Четверг, 19.06.2025, 19:23:45   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [10]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2025 » Май » 25 » ЧИТ ТЕЛ БЕЛМӘҮЧЕЛӘР
ЧИТ ТЕЛ БЕЛМӘҮЧЕЛӘР
11:33:59
324. МЕНӘ ИЧМАСАМ КЫСТАГАН...


Мари хатыны татар авылындагы дусына кунак булып килгән. Хуҗа хатын кунагын сыйларга теләп, тәмле ашлар хәзерләгән. Өстәл янына утыргач, кыстап:

— Коч, коч! — ди икән.

Кунагының тартынып ашамый утыруына борчылып, таты да тырышыбрак кыстарга керешә икән:

— Коч, коч, мулан кучкат! — дип тә өстәп куя икән.

Болай дигәч, кунак хатын ашарга да, ашамаска да белмичә бөтенләй аптырап калган. Чөнки хуҗа хатын аны:

— Аша, аша, ник ашыйсың?! — дип кыстый икән.

325. УРЫСЧА ЧӘЧКӘНДӘ


Бер агайның җире рус күршесенең җире белән янәшә икән. Руснын игене ел саен ишелеп уңа, моның җиреннән игеннең орлыгы да юньләп чыкмый, ди.

Бер елны бу агай хәйләгә керешкән. Нәкъ русча киенеп, русча сөйләшеп, игенне дә рус кешесе булып чәчәргә тотынган. Җир өстенә баргач, малае белән дә гел русча гына сөйләшергә булганнар.

Менә бервакыт моның тубалында орлыгы беткән. Малае арба янына орлык алып килергә барган икән, русча гына сөйләшергә кирәклекне онытып җибәргән, татарча:

— Әти, нишләтим, капчыгы белән алып барыйммы? — дип кычкырган.

Атасы моңа шулкадәр ачуы чыккан, хәтта тубалын атып бәргән:

— Уңмаган малай, урысча гына сөйләш дип әйтмәдеммени мин сиңа! Татар икәнне белдердең бит! —дигән.

326. БЕЛӘ ИМЕШ


Ике хатын юлда очраган да, берсе икенчесенә әйтә икән:

— Әй, ахирәт, русча беләсеңме? — дигән.

Тегесе әйткән:

— Икмәклек-тозлык беләм инде,— дигән.

Беренчесе әйткән:

— Хлеб и соль нәрсә була? — дигән.

Икенчесе:

— Әй, ул хәтле эчкәре керә алмыйм,— дигән.

327. БАШЫҢ ИКЕ БУЛСА БАРЫРСЫҢ


Бер рус кешесе татар картыннан юл сораган. Карт, озын-озын уйлап тормастан, юлны болай өйрәткән:

— Вәт, знакум, туп-турыга туп пашул, киртә буйлап юл пашул, дөбер-дөбер прашул, налева чокыр украл, направа лес удрал, немнушка пайдуш умирал,— дигән.

Юл «караклар чокыры» белән «качкыннар урманы» буеннан барып, зират янына чыга икән. Рус кешесе уйлап-уйлап торган да, төшенә алмагач, кире борылып киткән.

328. КҮРШЕНЕҢ МӘЧЕСЕ ДӘ КУЯН ТОТА


Авыл агае хатынын рус авылындагы белешенә кунакка алып барган. Бу хатынга кунакта бар нәрсә дә бик ошаган, тик русча белмәгәнлектән, рәхмәтен дә юньләп әйтә алмый, хуҗа хатын белән сөйләшә дә алмый икән. Утыра торгач, балалар сөйләшкәнне тыңлап карый да бу, исе китә: йорт хуҗасының идәндә уйнаучы балалары теттереп русча сөйләшәләр. Бу хатын хәйран калган.

— Кара син, ә,— дигән,— болар бот буе чагыннан ук урысча белеп үсәләр, ә мин олы башым белән дә бер авыз сүз әйтә алмыйм.

329. «ОРЫП-СУГЫП»

Бер хатын базарга чия сатарга бара икән. Бу бер дә русча белми, ди. Моны иптәш хатыннары өйрәткәннәр: «Чияңне сорасалар, руб петьдесят дип әйт»,— дигәннәр.

Ярый, бу хатын килгән бер кешегә «руб петьдесят» дип чатнатып әйтеп тора. Бер рус бу бәяне кыйммәтсенә, күрәсең, хатынга әйтә:

— А руб сорок? — ди.

Хатынның коты оча. Иптәшләренә кычкыра бу:

— Килегез әле, әйтегез, орып-сугып алганчы, тиккә алсын,— ди.

330. ЫРЖАЕРСЫҢ ДА, ПЕШЕГЕРСЕҢ ДӘ


Борын заманда бер бабай базарга 70 чакрым чана белән он тартып барган. Юлда бик авырлыклар күргән. Арыган, йончыган. Килеп җиткәч, бер рус бабайдан оны турында:

— Ржаная или пшеничная? — дип сораган. Бабай русча белми икән, аның ачуы килгән. Ул әйткән:

— Ыржаерсың да, пешегерсең дә, 70 чакрым попробуй тартып кил,— дигән.

331. БЕЛМӘСӘҢ...


Бер агай авылдан шәһәргә он сатарга барган. Ул онын сатмыйча кире алып кайткан. Аңарга:

— Ник оныңны кире алып кайттың? — дигәннәр.

Ул:

— Әй, анда мука да мука, диләр, онны сораучы да юк, — дип җавап биргән.

332. МАЙЛЫСЫН МАЙЛЫ ДА


Бер татарның Үзбәкстанда беренче генә мәртәбә булуы икән. Ашыйсы килгәч, тамак ялгап, алмакчы булып, Ташкент вокзалында пирожки сатучы үзбәктән:

— Пирожкиең ни хак? — дип сораган.

— Ун тәңкә,— дигән үзбәк.

— Бик кыйммәт түгелме соң бу, — дигән агай.

— Мәйле (Мәйле— ихтыярлы, үз теләгеңдә), алмасаң,— дигән үзбәк, бер дә исе китмичә.

— Майлысын майлы да бит, бик кыйммәт сорыйсың шул,— дип китеп барган теге агай.

333. СИНЕҢ НИ ЭШЕҢ БАР


Берәү базарга сарык сатарга бара. Барып җиткәч кенә моның арбасы ава. Бер рус килеп сорый: «Почем овца?» — ди. Бу кеше: «Синең ни эшең бар ауса», — ди, ачуы чыгып.

334. НӘРСӘ БУЛА ТАПСА


Бер бабай базарга килгәндә юлда кемнеңдер төшеп калган солысын тапкан. Хуҗасы табылмагач, шуны сатып акчага әйләндерергә уйлаган. Русчасы бик чамалы икән. Капчыкны чишеп куюы булган, бер рус килгән дә сораган:

— Дедушка, кто хозяин овса? — дигән.

Бабай куркып:

— Нәрсә булган тапса, урлап алмадым, әлхәмделиллаһи шөкер,— дигән.

335. КӨРПӘ ТҮГЕЛ, ЯРМА...


Бер әби базарга бодай ярмасы алып чыккан, ди. Бер рус килгән дә:

— Бабушка, почем крупа? — дип сораган.

Әби русча белми икән.

— Көрпәмени, ярма бит, күзеңне ачыбрак кара,— дип тегене әрләп ташлаган.

336. КОЙРЫКСЫЗ ТАВЫК


Хупҗамал әби базарга тавык сатарга барган. Тавыкның койрыгын кискән булган. Рус кешесе килә дә:

— Почем курица? — дип сорый икән.

Хупҗамал әби аның ни өчен койрыксыз булуын сорый дип белгән.

— Тавык бит йомырканы койрыгыннан салмый, койрыксыз булса да һәркөнне йомырка салып торды әле, — дип әйтте, ди.

337. ЮККА БӘЙЛӘНМӘГЕЗ


Бер татар бодай алып базарга бара. Ул арбасы өстенә печэн куя. Базарга килү белән бер урыс:

— Почем пшеница? — дип сорый.

Моңа карап татар:

— Нинди печән исе килсен аннан, мал азыгы гына куйган идем бит, — дип әрләп җибәрә.

338. СИРАЙ


Элекке вакытта ике егет базарга арыш сатарга барганнар, берсе йөк янында арыш сатып калган, икенчесе, Сирай исемлесе, базар буйлап киткән. Бер урыс кешесе килгән дә, арышны карап:

— Сырая,— дигән.

Арыш сатучы: «Нигә бу Сирайны сораша икән?» — дип, бик гаҗәпләнгән. Дусы килгәч, ул аңа:

— Сирай, сине бер урыс сорашты, әллә берәр нәрсә булдымы? — дигән.

Моны ишеткәч, Сирайның коты алынган:

— Әй малай, бер калач чәлдергән идем, әйдә кайтыйк тизрәк,— дигән.

339. КАЯН БЕЛӘЛӘР


Мостафа исемле берәү базарга печән сатарга барган. Моның печәне көлтә-көлтә итеп бәйләнгән икән. Рус кешеләре киләләр дә: «Почем снопа?» — дип сорыйлар икән.

Мостафа аптырауга калган:

— Мостафа да Мостафа диләр, болар мине каян беләләр икән? Мин боларның берсен дә танымыйм бит. Вәт кызык!

340. НИНДИ ЧИ ТАЛ


Көннәрдән беркөнне бер агай базарда сату өчен коры имән казыгы төяп барган. Базарда моның янына бер рус кешесе килә дә, сайлый башлый. Шуннан, мин сайлаганны хуҗа карап торды, ничә казык алганымны санагандыр инде, дип уйлап:

— Сколько штук считал? —дип сорый.

Теге абзый ачуланып:

— Нинди чи тал булсын ди, коры имән казыгы бит,— ди.

341. КАЯН КИЛЕП БҮРЕК БУЛСЫН


Берәү базарга чалбар сатарга чыккан. Моның янына руслар килеп:

— Почем брюки? — дип сорыйлар икән.

Бу агай:

— Нишләп олы кешене мыскыл итәсез? Каян килеп бүрек булсын ул,— дип, чалбарын сатмыйча кайтып киткән.

342. ЧАБАТАЧЫ ЕГЕТ


Чабатачы егет ясаган чабаталарын алган да базарга киткән. Барышлый бер кешегә кунарга кергән. Өйнең хуҗасы рус икән. Ә егет бер дә русча белми, ди. Аны ашарга утыртканнар. Хуҗа ашаганда егеттән сорый икән:

— Чей парень?

Егет, ашавын дәвам иттереп:

— Чи түгел, пешкән, пешкән, бик тәмле,— дип әйтә, ди.

Ашап туйгач, өй хуҗасы:

— Продашь за четыре рубля? — дигән.

Егет бер дә аптырап тормыйча:

— Четерисен, метерисен белмим, биш тәңкәсез бирмим,— дип әйтеп салган, ди.

343. РУСЧА СӨЙЛӘШКӘН


Кайчандыр бер агай рус авылы аша үтеп бара икән. Көн бик салкын булган. Бу агай бер дә юньләп русча белми икән, ди. Моңа рус хатыннары очраганнар да, кызганып:

— Ой, ты озябнешь! — дигәннәр.

Ләкин агай югалып кала торган кешеләрдән булмаган, башын селки-селки:

— Гаҗәп эш инде, гаҗәп әш, — ди икән.

344. БАШЫНД ТӨШКӘЧ


Бервакытны Муса абый хатыны белән Чистайга баралар икән. Юлда боларга бер рус очраган. Бу рус сүзгә бик юмарт булган, юл буенча Муса абый белән русча сөйләшеп барган. Муса абый әледән-әле:

— Да, да,— дип, тегенең сүзен җүпләп бара икән.

Рустан аерылгач, хатыны:

— Ул кадәр нәрсәләр сөйләштегез, син һаман «да, да» дип кенә бардың,— дигән.

— Да димичә ни әйтим, бер сүзен дә аңламадым бит,— дигән.

345. ТАБАГАЧ


Гөлҗамал базарда бер кибеттән табагач алырга кергән икән дә табагачны русча ничек әйтәсең белмәгән. Шулай да ничек кенә булса да аңлатырга тырышкан:

— Татарский атна кич, чаж-чож коймак пеш, эләктергеч, каптыргыч, мичтән бәлеш тарттыргыч, аны гына беләсеңдер инде,— дип әйткән, ди.

346. ЛӘП-ЛӘПСКИЙ


Бер татар хатынына таба кирәк булган. Кибетче рус икән, моның нәрсә сораганын һич кенә дә аңламаган. Апа көше моңа:

— Ләп-ләпский, ләпелдәтеп салгански, чуенски, караски, менә сиңа знакум. Шуны да белмисең инде, абый,—диеп әйткән, ди.

347. ХОДАЙ КУНДЫРСЫН


Татарның чуваш дусты бар икән, шул базарга барышлый монда кунып, сыйланып чыккан, Иртә белән ашап-эчеп китәргә җыенганда моңа бик рәхмәт әйтәсе килә икән дә, ничек дип әйтсә дә аз булыр шикелле тоелган, Уйлаган-уйлаган да:

— Мине кундырып чыгарган өчен сезгә инде ходай үзе кундырсын,— дигән.

348. КОШ ИТЕ


Гөлниса түти күрше рус авылына кунакка барган, Хуҗа хатын аның алдына кыздырган ит куйган. Гөлнисаның ашыйсы бик килсә дә: «Ай-һай, бу нәмәрсә дуңгыз ите булмагае!» — дип шикләнә икән.

Хуҗа хатын кунагының кыюсызлыгын күреп, аны кыстарга тотынган:

— Кушайте, кушайте! — дигән.

Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлниса түтинең бөтен шиге таралган, рәхәтләнеп киткән:

— Әй, юкка шикләним икән ләбаса! Кош ите икән бит бу! — дип, дуңгыз итен сыптыра гына, ди.

349. ТАТАРГА ТЫЛМАЧ КИРӘКМИ


Бер ир белән хатын бер рус авылына барганнар да, танышларына кергәннәр. Хуҗа хатын кунакларны бик яхшы каршы алган. Өстәл өстенә төрле ашамлыклар куеп, боларны ашарга чакырган. Бу ирнең хатыны русча белмәгән, тик утыра ди ашамыйча. Шуннан рус хатыны әйтә:

— Ешьте, ешьте, зачем она не кушает? — ди.

Шуннан татар хатыны иренә әйтә:

— Ешыныбрак утыр, әнә басып торган кызына урын кирәк дип әйтә,— ди.

Шуннан рус хатыны кәбестә салган тәлинкә китергән дә:

— Кушай, кушай, не стесняйся,— ди икән.

Бу хатын янә иренә әйтә икән:

— Кувшин алып килмәгәнсез, кувшин алып килсәгез, кәбестә бирер идем дип әйтә,— дигән.

350. ЭПИТЕТ КИЛГӘЧ...


Солдат кунакка кайткач, әнисе коймак пешергән. Улы иртән торган да, «аппетит килгәч ашармын әле», дип чыгып киткән. Ул чыгып китүгә, аны сорап бер таныш егете килгән. Ул килеп керүгә:

— Әйдүк, улым син килмичә коймагын да ашамады,— дип, әби тәлинкәне китергән. Теге егет коймакны сыпырткан да, рәхмәт әйтеп чыгып та киткән. Бераздан улы кайткан.

— Кая, әни, коймакны ашыйм әле, аппетит килде,— дигән.

Әнисе:

— И-и, Әпитетең килде дә, син югында коймагыңны сыпыртып та китте,— дигән.

351. ЖИКЕТ ЭЗЛӘГӘНДӘ


Элегрәк магазиннан жикет табуы кыен булган. Бер әби җитеп килгән кызы белән генә тора икән. Аның иптәш кызлары кайдандыр җикет сатып алганнар. Әбинең кызы да жикет сорый башлаган, ди: «Әни, әни, жикет кирәк, жикет»,— дип әйтә, ди.

Бу әби аптырауга калган. Уйлаган-уйлаган да, күршесенә кергән.

— И Шәмсекамал җаным, нихәл итим икән, кызым җегет сорый,— дигән.

352. БИБИЛАТЫЙФА


Бер кыз һәр кичне библиотекага барам дип чыгып китә дә, бик соң кайта икән. Бервакыт моңардан әбисе:

— Балакаем, шул Бибилатыйфәларга барасың да барасың, нигә үзе безгә бер дә килми соң ул? — дип сорый, ди.

353. ТАНСЫК


Татар кешесенең бик якын бер чуваш дусты булган, ди. Ул аларга бик еш кунакка бара икән. Беркөнне дусты килгәч, чуваш дусты үзенең хатынына бик тәмле итеп сөткә генә ботка пешерергә кушкан.

Татар ботканы бик яратып ашаган:

— Бик рәхмәт инде, тансыкка бик тәмле булды, — дигән. Чувашның Тансык исемле буйга җиткән кызы бар икән. Аңың бик ачуы килгән:

— Тансыкка гына түгел, татарга да бик ошап куйды әле ботка,— дигән.

354. ЛАВР ЯФРАГЫ


Бер карт белән карчык шәһәргә килгәннәр. Кайсы гына ашханәгә керсәләр дә, карчык аш-судан гаеп таба икән. Йә токмачлары куерган, йә чәйләре сыек, йә бәрәңгесе пешеп җитмәгән. Беркөнне төшке аш вакытында карчык кашыгын шулпага тыгуы булган, аннан лавр яфрагы килеп чыккан. Карчык официант кызны чакырып китергән дә:

— Бу нәрсә инде? Ашка ничек мунча яфрагы эләккән? — дигән.

— Мунча яфрагы түгел ул, лавровый лист! — дигән официант.

Карчык аның сүзләрен аңламый калган һәм картыннан:

— Нәрсә дип әйтте ул миңа? — дип сораган.

Карт ачуланып:

— Нәрсә әйтсен, лыгырдамый эч, диде, — дигән.

355. КЕМГӘ НӘРСӘ


Элекке заманда русча такы-токы гына белгән бер егетне армиягә алганнар. Ул казармада йоклап ятканда, дежурный кереп кисәк кенә:

— Подъем! — дип кычкырган.

Егет сыңар күзен генә ачып:

— Куда пойдем?—дип сораган.

Дежурный бик нык ачуы килеп:

— Вставай, вставай,— дип җикеренергә тотынган.

— Ә, столовой, дисең икән! — дип, тиз генә торып киенә башлаган.

356. ДОВОЛЬНО!


Бервакыт бер егет армиядән кайта. Үзе гел русча гына сөйләшкән итенә. Ул беркөнне күрше егете белән мунча керергә бара. Беренче булып ләүкәгә солдат менә, егеткә эссе салырга куша. Егет бер савыт эссе сала, икенчене сала. Солдат: «Довольно!» — ди. Егет аңламаганга салынып, тагын эссене тондыра. Солдат, кызуга чыдый алмыйча: «Җитте дип әйтәм бит!» — дип, ачуланып, ләүкәдән сикереп төшә.

357. «КОНТУЖЕН» ИТКӘННӘР


Бөек Ватан сугышы башлангач, бер председатель фронтка киткән. Озак та үтмәгән, аннан әнисенә хат килгән. «Бару белән контужен булдым, хәзер хәлем яхшы, борчылмагыз», — дип язган икән улы.

Бу хатны укыгач та әнисе күршеләргә кереп:

— Башлы кеше башлы инде ул. Малаем монда да председатель иде, инде тегендә дә «контужен» итеп куйганнар,— дип мактанып йөри, ди.

358. ФЕЛЬДФЕБЕЛЬНЕ ЛАПАС АСТЫНА...


Солдат белән фельдфебель бер авылдан узып баралар икән. Кунарга кирәк булган да, бер өйнең ишеген какканнар.

— Кем ул? —дип сорагач, солдат:

— Әби, кунып чыгарга кертче! Без фельдфебель белән икәү,— дигән.

Әби эчке яктан әйткән:

— Ярар, фитфебелеңне лапас астына бәйләп куй да керерсең, хәзер ишекне ачармын,— дигән.

359. АТЫ БУЛСА ДА ЯРАР ИДЕ ӘЛЕ


Колхозларга беренче автомашиналар кайткач, авыл халкы базарларга машиналарга гына утырып йөри башлаган. Әмма машина барлык кешене дә утырта алмаганлыктан, кайберләре атларга утырып, кайберләре җәяү генә йөргәннәр.

Бервакыт базарга ат белән килгән хатыннар авылдаш әбине очраталар да:

— Ат белән килдеңме, әллә пешком гынамы? — дип сораганнар.

— И-и, кая инде ул безгә пешком, аты булса да ярар иде әле, — дип җавап биргән, ди, әби.

360. КАТЫ СҮККӘН


Мәктәп директоры классларны карап йөргәннән соң җыештыручыны чакырып алып бик каты ачуланган:

— Идәннәрне кеше төсле юа белмисең, эшлисең килсә, эшлә, эшлисең килмәсә, чыгарам мин сине, как хоти,— дигән.

Җыештыручы шул көнне үк РОНО мөдиренә барып зарланган:

— Ул директорыгызны нигә азрак тыймыйсыз? «Какхоти»ләп сүгәргә аның ни хакы бар, нигә начар сүзләр белән сүгә ул! — дип дулаган, ди.

361. КАЕШМЫ, БАШМЫ КЫЙММӘТ


Элек-бер мари егетен солдатка аласылары булган һәм ул «каешым, каешым» (Каешым — китәм), — дип җылый икән. Шуннан моның янындагы татар егетләре:

— Син каешың өчен җылыйсың, без баш китсә дә җыламыйбыз, — дип ачуланганнар, ди.

362. НИЗАМ БЕЛӘН НАЗМИ


Бервакыт Низам белән Назми ат белән авылга кайтып килгәндә, атларына су эчерү өчен бер рус авылында кое янына туктаганнар. Коеның чиләге булмаган. Низам белән Назми, русча белмәгәнлектән, бер-берсенә «син кер дә, син кер» дип тарткалашканнар. Ниһаять, Низам бер өйгә кереп киткән. Русча сүзләрне буташтыргалап, чиләк сораган. Хуҗа хатыны Низамга:

— Возьми,— дигән. Низам чйләкне алмастан, чыгып Назмигә кычкырган: — Назми, бу сине чакыра бит,— дигән. Ишектән Назми йөгереп кергән. Ә хуҗа хатыны:

— Одному давала, не дам,— дигән. Моны ишеткәч Назми чыгып:

— Нишләп мине чакырсын. Низам дип әйтә бит! — дигән.

363. МӨГАЕН, БУ ӘЙТКӘНДЕР


Элек бер авылда Габдулла исемле егет яшәгән, ди. Аны ни өчендер «Кушай» дип үчекләгәннәр. Бервакыт ул иптәш егете белән рус авылына эш эзләп барган. Кунарга бер йортка кергәннәр. Табын янында йорт хуҗасы:

— Кушай-кушай,— дип, Габдулланы кыстый икән.

Ә Габдулла эчтән генә:

— Минем Кушай икәнемне, мөгаен, моңарга бу әйткәндер,— дип, иптәш егетеннән шикләнә икән.

Менә алар кайтырга чыкканнар. Басу капкасын үтүгә Габдулла:

— Нигә син минем Кушай икәнемне хуҗага әйттең? — дип, иптәшенең яңагына салып җибәргән.

364. «АЛАМАЧЫ»


Каманың Чистай ягында бер мишәр чүпрәк җыя торган булган. Ул кешенең кушаматы Мачы икән. Бервакыт бу вак товарлар алып, Кама аръягына чүпрәк җыярга китә. Бу бер татар авылына керү белән, бала-чага урам буенча кычкырып йөри башлаган:

— Аламачы (Аламачы — иске-москы (алама) җыючы) килгән, аламачы килгән!

Бу вак товарчы «алама» сүзен аңламый икән. Ул:

— Минем кушаматымны белгәннәр икән, «ала мачы» дип мыскыл итәләр, — дип, тиз генә атын борган да авылдан чыгып чапкан, ди.

365. ЯДЕГӘРСКИЙ АЛАН БИТ...


Бер юлаучы атын болында ашата икән. Аңарга берничә кеше бу болынны малга таптатырга ярамаганны әйтсә дә, ул бернәрсә дә аңламаган. Алар:

— Мөгаен, бу рус булыр, шуңа аңламыйдыр,— дип уйлап, авылда бердәнбер русча белүче бер солдатны чакыртканнар.

Солдат юлаучы янына килеп, русчаны ватып-җимереп:

— Ядегәрский алан бит, яңагыңа салам бит, зачем болын таптамыш? — дигән икән, юлаучы куркып солдатка бер тәңкә акча биргән дә, тизрәк ычкынган.

366. КИЛГӘН ИНДЕ


Берәү рус авылында танышларына кергән, ди. Танышы якты йөз белән каршы алган. Табын хәзерләгән. Табынга утыргач хуҗа:

— Ешь, ешь, Абдулла,— ди икән.

— Мин әле дә еш киләм инде, үзең бер дә бармыйсың,— дип сөйләнә икән кунак.
Категория: Татар халык мәзәкләре | Просмотров: 10 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Май 2025  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz