Санамыш ярдәмендә бер (так) каравыл сайлап, уйнаучылар парлашып бер-бер артлы тезелеп басалар. Так каравыл (казык) булганы алда берүзе басып тора, ул артындагыларны күрми. Шулай алга караган хәлдә:
— Очты, очты, кошлар очты! — дип, артындагыларга хәбәр бирә. Шулай диюгә иң арттагы ике кеше «көш» диләр дә, икесе так каравылның ике ягыннан алга узып, качып китәләр һәм бер-берсен тотышканчы йөгерәләр. Так каравыл аларны тиз генә куып җитеп, берсен тотып алырга тиеш. Тотса, шул бала белән парлашып, уенга барып кушыла. Тоттырмаганы (өченчесе) алга килеп, так каравыл булып баса. (Кайбер якта, киресенчә, тотылганын так каравыл итеп бастыралар.) Хәзер инде бу так каравыл да:
— Очты, очты, кошлар очты! — дип, артындагыларга хәбәр бирә.
Арттагы яңа пар «көш» дип алга йөгерә һәм кушылырга тырыша. Әгәр парлар тоттырмаска сүз куешкан булсалар, әллә кайларга кадәр чабалар. Уен шулай дәвам итә. |