Четверг, 21.11.2024, 16:43:41   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6526
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 13 » Кул бәйләш
Кул бәйләш
20:12:25
Бу уен җәй көне тышта малайлар арасында уйнала. Малайлар шобага салып яки санашу юлы белән ике кеше сайлыйлар. Шобагада өскә чыкканы — «качучы», аста калганы «тотучы» була. Башкалары бер түгәрәк ясап, аларны уратып алалар һәм тотучының кулын буш кына итеп артка бәйләп качучыны тотарга кушалар. Түгәрәк эчендә тотучы качучыны куып җитеп, артка бәйләнгән куллары белән аны тотарга тиеш була. Уен барганда балалар болай дип җырлыйлар:

Тотучы.

Яхшы көннәр күрмәдем,
Тәмле ашлар җыймадым;
Тәгәри китте йомгагым,
Күрмәдегезме, агайлар?

Күмәк җыр.

Болай йөрсәң, уңмассың,
Яхшы көннәр күрмәссең;
Бик җитез бул син, агай,
Әнә бара йомгагың! —

дип качучыга ымлап күрсәтәләр. Тотучы куып килә дә арты белән әйләнеп аны тотарга, качучы тоттырмаска тырыша. Тотылса, ул тотучы бульш, яки шобага тотышып, уен яңадан башлана.
Категория: Хәрәкәтле уеннар | Просмотров: 3 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz