Балалар тезелешеп утыралар. Бер баланы чоланга чыгаралар да үзләре кем яки авылдагы кемнең йорты турында сүз барачагы турында киңәшеп алалар. Шуннан соң чоландагы кешене чакырып алалар да аңа сүз белән төрле ишарәләр ясыйлар:
— Аларның ике балалары бар.
— Ишегалдында пар каен үсә.
— Капкалары бер якка янтайган.
— Ике кәҗәләре бар һ. б.
Әгәр ул кемнең йорты турында сүз барганлыгына төшенә алмаса, аны тагын тышка чыгаралар. Бу юлы икенче кеше йорты турында сүз алып баралар. Өч мәртәбә уйнаганда да белә алма¬са, аңа җәза бирелә. Белә алса, тышка икенче кешене чыгаралар.