Посетители |
Онлайн всего: 7 Гостей: 7 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Йомырка отышлы
Йомырка отышлы | 21:44:21 |
Бу уен иртә язда, җир кардан ачылган урыннарда уйнала. Балалар өйләреннән төрле төстәге пешкән йомыркалар алып киләләр. Берәр мәйданчык уртасына кеше саны кадәр чокырчыклар ясыйлар да йомыркаларны шунда тезеп чыгалар. Беренче чокырчык янындагы бала билгеләнгән урыннан саганы (сага — чүпрәктән тегелгән туп) йомыркаларга таба тәгәрәтеп җибәрә. Бу вакытта ул:
— Дәдәй, Алыйм әле бер күкәй, Ашармын туйганчы, Күңелләрем булганчы.
Яки:
— Күкәй, Менә сиңа бүкәй. Бер генә бәрим, Тәгәрәтеп җибәрим,—
дип әйтергә тиеш. Сага тигән йомырка тәгәрәтүчегә була. Тидерә алмаса, тәртип буенча, икенче бала тәгәрәтә. Уенчы саганы һәр тәгәрәткән саен тидереп, берничә йомырка алырга, яки киресенчә, берәү дә эләкмәскә мөмкин. Уен йомыркалар алынып беткәнче дәвам итә. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 9 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|