| Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Төенчек
Төенчек | 21:42:36 |
Уен ачык һавада уйнала. Егермеләп кеше бер-берсеннән ике-шәр адым ераклыкта тезләнеп утыралар. Зур бер түгәрәк хасил була. Арадан берсен көтүче итеп билгелиләр. Ул кулындагы төенчеген түгәрәктәгеләрнең берсенә бирә дә ике-өч адым артка китә. Шул вакыт түгәрәктәгеләр төенчекне кулдан-кулга йөртә башлыйлар. Ә көтүче әйләнә буенча йөгереп төенчекне кулга төшерергә тырыша. Ул төенчекне кем кулыннан тартып алса, шул кеше көтүче булып, уен яңадан башлана.
Уенның мондый кагыйдәләре бар: төенчекне бары тик уңда, яисә сулда утыручыга гына бирергә ярый, кеше аша ыргыту тыела; көтүче төенчекне кешенең кулыннан тартып алырга тиешле, җиргә төшкәндә, яисә һавада очып барганда тотып алу ярамый; төенчекне йөртү юнәлеше үзгәреп торырга мөмкин. |
|
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 39 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|