДАРУ


Бер кеше йокысызлыктан җәфа чиккән, Врачлар аңа күп төрле дарулар биреп карасалар да, берсенең дә файдасы тими икән. Шуннан соң бер җор кеше бүтән киңәш биргән:

— Сез аны дару эчертеп азапламагыз, — дигән. — Безнең укытучы Фазыл лекция сөйләгәндә колхоз клубына гына алып барыгыз. Фазылның лекциясен тыңлаганда, йокламаган бер кеше дә калмый,— дигән.
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 17 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz