770. ГАКЫЛЫ БАШЫНДА БУЛМАГАН
Бер кешедән: «Син өйләнгән вакытта ничә яшеңдә идең?» — дип сораганнар. Ул:
— Белмим. Ул вакытта гакылым башымда түгел иде,— дип җавап биргән.
771. КИСКЕН ХӨКЕМ
— Син, өйләнер алдыннан, хатының белән иң башта кайда таныштың?
— Иң беренче тимер юлда очраштык.
— Һм... Аңлашыла. Җыен бәла-каза, җыен бәхетсезлек шул тимер юлда була инде.
772. ШИФАЛЫ ЯЗУ
Берәүнең бик ачы телле хатыны бар икән. Теге гел каршы әйтә, ә ире гел тотып кыйный икән. Бер көн хатын багучыга барып:
— Инде нишлим, ирем бик кыйный,— дигән.
Багучы:
— Менә мин сиңа бер әйбер язып бирим. Ирең ачулана башлагач, шуны авызыңа кабарсың. Кара аны, авызыңны ачасы булма,— дигән.
Хатын язуны алып кайтып киткән.
Тора башлаганнар болар. Менә көннәрдән бер көнне ире моны ачулана башлый. Хатын ире күрмәгәндә теге язуны тиз генә алып каба. Ире ачулана-ачулана, хатын дәшми. Шуннан бу аптырап кала, йомшарып китеп, хатыныннан гафу үтенә башлый.
Хатын батучы янына бара да:
— Рәхмәт яусын, язуың бик килеште. Хәзер инде ирем кыйнамый,— ди.
773. ЯРДӘМ КИРӘК БУЛСА...
Бер кешенең бик үзсүзле, кире беткән хатыны булган. Хатын үз сүзен сүз итәргә теләсә:
— Батам, үземне суга салам,— дип өйдән чыгып китә икән.
Бер көнне хатыны шулай кычкырып су буена бара башлаган. Иренең артыннан килгәнен күреп, бу мине чакырырга киләдер дип уйлап:
— Кая барасың? — дип сораган. Бу кеше:
— Сине жәлләдем. Сай җиргә туктасаң, интегеп ятырсың, эчкәрәк этеп җибәрермен дип барам әле,— дигән.
Шуннан соң бу хатын бер дә бу сүзләрне әйтмәс булган, ди.
774. КЫРЫККАН
Бер кешенең хатыны ире нәрсә әйтсә дә кире әйтәдер иде, ди. Ир беркөнне хатынны болынга агым су буена алып барды да, ди, хатынына карап:
— Печәнне чапканнар икән,— дип әйтте, ди.
Хатын:
— Нишләп чапсыннар, кырыкканнар аны,— дип әйтте, ди.
Ир хатынны суга алып төшеп:
— Суга тондырам, чапкан дип әйт,— дип әйтте, ди. Хатын һаман: «Кырыккан»,— дип әйтә, ди. Ир хатынны тездән суга кертте, ди. Чапкан дип әйтми, ди. Күкрәктән батырды, ди. Кырыккан дип әйтә, ди. Муеныннан батырды, ди:
— Чапкан дип әйт, чыгарам,— дип әйтә, ди.
Хатын:
— Кырыккан,— дип әйтә, ди.
Ачудан батырды, ди. Хатын суда бер бата, бер калка башлады, ди. Калыккан арада: «Кырыккан»,— дип кычкыра, ди. Актыгында хатын бөтенләй тынды да, ди, кулын күтәреп, су өстенә ике бармагын чыгарып, кайчы күк итеп күрсәтеп агып китте, ди.
775. ЙОРТ БАШЫ
Ир белән хатын кычкырышканнар. Хатын идән себерә торган щетканы барып тоткан, ир өстәл астына кереп поскан. Хатын үкереп әмер кыла:
— Чык аннан дим!
— Чыкмыйм.
— Сиңа әйтәләр, чык аннан дип!
— Чыкмыйм.
— Чыкмасаң эшең яманрак булыр!
— Менә чыкмыйм. Бер генә мәртәбә булса да үземнең йорт башы икәнлегемне исбат кылыйм әле.
776. ХАТЫНЫН «ТЕЗЛӘНДЕРГӘН»
Ике дус сөйләшеп тора:
— Кичә хатының белән тагын талашкансыз икән.
— Әйе. Һәм ул, ниһаять, минем каршыма тезләнде.
— Шуннан ни дип әйтте соң?
— Чык карават астыннан, куркак җан, диде.
777. «АЧУЛАНГАН» ИМЕШ
Хатыны белән бик нык ачуланышкач, ире кискенрәк чарага күчүне кирәк санап, утын агачы күтәргән. Хатыны сакланмакчы булып, утын агачына ябышкан гына икән, ире:
— Тотма утын агачын, кулыңа шырпы керер,— дип кычкырган.
778. АВЫРТТЫРА КҮРМӘСЕН...
Карт, бик ачуы килеп, карчыгына кизәнгән. Әмма сукканчы кычкырып өлгергән, ди:
— Газизә, сугам бит! Бөркән палас, авырттыра күрмәсен!
779. САЛАМ БЕЛӘН
Берәү хатынына бик нык ачуланган:
— Өйгә генә кайтыйм әле, сиңа йөз сукмасам, исемем фәлән булмасын,— дигән.
Кайталар, нишләргә, хатынын кыйнарга кирәк бит.
Йөз салам санап алып, хатынының итәген сыйпап алды, ди.
780. ҮЗ ДИГӘНЕ БУЛГАЧ
Иркә хатын төнлә уянып китеп ирен уята:
— Сиңа әйтәм, тор әле, тор!
— Ни булды? Нигә торыйм? Әллә начар төш күрдеңме? Куркып уяндыңмы?
— Зинһар тәрәзәне ачсана, һава бик начарланды, сулыш капты, тончыгып үләм инде...
— Тәрәзәне ачкач салкын булыр бит. Хәзер җылы вакыт түгел.
— Күп сөйләшмә, ач тизрәк. Әгәр тизрәк форточканы ачмасаң, хәзер үләм.
Ире торып кабалый-кабалый форточка эзләргә барганда сөйләнә- сөйләнә бара:
— Фу, нинди караңгы, тәрәзәне дә табып булмый, әгәр дә форточканы ачсак, салкын тиер, бизгәк эләгер.
Хатыны кычкыра:
— Сулышым кабып үләм, тизрәк ач, тизрәк ач.
Ире:
— Тәрәзәне таптым, форточкасы юк, ди. Ул мәлгун кайда соң? — дип эзләгән дә, тапмагач чалтыр иттереп бер өлгесен ватып җибәргән. Пыяла ватыклары парә-парә килеп чәчелгән. Ирле-хатынлы икесе дә «уф» дип иркенләп сулу алып җибәргәннәр. Хатыны әйткән:
— Фу, тончыгып үләменме дип торам. Күкрәгем иркенләп китте, яхшы сулана,— дигән.
Шуннан соң рәхәтләнеп йоклап киткәннәр. Иртә белә торып кайсы өлгене ваттык икән дип карасалар, ни күрсеннәр: тәрәзәләрнең барча өлгеләре бөтен. Бәс күзләре шкафка төшкән. Аның бер өлгесен ватып, тәрәзәгә хисаплап, яхшы һава шкаф эченнән чыккан булмак кирәк.
781. БӘБИНЕ «КАЙГЫРТЫП»
Бер хатын иренә әйткән:
— Син бәбине искә төшергәнең бармы?
— Ник, ул сүзне ни эшкә әйтәсең?
— Аңа яңа уенчык сатып алырга кирәк.
— Соң нинди уенчык сатып алыйм өч айлык балага?
— Мин үзем беләм нинди уенчык сатып аласын, бир миңа йөз илле тәңкә.
— Йөз илле?! Сөбханалла! Ул бәягә җиткән уенчык та бармы?
— Ник булмасын. Менә алтын беләзек нәкъ йөз илле тәңкә.
— Син мине бөтенләй куркытасың, ни сөйләгәнеңне уйлап кара, бәбигә ни эшкә беләзек?
— Бәбигә түгел, үземә. Син үзең дә ничә тапкыр күргәнең бар аның минем кулымдагы беләзекләр белән уйнаганын. Ул инде иске беләзекләрдән ямансулады, хәзер инде аңарга яңа кирәк.
782. КӨТЕЛМӘГӘН ШАТЛЫК — Син ишеттеңме? Безнең теш докторының, хатыны актер белән бергә качкан?
— Шулай ук дөресме ул хәбәр? Бичара мескен ире нишләде икән?
— Хәзер зарарсыз, тынычланды. Әмма качкан шәпкә куанычыннан акылыннан шаша язган иде.
783. ХӘВЕФ АСТЫНДА
Бер хатынның ире һәрвакытта сәфәрдә йөри икән. Аңарга икенче бер хатын әйткән:
— Бу иреңнең һичтуктаусыз сәфәрдә йөрүе бик уңайсыздыр бит? Сиңа ничәмә көннәр япа-ялгыз торырга туры килә,— дигән.
— Бер дә чыдарлык түгел инде. Һаман куркып торасың, әллә кая уңайсыз чагыңда аңсыздан кайтып кермәсен дип.
784. КЕМ КЕМНЕ
Ир белән хатын кунактан кайтырга ашыгалар икән. Юлга чыкканчы ашап алыгыз, дип боларга итле шулпа китереп куйганнар.
Хатын тиз-тиз генә итләрен җыеп ашаган да:
— Син, карт, шулпасын эчә тор, мин җыена торыйм,— дип чыгып киткән. Ире шулпаны эчеп бетереп чыкканда, хатын, төенчек тотып, арба янында көтеп тора икән.
Ир тиз генә атын туарып алган да:
— Син, хатын, арбага утыра тор, мин кайта торыйм,— дип, атка атланып, чыгып чапкан, ди.
785. ХАТЫНЫ ИТӘГЕНӘ ЯБЫШЫП
Чиктән тыш куркак бер кеше булган, имеш. Ул шулкадәр йөрәксез булган, хәтта кояш баегач, хатыныннан башка ишек алдына да чыга алмый икән.
Беркөнне шулай йомыш белән ишек алдына чыккач, хатыны мондый куркак ир белән тормыш итүе «бик кыен булачагы турында уйлап, авыр сулап куйган:
— Их, авыр гомер итүе! — дигэн.
Моның ире аны: «Әнә бүре көтүе!» — дип ишеткән дә:
— Кая, кая? — дип, хатынының итәгенә ябышкан, ди.
786. ӘЙДӘ, КАРЧЫК, КЕР АЛДАН
Бер карчык белән карт төнлә тышка чыгып барганда карт кисәү агачының башына баскан да, сабы моңа шап иттереп бәреп калган, ди. Шуннан, карт белән, карчык тыштан керергә куркып торалар икән. Өшеп беткәннәр. Ниһаять, карт түзмәгән:
— Бисмиллаһи рахманирәхим, үзебезнең өйдән үзебез курыкмыйк әле, әйдә, карчык, кер алдан,— дигән.
787. ТАВЫК БУЛСА ДА КИЛ
Әхмәт бабай белән Шәмсехәят әбигә гүр сәдакасы итеп бер тавык биргәннәр. Өйгә кайткач, болар тавыкны аягыннан бәйләп мич артына җибәргәннәр. Кич җиткән. Салкыннан куркып, бабай мич башына менеп киткән. Әби сәкедә йоклый икән. Төн уртасы җиткәч, тавык канатлары белән кагына башлаган. Бабайның коты алынган. Күрәсең, ул мич артында тавык барлыгын оныткан. Куркуыннан карчыгын уята башлаган:
— Шәмсехәят, кил әле, җен йөри мич артында.
Карчык саңгыраурак булган, тиз генә уяна алмый икән. Аның саен бабай катырак дәшә икән:
— Шәмсехәят, кил, дим, кил, мич артында җен бар!
Ниһаять, Шәмсехәят әби уянып киткән дә, эшнең нидә икәнлеген сизеп:
— Җенмени ул, тавык бит, җүләр карт, — дигән.
Әхмәт бабай гарьлегеннән нишләргә дә белмәгән. Алай да сер бирәсе килмичә:
— Кил дим бит, кил, тавык булса да кил, — дигән.
788. АЛГАН БУЛСА, КИМЕР ИДЕ
Хатын: — Белмим, бу кадәр холыксызлыкны безнең балабыз кайдан алгандыр. Әлбәттә, миннән түгел инде!
Ир: — Дөрес әйтәсең, хатыным, чөнки синең холыксызлыгың, әүвәлгечә, бөтен көенчә үзеңдәдер, һич тә кимегәне юк.
789. КЕМ ТОМАНА
Берәүнең малае мәктәптән «бишле» билгесе алып кайткан. Атасы әйткән:
— Һе! Алма агачыннан ерак төшми шул. Минем малай бит ул! — дигән.
Икенче бервакыт шул ук малайга укытучылары «икеле» билгесе куеп җибәргәннәр. Ата булган кеше бу юлы җикеренеп хатынына кычкырган:
— Әнә, әллә кайдан күренеп тора. Томанадан томана тумыйча, кем тусын соң? — дигән.
790. АТАСЫНА ОХШАГАН
Бер кешедән:
— Синең ничә балаң бар? — дип сораганнар. Ул әйткән:
— Ул яктан мин әтигә охшаганмын. Бер бала да китермәдем. Әмма хатынныкы дүртәү булды инде, — дигән.
791. ЯНСА, АНАҢА ӘЙТ, ӨЙНЕ УЛ КАРЫЙ
Мокытның өе яна башлаган, малае йөгереп килеп:
— Әйдә, тиз бул, әти, өебез яна! — дип кычкырган, ди. Мокыт утын кисеп ята икән, малаена карамыйча ук:
— Янса, аны нигә миңа әйтәсең, бар анаңа әйт, өйне ул карый бит, мин өй эшләренә катышмыйм,— дигән, ди.
792. СИНЕКЕ, МИНЕКЕ, БЕЗНЕКЕ
Берәүнең хатыны үлеп, ике баласы калган. Бераз вакыттан бу ике балалы тол хатынга өйләнгән. Тора-бара икенче хатыннан да балалары булган.
Бервакыт беренче хатыннан калган балалар яшь хатынга ияреп килгән балаларны кыйныйлар икән. Шуннан хатын иренә кычкыра икән:
— Син, син! Синең малайлар минем малайларны кыйныйлар. Кара, безнең малайларны да кыйнамасыннар! — ди икән.
793. ТЫШТАГЫ БУРАН БУРАНМЫНИ
Берәү күршесенең ачы буранда толып киеп капка төбендә утыруын күргән дә:
— Күрше, нишләп шундый буранда монда утырасың? — дип сораган.
— Һи, мондагы буран буранмыни, син өйдәгесен күрсәң иде, менә анда ул чын буран,— дигән.
Бу кешенең ике хатыны булып, алар өйдә бик яман тавыш чыгарганнар икән, шуңа, чыдый алмыйча, ул кеше буранга чыккан.
794. ӘМӘЛЕН ТАПКАН
Элек берәүнең ике хатыны булган.
Бервакыт хатыннары аңардан:
— Син кайсыбызны күбрәк яратасың? — дип сораганнар.
— Икегезне дә бик яратам,— дигән ир кеше. Ләкин хатыннар моның белән генә канәгатьләнмәгәннәр:
— Әгәр су кергәндә икебез дә бата башласак, беренче булып кайсыбызны коткарыр идең? — дип бәйләнгәннәр. Шул чак ир кеше карт хатынына:
— Син үзең йөзә беләсең бит! — дигәнен сизми дә калган.
795. «ДОШМАН НАР
Муллага берәү:
— Мөхәммәтҗан атай синнән икенче хатын алу турында киңәш сорар, каршы килмә,— ди.
— Гомер буе аның белән дошман идең, дуслаштыгызмыни, аның кайгысын кайгыртып йөрисең,— ди мулла.
— Юк, мулла абзый, дошманлыгыбыз элеккечә...
796. АДӘМ БАШЫ НИЛӘР КҮРМИ
Бер кешенең ике хатыны булган. Бepce карт, икенчесе яшь икән. Ир, чәчләре агара башлагач, хатыннарына ак чәчләрен чүпләргә кушкан. Карт хатыны кара чәчләрен, яшь хатыны ак чәчләрен чүпли, ди. Шулай чүпләтә торгач, бу кешенең башында бер чәче дә калмаган.
797. ҖАЕН БЕЛЕП ЭШЛӘСӘҢ
Бер кешенең ике хатыны булган. Менә беркөнне моны кунакка чакыралар. Бу ирнең ике хатынны да алып барасы килми инде, ә хатыннарының икесенең дә барасы килә. Ире әйтә:
— Кайсыгыз ашны тизрәк ашап бетерә, шул минем белән кунакка бара,— ди.
Яшь хатын ашын тиз-тиз болгата башлаган. Ә үзе сөйләнә икән:
— Мин бармыйча, кем барсын, мин бармыйча, кем барсын!
Ә карт хатын ашыкмый гына:
— Барсам бардым, бармасам юк, барсам бардым, бармасам юк, — дип ашын салмак кына болгатып утырган. Ашы суынып беткәч, күтәреп эчкән дә үзенең тәҗрибәлелеге аркасында кунакка барган.
798. ТӨПЛЕ КАГЫЙДӘ
— Иптәшеңне кызартасың килмәсә, чит кешеләр алдында аның хатыны турында сорашма.
— Нигә?
— Кайсы хатынын соравыңны белмичә, аптырап калуы бар.
799. ӨЧАЯКНЫҢ АЯГЫ НИЧӘ
Ир белән хатын арасында тавыш чыккан. Ир кеше бик яман тузынып өчаякны тәрәзәдән тышка тотып бәргән.
Бераздан җил-давыл узган, һава тынган. Ачуы басылгач, әлеге кеше үзе үк өчаякны өйгә алып керә икән, ничектер бер аягы ким кебек күренгән.
— Карчык, мин ташлаганчы да өчәү генә идеме соң бу өчаякның аягы? — дип сораган.
800. ОХШАГАН
Гыймай ишек алдындагы сарыкка тибеп җибәргән. Шуны күреп торучы берәү:
— Нигә гөнаһсыз хайванны рәнҗетәсең? — дигәч, Гыймай:
— Хатынга охшаган: гел миңа карап кычкыра! — дигән.
801. ТУТЫЙ КҮРГӘЧ, ХАТЫНЫ ИСЕНӘ ТӨШКӘН
Бервакыт Печән базарында читлеге белән тутый саталар, бала-чага җыелып аны сөйләштерергә тырыша икән. Гыйбди шунда килеп карап торган да елап җибәргән. Шул чагында энесе Гыйлаҗи килеп чыккан:
— Гыйбадулла абзый, сиңа ни булды? Ник елыйсың? — дип сәбәбен сораган.
Гыйбди әйткән:
— Ник еламаска? Менә әле бу тутыйны күргәч Мәрхәбә түтиегез исемә төшеп китте, ул да, мәрхүмкәй, миңа һаман шулай җүләр, җүләр... дип кенә эндәшә иде бит,— дигән.
802. ӘЛЕ ЯРЫЙ СИН БАР!
Садыйк өендәге бөтен эшне үзе эшли икән. Ашны да пешерә, керен дә юа. Беркөнне карт көянтә-чиләк белән су алып кайткан да өй ишеген ачарга уңайсыз булгач:
— Карчык, ишекне ач! — дип кычкырган. Карчыгы сәкедән төшеп ишекне ачып керткәч, Садыйкның бик күңеле булып:
— Әле дә ярый, карчык, син бар, син булмасаң миңа кем ишек ачар иде? — дигән.
803. ҖЕП ЭРЛӘГӘҢ ҖҮЛӘР
Бер хатынга ире җеп эрләргә куша. Үзе киләп башы кисәргә урманга китә. Хатын икенче юлдан күренмичә генә барып, агач арасына яшеренә дә:
— Җеп эрләгән җүләр, киләп кискән үләр, — дип кычкыра.
Ир кайтканчы, хатын тиз генә өенә кайтып утыра. Ир урманда ишеткәнне сөйли. Хатын әйтә:
— Йөри күрмә, тикмәгә генә түгелдер бу,— ди.
Үзе дә җеп эрләүдән котыла.
804. ӘЙРӘН ЯЗМАК — ҖАН ЧЫКМАК
Ир кеше ашлык сугудан кайткач:
— Көн буе өйдә торасың, көн буе һаман шул бер май язасың, фәлән дә төгән,— диеп хатынын орыша икән. Хатыны көне буе бала да караган, йорт эшләрен дә эшләгән, мал-туарны да туйдырган. Ире боларның берсен дә күрмәгән. Моңа хатынның хәтере калган:
— Мә, алайса, үзең яз! — диеп төбегә әйрән салып биргән дә үзе ашлык сугарга киткән.
Ире көн буе язган да язган, бүтән берни дә эшли алмаган. Хатаны ашлык сугудан кайткач, моның ире:
— Ашлык сукмак — кул чапмак, әйрән язмак — җан чыкмак, — дип такмаклаган, ди.
805. АПТЫРАШ
Мокыт агай хатыны белән күрше авылдан туйдан кайтып килә икән. Бик каты буран чыгып адашканнар. Аты да бармый, чыгымчылый башлаган. Җитмәсә, хатыны кулында имчәк баласы да бар икән, ансы да кычкырып җыларга тотынган. Мокыт атын кыйнап тыңлата алмагач, «туктат балаңны!» дип хатынын тотып кыйнап ташлаган. Шунда хатыны:
Җылыйдыр олан, Уйныйдыр буран, Ни бармыйдыр ат, Ни кыйныйдыр карт,—
дип әйткән, имеш.
806. «УҢГАН» ХАТЫН
Бер хатын ирен тирги, ди:
— Без гел арыш ипие генә пешерәбез, бодай оны алып кайт әле,— дип.
Ире:
— Мин бит арыш ипие яратам,—ди.
Хатыны:
— Синең алып кайтуың гына дөрес булсын, мин аны арыштан да кире итеп пешерермен,— дип әйтә, ди.
807. КАЙГЫРТУЧАН ИР
Күптән түгел генә өйләнгән берәү кибеткә килеп шәльяулык алган.
— Минем кәләш бүләкне бик талымлый. Әгәр монысын ошатмаса, икенчегә алмаштырып булырмы икән?
— Булыр.
— Ничә тапкыр алмаштырырга мөмкин булыр икән?..
808. УЛ ДА БУЛСА — ВАЕМ
Бер ир кеше, хатынына бүләк алып кайтмакчы булып, кибеткә кергән.
— Сездә яннан җөйле капрон оек юкмы? — дигән. Кибетче кыз моннан рәхәтләнеп көлгән:
— Оекның җөе янда булмый, абзый кеше, артта була,— дигән.
Ир кеше әйткән:
— Анысын үзем дә беләм, сеңелем,— дигән.— Ләкин минем хатынның оегының йә җөе, йә үкчәсе һаман янда йөри. Әгәр яннан җөйчесен тапсам, аның җөе артка туры килмәс идеме икән дип йөрүем,— дигән.
809. НИНДИЛӘРЕН
— Сездә хатын-кыз оеклары бармы?
— Бар.
— Күрсәтегез әле.
— Сезгә ниндиләрен күрсәтик: хатыныгыз өченме, әллә яхшыракларынмы?
810. ЕРТЫК ТИШЕКТӘН КӨЛӘ
Бер агайның хатыны бик шапшак була, хәтта өстенә кигән күлмәген дә ике-өч айга бер генә юа икән. Ә агайның андый эшләргә катнашып, вакчыл дигән исемне аласы килми. Шулай да беркөнне түзмәгән:
— Кара әле, Гайниҗамал, өстеңдәге күлмәгеңне юып кисәң иде ичмасам, кеше көлә бит,— дигән.
Теге җавапка аптырап калмаган:
— Әй, юньсез, ертык тишектән көлә, дигәндәй, үзеңнең күлмәгең нинди соң, үзеңнекен кара,—дип әйткән, ди.
811. ӘБИ
Житмеш яшьлек бер әби, оныклары янында утырганда, кинәт кенә хихылдап көлеп җибәргән, ди. Оныклары моңа:
— Әби, нәрсәдән көлдең? Безгә дә сөйлә! — дип алҗытып бетергәннәр.
Әби:
— Юк, юк, сөйләмим, китегез аннан, андыйны сезгә сөйләргә, — дип баш тартып караган. Әмма оныклары тынгылык бирмәгәч, булдыра алмаган.
— Мин кыз чагымда бабагыз мәрхүм белән болында печән җыядыр идек тә, шунда кабыргама төрткән иде. Шуңа кытыгым килде дә түзә алмыйча көлеп җибәрдем, гөнаһ шомлыгы, — дигән.
812. ҮКЕНЕЧ
Хатын (иренә):
— Бу асравыбыз Хәмидә бик уңган, аш пешерергә оста, әйберне әрәм-шәрәм итми, чыгып йөрми, күп сөйләми, сүз әйтми!
Ир:
— Кашки (Кашки — үкенүне белдерә торган сүз), сине алганга кадәр белгән булсамчы!
813. ГАРАНТИЯ КАЙДА
Бер кеше үзенең хатынын хыянәт итә дип шикләнә икән. Көнләшә торгач, уйлый-уйлый бу авыруга сабышкан. Хәле бик начарлангач, хатынын чакырып сорый икән, ди, бу:
— Хатын, мин барыбер үләм инде, зинһар әйт әле, син миңа хыянәт иттеңме? — дип.
— Мин әйтүен әйтер идем дә бит, ярый ла син үлсәң, ә терелә калсаң! — дигән хатын.
814. ФИКЕР УРТАКЛЫГЫ
Хәстә ятучы бер бай үзенең хатынына:
— Әгәр үлә калсам шул үзебезнең приказчигыбыз Хәмидуллага баруың муафикъ булыр,— дигән икән, хатыны:
— Әйе, үзем дә шулай исәпләп торамын,— дигән.
815. БИК САГЫНГАЧ
Каргалының Вәлиулла исемле бер сакау егете Әдәмсә авылыннан бер кызга өйләнгән. Бикәчкә бер барып кайткач, язгы ташу башланган. Әдәмсәгә бару өчен Шушма суын чыгарга кирәк, су кузгалгач, барып булмый, ди. Кияү бикәчен бик сагынган да, лапас түбәсенә менеп, җырлап җибәргән:
Сәне анда яяттың, Мәне монда яяттың, Икебезнең аябызга Олуг дэйя яяттың...
Вәлиулланың атасы чыккан да кычкырган:
— Төш аннан, муеның сынгыры, атланып барып була бит, алашага атлан да олак, — дип әйткән, ди.
816. ҮЗЕҢНЕКЕ ҮЗӘКТӘ
Бер кеше җыелыштан кәефе бозылып, бик борчылып кайткан. Хатыны ирен кызганып, аңа киңәш бирергә тотынган:
— Син яшь кеше түгел инде, юк-барга каныңны бозма, нәрсә генә әйтсәләр дә, исең китмәсен, дәшми кала торган бул,— дигән.
Ире моңа җавабында әйткән:
— Бер дә тиргәшәсе түгел дә бит, сиңа әйтәм, үзләре канга тоз салалар. «Хатының шикелле син дә гел тузга язмаганны лыгырдыйсың», дип, теңкәмә тияләр, — дигән.
Моны ишеткәч, хатын кеше нишләрен белмичә, бәрелә-сугыла кычкырырга тотынган:
— Әһә! Шулай диләрмени әле? Минем яманатымны саталармыни? Алай булгач кычкырышу гына түгел, бугазларына ябыш, кыйнаш, сугыш, әмма ләкин хатыныңның авторитетын төшерттермә! — дигән.
817. ҮЗ БАШЫҢ ҖИТМӘГӘЧ
Бер карт өенә кайткач:
— Төге түбән оч Гарифулласы белән ачуланышып кайттым әле. «Синең атаң гомерлек карак булган», дигән була,— дип, хатынына зарлана икән.
Хатыны моңа каршы:
— Син дәшмәгәнсең әле! «Чүпрәк баш», «юеш таракан» диясең калган,— дип ирен өйрәтә башлаган.
Ире сикереп торган да:
— Чү, чү, карчык, тукта, син аш хәзерләгәнче, мин барып әйтеп кайтыйм әле,— дип дулап чыгып киткән, ди.
818. ЗАКОН БЕЛМИ ТОРГАНЫ БАРМЫ ИКӘН
Бер ир хатын ала да аера, ала да аера икән. Әмма һәрбер аерылып киткән хатыны, закон буенча дип, йорттагы малны гел икегә бүлеп, яртысын үзенә алган, ди. Шулай итеп бу кеше бөлеп бетә язган. Беркөнне үзенең дустын очратып:
— Законны белмәгән берәр хатын белмисеңме, шундыйга өйләнер идем,— дип әйтә, ди.
819. СОЛДАТ КУЛЫНДА КӨЯНТӘ ДӘ АТА
Хәлиулла исемле бер кеше егерме биш ел солдатта хезмәт итеп кайткан. Шуннан соң аны «Хәлиулла солдат» дип кенә йөртә башлаганнар.
Көннәрнең береңдә Хәлиулла карчыгы белән ызгышкан да бик ачуы килгән бер минутта, кадакта эленеп торган көянтәне алып:
— Атам! — дип кычкырган.
Карчыгы бик куркып:
— Зинһар бу юлга гына калдыр инде, — дип ялварырга тотынган, ди.
820. ТУРЫ ҖАВАП
Берәүгә үлем сырхавы тиде, хатыны бар иде, дүрт иргә барып бу бишенче ире иде. Иренең башы очында утырып елады:
— Инде вафат буласың, мине кемгә калдырасың? — диде.
Ире әйтте:
— Алтынчы иргә калдырам, явыз иргә,— диде.
821. ХӘВЕФЛЕ ХӘБӘР
Бөр кеше үзенең иптәшенә:
— Һиндстанда «Сөйдергеч үләне» дигән бер үлән бар икән. Ул үләнне кесәсенә салып йөргән кешене сөймәгән кеше бер дә булмый икән. Син аны ишеткәнең бармы? — дигән.
— Ишеткәнем юк югын, ләкин син аны ялгыш минем хатынга ычкындырып ташлый күрмә тагын, Һиндстанга барып шул үләнне алып кайтыр да, үземне хур итәр, — дигән иптәше.
822. БАЛТА ЧАПКАНЧЫ, ТҮМГӘК ЯЛ ИТӘ
Аналары көндез ял итәргә яткан. Кечкенә балалар кычкырышып шаулашып уйныйлар икән.
Аталары әйткән:
— Шыпырт уйнагыз, анагыз йоклый бит, уятмагыз!. Атагызга бераз вакыт тынычлык белән ләззәтләнергә форсат бирегез, — дигән.
823. ИКЕ КАМЗУЛ
Хатын белән ире талаша башлаганнар. Ире тоткан да хатынының камзулыннан тарткан. Камзул урталай өзелеп чыккан.
— Бәй, Мәрхәб, — дип әйтте, ди, ире, — бер камзул ике булды ич! Мә, Муллый, берсен син ки! — дия камзулның яртысын улына сузган, ди.
824. ПӘРИ БАШКА, ҖЕН БАШКА
Рәхми беркөнне хатынына әйткән:
— Токмач пешер!
Хатыны иренеп тора икән:
— Ярар инде, умач кына пешерик, — дигән.
— Токмач яхшырак бит.
— Умач та тәмләп пешергәч бик яхшы була.
— Мин сиңа әйттем, токмач пешер. Татарча аңламасаң, урысча әйтәм — лапша!
— Әй, бар да бер камыр түгелмени соң? Токмач ни, умач ни!
Рәхми хатынының юкка тискәреләнүенә эче пошып әйткән, ди:
— Соң, җүләр хатын булмасаң, уйлап кара: пәри башка, җен башка, умач булалмый лапша! — дигән.
825. САЛМА САЛДЫМ КАЗАНГА
Көбра Олы Мәңгәрнең карт баена көчләп бирелгәч, һаман элекке яраткан егетен ташламаган. Карт эшне сизгәч, Көбраның һәр эшенә тыгылып, бәйләнергә сылтау эзли башлаган. Беркөнне Көбра ашка салма сала икән. Ире тагын килеп карап торган да:
— Сала белмисең,— дигән.
Көбра:
— Мин белмәсәм, үзең сал, — дип артка чигенгән. Ире салманы үзе салган да:
— Салма пешсә, батмый ул, — дигән.
Көбра:
— Карап тор алайса, батар, — дигән дә чыгып киткән. Карт, аны каршы өйгә чыгып китте дип белеп, һаман салмага карап тора икән.
Кебра исә чоланда әзерләп куйган төенчеген күтәргән дә иренең өеннән генә түгел, авылыннан ук чыгып, аталарына кайтып киткән. Менә бервакыт монда салма кабарып өскә йөзеп чыккан. Ире дәшкәнен кабып карагач, сүзен сүз итү өчен ишекне ачып кычкырып:
— Әйттем бит менә, бер пештеме батмый ул, әнә кил дә кара, — дип каршы өйгә чыкса, Көбрадан җилләр искән. Ире аптырап ары чапкан, бире килгән, бераздан соң әйләнеп килеп казанны караса, салманың өстә йөзгәне күренми. Бу ни гаҗәп, дип кашыгы белән бутап караса, салма, Көбра әйткәнчә, төпкә баткан ди шул инде. Бу карт шунда әйткән, имеш:
Салма салдым казанга — Батты китте төбенә, Бәхтиярдән бер кыз алдым — Кайтты китте өенә.
826. «АРБАСТЫР»
Элекке заманда берәүнең хатыны икенче ир белән шаяра башлаган, ди. Бер мәлне теге ир моның тәрәзә турысына килеп кош булып сайрый, имеш, ди:
— Арбастыр, арбастыр, — дип.
Бу хатынның ире моны сизеп алган да хатынын бик каты орышкан. Чыгып йөри алмасын дип хатынының аягын тышаулап куйган. Теге кеше тәрәзәдән «арбастыр, арбастыр» дип сайрауга, моның ире өй эченнән:
— Аягы тышаулы, бармастыр, бармастыр,— дип сайрап җибәрде, ди.
827. ЗИРӘКЛЕК
Әхтәм агай үзенең зирәклеге турында бик шапырынып сөйләгән, ди.
— Әле дә үзем зирәк, хатын яныңда Сәлмән кунган, иртә белән чыгып бара иде, тәки шуны сиздем бит,— дигән ул.
Әхтәм абзыйдан:
— Хатыныңны нишләттең соң? — дип сораганнар.
— Минем зирәклектә хатынның ни катнашы бар! — дип җавап биргән Әхтәм.
828. ӘЙТЕП КАРАРМЫН
Бер картның хатыны үзенә караганда бик яшь булган, ди. Беркөнне боларга күрше хатыны кергән дә, зарланып:
— Бабай, синең хатының минем ирем белән йөри икән, бер чарасын күрергә иде,— ди.
— Ярар, балам, үзе суга киткән иде, кайткач әйтеп карармын,— дигән карт.
829. БУ КЕМ УЛЫ
Мокытның малае урамда ат юлында уйный, Мокыт узе дә капка төбендә утыра икән.
Узып баручы бер атлы агай:
— Таптала бит, алыгыз, бу кем улы? — дип Мокытка карап кычкырган. Мокыт урыныннан да кузгалмыйча:
— Анасыннан сора, — дип җавап биргән, имеш.
830. СӘБӘП
Миңзифа әби белән Өммегөлсем апа юлда очраштылар. Урам уртасында туктап, хәл-әхвәлләрне сорашкач, Өммегөлсем апа:
— Ничек соң, Миңзифа әби, Азатлардан хат киләме? — дип сораган.
Миңзифа әби:
— Улымнан акча килде әле, тиздән посылка салырга вәгъдә биргән,— дигән.
Өммегөлсем:
— Бәрәкәт, хатынын аермагандыр бит? — дип бик гаҗәпләнгән.
831. ҺИЧ ЫШАНДЫРЫП БУЛМЫЙ
Ачуы чыккан хатын ирен туздыра икән:
— Соңга калып кайтканда син һәрчак ниндидер сылтау табасың? Бүген ни уйлап чыгардың?
— Һичнинди сылтавым юк.
— Һәм син мине шуңа ышана дип уйлыйсыңмы?
832. ХАТЫНГА КЕМ ХУҖА
Мокытлар койрыгында тора торган бер агай беркөнне Мокытка әйткән:
— Мокыт агай, сезнең тавыклар безнең бакчага кереп түтәлне тибеп йөри, — дигән.
— Нигә миңа әйтәсең? Тавыкларга хатын хуҗа, аңа әйт.
— Ә хатынга кем хуҗа?
Мокыт уйлап торган да җиңел генә котылырга уйлап: «Белмим»,— дигән.
— Шәп икән, күрше-тирәң беләдер, алардан сора, — дигән, имеш, тегесе.
833. ВАКЫТЛЫ ЧАРА
Мокытның хатыны никахтан өч ай үтүгә бала тапкач, Мокыт базарга барып кечкенә сәнәскә (кул чанасы) сатып алган, ди.
Кайтып килгәндә кешеләр очрап:
— Бу ни эшкә? — дип сорагач, Мокыт:
— Өч айдан туган бала биш айдан сәнәскә шуа башлар, аның өчен алдым, — дигән, ди.
834. СИН ҮЗЕҢ СОҢ АЛДЫҢ
Мокытның өйләнәсе кызы Җәмилә яшьтән бик матур да бик чая булган. Алай да егетләр белән күп шаяра торгач, эше мөшкелгә калган. Эшне төзәтергә кирәк булгач, Мокытның аңгыралыгыннан файдаланып, аңа кияүгә чыккан. Чыгып өч ай дигәндә туп иттереп бала да тапкан.
Мокыт бик гаҗәпләнеп, Җәмиләгә акаеп:
— Бу нинди эш бу? — дип сораган икән, Җәмилә бер дә каушамыйча әйткән:
— Нигә аңа исең китә? Үзең исәплә: ике куш ай, бер буш ай, үткән ай — бер ай, туган ай — ике ай, туасы ай — өч ай, менә була тугыз ай!
Мокыт ни әйтергә дә белми аптырап, ул көнне көне буе бармакларын санаштырып-караштырып йөрсә дә, берни дә чыгаралмаган. Алай да монда бер хикмәт бар дип уйлап, икенче көнне тагын гайрәткә килеп, Җәмиләнең каршына ук килеп баскан:
— Юк, Җәмилә, бер дә син әйткәнчә алай тугыз ай булып чыкмый бу! — дигән.
Җәмилә күзен дә йоммыйча:
— Алай чыкмаса, болай исәплә: син алганга өч ай, мин барганга өч ай, март, апрель, май, — менә булды тугыз ай, — дип җавап биргән.
Мокыт шуңа ышанып калган. Байтак шулай йөргән. Тик соңрак күршесе шаян Шәйми аңа уйнап әйткән булып:
— Ай-яй, син, күрше, кәләшнең уңганына туш килдең, баланы да иртә тапты,— дигәч кенә, Мокыт яңадан исенә килгән. Тагын Җәмиләсе алдына килеп баскан:
— Син теләсәң ни әйт, без белгән балалар тугыз айдан соң гына туа торганнар иде, әйт, син ничек болай иртә таптың? — дип сораган.
Җәмилә аңа карап торган да аны кызганып:
— Хәер, җаным, мин иртә тапмадым, син үзең мине бик соң алдың, — дигән, имеш.
835. СӘБӘПСЕЗ ҮЛГӘН
Элек булган бу хәл. Бер хатынның ире үлеп киткән. Күршеләре, җыелып:
— Ирең ни сәбәпле дөнья куйгандыр, дип уйлыйсың, Хөппениса? — дип сорагач, кайгыдаң аптыраган хатын:
— Бер дә сәбәбен күрмим шул. Ачтан үлгән дип әйтер идем, әле куырган борчак бар иде, куырмаганы да бетмәгән иде. Сусап үлгән дияр идем, кайнаган су бар иде, кайнамаганы күп иде. Вакыты җиткән дияр идем, әле еллык яңа пашпорты бар иде,— дип, кычкырып җылап җибәргән, имеш.
836. СУГАМЫ
Берәү бик юаш хатынын һәм балаларын ташлаган да, күрше авылга барып, бик усал бер хатынга йортка кергән. Шул кеше беркөнне көянтә белән суга барганда, аны йөк өстенә утырып тегермәнгә баручы иске дустьг очратып:
— Нихәл, малай? Сугамы? — дип сораган.
Теге моны үзенчә аңлап:
— Сугуын сукмый да, иллә мәгәр менә шулай эшләтеп җанымны ала,— дип җавап биргән, ди.
837. КЕШЕГӘ СӨЙЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ
Дәүләт серен беркемгә дә сөйләргә ярамый! — дигәннәр бер хезмәткәргә.
Ул, өенә кайткач, хатынына сөйләгән. Ә инде ул йокыдан торганчы дәүләт сере бөтен шәһәргә таралган.
Моның өчен хезмәткәрне бик каты ачуланганнар. Ул әйткән:
— Мин кешегә сөйләмәдем, хатыныма гына сөйләгән идем бит, — дигән.
838. МИНЕМ ХАТЫН НИ АТЛЫ
Элек ирләр үзенең хатынына исеме белән дәшмәгән, бәлки йә «син», йә «хатын», йә «карчык», йә «әнисе» дип йөри торган булган. Моңа шулкадәр күнеккәннәр, хәтта чын исемнәрен оныта торган булганнар.
Бервакыт Газиз абыйның читтәге улы әтисе белән әнисенең яше турында белешмә сорап җибәргән, ди.
Газиз белешмә сорап волостька баргач, анда хатынының исемен сорыйлар. Газиз авызын ачып шаккатып кала. Ул хатынының исемен оныткан, имеш. Шуннан соң Газиз абзый:
— Тукта, хатынның исемең сорап килим әле, — дип, егерме чакрымга яңадан атын куып авылына кайтып киткән, ди.
839. ӘЛЕ ГЕНӘ КҮРГӘН
Бер кеше хатыны белән кызының туена баргач, табында ашап-эчеп утырганда, хатынына карап торган-торган да:
— Бәрәч, хатын, күзеңә ак тешкән түгелме соң? — дип куйган.
Хатыны моңарга каршы:
— Кыз чагымнан ук шулай иде бит,— дип әйтте, ди.
840. КИРЕСЕНЧӘ
Акыллы дип танылган бер кеше акылга туяр-туймасрак бер хатынга өйләнгән. Моңа бик гаҗәпләнгәннәр.
— Нигә аңа өйләндең? Аннан да тилемсәрәк хатын таба алмагансың шул, — дип көлгәннәр.
Теге кеше әйткән:
— Мин хакыннан ахмаклык эшләмәскә өйрәнәм. Әгәр берәр җитди эш турында үзем бер төпле фикергә килә алмасам, хатыннан киңәш сорыйм да ул әйткәннең нәкъ киресен эшлим. Шулай иткәч, дөрес килеп чыга, — дигән.
841. ӘШТЕР-ӨШТЕР
Бер кеше базарда сатып алырга дип, бик озак сарык эзләп йөргән.
Берәү матур гына бер сарык сатып тора икән. Бу кеше бер дә карап-нитеп тормаган, «сарык булган ярар», дип, шуны алган да кайткан. Хатынына бик мактаган:
— Менә бик яхшы, бик симез «сарык алып кайттым, — дигән.
Иртә белән иртүк хатыны, «сарыкны ашатып керим» дип абзарга чыкса, күрә, иренең сарык дип алганы печкән тәкә икән. Хатын тиз генә өенә кереп моны иренә әйткән икән, ире яткан урыныннан сикереп торып хатынын бик каты орышып ташлаган:
— Каһәр генә суккан хатын икәнсең, җыен кеше күрмәгән нәрсәне син күреп йөрисең! — дигән.
842. ҮПКӘЛӘГӘН
Бер хатын иренә бик каты үпкәләгән. Айлар буенча аңа якты чырай күрсәтмәгән, җылы сүз дәшмәгән. Әмма ире моңа һич игътибар итми икән. Өч айдан соң хатын түзмәгән, иренә үзе үк әйтеп биргән:
— Өч айдан бирле үпкәләп йөрим, син бит шуны да белмисең! — дигән.
843. АҢЛАГАНГА АҢЛАРЛЫК
Бригадир хатын-кызларга эшкә барырга нәрәт бирә икән. Ахырда бер балалы хатын гына торып калган. Бригадир аңа әйткән:
— Син, сеңел, әйдә минем белән, әнә шул урман буенда кискән чыбыкларны өемгә салырсың.
Балалы хатын моңа каршы:
— И, мин синең белән урманга барырга куркам шул,— дигән.
Бригадир моны:
— Һи, җүләр, миннән куркырга синең кулыңда балаң бар ич, — дип тынычландырырга теләгән икән, хатын әйткән:
— Әй, абый, ул вакытта мин баламны куак төбенә куям бит,— дигән. |