Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Качышлы-табышлы
Качышлы-табышлы | 18:33:27 |
Уйнаучылар бар да тезелешеп утыралар. Аннары берәү эченнән генә кайда качарын уйлый да янындагы иптәшенә: «Я тап, мин качтым», — ди. Үзе качкан урынын уйлап кына утыра. (Мәсәлән, мин Арчага качтым, Алабугага качтым, дип уйлый.) Янындагы кеше хәзер кая качканын эзләп табарга тиеш. Ул эзли башлый. Тизрәк һәм җиңелрәк табу өчен качучыга төрлечә сораулар бирә: якынмы, еракмы качтың? Үзебез торган өйдәме, чит¬тәме? Үз шәһәребездәме, чит шәһәргә качтыңмы? Биеккәме, тәбәнәк җиргәме? Су буендамы, тау башындамы һ. б.? Шулай юллап, качкан урынын тапкач, инде тапкан кеше «кача» да тегесе эзләүче була. Уен шулай теләгәнчә дәвам иттерелә. |
Категория: Зиһен сынаш уеннары |
Просмотров: 9 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|