Посетители |
Онлайн всего: 24 Гостей: 24 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Түбәтәй алышлы
Түбәтәй алышлы | 21:45:26 |
Яз көне чәчү беткәч, болында уйнала торган уен. Балалар мәйдан уртасына диаметры 2—3 метр булган түгәрәк сызалар. Түгәрәкнең нәкъ уртасына кечкенә чокыр ясап, аңа чүпрәк туп (бүксә) салалар. Аннан шобага әйтеше ярдәмендә үзләре ике төркемгә бүленәләр. Төркемнәрнең берсе — эчтә, икенчесе тышта урнаша. Кайсының тышта буласын да шобага белән билгелиләр. Эчтәге төркемнең башлыгы бүксә янына, калганнары түгәрәкләнеп чокыр тирәсенә басалар. Тыштагылар ничек кенә булса да түгәрәккә кереп бүксәне алып чыгарга тырышалар. Әгәр дә тыштагылар эчтәгеләрдән берәүнең түбәтәен тартып алып көрчеккә (мәйданнан читтә билгеләнгән урын: агач, стена һ. б.) алып барып сукса, тыштагылар үз урынында кала. Әгәр дә бүксәне яки түбәтәйне алганда эчтәге төркем тыштагыларның берсенә аяк белән кагыла алса, тыштагылар эчкә кереп, бүксә саклаучы була. Бүксә алынса, уен бетә. |
Категория: Хәрәкәтле уеннар |
Просмотров: 5 |
Добавил: ilbyak-school
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|