Посетители |
Онлайн всего: 2 Гостей: 2 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Токмач
Токмач | 22:05:10 |
Уен ачык һавада уйнала, анда 10-20 бала катнаша. Балалар уенны алып баручы кеше — «повар» сайлыйлар.
Җиргә кечкенә түгәрәк сызалар, уртасына казык кагалар. 2-2,5 метр озынлыктагы юаң бауның бер башына элмәк ясап, казыкка киертелә. Элмәкнең төене чишелеп китмәслек нык булырга, шул ук вакытта шомартылган казык өстендә иркен шуып йөрергә тиеш. Казыкның тирә-ягына уенга катнашучы балалар санынча яки бераз артыграк итеп, нарат яисә чыршы күркәләре куярга кирәк. Уенда казык — «казан», аның янына салынган күркәләр — «токмач» дип атала.
Бер кулына каеш, икенчесенә бауны тартып тотып, «повар» токмачын мактый-мактый һәрвакыт түгәрәк буенча йөгергәләп тора. Уйнаучылар, уңайлы вакыт туры китереп, казан янына йөгерәләр һәм токмачтан авыз итәргә, ягъни күркәне алып китәргә тырышалар. Шул ук вакытта усал поварның каешына эләкмәскә дә кирәк. Тик шунсы бар: казан янына йөгереп килгәндә уйнаучы бер генә күркә алып китә ала. Әгәр дә берәр уйнаучы поварның каешына эләгә икән, бөтен алган күркәләрен кире казанга салырга тиеш була.
Уенны алып баручы ничаклы кызу йөгерсә, аның каешыннан саклану да шулкадәр кыенлаша. Чөнки ул кулындагы каешы белән ерак арага да суга ала.
Токмач ашалып беткәч, уен тәмамлана. Кулында күркәсе күбрәк кеше җиңүче була. Киләсе уенда ул «повар» итеп билгеләнә. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 25 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|