Халык афоризмнары арасында әдәби-эстетик кыйммәте буенча да, сан ягыннан да төп урынны, һичшиксез, мәкальләр алып тора. Татар фольклоры җыентыкларында басылган һәм кулъязма фондларда тупланган мәкальләр саны, төрле вариантларын кушып исәпләгәндә, 50 мең чамасына җитә.
«Мәкаль» атамасы безгә гарәп теленнән кергән. Аның мәгънәсе «сөйләү», «әйтеп бирү», «урынлы әйтелгән сүз» дигәнгә туры килә. Җанр исеме буларак, бу сүз татар фольклористикасы тарихында беренче мәртәбә Мартиньян Ивановның «Татарская хрестоматия» дәреслегендә очрый (1842). XIX йөздә һәм XX гасыр башында басылып чыккан күп санлы фольклор җыентыкларында, дәреслекләрдә, сүзлекләрдә шулай ук гарәп сүзләреннән ясалган «мәсәл», «зарбе мәсәл», «әмсал», «тәмсил» кебек атамаларны да еш күрергә мөмкин. Аларның эчтәлеге «мисал итеп, үрнәк өчен сөйләү» дигәнгә кайтып кала.
Шулай итеп, бүгенге көндә җанрның фольклор фәнендә дә, халык телендә дә төп атамасы булып әверелгән «мәкаль» исеменең кулланылышка керүенә 160 елга якын вакыт үткән булып чыга. Ә элеккерәк заманнарда мәкальләр ничек аталганнар соң? Бу сорауга җавапны өлешчә борынгы кулъязма чыганаклардан табарга мөмкин. Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» сүзлегендә (1072–1074) мәкаль «сав» (сүз, хәбәр) дип йөртелә. Ул заманнарда җанрның «абышка сөзе» (картлар сүзе) дигән атамасы да булуы билгеле. Мәсәлән, атаклы шагыйрь Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек», ягъни «Бәхетле булу белеме» поэмасында (1069– 1070) «Негү тер эшит бу абышка сөзи» (Нәрсә ди, ишет бу картлар сүзе) «Абышка сөзин тут, унутма» (Картлар сүзен тот, онытма) кебек юллар очрый.
|