Среда, 18.06.2025, 15:55:30   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [317]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [6]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Эзләп тап
Эзләп тап
18:29:54
(I вариант)


Уйнаучылар түгәрәкләнеп басалар. Арадан берәүне бүлмәдән чыгарып җибәрәләр. Шуннан соң берәр шигырь яисә җырдан өзек сайлыйлар. Мәсәлән: «Тәрәзәмне ачып куйдым, җәйге көннәр ямьлегә». Җырда барлыгы алты сүз. Шул сүзләр алты кешегә бүленеп бирелә: беренчегә — тәрәзәмне, икенчегә — ачып, өченчегә — куйдым, дүртенчегә — җәйге, бишенчегә —көннәр, алтынчыга — ямьлегә. Теге кешене тыштан чакырып кертәләр дә арадан берәү: «Бер, ике, өч!» — дип команда бирә. Шул вакыт балалар берсе артыннан берсе әлеге җырның сүзләрен кызу-кызу гына әйтеп чыгалар. Тыштан кергән кеше шул сүзләрдән җыр җыярга тиеш. Әгәр сүзләрне җыя алмаса, аңа җәза бирелә, дөрес җавап бирсә, алдагы уенда тышка икенче кешене чыгаралар.

(II вариант )


Уйнаучылардан берәү икенче бүлмәгә чыгып тора. Ул арада калган уйнаучылар берәр хайван, я берәр үсемлек яисә терек булмаган башка берәр нәрсә исемен сайлап куялар. Сайланган исем бөтен кешегә дә әйтелгәч, икенче бүлмәдәге кешене чакыралар. Ул керә дә һәр кешегә берәм-берәм сораулар бирә. Җаваптан уйланган нәрсәнең ни булуын чамалап белергә тырыша. Әйтик, уйланган нәрсә «сыер» булса, һәрбер кеше сыерның берәр сыйфатын әйтә:

— Ул нинди?

— Дүрт аяклы.

— Аягы нинди?

— Аеры тояклы.

— Яллымы, ялсызмы?

— Ялсыз.

— Нәрсә ашый?

—- Үлән ашый.

— Мөгезлеме, түгелме?

— Мөгезле.

— Холкы нинди?

— Юаш була.

— Акрын йөри.

— Алайса чапмыймы?

— Челләдә печән чаба... һәм башкалар.

Чакырылгын кеше шул сыйфатларга карап, уйланган нәр¬сәнең ни булганын тапса һәм бер генә кат әйтүендә дөрес әйтсә,
инде икенче кешене чыгаралар. Әгәр таба алмаса, аны тагын икенче якка чыгаралар да, уйнаучылар икенче бер әйбер исемен уйлап куялар.
Категория: Зиһен сынаш уеннары | Просмотров: 31 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz