Посетители |
Онлайн всего: 4 Гостей: 4 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Качышлы
Качышлы | 19:50:47 |
Балалар шобага салу юлы белән яки санамыш ярдәмендә «гөрләүче» билгелиләр. Әгәр дә уен урамда булса, гөрләүчене койма, багана янына, яисә өй яки келәт почмагына бастыралар. Бу урын барлык уйнаучылар өчен җыелу урынын, «оя» хезмәтен үти. Гөрләүче коймага яки почмакка йөзе белән карап баса да күзен каплап «гөр-гөр» әйтә:
Гөр-гөр гөрлимен, Вакыт күбен белмимен, Вакыт күбен белер идем; Мин бит сезне күрмимен. Инде озак гөрләдем, Моннан ары түзмимен.
Шул арада башкалар тиз генә качып бетәргә тиеш. Качучылардан тавыш-тын булмаса, гөрләүче аларны эзләргә керешә. Ә качучылар гөрләүче эзләгән арада ояга кайтырга һәм үз исемнәрен атап коймага сугарга тиешләр. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдарак килеп җитсә, яки аның аркасына сугарга өлгерсә, качучы отылган була. Уен барлык качучылар да табы-лып беткәнче дәвам итә. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 29 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|