Вторник, 03.12.2024, 21:44:06   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Сказки / Әкиятләр [17]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6527
Посетители
Онлайн всего: 5
Гостей: 5
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Чүлмәк сатыш
Чүлмәк сатыш
21:14:57
Күбрәк кызлар арасында уйнала. Кызлар «чүлмәкләр» булып түгәрәкләнеп утыралар, һәрберсенең артында хуҗасы басып тора. Берәү чүлмәк алучы була. Ул хуҗа алдына килеп:

— Чүлмәк сатасыңмы? — дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди яки башка берәр сәбәп таба.

Сөйләшкәндә хуҗалар чүлмәкләрен саклап җиң-чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәкнең» баш киемен, яулыгын салдырып ала да, «ачык авызларның каймагын шулай итәләр» дип, икенче хуҗага килә. Шулай йөреп, берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага килә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,—дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничә санга килешсәләр, түгәрәкне шул кадәр йөгереп урарга тиешләр. Алдан килүче чүлмәккә хуҗа булып аның артына баса. Арттан килгәне чүлмәк алучы булып, уен дәвам итә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 8 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz