Пятница, 20.06.2025, 01:08:48   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 3
Гостей: 3
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Май » 24 » ДИН ҺӘМ ДИНИ ЙОЛАЛАР. РУХАНИЛАР
ДИН ҺӘМ ДИНИ ЙОЛАЛАР. РУХАНИЛАР
12:28:41
77. АҢА ЫШАНЫЧ ЮК


Авылның ярлы агае урманнан «ухалла» арбасы белән утын алып кайтып бара икән. Ул бик арыган, көч-хәл белән генә тартып кайта икән. Авылның мулласы очраган да моңа:

— Алла куәт бирсен! — дип кычкырган.

Теге ярлының моңа бик ачуы килгән:

— Аллаң пычагым да куәт бирми, үземә көчәнергә туры килә,— дигән.

78. ҮЗЕҢ ХОДАЙ БУЛМАГАЧ


Атасы үлгәч, Мәнди бик ачыга башлаган. Кешеләрдән ашарга сорап карый, аңа «ходайдан сора» диләр икән. Мәнди өч көн тезләнеп ходайдан сорап, тәмам хәле беткәч, ачуланып торган да:

— Әйттем шул аны, ходай кулына калма, дип. Үзең ходай булмагач, күргән көнең шул булмый ни булсын? — дип, торып киткән.

79. «ТҮБӘННӘН» ТӘНКЫЙТЬ


Бер әби кәҗә асраган. Аның күршесе ишәк тота икән. Күршесе кәҗәнең печәнен урлап ишәгенә ашата икән. Карчык аллага мөрәҗәгать иткән:

— Иа раббем, шушы Габдулланың ишәген дөмектер.

Ишәк үлмәгән, ач торган кәҗә үлгән. Шуннан карчык тагын күккә карап аллага эндәшкән:

— Йә ходай, син нинди алла, ишәк белән кәҗәне дә аера белмәгәнсең бит!

80. АТ КОЙРЫГЫН ТОТМЫЙ ХӘЛ ЮК


Гайнетдин карт кабердә уянып, китә дә, мич башында ятам дип белә. Сорау фәрештәсе моңарга:

— Хак боерыгын тоттыңмы? — ди.

Гайнетдин:

— Ат коерыгын? Ат коерыгын тотасың инде аны. Тигәнәк ябыша да, чүплисең, тотмый хәлең юк,— ди.

81. ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ҮЗЕНӘ БУЛСЫН


Бер ачлык елны Болгаерда ясмыктан башка нәрсә үсмәгән. Шунда бер агай: «Ни бетмәгән ясмык булды бу!» — дип, аны яманларга тотынган. Икенче бер карт аны туктатып:

— Ясмыкны яманлама, аңар җитмеш пәйгамбәр дога кылган,— дип әйткәч, тегесе:

— Ясмыкка пәйгамбәр дога кылган булса, үзенә булсын,— дип җавап биргән, имеш.

82. БУЛМАСА БУЛМЫЙ


Берәүнең бер сандыгын урлап киттеләр. Ул кешегә берәү әйтте:

— Син аятелкөрси (Аятелкөрси — коръәннең бик нык таралган һәм саваплы исәпләнгән берничә аяте) укып куйган булсаң, урламаслар иде,— диде.

Ул кеше әйтте:

— Валлаһи, эчендә бетен коръән дә бар иде,— диде.

83. ӘЛӘЙ, ЮРИ ӘЙТКӘНГӘ ДӘ ЫШАНА


Бер картка боз акканда көймә белән Идел аша кичәргә туры килгән. Картка бу бик куркыныч тоелган һәм ул исән-имин чыкса бер сум хәер бирергә адарынган (Адарыну — алдан багышлап кую, вәгъдә бирү).

Иделнең яртысын кичеп, куркыныч кими башлагач, картка акчасы кызганыч тоела башлаган. Ул: «Болай да чыгам бит инде, бирмәм ахрысы»,— дип уйлый икән. Шул вакыт бозлар төрле яктан килеп көймәне кыса, чайкалта башлаганнар. Карт бик курыккан:

— Әләй, юри әйткәнгә дә ышана икән бу. Бирәм, бирәм! Бирмичә тагы әллә син! — дип кычкырып җибәргән.

84. СУЛ АЯКНЫҢ ГӨНАҺЫСЫ


Килен кеше иртән торгач, төшен сөйләгән:

— Биатайны төшемдә күрдем. Үзен оҗмахка керткәннәр кертүен. Тик нигәдер сул аягы гына оҗмахның тышында калган.

Киткән шуннан борчылу, киткән төрле юраулар.

— Нигә алай икән? Сул аягын нигә кертмиләр икән?

Бөтен өй эче белән бик озаклап баш вата торгач, кече малайлары маңгаена сугып:

— Әһә, белдем! — дип куйган.— Үләр алдыннан чабатасының бер сыңары тузып тишелгәч, бабай сул аягына казык башыннан күрше чабатасын алып кигән иде. Сул аягын шуңа кертмәгәннәр инде алайса...

85. ОҖМАХНЫ КЕМ НИЧЕК КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРӘ


Йокыдан торгач, Степан агай сөйли:

— Бүген төшемдә Иван дәдәйне күрдем. Кергән оҗмахка, утырган почмакка, челәеп-челәеп челем тартып утыра.

86. ТӘМУГ КЫЗУ БУЛСА, ШАЙТАН КЕРМӘС ИДЕ


Аталы-уллы көтү көтәләр. Көндез ашарга учак ягып бәрәңге пешерәләр. Малай бәрәңгене алмакчы була да, кулын пешерә.

— Әти, тәмугта да ут шулай кызу булыр микән? — ди.

— Әй, мондый кызу булса, кертерсең шайтанны тәмугка, — ди атасы.

87. СИРАТ КҮПЕРЕ ЧИТТӘ КАЛЫР


Бер карт бер дә мәчеткә намазга бармый икән. Аның бер улы булган. Яшь булса да, ул гел мәчеткә барып, мулланың сөйләгәнен бик ихлас белән тыңлап кайта икән. Беркөн улы мәчеттән кайткач атасына:

— Менә мулла абзый, үлгәч, кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күперен үтәсе бар, дип сөйләде. Эшләр харап икән, — дип, елый-елый сөйли башлаган икән, карт:

— Юкка кайгырып утырма, анда бер син генә булмассың, халык җыелыр да бер кырыйдан юл салыр да китәр, ул күпер бер читтә калыр,— дигән.

88. ИХЛАСЛЫ НАМАЗ


Әкмәли абзый намазга оеп утырган җиреннән тиз генә сәлам биреп, намазын бүлгән дә, улына борылган:

— Улым, әле генә исемә төште: безнең теге ямаулы капчык Фәттахларда икән бит, бар тиз генә алып чык әле,— дигән.

89. ЯҢАЧА НАМАЗ


Атаклы Шәкүр карак ат урлап абзарга кертеп япкан. Өйгә керүенә караса, күрә — үрәтникләр килә. Шәкүр карак тиз генә намазлык җәеп кыйблага баскан, үрәтникләр керүгә кычкырып колак каккан тавыш чыгарып, коръән укыган кебек көйләп, килененә ишеттереп әйткән:

— Хәйягаләссаләт, абзарда булыр ала ат, Маһирә килен, ал капканы яп, арт капкадан озат, аллаһе әкбәр!

Килен чыгып атны озатып кергән, Шәкүр намазын бетереп торган да, үрәтникләрне яңа күргән кеше булып:

— Кара, кунаклар бар икән ләбаса, рәхим итегез,— дип, өстәл хәзерләтә башлаган.

90. ҮЗ БАШЫНА ТӨШКӘЧ


Көтүченең каршысына бер эт килеп чыккан. Көтүче аннан куркып артка чигенә башлаган. Чигенә-чигенә, ул мәчеткә үк барып кергән. Ә анда намаз вакыты икән. Намаз укучыларны күргәч, әлеге көтүченең исе киткән:

— Ай-һай, усал икән бу авылның этләре! Ничаклы кешене мәчеткә куып керткәннәр бит, — дигән.

91. СИН АЛДАСАҢ, МИН ДӘ АЛДАДЫМ


Бер авылда мәчеткә йөрми торган бер крестьян була. Мулла аны тегеләй дә, болай да үгетләп карый. Юк, аяк та басмый теге. Аннары мулла хәйләгә керешә:

— Әгәр кырык көн буена мәчеткә йөреп намаз калдырмасаң, кырык беренче көнне бер сыер бирәм үзеңә, — ди.

Крестьян йөри башлый бит. Кырык көн буена бер көн калдырмый намаз укый бу.

Кырык беренче көнне мулла мәчеткә килсә, ни күрсен, теге гөнаһ шомлыгы юк. Эче пошып кына намаз укыткач, мулла кайтып китә өенә. Капкадан керсә, баскыч алдында теге крестьян утыра.

— Син нишләп, кем, мәчеткә бармадың? — ди мулла.

— Хәзрәт, син кырык беренче көнне сыер вәгъдә иткән идең. Вәгъдәңне үтәсәң, тагын мәчеткә йөрермен, — ди теге.

— Соң, алла бәндәсе, мәчеткә йөрсәң, савабы үзеңә була бит. Бернинди дә сыер юк сиңа.

— Син мине алдагансың алайса, хәзрәт. Ярар, син алдасаң, мин дә алдадым. Кырык көн буе мәчеткә тәһарәтсез генә йөрдем, — дип, крестьян кайтып киткән.

92. БАР ИКӘН БАШЛЫ КЕШЕЛӘР


Күршеләре Гайфетдинне мәчеткә ияртеп киткәннәр.

— Без ятсак, ятарсың, без торсак, торырсың, як-якка караштырып алырсың. Шуның белән эшең дә бетәр,— дип, аны намаз укырга да өйрәткәннәр.

Мәчеткә барып керү белән, бөтенесе дә намазлыкларын җәеп аягүрә басканнар, төрле хәрәкәтләр ясый башлаганнар. Тик Гайфетдин генә исе китеп мич капкачына карап тора икән. Мич капкачына ат рәсеме ясалган, ул ат өстенә кеше атланган, ул кешенең җилкәсендә мылтыгы да бар, ди.

Соңыннан:
— Гайфетдин абзый, син нишләп гел мич капкачына гына карап тордың? — дип сораганнар.

— Шул атлы кешене күреп хәйраннар калдым, әй,— дигән.— Моны ничек ясаганнар диген. Бар бит дөньяда башлы кешеләр!

93. АРТЫГЫ ЯРАМЫЙ


Берәү муллага фитыр сәдакасы (Фитыр сәдакасы — ураза аенда бирелә торган сәдака) илтә.
Мулла:
— Нигә болай бик аз? — дип сорый.

— Уразасы да шулай гына булды аның, хәзрәт, — дип җавап биргән теге.

94. ХОДАСЫ КУРКЫНЫЧ ТҮГЕЛ


Бер кеше рамазан аенда уразасын ачты. Он базына төште дә, икмәк ашый башлады. Аны улы күрде дә:

— Анда кем бар? — дип кычкырды.

Атасы әйтте:

— Кычкырма, кычкырма! Атаң үз икмәген үзе урлап ашап утыра, ходадан курыкмый, адәмнән курка, — диде.

95. ҮЗЕ КЕРЕП БАРА


Җәйге уразада берәүнең бик эчәсе килгән. Яр кырыена ятып авызын суга куйган да кычкыра икән:

— Кара, кара, авызга үзе кереп бара!

96. КЕШЕ КОЯШЫ


Әүвәл заманда бер малай ураза тоткан. Кояш баеганын түземсезлек белән көтә икән. Менә бервакыт кояш офыкка авышкач, өйгә йөгереп кергән дә:

— Әни, авызны ачыйк инде,— дигән.

—Кояш баемаган әле, улым.

— Нигә баемасын? Безнең кояш әллә кайчан урман артына төшеп китте инде. Баемаган кояш безнеке түгел, башка кешеләрнеке ул, ашарга бир! — дигән.

97. БАЕРСЫҢ БАЮЫН


Элек заманда бер чуваш ислам диненә чыгып мөселман булган. Бер җәй көнне моңа ураза тотарга туры килгән. Сәхәр вакытында бу чуваш тозлы балык ашаган да, көндез моның бик каты эчәсе килгән. Кояш баюын көтә-көтә чыдамы беткәч, кояшка бармагы белән селкеп:

— Әй, кояш, кояш, күп вакыт калмады инде, син баерсың, ләкин синең баюыңнан миңа бернинди дә файда булмас, мин инде үлгән булырмын, — дигән.

98. ГАЕТКӘ БАРСАҢ, БАЛЫК КАЛА


Мокыт атай кармакларын яздан ук әзерләсә дә, балыкка йөрергә бер дә бушый алмаган. Менә җәйнең матур вакытлары үтеп бара, бердәнбер буш көн булса, ул да гает көне булып чыккан. Мокыт иртән иртүк торган да кармак җепләрен рәтләштереп утыра икән. Җәмилә җиңги аңа кинәт кенә:

— Халык гаепкә бара, йә, син таһарәт алмыйча нишләп утырасың? — дигән икән, Мокыт аптырап китеп:

— Балыкка барсаң гает кала, гаеткә барсаң балык кала, булмаса берсенә дә бармыйм инде,— дип, печәнлеккә чыгып яткан да йоклаган, имеш.

99. КЕБЕГЕН КЕБЕК ТӘ


Элекке заманда бер татар сарык суйган. Сарыкның ите бик симез икән. Малае караган да:

— Чучка ите шикелле,— дигән.

Малае шулай дигәч, татар сарык ите нәҗесләнде дип базарга чыгарып саткан да, икенче сарыгын суйган. Ә бусы тагын да симезрәк булган. Малае сарык итенә карап торган-торган да:

— Кебеген кебек тә инде, әйтергә генә ярамый,— дигән.

100. СУКЫР ТАВЫККА БАР ДА БОДАЙ


Бер адәм хаҗга барып кайткач: «Хаҗга бардың, кәгъбатулланы (Кәгъбатулла — Мәккә шәһәрендәге гыйбадәтханә) күрдеңме?» — дигәннәр.

— Күрдем, Мәккә урамында хөрмә сатып тора торган бер кара гарәп икән,— дигән.

101. БИСМИЛЛАЛЫ АШ


Бер карчык, килене аш-су әзерли башласа:

— Күп итмә, килен, бисмилла әйтсәң, җитә ул, — ди икән.

Килене, карчык сүзен тыңлап, бисмилланы күп әйтә, ашны аз итә. Әмма үзе бер дә туймый кала икән. Шулай йөри торгач, бервакыт килен бисмилла әйтмичә генә ашны күп итеп пешергән. Шуннан соң ул каенанасының:

— Бисмилла әйт, ашны аз ит,— дигәненә каршы:

— Аш күп булса, бисмиллаларың бер якта торсын,— дип башлаган.

102. БИСМИЛЛАЛАР КАЯ КҮЧКӘН


Бер урман каравылчысы авылга килгәч, өй борынча «тамак чылаткалап» йөрергә ярата икән.

Менә шул бәндә берәүгә кергән дә, хуҗа хатыны теге якта тегесен-монысын хәстәрли башлагач, бик әдәпле дә, бик тәүфыйклы да булып күренәсе килеп, бертуктаусыз әгузе-бисмилла әйтә икән.

Хуҗа хатын бик сәерсенеп тыңлап торган-торган да әйткән:

— Әйтәм җирле хәзер авылда әгузе-бисмиллалар бер дә ишетелми, алар шул урман каравылчысына күчеп беткәннәр икән.

103. ӨЧ ТИЕНЕ ТӘК КИТСЕН


Патша заманында бик озак солдат хезмәтендә йөргән бер кеше авылына кайткан. Әтиләре бик кыстый торгач, гает көнне бу да мәчеткә барган. Мәчеттә кешеләр муллага сәдака бирәләр икән. Билгеле, моның да сер бирәсе килмәгән. Солдаттан баеп кайткан, имеш, бик шәп туй ясап өйләнергә җыена, имеш, дип даны чыккан икән. Шулай булгач, нигә вак-төяктә сер биреп торырга? Бу да сәдака бирергә булган. Бүтәннәр барысы да икешәр тиен бирәләр икән. Моның ике тиене булмаганлыктан, бу муллага биш тиенлекне сузган:

— На ка, мулла, сәдака. Ике тиене хәердән, өч тиене тәк китсен, — дигән.

104. АЛАЙ БУЛМАСА, БОЛАЙ


Бәйрәкә алпавытында яшәүче ялчы егет белән асрау кыз өйләнешмәкче булганнар. Тотаклашканнар да болар муллага киткәннәр. Әмма ярлы-ябагайның, билгеле инде, кесә төпләре тишек икән.

— Мулла абзый, безгә никах укып метрикәгә теркәп куйсана,— диләр.

Мулла абзыйлары тегеләй итә, болай боргалана, бушлай укыйсы килми моның.

Шуннан соң егет әйткән, ди:

— Ярар, хәзрәт, булмый икән, без Чәкән побына барабыз. Безнең ишеләргә ул акчасыз да кәбен коя (Кәбен кою —чиркәүдә никахлану (борынгы сүз). Г, Бәширов искәрмәсе). Әмма гөнаһысы үзеңә булыр...

Шуннан соң гына мулла никах укырга тотынган, ди.

105. КҮҢЕЛЕ БУЛСЫН


Дингә ышанмаучы бер кеше үзенең улы белән мулла өенә аш вакытында тап булганнар. Ашап-эчкәннән соң муллага рәхмәт әйтеп кенә табыннан кузгалып китәргә уйлаганнар икән, мулла:

— Әллә сез кәферме? Ходага дога, ризыкка дога, йортка фатыйха кыйлмыйсыз,—дигән.

Улы әйткән:

— Әти, мулла абзыйның күңеле булсын, бер генә чукыныйк,— дигән.

106. МӘЧЕТТӘ НИШЛИЛӘР


Борын заманда бер мари үзенең малае белән мәчетле бер татар авылына килеп кергән, ди. Өйлә вакыты икән. Азан әйткәнне ишетеп, малай:

— Әти, бу ни? — дип сорый. Атасы:

— Бу, улым, мөселманнарның сходы,— ди.

— Ә синең анда булганың бармы?

— Булдым бер-ике мәртәбә,— ди атасы.

— Анда нишлиләр соң, әти? — ди малай.

Атасы:

— И улым, анда кергәч мулла идерә, бөктерә, уңга карата, сулга карата, шакмак саната да өйгә тарата,— дигән.

107. ИРТӘ НАМАЗНЫҢ ВАКЫТЫ ИКЕ...


Элек казакъка мулдәкә (мулла) булып барган ялкау шәкерт иртә намазына тора алмый икән. Икенче көнне ул уянып китсә, карый, соңга калган, кояш чыккан. Казакълар мулдәкәнең болай намаздан калуын гаепләячәкләрен белгәч, бу шәкерт:

— Иртә намазның вакыты ике, берсе кояш чыккач! — дип әйткән, имеш.

108. КОТКАРУЧЫ


Юлдан үтеп баручы бер кеше мәдрәсә капкасына кереп барган бер атны тотып калган, кертмәгән. Ат иясе килеп:

— Җибәр, бу ат минеке,— дигән.

Атны тотып торган кеше аңа:

— Хезмәт хакымны түлә дә атыңны алып кит,— дигән.

— Нинди хезмәт хакы ул?

— Мин булмасам, атың мәдрәсәгә кереп ишәк булачак иде, — дигән теге кеше.

109. ШӘКЕРТНЕҢ ЖДВАБЫ


Беркөнне мәчетнең идәненә җәя торган бәрхет юкка чыга. Мулла моңа бик гаҗәпсенә. Гөнаһ булса булыр дип, үзе шикләнгән бер шәкертенә туп-туры әйтеп сала:

— Син, шәкерт, мәчет идәнендәге бәрхетне нигә урладың?

Шәкерт аптырап тормый:

— Валлаһи, барганым юк мәчетегезгә,— дип җавап бирә.

110. «ЯҢА ФӘННӘР»


Пароходта бер татар шәкерте кайта икән. Моның янында рус студентлары кайталар, ди. Сөйләшеп киткәннәр. Студентларның берсе шәкерткә:

— Син мәдрәсәдән кем булып чыгасың? — дип сүз каткан.

— Галим булып,— дигән теге егет.

— Охо! — дигәннәр рус студентлары.— Без менә зоологияләр, биологияләр, физиологияләр укып та тиз генә галим була алмыйбыз әле. Сез соң нәрсә өйрәнәсез? — дигәннәр. Шуннан егет тиз генә:

— Без шул комганологияләр, таһарәтологияләргә кадәр барып җиттек инде,— дигән.

Тегеләр телләрен шартлатып торалар, ди.

111. СОЛДАТКА ҖЕНАЗА


Бервакыт шулай Казан арты Казанбаш авылында бер кеше үлгән. Җеназа укып күмәргә мулла да, мәзин дә өйдә юклар икән. Шуннан агайлар Мөҗипне күреп, менә бит монда мулла итеп куярлык укымышлы шәкерт кеше бар, дип, аңардан җеназа намазы укып бирүен үтенгәннәр.

Мөҗип җеназа укуның рәтен белми икән. Тоткан да халыкны мәеткә сәҗдә иттергән. Эшнең рәтен белгән картлар тавыш чыгарганнар:

— Тукта, безне мәеткә сәҗдә кылдырырга аллаһе тәгалә булганмы ул? — диешкәннәр.

Мөҗип югалып калмаган:

— Сез бу кешене Мәскәүдә хезмәт иткән солдат дидегез бит, шулай түгелмени? — дигән.

— Әйе, шулай,— диешкәннәр.

— Мәскәүдә хезмәт иткән солдатка җеназа шулай укыла, тынычлап күмегез,— дигән.

112. ЭШ ҮТКӘЧ


Мәдрәсәдән чыккан бер карт шәкерткә мөдәррисе:

— Бигрәк надан икәнсең, «мәсҗет» сүзен «мәчет» дип язып биргәнсең, шунча ел укыганнан соң дөрес яза белмәү оят инде, — дигән.

Шәкерт моңа каршы әйткән:

— Кашки, тәкъсир, бу сүзеңне мәдрәсәдә чакта әйткән булсаңчы. Шулкадәр гомеремне бушка уздыруың өчен бүләк биргән булыр идем,— дигән.

113. ҖИЛГӘ ОЧКАН


Бер шәкерт мәдрәсәдә унбиш ел гыйлем алып өенә кайтып килә икән, бик каты җил чыгып, моның арбадагы кәгазьләрен җилгә очырган. Шәкерт кычкырып елый башлаган.

— Ник елыйсың, җүләр? — дип сораган әтисе.

— Гомер буе укыганым җилгә очты,— дигән шәкерт.

114. ГЫЙБАДӘТЛЕ КЕШЕ


Бер кеше мәчеттә намаз укый, имеш. Янында булган кешеләр арасыннан берсе, аны күрсәтеп:

— Карагыз, бу кеше өч-дүрт көннән бирле бертуктаусыз гыйбадәт кыла. Мин мондый адәмне күргәнем юк иде әле, — дигән.

Әлеге намаз укучы бу сүзләрне ишетеп, намазы эчендә килеш:

— Иллә мине намаз укый дип кенә уйламагыз. Мин өч көннән бирле ураза да тотам,— дип кычкырган, имеш.

115. МОГҖИЗА


Элекке заманда ярлы Саттар дусты кабере янында елап утырганда, җир астыннан:

— Ат китер миңа, күрше, ат! — дигән тавыш ишетеп, хәйран кала һәм бу могҗизаны тыңларга мулланы да чакырып китергәч, тавыш:

— Әй, Саттар дус, мин бит ат сораган идем, нигә бу чалмалы ишәкне китердең? — дип күкри.

116. КИРЕСЕНЧӘ ТҮГЕЛМЕ


Муллалардан берсе башына бик зур чалма урап йөри икән. Аннан берәү сораган:

— Хәзрәт! Чалманың зур яисә кечкенә булуының нинди мәгънәсе бар? — дигән.

— Мәгънәсе шул,— Дигән мулла,— чалма кешенең башындагы акылының зурлыгына, кечкенәлегенә карап йөри.

— Ягъни, чалма никадәр зур булса, аның эчендәге башта акыл шулкадәр сайрак буламы? — дигән икәң, мулла ул кешене яшел таягы белән куып җибәргән, ди.

117. «ҮТӘ КҮРҮЧЕ»


Бер мулла:

— Мин ходайның җирдәге ярдәмчесе. Мин дөньяда һәммә нәрсәне дә үтәли күрәм,— дип шапырынып йөргән.

Берәү, пылау пешереп, әлеге мулланы кунакка чакырган. Башка кунакларның дөгесе өстенә күп итеп ит салган. Ә мулланың савытындагы итне дөгегә күмеп куйган.

— Син мине мыскыл итәргә чакыргансың!— дип, мулла тавыш күтәргәч, хуҗа әйткән:

— Мулла абзый, пылау астында яткан итне дә сизә алмагач, җир астында ни барын каян белә аласың? — дигән.

118. АЛМА АГАЧЫННАН ЕРАК ТӨШМИ


Вәли атлы бер мулла булган. Үзен бик гыйлем кеше итеп күрсәтергә тырыша икән бу. Моннан сорыйлар икән:

— Син ничек алай бик гыйлем соң? — дип.

Бу әйткән:

— Һи, минем әти дә бик гыйлем булган. Әбҗәт сурәсен (Әбҗәт сурәсе — гарәп әлифбасындагы хәрефләр тәртибе буенча саннарны аңлата торган сүзләр җыентыгы) 5—6 сүзен генә төшереп яттан укыган.

Әбҗәт сурәсенең барысы сигез сүздән генә торуын белгән кешеләр моның җавабын ишеткәч мыек астыннан гына елмаеп куйганнар.

119. ҺӘРНӘРСӘ ҮЗ УРЫНЫНДА


Мулла тимерче алачыгына барган. Бу вакытта тимерче кып-кыэыл тимерне кисеп җиргә ыргыткан. Мулла, бу нәрсә икән дип, кызган тимерне тотып карамакчы булган да, кулын пешергән. Ул ачуланып тимерчегә бәйләнә башлаган. Тимерче әйткән:

— Мулла абзый, син үзең гаепле бит,— дигән.—Аны бит башта төкереп карыйлар. Әгәр чыжласа, ул кайнар була, тотарга ярамый,— дигән.

Мулла өенә кайткач, хатыны өстәлгә майлы аш чыгарып куйган. Мулла эссе булмагае дип ашка «лач» итеп төкереп караган, ди. Аш чыжылдамагач, мулла зур кашык белән кабып җибәргән икән дә авызы бик яман пешкән, ди.

120. НИ ӘЙТЕР ИДЕҢ ДӘ БИТ


Мулла вәгазь сөйләгәндә әйтә икән:

— Кеше җилкәсендә яшәгән кеше зур гөнаһ җыяр. Андый адәм теге дөньяда тәмугта янар,— дигән.

Тыңлап торучылардан берсе әйткән:

— Шулай булса ни әйтер идең дә бит, хәзрәт, син янганны без карап торыр идек.

121. КӨФЕР СҮЗ


Ураза керер алдыннан бер мулла халыкка:

— Җәмәгать, менә ураза керә, коръәндә кояш чыкканнан кояш баеганга кадәр бернинди ризык капмаска кушылган,— ди икән.

Шунда берәү әйткән:

— Мулла абзый, мин Архангельский ягына урман кисәргә китәм. Анда кояш йә айлар буе чыкмый, инде бер чыкса, бик озак байый алмыйча азаплана. Миңа нишлисе булыр икән?

Мулланың бик яман кәефе киткән:

— Көфер сүз сөйлисең, мелла кем, коръәндә Архангель-мәрхәнгель турында бернәрсә дә язылмаган,— дигән.

122. ӘХМӘТЕ ӘХМӘТ...


Мулланың хезмәтчесе ташу вакытында ат җигеп мичкә белән суга барган. Аты көйсезләнеп, мичкәсе суга төшкән. Мичкәне коткарыйм дип, хезмәтче үзе дә суга төшкән, агып китә язган. Әхмәтне кешеләр коткарганнар да, мулла нәрсә әйтер икән дип:

— Әхмәт, мичкәне коткарам дип, мичкәсе-ние белән суга аккан,— дигәннәр.

Мулла моны ишеткәч:

— Әхмәте Әхмәт, мичкәсе әрәм, өр-яңа иде бит,—дигән.

123. «МӘ» ДИГӘННЕ ГЕНӘ ЯРАТА


Бер мулла су коенганда бата башлаган. Шул тирәдәге кешеләр, мулланы коткарып калмакчы булып, аңа кулларын сузганнар.

— Бир кулыңны, мулла абзый! —дигәннәр. Мулла һаман тирәнгәрәк китә бара, әмма кулын сузмый икән. Арадан берәү:

— Тукта әле, мулла халкы «бир» дигәнне яратмый бит ул, шуңа кулын сузмый торгандыр, — дигән. Су кырыена килгән дә: — Мә, мулла абзый! — дип кычкырган. Мулла шундук кулын да сузган, шундук аны тартып та чыгарганнар.

124. ҮГЕЗ НИ СӘБӘПЛЕ КУЗГАЛГАН


Элек заманда бер агай ат урынына үгез җигә икән. Беркөнне моның үгезе урам уртасына чыкканда җәелгән дә яткан. Хуҗа үгезне әйдәп тә, кыйнап та караган, әмма үгез кымшанып та карамыйча һаман ята бирә икән.

Аптырагач, агай: «Үгезем авырый ахры», — дип, өшкертер өчен мулланы чакырган.

Мулла өшкергән, төкергән. Әмма үгезнең аңа да исе китмәгән.

Урамнан бер агай узып бара икән. Ул хәлне белешкән дә:

— Үгезне терелтәм! — дигән.

— Ничек итеп?

— Анысы минем эш! — дигән дә агай үгезнең колагына шыпырт кына: — Тор! Күрәсеңме? Әнә мулла килгән. Ул хуҗаны актык үгезеннән яздырырга уйлый, — дигән.

Шуны ишетүе булган, үгез торгаң да ишек алдына ук кереп киткән.

125. БУРЫЧКА АЛУЧЫ


Бер мулла бөтен кешедән бурычка җыйган. Күршедә Тукмаклы дигән рус авылы бар икән, алардан да бик күп бурычка алган. Бер авыл кешесе муллага бурычын сорарга килгән.

— Мулла абзый, мин бурычымны алырга килдем, биреп кенә җибәрче,— дигән.

Мулла бирергә теләми икән. Шуннан бу кеше ачулана башлаган.

— Бурычымны кайтармасаң, ахирәттә кулым якаңда булсын,— дигән.

Мулла әйткән:

— Ярар, әгәр Тукмаклы урысларыннан якамда буш урын калса, син дә ябышырсың,— дигән.

126. МУЛЛА «КАЙГЫСЫ»


Берәү, вафат булып, мирасыннан бер яхшы тунын бер имамга җибәрделәр. Ул имам әйтте:

— Вафат булганын ишетеп бик кайгырган идем, тунын күргәч, сөендем тагын,— диде.

127. ЭШЕБЕЗ ЮК, КӨТӘРБЕЗ


Авылдагы бер кешенең, авырып китүе хакында ишетеп, мулла белән мәзин моның өенә килгәннәр. Тегесе боларны күргәч гаҗәпләнә калган һәм:

— Мин үлмәдем ич әле,— дигән.

— Зарар юк, барыбер безнең әлегә бер эшебез дә юк, көтәрбез,— дигәннәр болары.

128. КЕМДӘ НИНДИ КАЙГЫ


Ярлы хатын мулла янына барган да:

— Мулла абзый, ирем үлде, зинһар, күмәргә килсәнә! — дип елый башлаган. Ярлы хатынга кушылып, мулла да еларга тотынган..

Хатын бик гаҗәпләнгән:

— Мин кайгыдан елыйм, син нәрсәгә елыйсың? — дип сораган.

Мулла күз яшьләрен сөртеп:

— Барсамни дә, бармасамни, барыбер сәдака бирерлек хәлең юк, шуңар кайгырып елыйм, — дип җавап биргән.

129. ЯРЛЫДАН ЯБАГА


Бер ярлы кеше: «Муллалар бай кешеләр авырганда киләләр, миңа да килерме икән», — дип, авыруга сабышкан да, мулланы чакырткан. Мулла өченче баруда гына килгән.

— И фәлән, хәлең авыр икән, васыятьләреңә ни әйтәсең? — дигән.

Ярлының иске туны, иске оегы, бер урындыгыннан башка бернәрсәсе дә булмаган. Ул әйткән:

— И хәзрәт, аяклы малдан сиңа урындык, Нәби мәзингә оегым, Әхмәтҗан хәзрәткә туным булыр инде,— дигән.

Мулла авыр сулап:

— Ярлыдан ябага гына булыр дип уйлаган идем аны, — дигән.

130. ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ КАЙГЫСЫ


Муллага берәү килеп аны өенә чакырган:

— Хәзрәт, безгә килеп китәрсең әле, хатын белән арабыз бозылды, — дигән.

Кичкә таба мулла боларга дип бара икән, юлда бу ирне бик кәефле хәлдә очраткан. Ир кеше әйткән:

— Хәзрәт, безгә төшеп йөрмә инде, без хатын белән килештек,— дигән.

Мулла бик яман ачуланган:

— И кафер, миңа сәдакага дигән акчаның башына җиткәнсең икән,— дигән.

131. АВЫР СӘДАКА


Бер мулла шәһәргә бара. Бер кеше артыннан куып җитә дә, сәдака бирә. Мулла аңа кыска гына дога укый да китеп бара. Тагын икенче бер кеше килеп сәдака бирә. Анысына мулла озак итеп дога укый.

— Хәзрәт,— ди беренче кеше,— нигә син аңа доганы озак укыйсың, минекенә битеңне генә сыпырасың?

— Синекен хода тәгалә тиз генә алып китте, моныкы күбрәк, авыррак иде, алла аны бик озак алып китә алмый торды,— ди мулла.

132. СИНЕ СӨЙСӘНИ, АНЫ СӨЙСӘНИ...


Күршедә бер хатын Габбас муллага килгән:

— Нишлим, хәзрәтем, ирем азды, сөяркә артыннан сөйрәлә, берәр дога өйрәтсәнә, хәзрәткәем, ирем мине генә сөйсен иде,— дип, биш тиен хәер биргән. Мулла бер кәгазьгә тиз генә нидер язган да хатынга биреп:

— Менә бу сөйдергечне бөти итеп күн белән тышла, яныңда гына тагып йөрт, иншалла, ирең сине генә яратыр,— дип сәдакасын алып калган.

Хатын бөтине тагып йөри башлаган. Ул арада, белмим, ире белән сөяркәсе арасында берәр низагъ чыкканмы, йә булмаса бу хатын шундый бөти дә тагып алгач, үзе дә мәхәббәтле булырга карар биреп, иренә бик җайлы булып киткәнме, хикмәт, шуннан ире дә, сөяркәсен ташлап, яңадан үз хатынын яратып китмәсенме.

Хатын исә бу хәлне бары тик шушы бөти аркасында дип белгәнгә, озакламыйча үзенең ахирәтенә сер итеп кенә, Габбас мулланың сөйдергеч догасы бик килешә, дип сөйләп җибәргән. Бу хәбәр шундук колактан-колакка таралуы булган, иреннән зарланучы башка хатыннар да шул бөтиле хатынга килгәннәр: «Ул нинди дога икән, без дә күчертеп кенә алыр идек, күрсәт тә күрсәт»,— дип сорый башлаганнар, Ахырында бөтине сүттереп ачып карасалар, килеп чыккан, ди, аннаң кечкенә бер кәгазь. Язылган, ди, анда дүрт юллык шундый язу:

Сине сөйсәни миңа,
Аны сөйсәни миңа!
Биш тиен акча кем бирсә,
Яраганы шул миңа!

133. БУЫНСЫЗ


Мулладан берәү:

— Хәзрәт, исерткечне аз гына эчсәң, гөнаһысы юктыр 6ит, дәресме? — дип сораган.

— Әйе, әйе, гөнаһысы юк, дөрес,— дигән мулла.

Бу кеше артыннан ук икенче берәү килеп сораган:

— Хәзрәт, исерткечне күпме генә эчсәң дә, барыбер гөнаһ бит, дөресме?

— Әйе, әйе, барыбер гөнаһ, дөрес.

Боларны остабикә ишетеп торган икән.

— Икесенә дә «дөрес» дип җавап бирдең. Ничек инде бу? — дигән.

— Остабикә! Синең сүзең дә бик дөрес! — дип әйтте ди мулла.

134. «ЭШ БҮЛЕШҮ»


Бер мулланың мужикларны мәчеткә җыясы килгән дә:

— Ярар, әйдә, таһарәт алып тормагыз, шулай гына укысагыз да ярар, — дип, мәчеткә таһарәтсез йөрергә рөхсәт иткән.

Тора-бара бу мулла китеп, икенчесе килгән. Яңа мулла мужикларның таһарәтсез йөргәнен белеп, әүвәлге мулладан, ник алай иттең, дип сораган.

Теге мулла:

— Мин намаз укырга өйрәттем, инде син таһарәт алырга өйрәт,— дигән.

135. УРАЗА ФИТЫРЫ


Ураза аенда бер мужик муллага сәдака китергән. Мулла өйдә юк икән. Мужик остабикәгә:

— Абыстай, мин сезгә ураза фитыры китергән идем,— дигән.

Остабикә:

— Барәкалла, ураза ае җитте дәмени әле? —дип сораган.

Мужик:

— Инде рамазан ае бетеп бара, абыстай, биш көннән гает җитә,— ди икән.

Остабикә:

— Чуртым белсен аны, өй эчендә ураза тотучы булмагач, — дип мыгырдап куйган.

136. ЫШАНЫЧЛЫ УРЫНДА


Бер мулла авыл мәчетендә гарәфә көнне фитыр сәдакасы хакында ошбу сүзләрне сөйләгән: «Җәмәгать, әгәр фитыр сәдакасы бермәсәгез, уразагыз җир белән кук арасында асылып торачак».

Гомер буенча тычканнай җәфа күргән бер карт моңа каршы халыкка эндәшеп:

— Җәмәгать! Бер дә курыкмагыз. Әле тычкан тиярлек җирдә түгел икән,— дигән.

137. МУЛЛА БЕЛӘН ШӘКЕРТ


Бер мулла мәчеттә хотбә укыганда, Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали Дигән сәхабәләрнең (Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали — Мөхәммәт пәйгамбәрнең якын ярдәмчеләре) исемнәрен кушып укый икән. Авылдагы бик мактанчык байгураның (Байгура — бай һәм саран кеше) моңа эче поша икән. Чөнки авылда нәкъ шундый исемле бик ярлы дүрт мужик булган. Беркөнне байгура, мулланы очратып:

— Син, хәзрәт, хотбәңә гел шул йолкышларның исемнәрен кушып укыйсың, минем исемне кушсаң, үзеңә кырык сарык бирер идем,— дигән.

Икенче көнне мулла хотбәсен гарәпчә:

— Иә әйеһәл байгура, әнтә кәлбен кәбира,— дигән сүзләр белән башлаган. Кунакка кайткан бер шәкерт моның: «Әй, байгура, син зур эт» дигән сүз икәнлеген аңлаганлыктан, муллага карап тамак кырып куйган. Мулла югалып калмаган һәм хотбәне:

— Нисъфы ләкә, нисъфы ли, әрбәгүнә ганәмә, — дип дәвам иткән. Шәкерт моның «Яртысы сиңа, яртысы миңа, кырык сарык» дигән сүз икәнен белгәнгә, эченнән генә тынган.

138. ХӘЕР АЛУ ЫСУЛЫ


Бервакыт авылда ирләрдән бер дә укымышлы кеше калмагач, мулла хатынына хәер китерә башлаганнар. Ләкин ул хәерне кабул иткәч, дога укый белмәгән. Шуннан ул уйлап-уйлап торган да дога өйрәнү өчен күрше авыл мулласына киткән. Мулла моңа иманны ятлатып карый, ләкин теге һич тә ота алмый. Шуннан мулла сорый:

— Син ничәгә кадәр саный беләсең?

— Бишкә кадәр.

— Син, алай булгач, башта бишкә кадәр сана, аннан соң кирегә санарсың. Шулай берничә минут санагач, кешеләр синнән бик канәгать булып кайтып китәрләр,— дигән.

139. КАЙЧАК ШАЙТАН ДА ХАК СӨЙЛИ


Бер мулла михрабта (Михраб — мәчетнең мулла намаз укыр өчен аерым эшләнгән урыны, түре): «Җәмәгать, шайтан сүзенә карамагыз. Ул—адәмгә дошман. Харап булырсыз»,— дип, вәгазь сөйли икән. Мәчеттә бер шаян карт: «Хәзрәт, менә ике көннән бирле төшемдә күрәм: бер шайтан килә дә, шул өстеңдәге чапаныңны хәзрәткә бир, ди. Инде аптырадым, ни эшлим икән соң? — дип сораган. Хәзрәт уйга калып:

— Бәгъзе вакытта шайтан сүзен тыңласаң да тыңларсың шул,— дигән.

140. ШАЙТАННЫ УЗДЫРГАН МУЛЛА


Бер мулланың ураза вакытында бик нык ашыйсы килә. Ул почмакта лампа яндыра да, ялкында күкәй пешерә башлый. Шул вакыт өйгә бер кеше килеп керә. Мулланың күкәй пешереп торганын күрә дә:

— Хәзрәт, нишлисең?—ди,—Уразаңны бозгансың бит,— ди.

Мулла куркып:

— И фәлән, шайтан котыртты, харап булдым, — диюе була, мич артыннан шайтан сикереп чыга да:

— И фәлән, мондый хәлне, валлаһи, беренче тапкыр муллада күрдем, — ди.

141. ВАКЫТЫНА КАРАП


Берәү мулладан:

— Хатын сүзен тыңларга ярыймы, мулла абзый? — дип сораган.

— Юк, ярамый,— дигән мулла.

— Дөрес әйтәсең, мулла абзый. Мин дә бүген шулай эшләдем. Хатыным сиңа бер тәкәне суеп пешерергә кушкан иде. Тыңламыйча яхшы эшләгәнмен.

— Юк, кайвакыт андый акыллы хатыннарның сүзен тыңларга да ярый,— дигән мулла.

142. ҮЗЕ АК, ҮЗЕ ПАКЬ


Бер муллага мәҗлестә аракы салып бирәләр. Карап тора-тора да, әйтә:

— Үзе ак, үзе пакь, моның нинди гөнаһсы булсын,— ди дә, салып җибәрә.

143. ӘТӘЧ КАЯН БЕЛСЕН


Бер мулла мәчет алдында картлар белән сөйләшеп утыра икән. Бер карт аңа сүз кушып: «Бу әтәчләр үз телләрендә нәрсә дип кычкыралар икән?» — дип сорау биргән. Мулла аларга гыйлем күрсәтәсе килеп:

— Әтәчнең кычкыруы бушка түгел, алар «Сөбханаллаһи вә би хәмдиһү...» дип кычкыралар,— дигән. Шунда чит мәдрәсәдә укып кайткан бер шәкерттә тыңлап тора икән. Ул мулланың гарәпчә җөмлә төзи алмавын күреп, урыныннан сикереп торып, аны фаш итмәкче булып әйткән:

— Әтәч ничек «би хәмдиһүү» дип кычкырсын ди? «Би» дигәнең хәрфе җәр ич, хәрфе җәр соңындагы сүз «ү» белән бетми, һәрвакыт «и» белән бетә, шулай булгач әтәч «вә би хәмдиһи» дип кычкырырга тиеш, дигән.

Мулла надан булса да үткен кеше икән, агайлар алдында шәкерттән җиңелеп калмаган, әйткән:

— Һи, ахмак, әтәч синең кебек мәдрәсәдә укып ятканмы әллә? Хайван бит ул, синең хәрфе җәреңне каян белсен? — дигән.

Агайлар да: «Әйе, анысына әтәч үзе гаепле», — дип, муллага кул куйганнар.

144. ДОГАСЫЗ САРЫК КҮККӘ ОЧА


Казан арты Күшәрдә Габбас мулла булган. Шул бер гаеттә вәгазь сөйләгән: «Җәмәгать, сарык малы өчен сәдака бирегез, догасыз сарыкның зыр-зыр әйләнеп күккә очып китә торган гадәте бар»,—дигән. Ул елны аның хезмәтчесе Мәшти икән. Мулланың сүзен ишеткәч, тоткан да бер сарыгын суеп ашаган. Габбас мулла сарыкларын санап; «Бер сарык кая булган?» — дип сорагач, Мәшти аңа күзен дә йоммыйча: «Зыр-зыр итте дә күккә очты»,— дигән.

Габбас мулла:

— Һай, ахмак, ул мужикларга болай әйтелгән сүз генә ич, ул очмый, — дигәч, Мәшти:

— Юк, хәзрәт, синеке дә оча икән шул, — дигән, имеш.

145. СҮЗ БАШКА, ЭШ БАШКА


Элекке заманда Казан арты Күшәрдә Габбас исемле телгә бик шәп бер мулла булган. Гаеттә бик кызып халыкка вәгазь сөйли, сәдака бирергә өнди икән. Карт остабикәсе койма буеннан аның вәгазен тыңлап торган да бик гарьләнгән, өенә кайтуга бик сәләмә кыяфәтле бер теләнчене күреп, аңа Габбас мулланың күлмәген биреп чыгарган. Менә Габбас мулла да кайткан, күлмәк алыштырасы иткән, остабикәсе:

— Үзең сәдака бирүнең бик саваплы эш икәнен әйтеп, сөйләдең, мин күлмәгеңне сәдака итеп бирдем, — дигән икән, мулла бик ачуланып:

— Сөйләдең, сөйләдең, имеш! Һи, җебегән авыз! Әле шуны да белмисеңмени: сүз башка, эш башка! — дип кычкырган, имеш, диләр.

146. ТЕГЕ ДӨНЬЯМЫ, МОНЫСЫМЫ


Дин китапларында җәннәттәге рәхәтләр, андагы хур кызлары турында укыганнан соң, бер мулланың теге дөньяны тизрәк күрәсе килә башлаган. Күргән бер кешегә теге дөньяны бик мактый:

— Бу дөньяда нәрсә бар? Теге дөньяда бөтен рәхәт, — ди икән.

Бервакыт шул мулла пароходта бара икән. Кинәт куәтле давыл күтәрелеп, дулкыннар бик көчәйгән. Мулла, куркып, белгән догаларын барысын да укырга тотынган. Йөгереп капитанга барган:

— Бу давыл туктыймы, ничегрәк? — дип сораган.

Капитан:

— Юк, хәзрәт, тиз генә туктамас, безнең су астына китүебез дә бик ихтимал,— дигән.

Мулла, моны ишеткәч коты чытып:

— Илаһи, теге дөньяңа ул кадәр ашыктырма, начаррак булса да бу дөньяда тагын бераз торыймчы,— дип, аллага ялвара башлаган.

147. КАЙГЫРТУЧАН МУЛЛА


Шулай бер кешенең сарыгы югалган, ди. Моны ул муллага барып әйткән.

Мулла моңа бик борчылган булып халыкны мәчеткә җыйган да вәгазь сөйләргә тотынган. Имештер, халык хәзер азгынлана башлаган, кеше малына тияләр, фәлән-фәсмәтән...

Шулвакыт мулланың кече малае атылып-сугылып килеп кергән дә:

— Әти, төнлә алып кайткан теге сарык чыгып качкан! — дип кычкырган.

148. ТАШЛАДЫМ


Хәзрәт мәчеткә килгәч, чалмасын рәтләгән вакытта, аннан пачкасы белән папирос килеп төшкән. Хәзрәт анда да югалып калмаган:

— Җәмәгать, күрдегезме, тәмәкене ташладым бит! — дигән.

149. БУ ДА БЕР ЧАРА


Бервакыт мулланың дуңгыз ите ашап утырганын күргәннәр. Моңа бик аптырап, ышанмыйча, мулладан нәрсә ашавын сораганнар.

— Шулай шул, дуңгыз. Мин аның нәселен корытыйм дип ашыйм,— дигән мулла җавабында.

150. ВӘГАЗЬ


Мулла халыкка вәгазь сөйли икән:

— Оланнар, мәчеттә урысча сөйләргә никак нилзә, гөнаһ будет,— дип әйтә, ди.

Халык көлешә башлаган:

— Соң мулла абзый, син үзеңдә урысча сөйлисең түгелме соң?— дигәннәр.

Мулла күзен дә йоммыйча:

— Это ничего не значит,— ди икән.

151. АШАУ БЕЛӘН ЯРАГАН МУЛЛА


Бер авылга яңа мулла килә. Үзе бик надан була. Ул икенче муллага киңәш итә:

— Элекке муллалары укымышлы кеше булган, мине яратмаслар инде,—ди.

Теге мулла аңар:

— Мужиклар чакыргач, нинди ашамлык куйсалар да, бик мактап аша, шулай итсәң, яратырлар, — ди.

Шуннан бу мулла нәрсә китерсәләр дә мактый-мактый ашый икән. Талымсызлыгы өчен моны әвәлге мулладан да артык яратканнар, имеш.

152. МЕНӘ УЛ ГАҖӘП


Мәзин әйткән:

— Безнең мулла бер икмәк белән бөтен авыл кешесен туйдыра, могҗиза бит бу! — дигән.

— Бердә гаҗәпләнерлек урын юк, — дигән берәү, — без бөтен авыл белән бер мулланы туйдыра алмыйбыз, менә кайда ул гаҗәп.

153. ЛАМПАСЫН ДА АША


Бай кеше ярлы күршесен дә кунакка чакырган. Әмма мәҗлес башланганнан соң бай хуҗа ярлы алдыннан бәлешне дә, итне дә, бүтән сыйларны да берсе артыннан берсен мулла алдына этәрә икән:

— Аша, хәзрәт, аша,— ди икән.

Тора-бара ярлы кешенең алдында куыклы лампадан башка бернәрсә дә калмаган. Ярлы, карап торган-торган да, шул лампаны мулла алдына этәргән.

— Болай булгач, хәзрәт, менә монысын да аша инде,— дигән.

154. ХӘЗРӘТ ҮЛГӘНДЕР


Рамазан гаетендә мәзин көн буе мулла белән ашка йөргән. Унынчы мәҗлестән чыккач, корсагына чыдый алмыйча, өенә кайтып егылган.

Бераздан хатыны моның янына хәлен белергә кергән.

— Йә, эшләр ничек? — дигән.

— Минем эшләр шөкер, җайланып килә, шактый ук бушандым. Менә хәзрәт, мескен, үлгәндер инде,— дигән.

— Нигә алай дисең?

— Соң, хәзрәт бит, миннән калып, унберенче мәҗлескә кереп китте. Соңгы күрүем булгандыр мескенне...— дип, күзләрен сөртә башлады, ди.

155. МУЛЛАНЫҢ НӘФЕСЕ


Мулла кеше, хатынына бәрәңге алып чыгу өчен, идән астына төшкән. Хатыны бик шаян икән. Ишекне шап иттереп япкан да тавышын үзгәртә төшеп:

— Әхмәтшәриф абзый, тиз генә җыенып безгә ашка бар әле, кешеләр җыелып бетте,— дигән.

Мулла моны ишетүгә, бәрәңгесен оныткан:

— Әй, сеңелем,син кем кызы буласың әле? — дип, бәрәңгесен, табагын ташлап, баздан атылып чыккан, ди.

156. КАМЫТ БАВЫН НИДӘН ЯСАРГА


Бер кеше базарга сатарга дип бер йөк икмәк төяп бара икән. Юлда камыт бавы өзелгән моның. Камыт бавы өзелгәч, бу әйтә икән: «Әй мулла абзыйның корсак тиресен камыт бавына китереп куярга, вәт чыдар иде, бер дә өзелмәс иде».

157. БАРЫБЕР БОЗАУГА САЛАБЫЗ


Мокыт беркөнне мулланы кунакка чакырган. Җәмилә түти ул көнне борай бәлеше салган икән дә, утыны чигә күрә, бәлеш пешеп җитмәгән. Мокыт үзе бер генә кабып караган да бик ныклап мулланы кыстый башлаган. Мулла да ашамый башлагач:

— Капкала, хәзрәт, капкала, син киткәч, без аны барыбер бозауга салабыз,— дигән, ди.

158. КӨЛКЕЛЕ СҮЗ ЧЫКСА


Шәрәф мулла картайган. Күзләре күрмәс, колаклары ишетмәс булган. Шуңа күрә беркөнне ашка баргач, күршесен алдан ук кисәткән:

— Кызыклырак сүзләр сөйләшеп көлешә башласалар, сйидермичә генә миңа да төртерсең, мин дә көләрмен,— дигән.

Табынга бәлеш китереп куйгач кына, ялгышып, күршесенең терсәге Шәрәф муллага орынган. Мәҗлес беткәч, мулла күршесеннән сорый икән:

— Бүтән кешеләрдә бәлеш тә була торган иде, боларда юк идемени соң?

— Нигә булмасын, мулла абзый,— дигән күршесе, кешеләр бәлеш ашаганда син көлеп утырдың бит...

159. ҮРДӘКНЕҢ ИТЕ КҮБРӘК


Бер заман бер мулла, ике крестьян бергәләп юлга чыгалар. Юлда азмы-күпме баргач, болар табалар бер пешкән каз, бер тавык, бер үрдәк. Бу өч әйберне бүләргә кирәк бит. Кем бүләргә тиеш? Уйлашып торалар болар. Ике крестьян, мулла диң башлыгы булгач, гадел бүләр, дип әйтәләр:

— Әйдә, мулла абзый, булмаса, син бүл,— диләр.

Ярар, мулла казны ала да әйтә:

— Каз — казның ите аз, ул миңа булыр, — ди.

Аннан ала тавыкны:

— Тавык каз янына китә авып, — ди.

Аннан үрдәкне ала да әйтә:

— Үрдәкнең ите күбрәк, аны өчкә бүләргә кирәк, — ди.

Үрдәкнең өчтән бер өлешен үзенә ала, калган ике өлешне тегеләргә бирә. Дин башлыгыннан гадел хөкем көтеп утырган бу ике крестьянга каз ите дә эләкми, тавык ите дә эләкми.

160. ИКЕ ТАТАРГА БЕР ТАРТАР


Бервакыт өч аучы: ике татар, бер рус ауга чыгалар. Русның мылтыгы, ә ике татарның патроннары бар икән. Алар өчесенә бер куян, ике үрдәк һәм бер тартар аталар. Шуны тигез итеп бүлә алмыйлар да муллага баралар. Мулла куян белән ике үрдәкне үзенә алып кала да:

— Ике татарга бер тартар, русның мылтыгы бар, тагын атар,— дип җибәрә.

161. ДӨНЬЯ БУТАЛА УЛ


Мулла һәм бер хезмәтче юлга чыгалар. Бер урында ботка пешерәләр, ди. Болар утыралар ботка ашарга. Ботканың уртасына май салган. Мулла ботканы ерып төшерә: «Кыямәт көнендә күз яше шулай агар»,— дип. Хәзер хезмәтчегә нәрсә эшләргә инде. «Юк, мулла абзый, кыямәт көнендә дөньялар менә болай бутала ул», — дип, ботканы болгата.

162. БАШКА ЧАРА КАЛМАГАЧ


Мулла белән бай ярминкәгә барырга чыкканнар. Үзләре белән кучер мужикны да алганнар. Аларның пешкән казлары булган. Казны мулла белән бай кучергә бөтенләй ашатмыйча, һәркайсы күбрәк ашарга тырышканнар. Бер авылга туктаганнар. Мулла белән бай иртәнгә чаклы кайсыбыз яхшырак төш күрсә, шул казны күбрәк ашар дип сөйләшкәннәр дә ятканнар. Кучер моны ишетеп торган һәм төнлә казны ашап бетергән. Иртән мулла тиз генә торып байны уяткан да үзенең төнлә төшендә алла янына барып тәмле ашамлыклар ашап, аның белән сөйләшеп утыруы турында сөйләгән.

Бай да, шундый ук төш күрдем дип, үзенең төшен сөйләп биргән. Кучер боларның төшләрен тыңлаганнан соң:

— Мин сезнең алла янына китүегезне күргәч, казны ашамаслар дип уйлап, казны ашап бетердем инде,— дигән.

163. ЧИЛӘГЕНӘ КҮРӘ КАПКАЧЫ


Бер мәзинне манарада күрделәр. Кулында иман шарты бар, азанны иман шартыннан карап әйтә. Сорадылар: «Ник карап әйтәсең, азанны күңелеңнән белмисеңме?» — диделәр. Мәзин: «Мулладан сорагыз»,— диде.

Муллага бардылар, мулла ул вакытта ишек алдында иде. «Әссәламе галәйкем»,— диделәр. Мулла сәлам алмады, өенә кереп китте. Өеннән китап алып чыкты, актарды-актарды да: «Вәгаләйкем әссәлам»,— диде.

Баягы кешеләр: «Хәер, мулласы да шулай икән»,— дип көлеп киттеләр.

164. МОРҖА ЯПКАЧ


Бер мәзин булачак адәм Собраниегә (Собрание — духовное собрание (дини оешма)) имтиханга барган.

— Син мәзин булырга имтиханга килгәнсең икән. Соң ясигъ намазына ни вакытта азан әйтерсең? — дидекләрендә:

— Морҗа япкач әйтермен,— дигән.

165. ТАВЫШЫМНЫ КАРЫЙМ


Бер мәзин бервакыт азан әйткән чагында манара ярыгыннан башын чыгарып кызлар күзли икән. Моны бер адәм күреп:

— Мәзин абзый, манараның ярыгыннан азан әйткәндә ни карыйсың?— дип сораган. Мәзин:

— Азанымның тавышы ерак китәме икән дип карыйм,— дигән.

166. ЫШАНАСЫҢ КИЛМӘСӘ ДӘ ЫШАНЫРСЫҢ


Бер мәзингә әйттеләр:

— Син азаныңны кычкырып әйт, без ишетми калабыз,— диделәр.

Мәзин аларга әйтте:
— Юкны сөйлисез, мин үз тавышымны бер чакрымнан ишетәм,— диде.

167. ХӘТЕРЛӘГӘН...


Берәү урамнан узганда мәзиннең азан әйткәнен ишеткән дә туктап тыңлап торган. Моны күреп мәзин, аның азанын тыңлап рәхәтләнеп тора дип белеп, тегеңәр сорау биргән:

— Азан тавышына моңланасыңмы, мелла кем, фәлән?—дигән.

Агай әйткән:

— Юк, тәкъсир, узган ел бүре буган танам нәкъ шундый аваз чыгара иде, шуны хәтерләп, кызганып торам әле,— дигән.

168. БӘЛХИЯ


Бер мәзин Бәлхия исемле хатынга кызыгып йөри икән. Иртә намазына азан әйткәндә: «Әссалаты хәйрен мин ән-нәвем» (Әссалаты хәйрен миң әң-нәрем— хәерле иртә теләп укыла торган дога сүзләре), — диясе урында:

— Әссалаты хәйрен мин әл-Бәлхия, — дип кычкырган, ди, бу.

169. РӘХМӘТ УРЫНЫНА СЫЕР


Бер мәзин халыкка:

— Җәмәгать, юк-бар эшкә рәхмәт әйтү ярамый, артык була. Рәхмәт урынына сыер бирү дә җитә икән, — дип, үгет-нәсихәт биргән ди.

170. БЕРСЕННӘН-БЕРСЕ УЗДЫРА


Элек заманда ике күрше авылның хәлфәләре очрашып, бер-берсенең хәлләрен сорашканнар. Беренчесе әйткән:

— Минем хәл әйбәт, акчага аптыраган юк,— дигән.

— Сәдака куп явамы әллә?

— Юк, мин бер хат язган өчен ике бәя алам: берсен язган өчен, икенчесен шул ук хатны укып биргән өчен. Чөнки мин язган хатны бүтән кеше укый алмый... Синең хәлләр ничек соң?

— Минем начар.

— Нишләп алай?

— Мин үзем язган хатны да укый алмыйм шул...

171. АЛАЙСА ӘНИЕҢ ӘЙТКӘНЧӘ УКЫ


Бер хәлфә иске дәресне кабатлата икән. Шунда бер шәкерте кичә өйрәнгән сүз урынына башка сүз укып киткән. Моны күреп хәлфә:

— Ялгыш укыйсың. Мин сезгә ничек дигән идем әле? — ди икән.

Моңа каршы малай әйтә икән:

— И абый, син шулай өйрәткән идең дә, өйгә кайткач, әни менә болай дип дөресләп бирде шул.

— Йә, ярар, күп телеңә салынма! Алайса, әниең әйткәнчә укы...

172. «ГЫЙЛЬМИ ТЕЛ»


Ишан үзенең мөритләре (Мөрит—1) Берәүгә иярүче, шәкерт. 2) Ишанга кул биргән кеше, ишан шәкерте, иярчен.) белән сөйләшеп утыра икән. Ике шәкерте килеп кергән. Бу шәкертләр кичтән ишан белән бергә сарык урлап суйганнар, эчен-башын бәкегә ташлаганнар икән. Шуларның су өстенә чыгуын күреп, ишанга «нишләргә» дип киңәшкә килүләре икән. Чит кешеләрне күргәч, әйткәннәр:

— Әлләзинә кафәрү,
Үпкә суда калкару,—

дигәннәр. Ишан тиз генә хәлне аңлап алган да:

— Казы-козы касару,
Казык белән басару,
Баскан саен батару,—

дип җавап биргән. Мөритләр авызларын ачып: «Һай, галим дә кеше безнең ишан, шәкертләре белән дә гыйльми телдә генә сөйләшә бит»,— дип, мөкиббән (Мөкиббән — чиксез бирелү, артык мавыгу) китеп утыралар, ди.

173. ШАРТ ИТӘР


Бер ялагай динче мулладан сораган:

— Хәзрәт! Коръән өстендә борча үтерсәң, шәригатьчә ничек булыр икән?

Мулла:

— Шарт итәр...— дигән.

174. СҮЗ ЮГЫНДА СҮЗ БУЛСЫН


Янә шундый ук бер бәндә муллага тагын сорау бирде:

— Хәзрәт! Каф тавы артында бүреләр бармы икән?

Мулла аның сүзенә сорау бирде:

— Ул сиңа ни эшкә? Сарыкларыңны Каф тавы артына көтәргә чыгармакчы буласыңмыни?— диде.

175. БИЕК БУЛА


Икенче бер надан динче мәчеттән чыгышлый, яхшатланып муллаларга сөаль биргән:

— Хәзрәт! Баш астына штан салып ятарга ярыймы? Шәригатьчә ул ничек була? — дигән.

— Баш астың биек була! — дигән мулла.

176. ЧЫН «ФӘННИ» ҖАВАП


Мәҗлестә имамнан берәү сорады:

— Хәзрәт, бу араларда җидегән йолдыз нигәдер арткарак кала. Сәбәбе нәрсәдә икән? — диде.

Мулла әйткән:

— Күп заманнан бирле әйләнә торгач, арыгандыр, бәлки,— диде.

177. ГОШЕР


Берәү уңыш җыйган да бер фурман көлтәсен муллага гошергә китергән. Юлда йөге өстенә әрем, чүп үләннәрен кадый-кадый бара икән. Килгәч, мулла карый-карый да:

— Ай-һай, балакай, бик үләнле күренә көлтәң,— ди.

Китерүче:

— Ярар алай булса, мулла абзый, сиңа ярамаса, мәзингә ярар, — дип, атын бора да чыгып китә.

178. СЕЗНЕҢ БЕЛӘН ДҮРТ БУЛА, ТӘКЪСИР!


Өфедә үткән йөз ахырларында мөфти мәчетендә Хәйретдин дигән бик карт бер мәзин булган. Бервакыт, Тукай әйткәнчә, «Озын буйлы, мәһабәтле Мөхәммәдьяр» мөфти аңа карап торган да: «Мәзин ага, бик карт икәнсез, озак хезмәт иткәнсез, әйтегез әле, үз гомерегездә ничә мөфтине кабергә куйдыгыз?» — дип сораган.

Хәйретдин мәзин куп уйлап тормаган, шундук:

— Сезнең белән дүрт була, тәкъсир — диц җдвап биргән.

179. ҖИДЕСЕНӘ ҖИДЕ КАТ


Элекке заманда бер авылда Гани исемле бер агай яшәгән. Аның җире уңдырышлы булганга, мулла-монтагайлар моңа бик кызыгып йөргәннәр. Гани агай шушы җирен сатарга уйлаган. Ул аны бер үк хакка җиде кешегә саткан. Тегеләр килеп карасалар, шаккатканнар. Ә Гани агай аптырап калмаган:

— Миндә гөнаһ юк, җәмәгать. Җирне җиде кат, күкне җиде кат дип, үзегез сөйлисез ләбаса! — дигән ул, мыек астыннан елмаеп.

180. ШАЙТАН НИ ТӨСЛЕ


Бик тәкъва бер мулла тинтәккә санап йөргән бер кешедән сораган:

— Әй, сине шайтан белән сөйләшә, диләр. Шайтан ни төслерәк була ул? — дигән.

Тинтәк әйткән:

— Көзгедән кара әле, шул көзгедән күргәнең шайтанның нәкъ үзе булыр,— дигән.

181. ЯРАМАГАН ТАГЫН


Көчле яңгыр вакытында бер авыл мулласының тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килеп ватылгач, ул пыяла куючыны чакырткан. Пыялачы пычрак чабаталары белән мулланың кыйммәтле паласлар җәелгән кунак өенә килеп кергән. Мулла моны күреп пыялачыга:

— Энем, әллә чабатаңны салып керәсеңме? — дигәч, пыялачы бик күндәм генә чабаталарын салып куйган, ләкин урам буе пычрак ерып килгәч, аягындагы тула оек та манма пычракка баткан икән. Мулла моны күреп:

— Туктале, энекәш, әллә оекларыңны да салып ташлыйсыңмы? — дигән.

Пыялачы:

— Һәй, мулла абзый, безнең мужикның тула оегына пычак буламыни,— дип, бер дә исе китмичә түргә узган, ди.

182. СОРАВЫНА КҮРӘ ҖАВАБЫ


Бер иләкче: «Иләк-миләк ямарга бармы?» — дип, урамда кычкырып йөргәндә, бер мулла ишеген ачып:

— Гайфулла, аның иләге иләк инде, миләге нәрсә соң? — дип сораган иде, ди, иләкче:

— Хәзрәт, сез дә «әлкарыйгатен-мәлкарыйга» дип әйтәсез бит. «Әлкарыйгатен» каргадыр инде, «мәлкарыйгате» нәрсә соң? — дип әйтте, ди.

183. АЧКАЧ НИГӘ ЯБЫЙМ


Беркөнне күрше карты мулла белән сөйләшеп утыралар икән. Мулла аның дин ягыннан ныкмы икәнен белергә теләп:

— Әйт әле, оҗмах ишеген ничек ачарсың син? — дип сораган.

— Бисмилла әйтеп.

— Ә нәрсә дип ябарсың?

— Ачкач нишләп ябыйм ди мин аны. Япмам, башкалар да рәхәтләнеп керә бирсеннәр,—дигән, имеш.

184. МУЛЛАНЫҢ НИ КИРӘГЕ КАЛА


Бер авылның карты су буеннан моңланып җырлап кайта икән. Моның артыннан авыл мулласы килеп җиткән.

— Һәй, Рәхимкол агай, җырлыйсың түгелме соң? — дигән мулла.

Теге бик тапкыр карт була.

— Җырламый нишләргә соң? — ди.

Мулла әйтә:

— Укырга кирәк, укырга.

Карт:

— Ни, син дә укы, мин дә укы, ул мулла нигә кирәк, — ди.

185. ЧҮСӘНӘ, КЫЗЫМ БИБИФАТЫЙМА!


Элекке заманда бер мулланың надан гына яшь хатыны булган. Авыл хатыннары яшь абыстай янына сәдака бирергә, китап сүзләре тыңларга дип җыелалар икән. Абыстайның вәгазь сөйләрлек бер генә дә рәте булмаган. Шуннан ул янына баласын, кулына китабын алып утыра да, хатыннар күрмәгәндә генә баласын чеметә икән. Кызы җылый башлагач:

— Чүсәнә, кызым Бибифатыйма,— ди дә, хатыннарга карап: — Сөбәтелгаҗизин (Сөбәтелгаҗизин — дини китап исеме) инде бу китап, карасаң инде бихисаб,— дип әйтеп куя, ди.
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 13 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz