186. КӨЧ ҖИТМӘСӘ ХӘЙЛӘ БЕЛӘН
Бер хәлсез генә бөкре кеше була. Урамнан барганда, бер малай аның җилкәсенә таш белән бәрә. Бөкре малайны чакырып ала да, бераз акча биреп:
— Ай, акыллым, бик төз атасың икән,— ди. Аннан урамнан узып баручы таза кешегә күрсәтеп:
— Бар әле, әнә ул кешегә дә бәр; ул бай, күбрәк бирер,— ди. Малай, ышанып, теге кешегә дә бәрә. Теге кеше малайны тотып ала да бик үткәреп яңаклый.
187. ТЫЧКАН ДАРУЫ
Бер кеше кызыл балчыкны ваклаган да базарга алып барып утырган.
— Тычкан даруы сатам, алыгыз, кашыгы бер сум,— дип утыра икән.
Берәү килгән дә:
— Моны ничек кулланырга? — дип сораган.
Сатучы өйрәтә башлаган:
— Тычканны тотасың да койрыгыннан алып кайнап торган суга саласың. Ун минут тотканнан соң, койрыгын күтәреп шушы даруны сибәсең, бик тиз үтерә.
Алучы:
—Шулкадәр мәшәкатьләнгәнче, кулга тоткач аны бит сугып үтерергә дә була,— дигән.
— Алай итсәң дә була, болай итсәң дә була,— дип җавап биргән сатучы.
188. МЕНӘ СИҢА ЯРДӘМ
— Дустым Мортаза, ун сум гына акча биреп тора алмассыңмы? Бик кирәк иде.
— Ун сум гына нәрсәгә җитә ул? Синең күбрәк сорарга да хакың бар!
— Алайса, син инде, дустым, илле сум итеп бирә күр.
— Хәтта аннан да күбрәк сорарга хәлеңнән килә, чөнки минем бер тиен акчам да юк.
189. ОФИЦЕРЛАРНЫ АЛДАГАН СОЛДАТ
Әүвәл заманда бер солдат хезмәттән кайтып килгәндә бер йортка керә. Анда берничә офицер тукталган була. Солдат, офицерлар күрмәгән арада, мичне ачып карый: анда пешерергә, куйган каз түше була. Солдат казны алып капчыгына сала да, урынына чабата салып куя. Офицерлар моңардан:
— Синең командирың кем иде,— дип сорыйлар.
Солдат:
— Әүвәл Гусев иде, соңыннан Лаптев булды, — дип әйтте ди.
Офицерлар Гусев белән Лаптевның мәгънәсен солдат чыгып киткәч кенә беләләр. 190. УКЫМЫШЛЫ АКБАЙ
Капка төбендә утыручы кешеләргә Сәйфи үзенең Акбаен мактый икән:
— Минем Акбаймы? Минем Акбай сөйләшкәнне генә түгел, күңелдәген дә аңлый ул, тик кайтарып әйтә генә белми!
Тыңлаучылар моңа ышанып җитмәгәннәр.
— Алайса, этеңнең берәр һөнәрен күрсәт! — диләр икән.
— Яле, Акбай, — дигән Сәйфи, — мин хәзер кузгалып китәм, ә син минем арттан бар!
Хуҗасы торып китү белән, Акбай алга чыгып чапкан.
— Арттан бар, Акбай, арттан бар! — дип кычкыра, ди, Сәйфи. Эт һаман алдан юыртуын белә икән.
— Менә әйттем бит! Телем белән арттан бар дисәм дә, күңелемнән алдан барырсың дип уйлаган идем, тәки шулай итте,—дип китеп барды, ди, Сәйфи.
191. ТАПКЫР СҮЗ
Генерал хәрби бүлекне карап йөргәндә, бер старшинаның кимчелекләрен күреп, тегене бик каты орыша башлаган. Старшина бер җаен китереп, генералга акрын гына әйткән:
— Иптәш генерал, беләсезме нәрсә? Әгәр сезнең мине орышуыгызны солдатлар икенче тапкыр да ишетсәләр, «командирлар үзара тату яшәмиләр икән» дип, икебезнең дә авторитетны төшерүләре бар бит,— дигән.
Генерал бик каты көлгән дә старшинаны гафу иткән.
192. ҖИҢЕЛ МАНЕВР
— Нихәл, иптәш, исәнме?
— Бик яхшы, үзеңдә ничек соң?
— Миндә дә бик яхшы, кара әле, синдә өч тәңкә генә акча юкмы?
— Монда юк шул, вак юк.
— Ә өйдә ничек?
— Торалар әле бер килеш, тик кечкенәсе авырган булып маташа.
193. ТАРТСЫН ДА КИТСЕН ӘЙДӘ
Татлыларның тегермән буалары киткән. Шуннан болар тегермәнгә үзләреннән түбән авылга йөриләр икән. Анда төрле яктан халык күп җыелган була икән.
Ләкин тегермәнче боларны бер дә чират көттерми икән:
— Син кайсы авыл? Ташлымы? Әйдә син чиратсыз сал,— дип әйтеп әйтә икән. Шуннан соң чират көтеп торучыларга акрын гына аңлата икән:
— Шауламагыз, җәмәгать, май кабыгыз: Ташлы халкы буа буса, безгә су кими башлый. Тартсын да китсен әйдә.
194. АНСАТ ҖАВАП
— Хәким туган, мин тагы теге алачагымны сорап килгән идем. Түлә инде, олы кешене борчып йөртмә.
— Акчам юк бит әле, Хәмдия түти.
— Берәр күршеңнән алып торып түлә, булмаса.
— Менә бу киңәшең әйбәт. Биреп тор ун сум.
195. КЫЕН МӘСЬӘЛӘ
Берәү бер кешедән сорады: «Бал тәмлеме, шикәр тәмлеме?» — диде. Ул кеше әйтте: «Ашап карамыйча, мин аны кайдан белим? Китерегез, ашап карыйм, аннан ары әйтермен»,— диде. Карыны бик ачкан иде. Бер савыт бал белән бер савыт шикәр китерделәр. Кайдан тапса да, үзе икмәк табып килде, әле бал каба, әле шикәр каба. Шулай итә торгач, барын да ашап бетерде. «Юк, кайсы тәмле икәнен белә алмадым», — диде.
196. ШУНДА КЕРМИ, КАЯ КЕРЕРСЕҢ
Берничә кеше зират яныннан узып бара икән. Ә зират эчендә балалар уйнап йөри, ди. Шунда бер куркаграк кеше:
— Ничек керәләр бу зират эченә курыкмыйча, мин үлсәм дә кермәс идем,— дип куйган. Ә бер җор егет:
— Үлсәң, шунда кермичә, кая керерсең соң? — дип әйткән, ди.
197. КАМЫТ ЯМАГАН
Элек байның хәйләкәр бер ялчысы булган, ди. Күпме генә эшләсә дә, ул беркайчан да югалып калмыйча, һәрвакыт үз җаен карарга да өлгерә икән, ди.
Көннәрдән беркөнне бай аны гаепләмәкче булып хәйлә корган. Ялчы йоклау белән аның муенына камыт кидергән дә:
— Син тагын эш өстендә йоклыйсыңмыни әле? — дип кычкырган.
Ялчы уянып:
— Юк, — дигән.
— Нишлисең соң?
— Камыт ямадым, бай әфәнде!
198. БАЛТА ТАПТЫМ
Бер агай юлда балта тапкан. Аңа балта бик ошаган. Ләкин табылган әйберне үзендә калдырырга хакың булсын өчен: «Фәлән әйбер таптым. Кемнеке?» — дип, өч тапкыр кычкырырга кирәк ләбаса. Шулай кычкырмасаң, кеше әйберсен үзләштергән буласың. Бу агай моның да хәйләсен тапкан. Як-ягына карангалап алган да, шыпырт кына:
— Балта тапкан идем,— дип әйтеп куйган. Бераздан каты гына итеп:
— Сабы да бар! — дип кычкырган.
199. ҺӘР САКАЛЛЫ БЕРӘР ТӨК БИРСӘ
Бер зур сакаллы Чыпчык бай бервакыт Алдар Күсәнең сакалсыз булуыннан көлмәкче булып әйткән:
— Йә, кайчан сакаллы буласың инде?
— Бирмисез бит менә, һәр сакаллы берәр төк бирсә, Күсә дә сакаллы булыр,— дип җавап биргән, ди, Күсә.
200. ТАПКЫР ИТЕКЧЕ
Итек басу эше зур көч сорагангадырмы, ничектер, бер итекче итек басарга кергәч, хуҗага әйткән:
— Коймак пешерсәң, коеп куярмын, ит пешерсәң, үзе йөри торган булыр, катлама пешерсәң, катырып ташлармын, инде бәрәңге пешерәсең икән, бәргәләп кенә бирермен,— дигән.
201. ҖОР КЕШЕ
Үләр вакыты җиткәч, бер җор кеше иң якын дустын чакырып китергән дә аңа сәгатен бүләк иткән.
— Минем төсем итеп тотарсың. Мин мәңгелек йортка китәм, анда вакытны белү һич зарури түгел,— дип шаярткан.
202. НИГӘ ЕГЫЛАЛАР
Ат өстендә баручы бер кеше егылып төшкән. Икенче берәү аңа әйткән:
— Ай-яй, җиргә ничек каты килеп төштең. Шулкадәр егылырга ярыймыни? — дигән.
Егылучы әйткән:
— Ничек егылмыйсың? — дигән.— Аттан ычкынып киткәннән соң, җир белән күк арасында асылынып торырга кушасыңмыни?
203. ЧӘЧ-САКАЛ НИГӘ АГАРА
Бер кеше иптәшеннән сорый икән:
— Минем чәчем ак, сакалым кара. Ә синең киресенчә, чәчең кара, сакалың ак. Нигә шулай икән?
Иптәше аңа болай дип җавап биргән:
— Чәч йә сакал агару ул бик каты эшләү билгесе. Син башыңны бик көчле эшләткәнсең, ә мин авыз белән яңак сөякләрен ныграк эшләттем...
204. ДУҢГЫЗ ГЫНАМЫ ДУҢГЫЗ
Бер вакчыл кешенең икенче берәүгә бик каты ачуы чыккан. Тегенең йортына барган да ишегенә «дуңгыз» дип язып киткән. Икенче көнне теге кеше моңа үзе килгән.
— Сез кичә миңа барып ишеккә исемегезне язып калдыргансыз икән. Мин ул вакытта өйдә булмадым. Шул исемдәге кешенең ниндирәк булуын күрәсем килде,— дигән.
205. АГАЙ КАЗНЫ НИЧЕК БҮЛГӘН
Бер җор кешегә каз бүләргә кушканнар. Ул иң элек казның башын кисеп аны хуҗага тоттырган:
— Син баш кеше, сиңа казның башы,—дигән.
Казның муенын кисеп, хуҗаның хатынына биргән:
— Ир — баш, хатын — муен, дигән бабайлар. Сиңа муены тиеш.
Казның ике канатын ике кызга биргән:
— Сез бу йорттан очасы кешеләр, менә сезгә канатлары.
Аннары ике аякны ике малайга тоттырган:
— Сез ата-анагызның йомышына йөгерүчеләр, сезгә аяклары тиеш.
Шуннан соң әйткән:
— Мин баш та, муен да, канат та түгел, урта гына бер кеше, миңа уртасы тиешле,— дигән дә казның гәүдәсен үзенә алган.
206. БЕЛСӘҢ СОРАМА
Юлда ике атлы кеше очрашалар. Берсе печән төяп кайтып килә, икенчесе урманга бара икән.
— Кая бардың? — ди баручы.
— Утыннан кайтам.
— Печән төягәнсең бит.
— Белгәч ник сорап торасың,— ди кайтучы.
207. СӘҖДӘ КЫЛА КҮРМӘСЕН
Берәү күрде: бер кешенең өендә матчасы төшеп бара. «Бу матча төшеп китәр, төзәтеп куй»,— диде. Ул кеше әйтте: «Тимә-тимә, ул тәсбих әйтә» — диде. Бу кеше әйтте: «Мин куркамын, күңеленә йомшаклык килер дә сәҗдә кылыр» (Сәҗдә кылу — намаз укыган вакытта алланы искә төшереп, йөзне җиргә, идәнгә тидерү),— диде.
208. КИСӘРГӘ ЯРАМАСА, ЙОЛКЫРМЫН
Бер кеше урманга барган. Арбасына утын төяп китәргә торганда, урман каравылчысы килеп чыккан.
— Нигә кистең агачны?
— Нигә, йолкырга идемени? Ярый, икенче килгәндә йолкып алырмын,— дигән дә китеп барган.
209. ТАМАК НИ ӘЙТТЕРМӘС
Берәүнең тавык ите ашыйсы килгән дә:
— Карале, хатын, тавыгың әтәч булып кычкыра бит, суйыйкмы әллә? — дигән.
— Кычкырса бик яхшы. Тавыкларга әти булыр,— дигән хатыны.
210. ИКЕ ДУС
Вагонда ике кеше баралар икән. Бара торгач, болар дуслашканнар. Аларның картрагы күзлек киеп газета укый икән. Яшьрәге:
— Минем күзлегем өйдә онытылып калган, зинһар, күзлегеңне биреп торсана,— дигән.
Тегесе күзлеген биргән. Шуннан соң яшьрәге:
— Гәзитәңне дә бир инде, барыбер күзлексез укый алмыйсың,— дигән.
211. КУЫП ҖИТЕП КАРА
Берәү мунчада әйберен куярга урын тапмагач, идәнгә куеп, өстенә «Бокс чемпионы» дип язган, ди. Мунчадан чыкса, киемнәре юк, ә андагы кәгазьнең икенче ягына «Йөгереш чемпионы» дип язылган, ди.
212. ЯЛГАНГА ЯЛГАН
Берәү теш врачына ялган акчалар түли һәм судта болай дип аклана:
— Ул миңа куйган тешләр дә чын түгел бит!
213. БӘРӘҢГЕ БУЛМАСА, ИТ-МАЙ ДА ЯРЫЙ
Бер хатын үзенең ирен печән чабарга җибәрү алдыннан:
— Атасы, мин бәрәңгене казымаган бит әле, пешереп өлгертеп булмас ахры,— дигән.
Ире әйткән:
— Мин нәкъ бәрәңге генә булсын дип тормыйм, миңа ит, май, йомырка, сөт кебек әйберләр дә ярый,— дигән.
214. КЕМ УБЫР
Бер кеше беркөн дусты белән утырып хөрмә ашадылар. Өй хуҗасы үзе ашаган хөрмә төшләрен акрынлап кунак алдына куя барды. Ашап бетергәннән соң хуҗа кунакка әйтте:
— Әмма убыр икәнсең, никадәр хөрмә ашагансың. Кара әле, алдыңда никадәр хөрмә төше бар!
Кунак әйтте:
— Син миннән дә убыр икәнсең, хөрмәләрне төшләре белән ашагансың, синең алдыңда һичбер хөрмә төше юк,— диде.
215. ТЕГЕЛӘЙ ДӘ, БОЛАЙ ДА...
Карчык бик каты авырый икән. Күрше хатыннары аның хәлен белергә кергәннәр. Авыру карчык ,боларга әйтә икән:
— Шул хәтле алма ашыйсым килә, хәтта төшләремә керә,— ди икән.
Арадан берсе әбине юатырга тотынган:
— И әбекәй, бер дә кайгырма,— дигән.— Әгәр дә гомерең булып яши алсаң, терелгәч кибеттән сатып алырсың. Әгәр инде гомерең бетеп үлеп китәсең икән, анда оҗмахта үз кулың белән өзеп алып ашарсың.
216. ДӨРЕС ҖАВАП
Бер шаян кешегә шундый сорау биргәннәр:
— Иртән торгач, әтәч нигә бер генә аягын күтәрә?
— Ул бит ике аягын да күтәрсә, куначасыннан егылып төшәр иде,— дигән.
217. ЗИРӘК СОЛДАТ
Командир солдатларына болай дип сорау биргән:
— Сакта торганда мылтык көпшәсенә чыпчык кунса, нишләр идегез?
Шунда берсе:
— Йокламас идем,— дип бик акыллы җавап биргән.
218. ЫСУЛ
— Йә, нихәл, дус? Йоклый алмыйм дип зарланган идең. Мин әйткән ысулны сынап карадыңмы?
— Карадым.
— Ничәгә хәтле санадың?
— 17 420 гә хәтле.
— Шуннан соң рәхәтләнеп йоклагансыңдыр, ичмасам!
— Юк, эшкә барырга вакыт җитте. |