Посетители |
Онлайн всего: 8 Гостей: 8 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Ялчы
Ялчы | 22:08:13 |
Ачык һавада малайлар арасында уйнала. Уенда катнашучыларның һәрберсе ярты метр чамасындагы таяк әзерли, аның бер башы тотарга җайлы булсын өчен юныла. Тагын 20 см чамасындагы гаячыклар әзерләнә. Аларның бер башын юнып, 100, 200, 300, 400, 500, 600, 700, 800, 900, 1000 саннарын язып куялар, ә икенче башын җиргә кадар өчен очлыйлар (алар «ялчылар була). Урамда тигез урын табып, җиргә кечкенә квадрат сызалар һәм ялчыларны шунда өеп куялар. Ялчыга ыргыту өчен квадраттан 4-5 метр ераклыкта чик сызыгы сызалар (ыргытканда шул сызык¬тан чыгарга ярамый).
Балалар ялчы өеп куелган урыннан таякларын уң аяк башларына утыртып, аяк һәм куллар ярдәмендә ераклыкка ыргыталар. Аннан һәрберсе үзенең таягы янына барып баса. Кемнең ераграк, кем якынрак ыргытуына карап, ялчыга ату тәртибе билгеләнә. Таягын иң ерак җибәргән кеше, беренче булып квадрат эченнән өелеп куелган ялчыларны таяк белән ыргытып чыгара. (Квадрат эченнән ялчыларның барысы чыгып бетмәскә дә мөмкин). Квадраттан очып чыккан ялчылар кайда төшсә, аны шунда кадап куялар. Билгеләнгән тәртип буенча балалар чиратлашып, аларга таяк ыргытып аудара баралар. Утыртылган ялчылар беткәч, квадрат эченнән чыкмыйча калганнарын чират белән бәреп чыгаралар һәм шул рәвешчә ул ялчыларны алып бетерәләр. Барлык ялчылар алынып беткәч, һәрберсе үзе җыйган ялчыдагы саннарны хисаплап чыгара. Саннарның суммасы күбрәк булган кеше җиңүче була. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 11 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|