Посетители |
Онлайн всего: 37 Гостей: 37 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Почмак сатыш
Почмак сатыш | 20:22:01 |
Бу уен дүрт почмаклы җирдә — өйдә яки бурада уйнала. Өй эчендә өстәл, урындык кебек нәрсәләрнең булмавы яхшы. Уйнаучылар бишәү булалар. Балалар бүлмә уртасында кара-каршы басып, кулга-кул тотышып, түбәндәгечә көйләп әйләнәләр.
Алга барган ак булган, Соңга калган так булган, Йоклап калган юк булган, Кем алдарак-йөгерек!..
«Йөгерек!» дигәндә бар да почмакларга йөгерәләр. Алдан өлгергәннәр дүрт почмакны ала, берәү почмаксыз кала. Ул уртада торып җырлый:
Бохарадан киләм мин, Ашсыз-сусыз үләм мин; Кемнәр күчә өеннән, Буш ояга керәм мин.
_ Әгәр дә уйнаучылар ун бала булса, ул чагында почмакларда һәм уртада икешәрләп торалар. Уртадагылар җырлыйлар:
Йортсыз-җирсез калдык без, Ашсыз-сусыз калдык без; Кемнәр сата почмагын, Күп хак биреп алыйк без.
Шулай диләр дә биешеп торалар. Почмактагылар аларга җавап бирәләр:
Почмак, почмак дигәндә, Почмак безгә тигәндә, Ул уртада биегәндә, Бирмик почмак дигәндә. Сатлык почмак юк бездә, Каз оясы күп бездә, Почмак саен бер оя, Кил, кил, бәбкәм, йөгерек!
Шулай диләр дә почмактагылар йөгерешеп урыннарын алышалар. Уртадагылар шул арада берсенең урынына кереп калырга тырышалар. Урынсыз калганы уртага чыгып, уен яңадан башлана. Урын ала алмаса, уртадагы тагын сорый:
Сатлык почмак кемдә бар? Булса сатсын почмагын.
Почмактагылар:
Кем алдырык-йөгерек! Син көтеп тор бер кавым!
Тагын йөгереш. Уен шулай дәвам итә. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 4 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|