Посетители |
Онлайн всего: 12 Гостей: 12 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Укытучылы
Укытучылы | 21:23:41 |
(I вариант)
Уен мәктәп залларында, ачык һавада уйнала. Уйнаучылар бер рәткә тезелеп басалар, алардан ун адым алда чик сызыгы сызыла. Балаларның берсе «укытучы» булып, чик сызыгында басып тора.
Укытучы бер сүз уйлый, мәсәлән, «китап» булды, ди. Ул балаларга: «Беренче хәрефе «к», соңгы хәрефе «п» булган җансыз әйберләрне әйтегез!» — дип игълан итә. Укучылар чират буенча җавап бирәләр. Дөрес җавап биргән балага укытучы чик сызыгына таба бер адым атларга рөхсәт бирә. Ләкин адымнар төрле озынлыкта һәм төрле исемдә булалар.
Тырнак — баш бармак тырнагы озынлыгындагы адым. Лилипут — аяк тәпие озынлыгындагы адым. Пионер — уртача адым. Солдат — зур адым. Гигант —сикереп атлау. Зонтик — бөтерелеп, сикереп атлау. Бака—кушаяклап сикереп атлау. Үрдәк — аякны чалыштырып атлау.
Шул рәвешчә, укытучь! атаган адымнар белән атлап, уенчылар чик сызыгына якынлашалар. Шунысы да бар: уенчылар укытучы күрмәгәндә алга таба хәрәкәт итә алалар. Шуның өчен укытучыга бик сизгер булырга кирәк. Укытучының үз әмереннән башка алга таба килүчене теләгән кадәр артка күчереп куярга да хакы бар.
Чик сызыгына иң беренче килеп җитүчене укытучы итеп куялар.
(II вариант )
Бу уен күбрәк мәктәп коридорларында, спорт залларында уйнала. Балалар бер рәткә тезелеп басалар. Алардан 10 метр алда чик сызыгы тора. «Укытучы» сафтагы беренче балага берәр төрле әйбер исемен атап туп ыргыта. Әгәр ул исем ашамлык булса, бала тупны тотып калырга тиеш. Тоткан очракта ул бер адымга алга күчә.
Уен башланганчы аның шартын килешәләр. Тупны бары ашамлык әйбер исеме аталганда гына тотарга тиешләр. Шул очракта гына тотылган туп алга таба хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә. Тупны тота алмаганда, яисә башка әйбер исеме аталып ялгыш тотканда, уенчы урынында кала. Укытучы тупны чират буенча ыргыта. Шул тәртиптә, чик сызыгына беренче килеп җитүче җиңүче була. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|