Табышмак, исеменнән үк аңлашылганча, тыңлаучылар алдына нинди дә булса билгесез бер әйберне яки күренешне эзләп табу бурычын куя. Жанрның тагын йомак (яки җомак) дигән атамасы да бар. Монысы нәрсәнедер яшерү мәгънәсендә кулланылган йому фигыленнән ясалган.
Төзелешләренә карап, табышмаклар үзләре берничә төргә бүленәләр. Аларның бер ишләре эзләп табылырга тиешле әйберне сурәтләп-тасвирлап бирә, сүзләр ярдәмендә аның рәсемен ясый. Шул рәсемдәге аерым билгеләр һәм сыйфатлар буенча без табышмакның җавабын эзләп табабыз.
«Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай» дигән табышмакны тикшереп карыйк. Аның җавабы нәрсә булырга мөмкин? Иң элек беренче сыйфатка — билгесез әйбернең шар кебек йомры булуына игътибар итик. Андый әйберләр байтак: кабак, миләш, шалкан һ. б. Ләкин «кабак» дигән җавап табышмакта күрсәтелгән икенче сыйфатка туры килми. Чөнки аның эче кызыл түгел, ә сары. Миләш йомры да, кызыл да, әмма ул өченче сыйфатка җавап бирми. Безгә әче түгел, бәлки татлы әйбер кирәк. Шушы рәвешчә фикер йөртеп, дөрес җавапның «карбыз» икәнлегенә төшенү кыен түгел.
|
— Алып җибәр! — Алырга акчаның күзенә ак төшкән әле.
— Арыдым. — Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.
— Ач! — Ач булсаң, туеп кил.
— Ачуым килә. — Ачуың килсә, борыныңны тешлә.
|
— Аңладыңмы? — Аңлавын аңладым, төшенә генә алмадым.
— Ә мин нишлим? — Ни теләсәң, шуны эшлә, тешең булса, телең тешлә.
— Белдеңме? — Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.
— Булдымы? — Булды дигәндә койрыгын борды.
|
Халык телендә теге яки бу сорауга каршы әйтелә торган әзер җаваплар бар. Мәсәлән, — Ни эшли? — Тире җыеп, күн эшли. Күренә ки, әзер җаваплар, сораулары белән бергә, шигъри калыпка салынган, ритмлы, рифмалы текстлар хасил итәләр һәм халык афоризмнарының үзенчәлекле бер төре булып саналалар.
Әзер җавапларны, кешеләр очрашып үзара хәл-әхвәл сорашкан чакларда, еш ишетергә туры килә. (—Кая барасың? — Каен башына; — Нихәл? — Сине күргәч бетте хәл; — Бүген ялдамы әллә? — Ялда да, койрыкта да һ. б.) Бу мисаллардан да ачык аңлашылганча, әзер җавапларның аеруча киң таралган вазифасы — куелган сорауның асылына җавап бирми калу, сүзне төп мәсьәләдән читкә алып китү. Моның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин: йә сорау үзе урынсыз, мәгънәсез була; йә җавап бирүченең серне чишәсе, чын хәлне белдерәсе килми. Әйтик, эшең бик уңышлы чыкмаганда берәрсе: «Булдымы?» — дигән сорау белән җаныңны борчый икән, аңа әзер җавап бар: «Булды дигәндә койрыгын борды».
|
Әгәр бүреләр көзгәчә улый башласалар, киләсе ел ашлык булмас.
Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.
Әгәр тавыкның беренче йомыркасы бер әчмуха* килсә, уңыш яхшы була.
Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.
Бытбылдык кычкырган ел иген була; тартар кычкырса, иген булмый.
Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.
|
Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш яхшы булыр.
Борчакны суга салып кара: әгәр су өстендә вак күбекләр булса, быел борчак яхшы уңар.
Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.
Имән чикләвеге күп булган елны кыш җылы килә һәм алдагы җәй — туклык.
Каен агачында бөресе күп булса, тары бик уңар.
|
Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар.
Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.
Апрель алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңарга булыр.
Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.
Барс елы* — байлык, Тычкан елы* — баллык, Куй елы* — кытлык, Куян елы — йотлык.
|
Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.
Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.
Әгәр Иделдә кисәктән боз катып, кыш та кисәктән булса, ашлык бик уңар.
Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.
Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.
Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
Еллар чыклы булса, бал күп булыр.
|
Арка сызласа, буран булыр.
Борын томауласа, яңгыр булыр.
Кеше авырайса, явым була.
Колак кычытса, яңгыр яки кар ява.
Көндез йокы басса, буран булыр.
Кул коргаксыса, явым була.
|
Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.
Ала карга агач башына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса — озак килер.
Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.
Ат аягын тибенсә, яңгыр булыр.
Ат юлга ятса, буран булыр.
|
Ашлык урганда салам шартлап сынса, яңгыр булыр.
Әгәр көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар — ел җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар — ел салкын килә.
Балан чәчәк атканда, балык сикерә.
Зирек агачы башлап яфрак ярса, җәй яңгырлы һәм җылы була, ә каен агачы башлап ярса, җәй корылыклы була.
Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.
Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.
|
Ага торган суга аркылы яуса, яңгыр тиз туктар.
Ашлык урганда урак күгәрсә, яңгыр булыр.
Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
Буадагы су кимесә, өч көннән яңгыр галәмәте.
Җилсез һавада төтен җиргә таба төшсә, яңгыр галәмәте.
Кайнаган самоварның борыны тыгызланса — көн суыта, бушаса — җылыта.
|
Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.
Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә.
Әгәр җәй көне төшлек тарафыннан җил килсә, һава яхшы булыр. Кыш көне булса, көн җепшек булыр.
Беренче кар көндез яуса — кыш салкын, төнлә яуса — җылы була.
Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.
|
Ай колаклы булса, суык булыр — кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы булса, яңгыр булыр.
Ай тирәсендә алка кебек булса, җил булыр.
Ай очы белән туса, көннәр явымлы булыр.
Ай тулы вакытта саф һәм якты ялтырап торса, һава яхшы булыр.
Ай утырып туса, аяз булыр.
|
Юрау-ышанулар кебек үк, киләчәккә прогноз ясау өчен хезмәт итә торган тагын бер афористик жанр бар. Ул — сынамыш. Ләкин бу жанрлар арасында бик җитди ике аерма күзәтелә. Беренчедән, әгәр юраулар иҗтимагый һәм шәхси тормышның барлык өлкәләре буенча үткәрелсә, сынамышларның кулланылыш сферасы бик чикле. Алар бары тик киләчәктә нинди һава торышы көтелүен һәм ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышының ничек булачагын чамалау максатын гына күздә тоталар.
Икенче аерма шунда: юраулар башлыча хорафатка, әйберләр һәм күренешләр арасындагы тышкы охшашлыкка корылган булалар. Сынамышларның нигезендә исә табигать дөньясындагы күптөрле сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре ята. Бу әйтелгәннәрне мисаллар өстендә карап үтик. «Мәче башлы ябалак кычкырса, ашлык начар булыр» дип юрау бар. Монда халыкның бу сәер коштан, аның ямьсез тавышыннан шомлануы күренә. Ә игенченең шомланулары, аңлашыла ки, ашлык уңмауга, ачлыкка барып тоташа. Ябалак ул инде һәр елны кычкыра торгандыр, ләкин уңыш ел саен түбән булмый бит. Кыскасы, монда без кара ышануга корылган юрауны күрәбез. Тагын «Чыңгырау торна биегән җирдә иген булмый» дип тә әйтәләр. Ләкин монысы инде хорафат түгел, ә сынамыш, ул кат-кат тәҗрибә белән нигезләнгән. Чыңгырау торналар яңгырсыз, кызу елларда гына киләләр икән. Димәк, корылык булгач, әлбәттә инде, иген уңмаган.
|
Агым су аша йөзеп чыксаң, кайгыдан арынасың.
Әгәр төшеңдә бодай күрсәң, сөенеч булыр.
Әгәр төштә сары май* күрсәң, чир килер; катык йә сөт күрсәң, кулыңа хәләл мал керер.
Коедан су алганны күрсәң, кияүгә чыгасың.
Мәет турында төш күрсәң, өндә дә мәет була.
Төшеңдә бакыр акчалар алсаң, нахак сүз ишетәсең.
Төшеңдә бал корты күрсәң, хәләл мал насыйп булыр.
|
Айгыр тимрәве булса, чәршәмбе көнне айгыр кебек кешнәп, язу карасы сөртергә кирәк.
Арпа дисәң — арта, бодай дисәң — бетә.
Балага күз тимәсен дисәң, башта — уң, аннан сул аягын карарга кирәк, имеш.
Балага күз тимәсен өчен, аның башлыгы эченә миләш агачы яфрагы яки чыбыгы тегеп куялар.
Балага күз тимәсен өчен, маңгаена күмер белән сөртәсең яки артыш агачын кисеп, аны беләгенә тагасың.
Бизгәк авыруы белән авырган кешене бик каты куркытсаң, бизгәге кача, ди.
Бил авыртса, беренче күк күкрәгәндә җирдә ауныйлар.
|
Ашаган сыныгыңны калдырсаң, иптәшең ташлар.
Ашап утырган чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.
Әгәр берәрсе ашый торган икмәк кисәген онытып икенчесенә үрелсә, «кемдер ашыгып килә» дип юрыйлар.
Бал белән авызланганның* теле татлы булыр, май белән авызланганның теле йомшак булыр.
Баш киемен мунчала итеп идән юарга ярамый — башың түбәнчелеккә төшәр.
Бирәчәк нәзереңне* үтәмәсәң, култык астыңа эт имчәге чыгар.
|
Арка тибрәнсә, хурлык булыр.
Ашаган вакытта киерелсәң, үсми каласың.
Ашаганда телең тешләсәң, кунак ачыгып килә, имеш.
Аягы йонлы — мал-туардан бәхетле булыр.
Әгәр иякнең уң ягы тартса, яхшылык күрер.
Баланың кул бармаклары аерылып торса, юмарт буласы.
Бәхетле буласы бала карындыгын* башына киеп туа, имеш.
Беләге миңле — уңган булыр.
|
Авылда янгын булса, йорттагы мәчене карарга кирәк: әгәр янгын йортка килмәс булса, мәче тыныч кына утырыр. Әгәр куркыныч килсә, мәче чыгып качар.
Ак таракан төшеп түргә таба барса, кунак килә.
Әгәр козгын җиргә төшеп, канат кагып, өч ягына карап коркылдаса, изгелеккә булыр.
Әгәр мәче ишек тупсасына утырып битен юса, кунак килә. Әгәр икенче урынга күчереп куйгач та битен юуны дәвам итсә, куна килә.
Балыкны тоткач санарга ярамый: бәрәкәте бетә.
Бәла-казага каршы әтәч тавык булып кычкыра.
|
Артыш агачыннан җен курка.
Давыл чәчәген* өзсәң, давыл чыга.
Каенны өй янына утыртсаң, кайгы була, имеш.
Киндерне суккан вакытта кытыршы калдырсаң, киявең шадра булыр.
Киткән кызга гөл бүләк итмиләр.
|
Абзар иясе яраткан атларының ялын үрә.
Ай яктысында ут яндырмый җеп эрләсәң, аны өй иясе чуалтып бетерә.
Атна кич тырнак кисмәскә — эт тырнагы чыга.
Аш-суның өстен ябарга кирәк — шайтаннар юына.
Әгәр Елкы елы* килсә, ул елны орыш-сугыш күп булыр.
Боз яуганда тәрәзә аша тимер ташласаң, боз явудан туктый.
|
Кеше һәрвакыт киләчәккә күз төбәп яши, алда үзен ниләр көтүе турында уйлана, шушы хакта төрле фаразлар кора. Халык иҗатындагы афористик жанрларның кайберләре нәкъ менә шундый максатка хезмәт итәләр. Алар арасында юраулар аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Теге яки бу рәвешчә юрау өчен, башлыча халыкның бик борынгы ышанулары, хорафатлары нигез булып торганга күрә, жанрны тагын ышанулар дип атау да бар. Ләкин аңа артык киң гомумиләштерү хас. Шуңа күрә дә юраулар (ышанулар) яки юрау-ышану рәвешендәге кушма исем куллану жанрның асылына күбрәк туры килә шикелле.
Юрау-ышануларда ясала торган прогноз иҗтимагый тормыш хәлләренә, хуҗалык итүгә, гаилә- көнкүрешкә, кешенең тән тереклегенә һ. б. өлкәләргә җәелә. Прогноз ясау өчен җирлек булып, әйткәнебезчә, элеккеге гореф-гадәтләр, йола-ритуаллар хезмәт итә. Мәсәлән, «Көтү килгәндә алдан кызыл сыер килсә — көн кояшлы булыр, әгәр дә кара сыер килсә — көн болытлы булыр» дип юраганнар. Аның тамырлары бик еракка барып тоташкан. Әүвәлге заманнарда яңгыр теләгәндә, корбанга — кара сыер, аяз теләгәндә кызыл сыер чалганнар. Монда «охшаш охшашны тудыра» дигән гомеопатик тылсым принцибы кулланылган: кара сыер — кара болытны, кызыл сыер кызыл кояшны чакыра, дип уйлаганнар.
|
Айдыр әгәр.
Анамның имезгән сөте хәрам булсын.
Ант орсын.
Әби-бабаңа, ата-анаңа, җиде буын балаңа зыян салсам, кулым корысын.
Баскан җиремнән китәлмим.
Валлаһи газим.
Дөньядан сәгатьсез китим.
|
Авызың белән әйт, борының белән тарт.
Авызыңа таш тыгылсын.
Авызыңнан җил алсын, илтеп куеныңа салсын.
Актык көнең булгыры.
Алганың эчеңне тишеп чыксын.
Алдаганның анасы үлсен.
Алла каберен якын итмәсен.
Алла кашында тоткын булсын.
Алланың каты каһәре суккыры.
|
Авызыңа бал да май, артыңа колын тай.
Авызыңа баллы җау.
Авызыңа каз мае.
Авыр туфрагы җиңел булсын.
Авырлыгым шунда калсын.
Авырлыкка — җиңеллек.
Аз булса да, күп итеп ал.
Ай йөре дә сау йөре.
|
Халык афоризмнарының бер ишләре тормышта турыдан-туры магик вазифа башкара. Аларда сүзнең тылсым көче ярдәмендә табигатьтәге «ияләргә», төрле чирләргә, дус яки дошманга тәэсир итү, яхшылыкка каршы изгелек кылу, явыз затларның зыян-зарәтеннән котылу кебек максатлар алга сөрелә. Шундый жанрларның берсе — алкышлар, ягъни изге теләкләр. Алар кеше тормышында әһәмиятле вакыйгалар булганда, шатлык-куаныч килгәндә, уңышка ирешкәндә һәм башка шундый очракларда хуплау, теләктәшлек белдерү йөзеннән әйтеләләр. Әйтик, берәр кеше өстендә яңа кием күргәндә: «Җылы тәнеңдә тузсын!» — диләр. Берәр төрле эш башкаручылар яныннан: «Алла куәт бирсен!» — дип узалар. Юлга чыгучыларны: «Йөргән аягың савапка бетсен!» яки «Юлың ак сөттәй булсын!» кебек сүзләр белән озатып калалар.
Алкышларга капма-каршы булган каргышлар — дошман тарафка адресланган яман теләкләр. Алар шулай ук каршы якның каргышын үзенә кайтару өчен дә хезмәт итәләр. Әйтик, берәү икенче кешене: «Бәхетеңне йотсаң иде!» — дип каргый, тегесе «Каргышың казык башына!» — ди. Борынгы кешеләр, алда әйтелгәнчә, мондый теләкләрнең көченә, нәтиҗәсенә чын-чынлап ышанганнар. «Алкыш алган — аман*, каргыш алган — тәмам» кебек гыйбарәләр әнә шуны раслый.
|
Татар халык афоризмнары дигәндә фольклорның кечкенә күләмле жанрлары күздә тотыла. Аларга тирән һәм үткен фикерне җыйнак, сурәтле итеп әйтеп бирү хас. Шуңа күрә дә мондый әсәрләрне еш кына хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр, фикер җәүһәрләре кебек шигъри исемнәр белән атап йөртәләр.
Татар халкының афористик иҗаты үзенең жанрлар составы ягыннан шактый бай һәм күптөрле. Аларның безгә иң яхшы танышлары — мәкальләр һәм табышмаклар. Әмма болардан тыш әле тагын канатлы сүзләр, әйтемнәр, җор сүзләр, юраулар (ышанулар), сынамышлар, алкышлар, каргышлар, антлар, әзер җаваплар, үртәвечләр, тизәйткечләр дип йөртелә торганнары да бар.
|
|