Четверг, 21.11.2024, 17:27:42   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6526
Посетители
Онлайн всего: 41
Гостей: 41
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Әбәк
Әбәк
19:55:01
(I вариант)


Балалар бер төркем булып басалар. Шунда бер бала:

«Әбәк-чәбәк,
Тити суат,
Килеп юат» —

яки:

«Әбәк-чәбәк,
Алтын тәбәк,
Киявең карак,
Үзең тинтәк»,—

дип иптәшләренең берсенә сугып китә. Шулай дигәч, барлык балалар «әбәк» бирелгән кеше яныннан йөгереп качалар. Куучы аларның кайсын да булса тотып, «әбәк»не бирергә тырыша. Әбәк бирелгән кеше үз чиратында аңардан котылырга, башкага бирергә тиеш. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

(II вариант)


Уен җәй көне ир балалар арасында уйнала. Иң элек балалар шобага яки санашу такмазасы белән берәүне көтүче итеп сайлый-лар. Аннан соң мәйданның ике ягында ике кала билгелиләр. Көтүчедән башкалары калаларның берсендә тезелеп, сул кул¬лары белән билләренә таяналар, уң кулларын алга сузып тора¬лар. Шул вакыт көтүче килә һәм аларны сагалап, акрынлап йөренә башлый. Аннан:

Әбәк, төбәк, җитмеш көрәк,
Җитә алмасаң, җир йотсын! —

дип берәүнең учына суга да икенче баштагы калага йөгерә. Сугылган бала аны йөгереп узып алдан барып җитәргә тырыша. Алдан барып җитүче шул як калада торып кала, ә кичегүче көтүче була. Уен, балалар бер каладан икенче калага күчеп беткәнче дәвам итә.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz