Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Мияу-мияу, чи-чи
Мияу-мияу, чи-чи | 22:10:02 |
Иң элек киң җиргә, урталыкка бер казык кагыла. Аннары берсе кыска, икенчесе озын ике бау алалар. Ике бауның да бер очын казыкка бәйлиләр.
Уенчылар ике тигез төркемгә бүленә: беренчесе — мияу-мияулар, икенчесе чи-чиләр була. Аннан мияу-мияулар шобага салып үзләреннән бер куучы, ә чи-чиләр бер качкын сайлыйлар. Мияулар куучысы озын бау башын, чи-чиләр качкыны кыска бау башын тота. Шул уңайга мияу-мияулар куучысы җепкә тотынган килеш әйләнеп, качкынны куа башлый. Качкын кыска җеп белән әйләнә. Карап торган чи-чиләр качкын тотыла башлау белән һәммәсе бердәй «чи-чи!» дип, аңа качарга кушалар. Мияу-мияулар да куучының чи-чигә якын килүен күрү белән, берьюлы «мияу-мияу!» дип кычкырып, качкынны тотарга кушалар.
Шулай итеп, куучы да, качкын да ике төркемнең командасына уйный. Куучы тота алса, төркем исемнәре алмашып, уен яңадан дәвам итә. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 12 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|