Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Песи белән тычканнар
Песи белән тычканнар | 20:18:27 |
Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе — «песи», калган дүртесе «тычкан» булып, дүрт почмакта урын алалар. Песи уртада кала. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашып йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тиеш. Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар бер-берсенә күз, яки кул белән ымлап, я булмаса йөткереп, урын алыштыру серен белдерәләр. Ә песи башын аска иеп, күзен йомган булып астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:
Мияу-мияу мышнаган, Мич башында кышлаган. Бүген тычкан тотмаган, Тотар иде, йоклаган. Песи-песи поскан, Ике күзен кыскан, Кысса безне тоталмый, Тотар иде, җиталмый...
Шулай дип җырлашкан арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлый. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче тычканнарның берсен тотып ала. Песи кулына төшкән тычкан песи булып, уен элеккечә дәвам итә. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 3 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|