Четверг, 21.11.2024, 14:04:24   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6526
Посетители
Онлайн всего: 7
Гостей: 7
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Ай колакланса — аязга. Сынамыш
Ай колакланса — аязга. Сынамыш
17:40:42
Юрау-ышанулар кебек үк, киләчәккә прогноз ясау өчен хезмәт итә торган тагын бер афористик жанр бар. Ул — сынамыш. Ләкин бу жанрлар арасында бик җитди ике аерма күзәтелә. Беренчедән, әгәр юраулар иҗтимагый һәм шәхси тормышның барлык өлкәләре буенча үткәрелсә, сынамышларның кулланылыш сферасы бик чикле. Алар бары тик киләчәктә нинди һава торышы көтелүен һәм ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш уңышының ничек булачагын чамалау максатын гына күздә тоталар.

Икенче аерма шунда: юраулар башлыча хорафатка, әйберләр һәм күренешләр арасындагы тышкы охшашлыкка корылган булалар. Сынамышларның нигезендә исә табигать дөньясындагы күптөрле сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре ята. Бу әйтелгәннәрне мисаллар өстендә карап үтик. «Мәче башлы ябалак кычкырса, ашлык начар булыр» дип юрау бар. Монда халыкның бу сәер коштан, аның ямьсез тавышыннан шомлануы күренә. Ә игенченең шомланулары, аңлашыла ки, ашлык уңмауга, ачлыкка барып тоташа. Ябалак ул инде һәр елны кычкыра торгандыр, ләкин уңыш ел саен түбән булмый бит. Кыскасы, монда без кара ышануга корылган юрауны күрәбез. Тагын «Чыңгырау торна биегән җирдә иген булмый» дип тә әйтәләр. Ләкин монысы инде хорафат түгел, ә сынамыш, ул кат-кат тәҗрибә белән нигезләнгән. Чыңгырау торналар яңгырсыз, кызу елларда гына киләләр икән. Димәк, корылык булгач, әлбәттә инде, иген уңмаган.

Прогноз ясау өчен сынамышларда табигать дөньясындагы төрле-төрле билге-галәмәтләр файдаланыла: күк җисемнәренең ничек күренүе; табигать күренешләренең нинди характерда булуы; ел фасыллары, аерым айлар йә көннәрнең ничек килүләре; үләннәр, куаклар, агачлардагы төрле үзгәрешләр; хайваннар, кошлар, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышлары һ. б.

Бу тематик төркемнәр эчендә «тере барометрлар» сынамышларның төгәллегенә шактый зур ышаныч тудыралар. Чөнки хайваннар, кошлар һава торышының якында булачак үзгәрешләренә аеруча сизгерләр. Хәзерге вакытта кешеләр, 600 төрле тереклек иясенең үз-үзен тотышына карап, һава хәлләрен алдан ук билгели алалар. Еш кына бу эш җитди фәнни нигезгә корыла. Алма-Ата шәһәре сейсмологлары, махсус биологик полигон оештырып, анда тотылучы бурсыклар, еланнар, байбаклар һәм хәтта чәүкәләр ярдәмендә җир тетрәүләрне алдан белеп тору мөмкинлекләрен өйрәнәләр. Япониядә шушы юнәлештә крокодиллар белән тәҗрибәләр үткәрелә. Бу хайваннар, кагыйдә буларак, тыныч яшәргә яраталар. Инде алар үкерә-кычкыра башласалар, кимендә 5—6 сәгатьтән соң 150 километр чамасы радиуста җир тетрәү яки вулкан ату ихтимал икән.

Билгеле инде, мисалларны ерак илләрдән китереп, без үзебезгә «якташ» хайваннар һәм кошларның (ат, сыер, сарык, эт, мәче, әтәч, торна, карлыгач һ. б.) «синоптиклык сәләтләренә» күләгә төшерергә җыенмыйбыз. Алар турында бу бүлектә күп кенә сынамышлар урын алган.

Агачлар һәм үләннәр дә һава үзгәрешләрен сизүдә җан ияләреннән әллә ни калышмыйлар. Һәр агачның, шулай әйтергә яраса, үз холык-гадәтләре бар. Халык чыршы агачында күркәләр күп һәм эре булуны уңыш әйбәт булырга юрый. Чөнки бу агач, үз кәүсәсендә дым күпме булуга карап, аны ел дәвамында бик «акыллы» файдалана. Дым күп икән, язын күркәләрне дә күп җибәрә. Шуларга карап, игенче әле чәчү алдыннан ук туфракта дымның күләме турында үзенчәлекле сигнал ала.

Сынамышларда ике күренеш арасындагы сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре турыдан-туры түгел, ә өченче бер күренеш аркылы чагылырга да мөмкин. Мәсәлән, «Карлыгач түбән очса, яңгыр булыр» диләр. Карлыгач яңгыр якынаюын үзе сизми. Хикмәт шунда: бу кош һавада очып йөрүче бөҗәкләр белән туклана.
Ә яңгыр алдыннан, һаваның дымлылыгы арту сәбәпле, бөҗәкләрнең «очу аппаратлары» авырая, алар югары күтәрелә алмыйлар. Нәтиҗәдә, бөҗәкләрне эләктерү өчен, карлыгачка да түбәндә очарга туры килә.

Әлбәттә, хәзерге вакытта — көндәлек һәм айлык прогнозларны билгеләүдә куәтле һәм сизгер техника кулланылганда — халык сынамышлары бу җәһәттән җитди роль уйнамыйлар. Алар безгә, гамәли яктан бигрәк, халыкның табигать дөньясына шагыйрәнә карашын гәүдәләндергән фольклор җәүһәрләре буларак кыйммәтле.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz