Күбесенчә өйдә яки бура эчендә уйнала. Дүрт бала «әби»ләр булып почмакка басалар. Уртада калган бишенче — почмаксыз бала әбиләр янына килеп, аңардан «мунча» сорап чыга. «Әбиләр», төрле сылтау тапкан булып, мунча бирмиләр:
— Әби, мунча бир әле. — Мунчам буш түгел. — Әби, мунча бир әле. — Этем балалаган. — Әби, мунча бир әле. — Ташы төшкән.
Шуннан тиз генә:
— Пи-пуп, пи-пуп! Пи-пуп! — дип, өч мәртәбә кычкыралар. Шул арада «әбиләр» почмакларын бер-берсе белән алмашып өлгерәләр. Уртадагысы, шул ыгы-зыгыдан файдаланып, бер почмакка кереп калырга тырыша. Почмаксыз калучы уртага чыга, уен дәвам итә. |