Посетители |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Баулы түгәрәк
Баулы түгәрәк | 21:13:21 |
Бу уен җәй көне тышта уйнала. Уйнаучылар озын бер бау яки тасма алып, аның ике очын бергә китереп бәйлиләр дә үзләре шул бауга тотынып, бер түгәрәк ясыйлар. Араларыннан берсен шобага яки санашу юлы белән уртага көтүче итеп чыгаралар. Көтүче җитез-җитез атлап йөри, бау тотканнарның кулына сугарга тырыша. Ул сугыйм дигәндә генә, бау тоткан кеше суктырмаска тырышып кулын баудан ычкындыра. Ләкин аңар ике кулын да баудан ычкындырып җибәрергә ярамый, әгәр дә ычкындырса, үзе көтүче була. Көтүче сугарга теләгәндә, шушы такмазаны әйтә:
Чистай чигәнәк, Алабуга бигәнәк, Мин йөримен күзәләп, Шап!
Түгәрәктәгеләр аңа каршы:
— Туры килгән кулга чап! — диләр. Көтүче шул вакытта берәрсенең кулына суга алса, үзе түгәрәккә керә дә, сугылган кеше көтүче булып уен дәвам итә. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 19 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|