Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13
Иң элек киң җиргә, урталыкка бер казык кагыла. Аннары берсе кыска, икенчесе озын ике бау алалар. Ике бауның да бер очын казыкка бәйлиләр.
Уенчылар ике тигез төркемгә бүленә: беренчесе — мияу-мияулар, икенчесе чи-чиләр була. Аннан мияу-мияулар шобага салып үзләреннән бер куучы, ә чи-чиләр бер качкын сайлыйлар. Мияулар куучысы озын бау башын, чи-чиләр качкыны кыска бау башын тота. Шул уңайга мияу-мияулар куучысы җепкә тотынган килеш әйләнеп, качкынны куа башлый. Качкын кыска җеп белән әйләнә. Карап торган чи-чиләр качкын тотыла башлау белән һәммәсе бердәй «чи-чи!» дип, аңа качарга кушалар. Мияу-мияулар да куучының чи-чигә якын килүен күрү белән, берьюлы «мияу-мияу!» дип кычкырып, качкынны тотарга кушалар.
Шулай итеп, куучы да, качкын да ике төркемнең командасына уйный. Куучы тота алса, төркем исемнәре алмашып, уен яңадан дәвам итә.
|
Ачык һавада малайлар арасында уйнала. Уенда катнашучыларның һәрберсе ярты метр чамасындагы таяк әзерли, аның бер башы тотарга җайлы булсын өчен юныла. Тагын 20 см чамасындагы гаячыклар әзерләнә. Аларның бер башын юнып, 100, 200, 300, 400, 500, 600, 700, 800, 900, 1000 саннарын язып куялар, ә икенче башын җиргә кадар өчен очлыйлар (алар «ялчылар була). Урамда тигез урын табып, җиргә кечкенә квадрат сызалар һәм ялчыларны шунда өеп куялар. Ялчыга ыргыту өчен квадраттан 4-5 метр ераклыкта чик сызыгы сызалар (ыргытканда шул сызык¬тан чыгарга ярамый).
|
Уен малайлар тарафыннан болында уйнала, һәрбер уенчы чабата алып килә.
Болын уртасында казык кагыла һәм аңа 1—2 метр озынлыгындагы бау бәйләнә. Уенчылар чабаталарын шул казык төбе¬нә өяләр һәм санамыш ярдәмендә «чабата сакчысы» сайлыйлар. Сакчы бауга тотынып чабаталар өелгән казык янында, калганнары әйләнә ясап шул өем тирәсендә йөриләр. Бер уенчы сакчыдан: «пештеме?» — дип сорый. Сакчы: «Пеште!» — дию белән, уенчылар өемнән үз чабаталарын алырга тырышалар. Ә сакчы исә бауга тотынып, шул бау радиусыннан чыкмыйча, аяклары белән тибенеп тегеләрне чабаталарга якын китерми. Әгәр дә ул уенчыларның берсенә аягы белән тисә, шул кеше чабата сакчысы була. Берсенә дә тия алмыйча чабаталарын урлатып бетерсә, сакчы йөгереп кача. Уенчылар аны тотарга тиеш. Киләсе уенда яңа сакчы сайлана.
|
Уен ачык һавада уйнала, анда 10-20 бала катнаша. Балалар уенны алып баручы кеше — «повар» сайлыйлар.
Җиргә кечкенә түгәрәк сызалар, уртасына казык кагалар. 2-2,5 метр озынлыктагы юаң бауның бер башына элмәк ясап, казыкка киертелә. Элмәкнең төене чишелеп китмәслек нык булырга, шул ук вакытта шомартылган казык өстендә иркен шуып йөрергә тиеш. Казыкның тирә-ягына уенга катнашучы балалар санынча яки бераз артыграк итеп, нарат яисә чыршы күркәләре куярга кирәк. Уенда казык — «казан», аның янына салынган күркәләр — «токмач» дип атала.
|
Уенчылар бер түгәрәк ясап басалар. Уртага бер уенчы керә. Сигнал булу белән барысы да җиргә тезләнә һәм кулларындагы тупны бер-берсенә йөртә башлый. Уртада калган кеше тупны тотарга тиеш. Әгәр дә ул тупны эләктерә алса, уенчылар янына баса. Тупны эләктерткән бала уртага басып уен дәвам итә.
|
Уен тышта уйнала. Балалар түгәрәкләнеп басалар да, волейбол уйнагандагы кебек, тупны бер-берсенә бирәләр. Кем дә кем тупны түгәрәктән читкә төшерсә, ул «йомырка» булып, түгәрәк уртасына кереп чүгәли. Түгәрәктә бер генә кеше калганчы уен шулай дәвам итә. Иң соңга кадәр түгәрәктә калган кешенең икенче уенда бер очкосы була. Әгәр уртадагы «йомыркалар» тыштагылар туп уйнаганда, чүгәләгән килеш тупны эләктерә алсалар, барлык «йомыркалар» да яңадан түгәрәккә басып уйнарга хокук алалар. Туп кемнең кулыннан «йомыр- калар»га эләккән, шул алар урынына кереп утыра. Уен шулай дәвам итә.
|
Бу уенны малайлар да, кызлар да уйный ала. Иң беренче тактадан параллелепипед формасында 10 сантиметр зурлыкта «чыпчык» кисеп ясала. Аннан урамда яки ишек алдында «чыпчык» утырып торырлык тигез урын әзерләнә. Санамыш белән бер чыпчык очыручы сайлана. Ул чыпчыкны тигез урынга утырта да таяк белән «чыпчык»ның җиргә тимәгән ягына суга. Чыпчык һавага очып китә. Калган балалар я куллары, я итәкләре белән чыпчыкны тотып калырга тырышалар. Тоткан кеше, чыпчык очыручы була. Уен шулай дәвам итә.
|
Уен ачык һавада малайлар арасында уйнала. Мәйдан уртасына диаметры 20—25, тирәнлеге 10—15 сантиметр тирәсе булган чокыр (оя) казыла. Аның тирәсендә әйләнә буенча 1—1,5 метр радиус белән уйнаучылар санынча кәшәкә (кәкре башлы таяк) сыярлык чокырчыклар ясала. Санамыш белән бер көтүче сайлап куялар. Уен башланганда һәр уенчы үз оясы янында булып кәшәкәсен оясында тота. Көтүче билгеле бер шакмакны (яки таш кисәген) уртадагы чокырга төшерергә тырыша. Ә башка уенчылар аның шул шакмагын (ташын) ераккарак сугып җибәрәләр дә, тиз генә кәшәкәләрен үз ояларына куялар. Көтүче һөҗүмне яңадан башлый: кәшәкә белән шакмакны (ташны) тәгәрәтә-тәгәрәтә сакланып кына кабат уен мәйданчыгына якынла¬ша. Ул арада берәрсе шакмакны (ташны) тагын еракка бәреп җибәрә. Шул вакыт көтүче җаен табып кәшәкәсен тиз генә аның оясына куеп өлгерсә, оясыз калган уенчы көтүчегә әверелә, ягъни хәзер инде шакмакны (ташны) уртадагы чокырга ул төшерергә тиеш була.
|
Ике башлык билгеләнеп балалар шобага әйтешләре белән ике төркемгә бүленәләр, һәрберсенең кулында «кылыч» (чыбык) була. Бер команда кача, икенчеләре аларны эзли. Тапкач, кылыч сугышы бушлана. «Кылыч» тигән кеше «үлә» барып, уен бер төркем кешеләре «үлеп» беткәнче дәвам итә.
|
Төркем эченнән берәүне санашу юлы белән «кырчын»га чыгаралар. Идән уртасына кечкенә сандык яки утын агачы куела да кырчын шул куелган нәрсәне ике аягы арасына калдырып уртага баса. Башка уйнаучылар тастымал яки башка шундый бик каты булмаган берәр нәрсә белән төрле яктан аның «кырчынын коярга» тотыналар. Кырчын, урыныннан кузгалмыйча, кыйнаучының тастымалын яки үзен эләктереп алырга тиеш. Тотылганы кырчын булып аның урынына баса, уен шулай дәвам итә.
|
Санамыш ярдәмендә бер (так) каравыл сайлап, уйнаучылар парлашып бер-бер артлы тезелеп басалар. Так каравыл (казык) булганы алда берүзе басып тора, ул артындагыларны күрми. Шулай алга караган хәлдә:
— Очты, очты, кошлар очты! — дип, артындагыларга хәбәр бирә. Шулай диюгә иң арттагы ике кеше «көш» диләр дә, икесе так каравылның ике ягыннан алга узып, качып китәләр һәм бер-берсен тотышканчы йөгерәләр. Так каравыл аларны тиз генә куып җитеп, берсен тотып алырга тиеш. Тотса, шул бала белән парлашып, уенга барып кушыла. Тоттырмаганы (өченчесе) алга килеп, так каравыл булып баса. (Кайбер якта, киресенчә, тотылганын так каравыл итеп бастыралар.) Хәзер инде бу так каравыл да:
— Очты, очты, кошлар очты! — дип, артындагыларга хәбәр бирә.
Арттагы яңа пар «көш» дип алга йөгерә һәм кушылырга тырыша. Әгәр парлар тоттырмаска сүз куешкан булсалар, әллә кайларга кадәр чабалар. Уен шулай дәвам итә.
|
Бура эчендә яки бүлмәдә уйнала торган почмак алыш уеннарының бер төре. Балалар бүлмәнең почмакларына басалар. Алар «әби» була. Берәү уртада кала һәм иптәшенә барып: «Әби, ут бир», — дип сорый. Ул: «Әнә тегеннән сора», — дип башкага җибәрә. Ут сорап йөрүче шулай йөргән арада башка балалар бер- берсе белән почмакларын алышалар. Ут сораучы тиз генә бер урынны алып калырга тырыша. Керә алса, урынсыз калган бала ут сораучы булып уен дәвам итә.
|
Балалар уң аякларын алга сузып, тыгызланып түгәрәккә басалар. Сигнал буенча барысы да читкә сикерәләр һәм зур түгәрәк хасил итәләр. Сикергәндә кем «мин беренче» дип башта кычкырып кала, шул искәрмәстән үзе янында торган иптәшенең аягына килеп басарга тырыша. Әгәр баса алса, аягына бастырган бала тагын үз чиратында күршесе аягына басарга тырыша. Шулай итеп, түгәрәк буенча аякка басыш китә. Аягына бастырганнар уеннан чыга бара. Уен түгәрәктә балалар беткәнче дәвам итә. Иң соңыннан калганы җиңүче санала.
|
Өйдә, коридорларда уйнала торган уеннарның берсе. Сана-мыш ярдәмендә «кысла» сайланып куела. Аның кулларын бау яки яулык белән артка бәйлиләр. Калган балалар түгәрәкләнеп басалар. «Кысла» артка бәйләнгән куллары белән иптәшләренең берсен чеметергә теләп куып йөри. Чеметелгән кеше «кысла» була. Уен шулай дәвам итә.
|
Балалар кечкенә түгәрәк ясап басалар һәм санамыш ярдәмендә «эт» сайлыйлар. Аның тәртибе болай: санамышның «син чык», «куян» дигән сүзләре кемгә туры килсә, шул куян була. Шулай кат-кат санала, һәр санауда берәр кеше куян булып чыга бара. Иң азакта калган кеше эт булып куяннарны куа башлый. Тотылган куяннар эткә әйләнеп алар да куяннарны тотыша. Куяннар тоты¬лып беткәч, уен яңадан башлана.
|
Балалар санамыш ярдәмендә бер көтүче сайлап куялар. Кал-ганнары көтүчене уртада калдырып кысылыбрак түгәрәкләнеп басалар, кулларын артка куялар. Берсенең кулында кечкенә туп була. Аны ул арттан кулдан-кулга йөртә башлый. Бу вакытта көтүче күзләрен йомып тора. Бераздан соң балалар көтүчедән: «Туп кемдә?» — дип сорыйлар. Әгәр көтүче дөрес әйтсә, ул кулында туп булган уенчының урынын ала. Ә тегесе көтүче булып уртага баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Уйнаучылар араларында ике адым урын калдырып түгәрәкләнеп тезеләләр. Алар баскан урыннарыннан кузгалырга тиеш түгел. Уртада тупны түгәрәктәгеләргә биреп тору өчен бер бала билгеләнә. Туп һәрвакыт сикергәләп торырга тиеш. Шуңа күрә уйнаучылар сугып, җирдән сикертеп, тупны бер-берсенә җибәрәләр. Әгәр арадан берәрсе тупка кулын тидереп тә суга алмыйча аны сикерүеннән туктатса, туп «үлгән» булып исәпләнә һәм уенчы уртадагы кешене алмаштыра. Аннан соң уен яңадан башлана. Уртадагы уенчы аның урынына баса.
|
Ачык һавада койма буенда уйнала.
Балалар бер-бер артлы коймага карап тезеләләр. Беренче торган бала тупны коймага бәрә һәм туп җиргә бәрелгәнче аны сикереп чыга. Туп аның артында торучы икенче балага күчә. Икенчесе дә шулай ук итә, тупны өченче кеше тотып кала. Уен шулай дәвам итә. Әгәр бала туп аша сикереп чыгалмаса, аңа бер штраф очко исәпләнә. Биш очко җыйган кеше уеннан төшеп кала. Иң соңга кадәр уенда калган бала җиңүче була.
|
Бу уен урамда яки болында уйнала. Балалар уенчылар саныңча туп сыярлык чокырчыклар казыйлар, һәркемнең үзенә аталган чокыры була. Уен башланганда балаларның берсе чокырлар буенча туп тәгәрәтеп җибәрә. Ул кемнең чокырына төшсә, шул кеше башка уенчыларга тупны ыргытып тидерергә тырыша. Ә уенчылар исә тупның кем чокырына төшкәне билгеле булгач та төрлесе-төрле якка йөгереп качалар. Туп тигән кеше уеннан чыга бара. Уен шул рәвешчә бер генә кеше калганчы дәвам итә. Тупны иң соңгача тидертмәгән кеше, җиңүче була.
|
Балалар җиргә диаметры 3—4 метр чамасы булган бер түгәрәк сызалар. Ул үрдәкләр йөзә торган күл вазифасын үти. Түгәрәкнең тышында кара-каршы ике «аучы» баса, калганнары «үрдәк» булып күл эченә керәләр. Аучылар чиратлашып күлдәге үрдәкләргә туп белән бәрәләр. Туп тигән берсе күлдән чыга барып, ахырда түгәрәк эчендә бер генә үрдәк кала. Аучылар бу сыңар үрдәккә чиратлашып 10 мәртәбә «аталар». Әгәр тидерә алсалар, аучылар җиңүче булып уен тәмамлана. Әгәр тидерә алмасалар «атылган» үрдәкләр яңадан күлгә кайта, уен дәвам итә.
|
Уен урамда малайлар һәм кызлар арасында уйнала. Уйнаучылар шобага әйтешләре белән өч төркемгә бүленәләр, һәр төркем бер-берсеннән 10 метрлап ара калдырып, тезелеп баса. Уен шарты буенча ике як та чиратлашып уртадагыларга туп белән бәрә. Туп тигән кеше отылган була, уеннан чыга бара. Тупны, уенчыга тигәнче, һавада очканда тота алган кеше, «очко» ала. Шулай итеп, иптәшләренең берәрсен уенга яңадан кертә. Уен уртадагылар отылганчы дәвам итә.
|
Яз көне чәчү беткәч, болында уйнала торган уен. Балалар мәйдан уртасына диаметры 2—3 метр булган түгәрәк сызалар. Түгәрәкнең нәкъ уртасына кечкенә чокыр ясап, аңа чүпрәк туп (бүксә) салалар. Аннан шобага әйтеше ярдәмендә үзләре ике төркемгә бүленәләр. Төркемнәрнең берсе — эчтә, икенчесе тышта урнаша. Кайсының тышта буласын да шобага белән билгелиләр. Эчтәге төркемнең башлыгы бүксә янына, калганнары түгәрәкләнеп чокыр тирәсенә басалар. Тыштагылар ничек кенә булса да түгәрәккә кереп бүксәне алып чыгарга тырышалар. Әгәр дә тыштагылар эчтәгеләрдән берәүнең түбәтәен тартып алып көрчеккә (мәйданнан читтә билгеләнгән урын: агач, стена һ. б.) алып барып сукса, тыштагылар үз урынында кала. Әгәр дә бүксәне яки түбәтәйне алганда эчтәге төркем тыштагыларның берсенә аяк белән кагыла алса, тыштагылар эчкә кереп, бүксә саклаучы була. Бүксә алынса, уен бетә.
|
Бу уен иртә язда, җир кардан ачылган урыннарда уйнала. Балалар өйләреннән төрле төстәге пешкән йомыркалар алып киләләр. Берәр мәйданчык уртасына кеше саны кадәр чокырчыклар ясыйлар да йомыркаларны шунда тезеп чыгалар. Беренче чокырчык янындагы бала билгеләнгән урыннан саганы (сага — чүпрәктән тегелгән туп) йомыркаларга таба тәгәрәтеп җибәрә.
|
Уен ачык һавада уйнала. Егермеләп кеше бер-берсеннән ике-шәр адым ераклыкта тезләнеп утыралар. Зур бер түгәрәк хасил була. Арадан берсен көтүче итеп билгелиләр. Ул кулындагы төенчеген түгәрәктәгеләрнең берсенә бирә дә ике-өч адым артка китә. Шул вакыт түгәрәктәгеләр төенчекне кулдан-кулга йөртә башлыйлар. Ә көтүче әйләнә буенча йөгереп төенчекне кулга төшерергә тырыша. Ул төенчекне кем кулыннан тартып алса, шул кеше көтүче булып, уен яңадан башлана.
Уенның мондый кагыйдәләре бар: төенчекне бары тик уңда, яисә сулда утыручыга гына бирергә ярый, кеше аша ыргыту тыела; көтүче төенчекне кешенең кулыннан тартып алырга тиешле, җиргә төшкәндә, яисә һавада очып барганда тотып алу ярамый; төенчекне йөртү юнәлеше үзгәреп торырга мөмкин.
|
Уенчылар бер-берсенә карап, түгәрәкләнеп басалар. Бер уенчы кулына ярты метр чамасындагы бау тотып түгәрәк ты¬шында йөри. Ул: «Ас китте, күрдеңме?» — дип, иптәшләренең берсенә бау белән сугып ала һәм үзе йөгерә. Сугылган кеше аны куып җитеп арканны алырга тиеш. Тота алмаса, ул уеннан чыга, һәм киресенчә, тота алса, арканны алдырган кеше уеннан чыга. Уен түгәрәктә бер генә кеше калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
|
Ябык бинада уйнала торган уеннарның берсе. Балалар 5—6 метр ара калдырып кара-каршы тезелеп утыралар. Уртага бер- берсеннән ике адым чамасы ераклыкта сызык сызалар. Ике яктан да чират белән берәр кеше үз якларындагы сызык янына басалар һәм һавага каз мамыгы очырталар. Алар билгеләнгән ике адым арасында йөреп, шул мамыкны төшермәскә тырышалар. Мамык кем ягында җиргә төшсә, өрүче каршы якка әсир төшә. Шулай итеп, каршы яктагыларны әсирлеккә төшереп бетерә алган төркем җиңүче була.
|
Бу уенны күбрәк кызлар яз көне, җир ачылгач өй яннарында уйныйлар. Уенда өч яки дүрт бала катнаша.
Җиргә 1,5 х 2 м размердагы дүртпочмак сызыла һәм ул тигез алты өлешкә квадратлап бүленә. Нәтиҗәдә тәрәзәгә охшаган сызык килеп чыга.
Уен 6 фигурадан гыйбарәт һәм ул яссы чынаяк яки пыяла кисәген шушы квадратлар буйлап төрлечә йөртеп чыгару рәвешендә уйнала.
|
Уен зур булмаган мәйданда яки бүлмәдә уйнала. Уйнаучыларның санына карап түгәрәк сызалар. Түгәрәк уртасына өч таякны бергә бәйләп бастырып куялар. Ул «кала» була. Барлык уйнаучылар берәр аршын чамасы ара калдырып түгәрәк тышына тезеләләр. Берәү каланы саклар өчен түгәрәкнең уртасында кала. Уйнаучыларның берсе җитәкче булып, аның күрсәтүе буенча бер бала туп белән калага бәрергә, аны аударырга тырыша. Саклаучы тупны кулы белән бәреп каланы саклый. Кире кайтарылган туп яңадан бер уенчы кулына эләгә, ул үз чиратында тагын калага бәрә. Уенчыларның берсе каланы бәреп аударганга кадәр уен шулай дәвам итә. Соңыннан каланы бәреп аударучы үзе кала сакчысы була.
Уенның мондый кагыйдәләре бар: тупны ыргытканда уйнаучылар түгәрәк эчендә тора алмыйлар; тупка аяк белән тибәргә ярамый; таяклар җиргә егылганнан соң гына кала «алынган» исәпләнә; урыныннан кузгалган яки ава башлаган каланы төзәтеп куярга ярамый; сакчы каланы ялгыш үзе аударса, ул җиңелгән санала һәм икенче сакчы белән алмаштырыла.
|
Кыш көне ир балалар арасында уйнала. Башта тигез җирдә кечерәк бер чокыр казыла. Уенчыларның һәрберсендә кәкре таяклар (кәшәкәләр) була. Шобага әйтеше белән ике төркемгә бүленгәннән соң, бер як чокыр саклый, икенчеләре шарны чокырга төшерергә тырыша. Шарны чокырга күбрәк төшерә алганы җиңүче була.
|
Уенчылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Уртага берничә таяк, утын агачы утырталар. Уен башланыр алдыннан уйнаучылар так-җөпләрне билгеләп, икегә аерылалар. Алар аралашып басалар һәм аерылып торсынга җөпләр сул кулларына яулык бәйлиләр. Уенда таклар белән җөпләр бер-берсен тартып, шул утыртылган агачларны аудартырга тырышалар. Тартышу вакытында агачларның берәрсен аударган кеше уеннан чыга бара.
Уен, җиңүче як уенчыларын җиңелүчеләр аркаларына атландырып, мәйданны бер кат урау белән тәмамлана.
|
Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала ала. Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Беренче бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе төен булып. Шул тәртиптә бер саф хасил була. Энә, җеп белән төенне балалар арасыннан төрлечә йөртеп адаштырырга тырыша. Тегеләре бер-берсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашса, аның урынына икенче бала уйный, ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Уйнаучылар шобага тотышалар. Иң өскә чыкканы белән аста калганы атаманнар була. Калганнары парлашып читкәрәк китәләр һәм бер-берсенә исем бирешәләр. Берсе — алтын күлмәк, берсе — ефәк шарф. Яки берсе — дәрья, берсе — елга; берсе — акбүз ат, берсе — күкбүз ат; алмагач — сандугач; ак — кара һ. б.
Ике атаман җитәкләшеп кулларын өскә күтәрәләр һәм алтын капка ясыйлар. Калганнары парлашып алар каршына килә. .Ефәк күлмәкме, ефәк шарфмы? дип сорыйлар. Атамайнарның берсе кайсысын атаса, шунысы капка аша чыгып, аның артына баса. Икенчесе икенче атаман артына баса. Шулай ике атаман кешеләре ике сафка тезеләләр һәм арага сызык сызып, тартыша башлыйлар. Үз ягына тартып чыгара алган як җиңүче була.
|
Уен ачык һавада уйнала. Балалар бер-берсенең билләренә тотынып чылбыр хасил итәләр. Баштагы бала бу чылбырны төрле кискен борылышлар белән әйдәп йөртә. Арттагылар мондый кискен борылышларда кайсы-кая чәчелеп кала бара. Уен бер генә кеше калганчы дәвам итә. Уенның икенче вариантында балалар тотынышып түгәрәк ясыйлар да тизлек белән әйләнә башлыйлар. Кем түгәрәктән чәчелеп чыга, ул уеннан китә. Иң соңга кадәр калган кешеләр җиңүче була.
|
Бу уен яз, җәй көннәрендә өй-йорт араларында, такта-бүрәнә ише нәрсәләр булган җирдә уйнала. Бер тактаны бүрәнә өстенә аркылы куеп, баш-башына ике бала утырып яки басып, бер өскә, бер аска талпынып, атынып уйныйлар. Атынганда кара-каршы әлмәндерек әйтешәләр:
— Әлмәндерек. — Чүлмәндерек. — Син аста. — Мин өстә. — Син чүптә. — Мин күктә. — Гаффар үлгән. — Җаббар күмгән. — һүп-лә! — Һүп-лә!
|
Балалар йөзләре белән стенага борылып басалар. Арадан берсе аларның башларын борып, йөзләрен карап йөри. Балалар барысы да авызларын йомган булалар. Йөзен күрсәтүче көлмәсә — фәрештә, көлсә — шайтан була. Шулай итеп, уйнаучылар фәрештә һәм шайтанга бүленеп беткәч, уен башлана. Шайтаннар фәрештәләрне куып тотарга тырышалар.
Фәрештәләр:
Эт йөри урамда, Хәбәре юк буранда. Фәрештәгә җиңеллек, Шайтанга авырлык! —
дип җырлыйлар. Тотылган фәрештә шайтанга әйләнә. Уен барлык балалар да тотылып беткәнче дәвам итә.
|
Бу уен җирдә яткан, тәгәрәми торган бүрәнә өстендә уйнала.
Ике бала бүрәнәнең ике башыннан менеп бер-берсенә якын киләләр һәм куллары белән берсен-берсе- җиргә төртеп төшерергә тырышалар. Егылып төшүче җиңелгән була. «Батыр»га тагын икенче бала чыга. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Балалар ике төркемгә бүленеп, кара-каршы тезелеп басалар, «һөҗүмгә!» дигән команда буенча һәр ике төркемнең кырыйдагы кешеләре каршы якка таба йөгерә. Алар каршы якны, тотылмыйча әйләнеп чыгып, үз сафларына кире кайтырга тиешләр. Каршы төркемдәгеләр тарафыннан тотылган кеше алар ягында кала. Шулай уйный торгач төркемдә бер. генә кеше кала. Ул соңгы кеше күрше якка арты белән барып кемгә килеп бәрелсә, аны үзе белән алып китә. Шулай итеп, төркем тулыландырыла бара, уен өзелмичә дәвам итә.
|
Җиргә бер метр чамасы диаметрдагы түгәрәк сызыла. Аның бер ягына кеше Сыешлык кына тагын түгәрәк ясала. Ул ярлыныкы, ә зурысы бай җире була. Ярлы бер очлы әйбер белән, мәсәлән, игәүнең очлы ягы белән, бай җиренә ата. Ул җиргә кадалса, шул кадалган урыннан кисеп бай җирен үзенекенә тоташтыра. Әгәр дә кадалмаса, бай ата һәм ярлының җирен шул рәвешчә бүлеп ала. Кагыйдә буларак, монда иң беренче байның җире бетә. Басып торырлык та җире калмаса, бай җиңелгән була.
|
Уен мәктәп залларында, ачык һавада уйнала. Уйнаучылар бер рәткә тезелеп басалар, алардан ун адым алда чик сызыгы сызыла. Балаларның берсе «укытучы» булып, чик сызыгында басып тора.
Укытучы бер сүз уйлый, мәсәлән, «китап» булды, ди. Ул балаларга: «Беренче хәрефе «к», соңгы хәрефе «п» булган җансыз әйберләрне әйтегез!» — дип игълан итә. Укучылар чират буенча җавап бирәләр. Дөрес җавап биргән балага укытучы чик сызыгына таба бер адым атларга рөхсәт бирә. Ләкин адымнар төрле озынлыкта һәм төрле исемдә булалар.
|
Балалар үз араларыннан башлык һәм куучы билгелиләр. Куучы уйнаучыларның тавышлары ишетелмәгән, кыланышлары күренмәгән җиргә читкәрәк китеп тора. Ә уйнаучылар һәркайсы берәр кош исемен атап шыпырт кына башлыкның колагына килеп әйтәләр. Исемнәр билгеләнеп, уйнаучылар бүрәнә, чирәм өстенә тезелеп утыргач, уен башы куучыны чакырып: «Сиңа нинди кош кирәк?» — дип сорый. Куучы үзе белгән кош исемнәрен саный. Әгәр әйткән кош исемнәре арасында уйнаучылардан берәрсенең исеме булса, ул торып йөгерә, ә куучы аны куып китә. Тота алса алар үзара рольләрен алмашалар. Әгәр уйнаучы тоттырмыйча яңадан урынына килеп утырса, балаларга башка исемнәр аталып уен яңадан башлана.
|
Уйнаучылар сафка тезелеп басалар да үзләреннән бер метр чамасы алдарак сызык сызалар. Шул сызыкка бер уенчыны бастыралар. Ул бер сүз уйларга тиеш. Мәсәлән, «Тәслимә» дигән исем булсын, ди. Ул иптәшләренә: «Т» хәрефе белән башлана, «ә» белән бетә торган кызлар исеме уйлагыз!» — ди. Уенчылар шундый исемнәрне уйлап кычкырып әйтәләр. Әгәр дә берәрсе әйткән исем, уенны алып баручы уйлаган исемгә туры килсә («Тәслимә» булса), сызыкта басып торучы йөгереп китә. Ә «Тәслимә» дип кычкырган уенчы сызыкка басып «туктап кал!» дип кычкыра. Шул вакыт йөгерүче туктап, «катып кала». Ә кычкырып туктаткан бала «катып калган» иптәшенә кадәр араның ничә адым икәнлеген чамалап әйтә дә аңа таба атлап китә. Әйтелгән сан кадәрчә атлап «катып калган» балага барып җитә, һәм аңа кулын тидерә алса, ул уенны алып баручы була. Тидерә алмаса, уенны яңадан башлыйлар.
|
Уен ачык һавада уйнала. Санамыш ярдәмендә бер куучы сайлана. Балалар күп булганда икәү дә булырга мөмкин. Сигнал булу белән балалар кайсы-кая йөгерешәләр, куучы аларның артыннан җитеп әбәкләргә тырыша. Әбәкләнгән кеше урынында туктап, хәрәкәтсез кала һәм кулларын як-якка җәеп: «Җан бирегез!» — дип кычкыра. Куучы тарафыннан тотылмаган балалар аны коткара ала. «Җан кайтару» өчен бер «тере» кешенең кул тидерүе дә җитә. Ләкин куучы аларны бер-берсенә якын китермәскә тиеш. Әгәр куучы барысының да «җанын алып» чыга алса, уен бетә.
|
Уйнаучылар кулга-кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Уртада «кәвешче» куллары белән читек теккән сыман итеп көйләп утыра.
Итек, читек, энә, без, Матур итеп тегәбез. Кирәкмиме, алмыйсызмы, Әллә киеп карыйсыз?
Түгәрәктәгеләр җыр беткәч бар да беравыздан: «Кая бир!» — дип бер якка таба түгәрәк тирәли йөгерә башлыйлар. Тегүче утырган урыныннан тормыйча гына йөгерүчеләрнең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны урынына утыртып үзе түгәрәккә керә, тидерә алмаса, яңадан «кәвешче» булып уен дәвам итә.
|
Бу уенны күбрәк малайлар җәй көне урамда уйныйлар. Балалар бер түгәрәктә «җиз бүкән» булып чүгәләп утыралар, һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арадан берсе бүкәнсез кала. Ул арттан килеп «сакчы» белән сүз башлый:
— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?
— Җиз бүкән сатлык икән.
— Күпме хак алыр икән?
— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.
— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә, түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Алдан килеп җиткәне, җиз бүкәнгә ия була.
|
Күбрәк кызлар арасында уйнала. Кызлар «чүлмәкләр» булып түгәрәкләнеп утыралар, һәрберсенең артында хуҗасы басып тора. Берәү чүлмәк алучы була. Ул хуҗа алдына килеп:
— Чүлмәк сатасыңмы? — дип сорый.
Хуҗа:
— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди яки башка берәр сәбәп таба.
|
Бу уен җәй көне тышта уйнала. Уйнаучылар озын бер бау яки тасма алып, аның ике очын бергә китереп бәйлиләр дә үзләре шул бауга тотынып, бер түгәрәк ясыйлар. Араларыннан берсен шобага яки санашу юлы белән уртага көтүче итеп чыгаралар. Көтүче җитез-җитез атлап йөри, бау тотканнарның кулына сугарга тырыша. Ул сугыйм дигәндә генә, бау тоткан кеше суктырмаска тырышып кулын баудан ычкындыра. Ләкин аңар ике кулын да баудан ычкындырып җибәрергә ярамый, әгәр дә ычкындырса, үзе көтүче була. Көтүче сугарга теләгәндә, шушы такмазаны әйтә:
Чистай чигәнәк, Алабуга бигәнәк, Мин йөримен күзәләп, Шап!
Түгәрәктәгеләр аңа каршы:
— Туры килгән кулга чап! — диләр. Көтүче шул вакытта берәрсенең кулына суга алса, үзе түгәрәккә керә дә, сугылган кеше көтүче булып уен дәвам итә.
|
Уйнаучылар, иптәшләренең берсен уртада калдыралар һәм, кулга-кул тотынып, түгәрәк ясыйлар. Уртада калганы «хат ташучы» була. Түгәрәктәгеләрнең һәркайсы үзенә Казан, Уфа, Мәскәү, Чаллы, Стамбул һ. б. берәр шәһәр исемен ала. Уртада торучы «хат ташучы»: «Уфадан Казанга хат алып барам», — дип кычкыра. Исемнәре аталган уенчылар шул арада йөгереп урыннарын алышалар. Ә хат ташучы, форсаттан файдаланып, түгәрәктә урын алып калырга тиеш. Урынсыз калган бала хат ташучы булып, уен яңадан башлана.
|
Бу уен урамда һәм ишегалларында уйнала. Балалар шобага әйтешеп яки санашып икегә бүленәләр. Ике төркем бер-берсенә 20 метрлап ара калдырып капма-каршы баса. Ике төркем арасындагы араны урталай бүлеп, җиргә сызык сызалар һәм йөгереп урыннарын алышалар. Шул арада беренче төркем кешеләре икенче төркемнең берәр уенчысын (ул сызыкның бу ягына чыкканчы) - тотып калырга тырыша. Бу кешене тоту турында алдан ук килешенеп куела. Тотылган кеше икенче төркемгә баса. Аннан соң икенче як кешеләре беренче якның кешесен тотып калу турында киңәшәләр һәм урын алышалар. Уен бер генә төркем калганчы дәвам итә.
|
Балалар парлашып, аллы-артлы басып бер түгәрәккә тезелә¬ләр. Парларның алда торганнары җиргә утыра, арттагылары басып тора. Берәү парсыз кала. Ул бер парга килеп артта басып торганына эндәшә һәм ике арада мондый диалог булып ала:
— Атки-матки самодатки,
Алпавытың өйдәме?
— Юк.
— Әйдә киттек эзләргә!
— Әйдә!
Шуннан соң аны парсыз уенчы түгәрәк буенча куып китә. Ә ул, түгәрәкне әйләнеп чыгып, үзенең урынына басарга тырыша. Әгәр кууңы аны тотса, алар урыннарын алыштырып куышалар. Килеп баса алса, бу парның алда утырганы артка баса, артка басканы алга утыра. Шул рәвешчә уен дәвам итә.
|
Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәкләнеп басалар. Бер парсыз кеше түгәрәкнең тышкы ягында кала. Ул бер парның артта торган кешесенә кагыла һәм алар икесе ике якка түгәрәк тирәли йөгереп китәләр. Ә парсыз калганы аларның урынында басып кала. Йөгерүчеләрнең беренче килеп җиткәне үз урынына баса, соңарганы исә, парсыз кала. Ул үз чиратында тагын да берәр парга килеп кагыла, уен шулай дәвам итә.
|
Уен җәй көне тышта, кышын киң залларда малайлар һәм кызлар арасында уйнала. Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр, калган балалар түгәрәк булып бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:
Саескандай чыйкаклап, Мин йөримен өй саклап. Каздай булып кыйгаклап. Сиңа тиям, син әбәк!
Шулай дип берсенең аркасына суга да түгәрәк тирәли йөгереп китә. Сугылган бала урыныннан чыгып, аңа каршы яктан йөгерә. Алдан килеп җиткәне буш урынны ала, урынсыз калганы көтүче булып уен дәвам итә.
|
Бу да почмак алыш уены. Тик монда сүзләр әйтешүдә һәм уен барышында бераз аерма бар. Балалар, гадәттәгечә, өй яки бура эчендә дүрт почмакта дүртәү басып торалар. Бишенчесе уртада көтүче була. Бер почмактагы бала күрше почмактагысына карап, аның белән урын алмашырга теләвен белдереп: «Галан-галан гурнича», — ди. Икенчесе, күз кысып: «Китте ярык буенча», — дип җавап бирә һәм алар бураның стенасы буйлап йөгереп, тиз генә урын алышалар. Көтүче «галан, галан» дигәнне ишетү белән, кайсы почмаклар алышынуын алдан ук сагалап, алар йөгергәндә тиз генә берсенең почмагын алып калырга тырыша. Ала алса, шул почмакта уйный, урынсыз калганы көтүче була. Ләкин бу уенда көтүчегә почмак алу һәрвакытта да алай тиз генә насыйп булмый. Чөнки балалар һәр яктан да «галан-галан гурнича» дип кычкырып торалар. Ул бер якны алыйм дигәндә, икенче почмак бушый, һәрьяклап «китте ярык буенча» дип йөгерешеп торалар. Җитмәсә, хәйләкәррәк балалар бер якка караган булып «галан- галан гурнича» дип чакыралар да, үзләре, көтүче күргәнче, куллары белән астан икенче як күршеләренә ымлыйлар. Көтүче аны уңга йөгерә дип көткәндә, теге инде сул яктагы күршесе белән алышынып өлгерә. Шуның белән бу уен бик җанлы, бик кызыклы була.
|
Бу уен дүрт почмаклы җирдә — өйдә яки бурада уйнала. Өй эчендә өстәл, урындык кебек нәрсәләрнең булмавы яхшы. Уйнаучылар бишәү булалар. Балалар бүлмә уртасында кара-каршы басып, кулга-кул тотышып, түбәндәгечә көйләп әйләнәләр.
Алга барган ак булган, Соңга калган так булган, Йоклап калган юк булган, Кем алдарак-йөгерек!..
|
Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе — «песи», калган дүртесе «тычкан» булып, дүрт почмакта урын алалар. Песи уртада кала. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашып йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тиеш. Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар бер-берсенә күз, яки кул белән ымлап, я булмаса йөткереп, урын алыштыру серен белдерәләр. Ә песи башын аска иеп, күзен йомган булып астан гына аларны күзәтеп тора.
|
Күбесенчә өйдә яки бура эчендә уйнала. Дүрт бала «әби»ләр булып почмакка басалар. Уртада калган бишенче — почмаксыз бала әбиләр янына килеп, аңардан «мунча» сорап чыга.
|
Уен кыш көне уйнала.
Берничә ир бала кар өеп тау ясыйлар. Тау өелеп беткәч, балалар бер-берсен этә-төртә тауга менәргә тырышалар. Тау башына беренче менгән бала «патша» була. Ул башкаларны тауга мендермәскә тырыша, менгәннәрен төртеп төшерә бара. Патшаның үзен таудан төшерә алган кеше «патша» була, уен шулай дәвам итә.
|
Балалар санамыш ярдәмендә чикерткә тотучы сайлап куялар. Ул сыңар аягында уртада басып тора. Калганнары да сыңар аякта аның тирәсенә тезеләләр. Чикерткә тотучы ничек тә булса тыраклап килеп аларның аягына басарга тырыша. Ә чикерткәләр бастырмаска тырышып читкә тайпылалар. Әгәр дә тотучы бе- рәрсенең аягына баса алса, чикерткә тотылган санала. Ул уеннан чыга. Иң соңгача аягына бастырмаган чикерткә җиңүче була.
|
Бу уен җәй көне тышта малайлар арасында уйнала. Малайлар шобага салып яки санашу юлы белән ике кеше сайлыйлар. Шобагада өскә чыкканы — «качучы», аста калганы «тотучы» була. Башкалары бер түгәрәк ясап, аларны уратып алалар һәм тотучының кулын буш кына итеп артка бәйләп качучыны тотарга кушалар. Түгәрәк эчендә тотучы качучыны куып җитеп, артка бәйләнгән куллары белән аны тотарга тиеш була.
|
Уйнаучылар шобага әйтеше белән ике төркемгә бүленәләр. Берсе — мышилар, икенчесе аучылар була. Мәйданда уйнаучыларның санына карап зур гына түгәрәк сызалар. Бу түгәрәк аучылар йорты була. Мышилар аучылардан төрле урыннарга яшеренәләр. Аучылар йортларыннан саклык белән генә мьппи- ларны эзләргә чыгалар. Эзләп йөргәндә аучыга мыши килеп сукса, аучы аны йортына үз аркасында күтәреп кайтырга тиеш. Бу мыши инде уен беткәнче йортта кала. Аучы суктырмыйча качып өлгерсә, мыши йортка үз аягы белән килә. Мышилар йортка җыйналып беткәч, уен бетә.
|
Уйнаучылар кулга-кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Бер баланы—тычкан, икенчесен песи итеп билгелиләр. Тычкан песине куа башлый. Балалар тычканны песидән сакларга, түгәрәк эченә кертмәскә тиешләр, һәм киресенчә, тычкан песидән түгәрәк эченә качып котыла ала. Әгәр песи берәр хәйлә белән эчкә уза алса, тычканга түгәрәктән чыгып китәргә юл ачалар, ә песине тышкы якка чыгармаска тырышалар. Уен песи тычканны тотканчыга кадәр дәвам итә.
|
Балалар санамыш ярдәмендә бер песи сайлыйлар. Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм: «Мияу-мияу!» — ди. Балалар: «Нинди төс?» — дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар шунда ук тирә-юньдә сары төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б.). Андый әйбер тапмаган кеше тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тырыша. Тота алса, ул бала песи булып, тота алмаса үз урынында калып, уен дәвам итә.
|
Уен ир балалар арасында ачык һавада уйнала. Балалар шобага әйтешләре ярдәмендә ике төркемгә бүленә. Бер төркем — «стена», икенчесе «кәҗә» була.
Бер команда кешеләре аллы-артлы бер-берсен кочаклап, бераз бөгелебрәк басып торалар. Кәҗәләр кулга-кул тотынып килеп, аларның өстенә сикерәләр. Әгәр басып торучыларның сафы җимерелмәсә (егылучылар булмаса), сикерүчеләр — стена, икенчеләре кәҗә булып баса. Әгәр түзә алмыйча егылсалар, үз урыннарында калып, уен элеккечә дәвам итә.
|
Уйнаучылар бер-бер артлы сафка тезеләләр. Сигнал булу белән уйнаучылар «еланга» әйләнеп боргаланып йөри башлыйлар. Алдагылар арттагыларны арлы-бирле борып ничек тә булса сафны өзәргә тырыша. Сафтан өзелгәннәр, еланның өзелгән кисәге саналып, уеннан чыгарыла. Уеннан чыгучылар никадәр күп булса, елан шулкадәр көчле була.
|
Уенга катнашучылар ике командага, «аждаһа» һәм «ерткычлар»га бүленеп, куллары белән тотынышып басалар. Ерткычларның саны аждаһаныкыннан ике тапкырга ким булырга тиеш. Сигнал булу белән аждаһа ыжгырып ерткычларны чолгап алырга тырыша. Ерткычлар качарга тиешләр. Аждаһа белән чолганып алынганнар «үтерелгән» санала, уеннан чыгарыла. Уен ерткычлар тотылып беткәнче дәвам итә.
|
Санамыш ярдәмендә «эт» сайлана, калганнары «тиеннәр» була. Мәйданга уендагы балалар саныннан бергә кимрәк такта яки агач кисәкләре әзерләп куела. Балалар агач кисәкләренә басып торалар. Агачы булмаган бала «тиенкәй» була. Эт тиенкәйне куып китә. Тота алса, алар урыннарын алышалар. Әгәр тиенкәй йөгереп килә-килешкә берәрсе басып торган агачка аягын куярга өлгерсә, агачта басып торучы качарга тиеш була, ә тиенкәй аның урынына баса.
Уен шул рәвешчә берөзлексез дәвам итә.
|
Уен мәйданчыкта бара. Җиргә диаметры 5—6 метр булган түгәрәк сызалар. Уйнаучылар ике төркемгә: аучыларга һәм төлкеләргә бүленәләр. Аучылар түгәрәк эчендә, төлкеләр түгәрәкнең тышына урнаша, һәр аучы янына 1,5—2 метр озынлыкта бау куела. Аның очы бераз түгәрәкнең тышына чыгып торырга тиеш. Төлкеләр төрле юллар белән (куллары һәм аяклары ярдәмендә, яткан килеш һ. б.) бауны түгәрәктән чыгарырга тырышалар. Аучы төлкенең кулына сугып, үзенең бавын саклый. Ләкин ул сызыктан читкә чыгарга тиеш түгел. Әгәр төлке бауны урынын¬нан кузгата алмаса, ул уеннан чыга. Ә инде төлке бауны аз гына тартса да, аны кире урынына куярга ярамый. Уен бер төркем җиңгәнчегә кадәр дәвам итә.
|
Балалар үзләре арасыннан «төлке», «әтәч» сайлап куялар. Калганнары «тавыклар» була. Төлке бер читкә китеп үзенә оя билгели. Тавыклар да квадрат сызып сарай ясыйлар һәм шунда урнашалар. Шул вакыт әтәч кычкырып җибәрә, тавыклар уянып сарайдан чыгалар. Әтәч тавышына үз оясында йоклап яткан төлке уяна һәм тавыкларга һөҗүм итә башлый. Төлкене күргәч, әтәч тавыкларны сарайга чакыра, ә үзе төлке белән көрәшкә чыга. Әгәр төлке берәр тавыкны тотса, ул тавык төлкегә әйләнә, төлке исә тавык була. Тавык тотылган саен яңа «әтәч» билгеләнә, алдагы әтәч тавыкка әверелә.
Төлке булмыйча калган тавык җиңүче була.
|
Кызлар аллы-артлы тезелеп басалар. Алда торганы башлык була. Артка тезелгән кызларның берәрсен яулап алу өчен кар- шыларына көчлерәк бер кыз баса. Башлык аны үз артына чыгармаска, кызларын бирмәскә тырыша. Әйтеш һәм тартыш башлана:
— Ком калач, ком калач, Артында нинди кызлар бар? — Бәкчәр күзле кызлар бар. — Аның берсен миңа бир! — Көчең җитсә, сатып ал! — Алам, алам аксак кыз! — Бирәм, бирәм туксак кыз!
Яуланган кызлар аның ягына күчәләр. Уен бер як җиңгәнче дәвам итә.
|
Уйнаучылар арасыннан бүре һәм көтүче сайлана, калганнары сарыклар була.
Беренче сарык — көтүчегә, икенче сарык — беренчесенә, өченчесе икенчесенә тотынып, шул тәртиптә бер-бер атлы тезеләләр. Каршыга бүре баса. Бүренең бурычы — көтүдәге барлык сарыкларны тотып бетерү, ләкин уен шарты буенча ауны ул иң арттагы сарыктан башларга тиеш. Бүре көтүгә һөҗүм иткәндә, көтүче аңардан сарыкны саклап калырга тырыша. Сарыклар берсеннән- берсе калмаска, чылбырны өзмәскә тиешләр. Тотылган сарыкларны бүре читкә алып китә бара. Соңгы сарык иң куркыныч вакытта бүредән качып көтүче янына йөгерә һәм аның алдына килеп баса. Шулай итеп, бу сарык көтүчегә, бүре арттагы сарыкка, ә арттагы сарык бүрегә әйләнә.
|
Җиргә диаметры 4—5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп басалар. Ике бала «ак аю» итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар кулга-кул тотынып әйләнә эчендә йөрүче балаларны «җәтмәгә эләктереп» йөриләр, һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңыннан аюларга тоттыр¬маган бер генә бала кала. Ул җиңүче була.
|
Уен уртадан чишмә, яисә канау үткән ачыклыкта уйнала. Бер як ярда чишмәдән 15—20 адым ара калдырып, диаметры 1 метр булган ике түгәрәк сызыла. Бу түгәрәкләрнең арасы 10 метр чамасы булырга тиеш, һәр ике түгәрәкнең уртасына туп яисә башка әйбер куела һәм аларны саклаучылар билгеләнә. Уенның мондый шарты бар: каравылчылар саклана торган әйбердән өч адымга артык китәргә һәм түгәрәкнең эченә керергә тиеш түгелләр. Уенда өченче каравылчы да була. Ул исә бар җирдә дә йөрергә ирекле, ләкин чишмәнең икенче ягындагы уенчылар янына чыгарга тиеш түгел.
|
Уен ачык һавада уйнала. Балалар санамыш ярдәмендә бер «эт» сайлыйлар. Калганнары «куяннар» була. Эт берәр куянны куып тотып: «һау!» — ди. Шуннан соң тотылган куян эткә әйләнә, ә эт куян була. Шул рәвешчә уен берөзлексез дәвам итә.
|
Балалар бер төркем булып басалар. Шунда бер бала:
«Әбәк-чәбәк, Тити суат, Килеп юат» —
яки:
«Әбәк-чәбәк, Алтын тәбәк, Киявең карак, Үзең тинтәк»,—
дип иптәшләренең берсенә сугып китә. Шулай дигәч, барлык балалар «әбәк» бирелгән кеше яныннан йөгереп качалар. Куучы аларның кайсын да булса тотып, «әбәк»не бирергә тырыша. Әбәк бирелгән кеше үз чиратында аңардан котылырга, башкага бирергә тиеш. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Бүкән өстенә такта куела. Тактаның бер башына 10—15 сантиметр озынлыктагы 12 таяк тезәләр. Шуннан соң балалар санамыш ярдәмендә гөрләүче сайлыйлар. Ул берәр багана яки өй почмагы янына барып гөрләгән арада башкалар качып бетәргә тиеш. Гөрләүче эзләргә керешә. Качучыларның берсе гөрләүче күрмәгәндә тактаның икенче ягына басып таякларны күккә чөя алса, барлык балалар да азат ителә. Шуңа күрә дә гөрләүче уяу һәм җитез булырга тиеш. Әгәр ул тактага басарга ирек куймыйча, барлык балаларны да табып-күреп, аларның һәрберсе өчен таягы белән суга алса, ул җиңүче була. Киләсе уенда яңа гөрләүче сайлана.
|
Балалар шобага салу юлы белән яки санамыш ярдәмендә «гөрләүче» билгелиләр. Әгәр дә уен урамда булса, гөрләүчене койма, багана янына, яисә өй яки келәт почмагына бастыралар. Бу урын барлык уйнаучылар өчен җыелу урынын, «оя» хезмәтен үти.
|
Уйнаучылар әүвәл башта бер нәрсә хакында язарга тема билгелиләр. Әйтик, җәй хакында, музыка, театр, урман, кием, китапның файдасы, уку һ. б. хакында. Беренче кеше шул хакта бер җөмлә язып кәгазьне бөгә дә икенче кешегә бирә. Димәк, кәгазь беренче җөмлә язылган җирдән бөгелгән булгач, икенче кеше әүвәлге кешенең ни язганын күрә алмый. Икенче кеше дә билгеләнгән тема турында бер җөмлә язып кәгазьне бөгә дә өченче кешегә бирә, ул да язып, үз язганын бөгеп, дүртенчегә, ул тагын шулай бишенчегә, алтынчыга бирә. Шулай итеп кәгазь языла-языла бөтен кешене әйләнеп чыккач, берәү аны башыннан ачып кычкырып укый.
Укыганда бик кызык һәм көлке була.
|
Уен бүлмәдә уйнала.
Иң беренче үткенрәк кешеләрдән «сәяхәтче» сайлап куела. Калган уйнаучылар утыралар. Бары тик «сәяхәтче» генә бүлмә уртасында басып тора. Ул үзенең сәяхәте турында сөйли һәм укучыларның әле берсенә, әле икенчесенә бармак белән төртеп күрсәтә. «Сәяхәтче» күрсәткән кешеләр шул минутта ук торырга һәм кирәкле сүзне әйтеп кире утырырга тиеш.
|
Балалар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Уенны алып баручы уртада була. Ул бер башы уйнаучыларда булган тасма җебенең икенче башларын кулында җыйнап тора. Уенны алып баручы: «Тартыгыз җепләрегезне», — дигәндә, түгәрәктәге уенчылар кушканның киресен эшләргә, ягъни «тартыгыз» дигәндә йомшартырга, «җибәрегез» дигәндә тартырга тиешләр. Әгәр берәрсе ялгышып кушканны эшләсә, ул уенны алып баручы була.
|
Уйнаучылар аллы-артлы булып парланып түгәрәккә басалар. Берсе парсыз кала. Ул алгы яктагы иптәшләренең берәрсенә күз кыса. Ул исә үз чиратында җәһәт кенә күз кыскан кешенең янына барып басарга тиеш. Арттагы кеше исә алдагы иптәшен тотып калырга тырыша. Сизми калса, алдагы укучы күз кысучыга китә. Аннан парсыз калган кеше күз кыса һ. б. Бер мәртәбә күз кысылган парлар урыннарын алмашалар. Уен шул рәвешчә берөзлексез дәвам итә.
|
Уенчылар түгәрәкләнеп урындыкларга утыралар. Бер бала уртага чыгып уенны алып баручы була. Ул рәт буенча һәрберсеннән: «Бозау аягын күпмегә алдың?» — дип сорый. Җавап бирүче язылышында «9» саны булмаган һәм «9»га бүленми торган саннар белән җавап кайтарырга тиеш. Әгәр шулай әйтә алса, ул урынында кала. Әгәр әйтә алмаса, я озак уйлап торса, уеннан чыга. Шулай чыга барып, соңыннан бер генә уенчы кала. Ул җиңүче була.
|
Башта шобага тотышып яки санашу юлы белән берәүне әби ясыйлар. Әби алдына мендәр салып утыра, икенчесе аның ал¬дына иелеп йөзе белән мендәргә ята. Башка уйнаучылар аның аркасына кулларын аслы-өсле кат¬лап тезәләр.
Әби:
— Астан хәбәр килде, өстен ал!—ди. Өстәге кул тиз генә тартып алынып, аска тыгылырга тиеш була.
|
Бер уенчы урындыкка утыра һәм аның тезенә йөзтүбән каплатып бер кешене тезләндерәләр. Тезләнгән кеше уң я сул кулы¬ның учын өскә каратып аркасына куя.
Уенчыларның берсе аның учына чәпелдәтеп суга. Тезләнеп торучы «ялт» кына башын күтәреп карый һәм кем сукканын әйтә. Бу вакытта уенчылар барысы да баш бармакларын өскә каратып кулларын алга сузып торалар. Сугучыны дөрес әйтсә, фаш булган сугучы аның урынына тезләнә. Белә алмаса, аны кабат яткырып сугалар.
Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Санамыш ярдәмендә мәсьәлә чишүче сайланып куела. Мәсьәлә чишүче берәр әйбере янына барып, яисә күзләрен каплап «гөрләгән» арада калган балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Кул тотынган килеш төрлечә буталышып, керешеп бетәләр. Шуннан соң мәсьәлә чишүче килеп бу Чуалчыкның рәтенә төшенеп, беренчел хәленә китерергә тиеш. Бу вакытта бер бала да кулын ычкындырмаска тиеш. Әгәр мәсьәләне чишә алмаса, ул кешегә җәза бирелә.
|
Җиргә яки идәнгә бер сызык сызалар. Шул сызык алдына бер кыз килеп баса һәм атлап китә. Ул һәр адым саен төрле-төрле ун малай исемен атап ун адым ясарга тиеш. Әгәр ялгышса, яки тотлыкса, уеннан чыга. Ялгышмыйча, исемнәрне тотлыкмыйча әйтеп чыкса, ул кыз җиңүче була. Малайлар исә киресенчә, кыз исемнәрен атап уйный. Соңыннан җиңүчеләр уенны кабат уйный һәм актыкта бер генә җиңүче кала.
|
Уен ачык һавада уйнала.
Шобага тотып, яисә үз теләге белән бер баланы аерып алып, күзен яулык белән күрмәслек итеп бәйлиләр һәм аркасына озын җеп белән сыбызгы тагалар. Уйнаучылар күренмичә генә килеп сыбызгыны сызгыртып китәләр. Күзе бәйләнгән уенчы аларны тотып калырга тырыша. Тота алса, тотылганның күзе бәйләнә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
|
Уен бүлмәдә уйнала.
Бер бала «патша» була. Башкалары икенче бүлмәгә күчеп, бер-бер эшне сөйләшмичә телсезләр күк күрсәтергә сүз куешып «патша» янына чыгалар да, бер сүз дә эндәшмичә шуны кыланып күрсәтәләр. «Патша» шул эшнең нәрсә икәненә төшенеп әйтергә тиеш. Дөрес әйтсә, балалар чабышып китәләр. Патша аларның берәрсен тотарга тырыша. Тотылган бала икенче уенда патша булып кала.
|
Малайлар белән кызлар кара-каршы тезелеп утыралар. Кызлар һәм малайлар саны тигез була. Берәүсе уенда катнашучы малайларның исемнәрен кызларның колагына әйтеп чыга. Шуннан соң малайлар чират белән үз исеме әйтелгән кызны эзлиләр. Малай сайлаган кызы алдына барып кулын бирә, әгәр туры китерә алмаса, кыз аңа терсәген күрсәтә һәм малай үз урынына утыра. Әгәр туры килсә, кыз аңа кулын бирә һәм алар урыннарын алышып утыралар. Уен шул рәвешчә дәвам итеп, иң соңгача табыша алмаган парга җәза бирелә.
|
Балалар бер тирәгә җыелып утыралар. Берсе яшерүче була. Яшерергә әзерләнгән әйберләр бик күп була: курчак, йолдызчык һ. б. Яшерүче әйберне барысының да күзләрен йомдырып яшерә һәм «Күзегезне ачыгыз!» ди. Шуннан әйбернең кая ишерелгәнен белгән укучы кул күтәрә. Йөрергә, сөйләшергә ярамый, әйбер күз белән генә эзләнә. Дөрес ишарәләгән уенчы «яшерүче» булып, уен шулай дәвам итә.
|
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Бер бала берәр кая посып, яки тышка чыгып тора. Шул арада балалар берәр әйбер яшерәләр. Шуннан соң эзләүчене чакыралар. Музыка уйный башлый. Эзләүче һәрбер баладан яшерелгән әйберне эзли. Әйбер яшерелгән кеше янына җиткәч, музыка көчәя. Ул ихласрак эзли башлый. Әйбер кемнән табылса, ул бала әйбер эзләүче була, ә эзләүче әйбер яшерүче була. Әгәр дә эзләүче өч уенда яшерелгән әйберне таба алмаса, аңа җәза бирелә.
|
Уйнаучылар бар да тезелешеп утыралар. Аннары берәү эченнән генә кайда качарын уйлый да янындагы иптәшенә: «Я тап, мин качтым», — ди. Үзе качкан урынын уйлап кына утыра. (Мәсәлән, мин Арчага качтым, Алабугага качтым, дип уйлый.) Янындагы кеше хәзер кая качканын эзләп табарга тиеш. Ул эзли башлый. Тизрәк һәм җиңелрәк табу өчен качучыга төрлечә сораулар бирә: якынмы, еракмы качтың? Үзебез торган өйдәме, чит¬тәме? Үз шәһәребездәме, чит шәһәргә качтыңмы? Биеккәме, тәбәнәк җиргәме? Су буендамы, тау башындамы һ. б.? Шулай юллап, качкан урынын тапкач, инде тапкан кеше «кача» да тегесе эзләүче була. Уен шулай теләгәнчә дәвам иттерелә.
|
Уен өйдә уйнала.
Балалар тезелешеп утыралар. Бер баланы чоланга чыгаралар да үзләре кем яки авылдагы кемнең йорты турында сүз барачагы турында киңәшеп алалар. Шуннан соң чоландагы кешене чакырып алалар да аңа сүз белән төрле ишарәләр ясыйлар:
— Аларның ике балалары бар.
— Ишегалдында пар каен үсә.
— Капкалары бер якка янтайган.
— Ике кәҗәләре бар һ. б.
|
(I вариант) Уйнаучылар түгәрәкләнеп басалар. Арадан берәүне бүлмәдән чыгарып җибәрәләр. Шуннан соң берәр шигырь яисә җырдан өзек сайлыйлар. Мәсәлән: «Тәрәзәмне ачып куйдым, җәйге көннәр ямьлегә». Җырда барлыгы алты сүз. Шул сүзләр алты кешегә бүленеп бирелә: беренчегә — тәрәзәмне, икенчегә — ачып, өченчегә — куйдым, дүртенчегә — җәйге, бишенчегә —көннәр, алтынчыга — ямьлегә. Теге кешене тыштан чакырып кертәләр дә арадан берәү: «Бер, ике, өч!» — дип команда бирә. Шул вакыт балалар берсе артыннан берсе әлеге җырның сүзләрен кызу-кызу гына әйтеп чыгалар. Тыштан кергән кеше шул сүзләрдән җыр җыярга тиеш. Әгәр сүзләрне җыя алмаса, аңа җәза бирелә, дөрес җавап бирсә, алдагы уенда тышка икенче кешене чыгаралар.
|
Уенны алып баручы билгеләнә. Калганнар бер рәткә тезелеп басалар. Уенны алып баручы читкәрәк китә һәм «көн» дип кычкыра. Калган уенчылар шул вакыт бии, яки берәр төрле фигура ясый башлый. Әйтүче «төн» дип кычкыра, һәм уйнаучылар шул моментта нинди халәттә булсалар, шулай катып калалар. Аннан соң уен башлыгы балаларны төрлечә көлдереп йөри. Көлгән кеше уеннан чыга барып соңыннан бер генә кеше кала. Алдагы уенда ул баш була.
|
Уен урамда да, спорт залларында да уйнала ала. Җиргә бер озын сызык сызыла. Моның бер ягында «су», икенче ягы «яр», сызык өсте «яр-су» була. Балалар «су»га басып торалар. Уенны алып баручы сайлана. Ул: «Яр, су, яр-су, яр» дип тора. Ә балалар буталмыйча ул әйткән төшкә сикереп торалар. Буталганнары уеннан чыга барып, соңыннан бер генә уенчы кала. Ул җиңүче була.
|
Балалар санамыш ярдәмендә җәза бирүче сайлап куялар һәм аны уртага алып түгәрәкләнеп утыралар. Җәзачы балаларга йөзем, алма, хөрмә һ. б. дип, җимеш исемнәре әйтеп чыга. Аннан соң шуларны искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый, һәрбер «җимеш» үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул «җебегән» була һәм аның берәр әйбере алына. Шул рәвешчә 3—4 әйбер җыелгач «җебегәннәр»гә җәза бирү башлана.
|
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгып баса һәм түгәрәктәге балаларның һәммәсенә ризык исемнәрен атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган вакыйга турында берәр ирекле хикәя сөйли башлый. Бу хикәядә балаларга аталган исемнәр керүе мәҗбүри.
Хикәя барышында исеме чыккан бала урынында тиз генә әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. «Ашханә» дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнеп алырга тиешләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.
|
Уйнаучылар кулга-кул тотынып бер түгәрәк ясыйлар. Берәрсе кош тотучы булып уртага чыга. Түгәрәктәгеләр һәркайсы берәр кош исеме белән атала. Шуннан соң кош тотучы кошлар исемен кыстырып бер ирекле хикәя сөйли. Хикәядә нинди кошның исеме аталса, ул кош исемендәге уенчы шул кош булып кычкыра. Әгәр дә ул «кош балалары!» дисә, барысы бергә үз тавышлары белән кычкыралар. Кош тотучы сүз арасында «ябалак!» дисә, кошлар¬ның барысы да кулларын җәеп, очар кош кебек «кагынып» читкә качалар. Кош тотучы аларны куа. Кемне тотса, шул кош тотучы булып, уен яңадан башлана.
|
Иң элек уйный торган төштәге урындыкларны бүлмә уртасына чыгарып, бер-берсенә аркаларын терәп тезеп чыгалар. Урындыкларның саны уйнаучылардан бергә ким булсын. Шобага тотышып, өскә чыкканы диңгез була. Аңардан башкалар бар да урыннарга утыралар. Утыручылар бар да үзләренә берәр балык исеме кушып чыгалар.
Диңгез дип аталган кеше утыручылар тирәсендә әйләнеп йөри, төрле балык исемнәре кыстырып, диңгез хәлләрен әйтеп, такмаза сөйли. Яки телдән генә балык исемнәрен әйтә. «Диңгез дулкынлана!», «Көймә чайкала!», «Җил алмашты!» — дигән кебек сүзләр әйтеп, төрлечә айкала, башын-йөзен боргалый. Ул балык исемнәрен әйткәндә, шул балык исемендәге уйнаучы булса, шунда ук урыныннан сикереп торып, диңгез артыннан ияреп йөри башлый. Диңгез ни кыланса, шуны кылана. Шулай торучылар күбәеп, бар да диңгез артыннан җырга, хәрәкәткә кушылып йөриләр. Диңгез «җил-давыл» кебек сүзләр әйткәндә, баскан урыннарда чайкалып торалар, аугалап китәләр, диңгез кинәт кенә әйләнеп куя, балыклар да әйләнәләр.
«Диңгез тынды» дигәндә, бар да ашыгып буш урыннарга утыралар. Диңгез булган кеше дә берәр урынга утыра. Кем урынсыз кала, шул кеше диңгез була да уен яңадан дәвам итә.
|
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, тиз-тиз түбәндәгечә такмак әйтә:
Песи, песи пес итәр, Ана песи сөт эчәр, Ана песи сөт эчкәндә, Ата песи күз кысар. Ал дигәндә алмасаң, Лап итәр дә шап итәр!
Лап итәр дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, хәзер икенчесе сыйпап, сугучы ул булып, уен яңадан башлана.
|
Балалар су ярына тез чүгеп утыралар. Аяк араларына юеш ком тутыралар. Аннан комны куллары белән төяләр. Араларыннан берсе (уен башы) «мөгез-мөгез» ди. Калганнары: «Нәрсәнең мөгезе?» — дип сорыйлар. Ул бер-бер артлы мөгезле хайваннарны санап китә. Аның артыннан балалар да кабатлыйлар. Уен башы шул исемнәр арасына ишәк, дөя кебек мөгезсез хайваннар исемен дә буташтырып әйтә. Балаларның берәрсе аның артыннан мөгезсез хайван исемен кабатлап ялгышса, аны суга этеп төшерәләр.
|
|
|
|
|