Бу да почмак алыш уены. Тик монда сүзләр әйтешүдә һәм уен барышында бераз аерма бар. Балалар, гадәттәгечә, өй яки бура эчендә дүрт почмакта дүртәү басып торалар. Бишенчесе уртада көтүче була. Бер почмактагы бала күрше почмактагысына карап, аның белән урын алмашырга теләвен белдереп: «Галан-галан гурнича», — ди. Икенчесе, күз кысып: «Китте ярык буенча», — дип җавап бирә һәм алар бураның стенасы буйлап йөгереп, тиз генә урын алышалар. Көтүче «галан, галан» дигәнне ишетү белән, кайсы почмаклар алышынуын алдан ук сагалап, алар йөгергәндә тиз генә берсенең почмагын алып калырга тырыша. Ала алса, шул почмакта уйный, урынсыз калганы көтүче була. Ләкин бу уенда көтүчегә почмак алу һәрвакытта да алай тиз генә насыйп булмый. Чөнки балалар һәр яктан да «галан-галан гурнича» дип кычкырып торалар. Ул бер якны алыйм дигәндә, икенче почмак бушый, һәрьяклап «китте ярык буенча» дип йөгерешеп торалар. Җитмәсә, хәйләкәррәк балалар бер якка караган булып «галан- галан гурнича» дип чакыралар да, үзләре, көтүче күргәнче, куллары белән астан икенче як күршеләренә ымлыйлар. Көтүче аны уңга йөгерә дип көткәндә, теге инде сул яктагы күршесе белән алышынып өлгерә. Шуның белән бу уен бик җанлы, бик кызыклы була. |