Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Чык, йөгер!
Чык, йөгер! | 21:21:01 |
Балалар үз араларыннан башлык һәм куучы билгелиләр. Куучы уйнаучыларның тавышлары ишетелмәгән, кыланышлары күренмәгән җиргә читкәрәк китеп тора. Ә уйнаучылар һәркайсы берәр кош исемен атап шыпырт кына башлыкның колагына килеп әйтәләр. Исемнәр билгеләнеп, уйнаучылар бүрәнә, чирәм өстенә тезелеп утыргач, уен башы куучыны чакырып: «Сиңа нинди кош кирәк?» — дип сорый. Куучы үзе белгән кош исемнәрен саный. Әгәр әйткән кош исемнәре арасында уйнаучылардан берәрсенең исеме булса, ул торып йөгерә, ә куучы аны куып китә. Тота алса алар үзара рольләрен алмашалар. Әгәр уйнаучы тоттырмыйча яңадан урынына килеп утырса, балаларга башка исемнәр аталып уен яңадан башлана. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 10 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|