Посетители |
Онлайн всего: 5 Гостей: 5 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Чабата
Чабата | 22:06:33 |
Уен малайлар тарафыннан болында уйнала, һәрбер уенчы чабата алып килә.
Болын уртасында казык кагыла һәм аңа 1—2 метр озынлыгындагы бау бәйләнә. Уенчылар чабаталарын шул казык төбе¬нә өяләр һәм санамыш ярдәмендә «чабата сакчысы» сайлыйлар. Сакчы бауга тотынып чабаталар өелгән казык янында, калганнары әйләнә ясап шул өем тирәсендә йөриләр. Бер уенчы сакчыдан: «пештеме?» — дип сорый. Сакчы: «Пеште!» — дию белән, уенчылар өемнән үз чабаталарын алырга тырышалар. Ә сакчы исә бауга тотынып, шул бау радиусыннан чыкмыйча, аяклары белән тибенеп тегеләрне чабаталарга якын китерми. Әгәр дә ул уенчыларның берсенә аягы белән тисә, шул кеше чабата сакчысы була. Берсенә дә тия алмыйча чабаталарын урлатып бетерсә, сакчы йөгереп кача. Уенчылар аны тотарга тиеш. Киләсе уенда яңа сакчы сайлана. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 8 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|