Четверг, 19.06.2025, 00:13:38   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ФАКТЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ЮРАУ-ЫШАНУЛАР
ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ФАКТЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ЮРАУ-ЫШАНУЛАР
17:32:04
Ашаган сыныгыңны калдырсаң, иптәшең ташлар.

Ашап утырган чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.

Әгәр берәрсе ашый торган икмәк кисәген онытып икенчесенә үрелсә, «кемдер ашыгып килә» дип юрыйлар.

Бал белән авызланганның* теле татлы булыр, май белән авызланганның теле йомшак булыр.

Баш киемен мунчала итеп идән юарга ярамый — башың түбәнчелеккә төшәр.

Бирәчәк нәзереңне* үтәмәсәң, култык астыңа эт имчәге* чыгар.

Берәр җиргә барырга чыккач, кире кермә — юлың уңмый.

Ботка пешергәндә болгаткан калагыңны ялама — киявең таз булыр.

Бусагага утырсаң, үсми каласың.

Бусагага утырсаң, ярлы буласың, диләр.

Бусаганы атлап керергә кирәк, басып керсәң, өстеңнән сүз китмәс.

Ерактан килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озыная, имеш.

Җиледән* атлап узарга ярамый — аяксыз калырсың.

Идән себергәндә артыңда чүп калдырсаң, киявең карт булыр.

Идәнгә пычак төшсә, ир кунак килә.

Ишек астына ат дагасы кадаклап куйсаң, аяк арасыннан өйгә шайтан керми, ди.

Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә.

Казан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә.

Караңгыда ашама — киявең карак булыр.

Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмый.

Кашык төшеп китсә, хатын-кыз кунак килә.

Кеше кулыннан энәне тотып алма — дошманлашырсың.

Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый — бәхетең киреләнеп килми торыр.

Кисеп, өеп куйган икмәк ишелеп төшсә, кунак килә.

Кискән икмәкне ишеккә каратып куярга ярамый: имеш, чыгып китә, ди.

Көзгегә карап җырласаң, сүз ишетәсең.

Көйгән әйбер ашаган кеше аюдан курыкмый, ди.

Көянтә аркылы атлап чыксаң, кыярак* дигән шеш чыга.

Кулны югач, юеш килеш селкергә ярамый: шайтан ярала.

Күмер таптасаң, нахак сүз ишетерсең.

Матча турына ятсаң — саташасың.

Мич шауласа, яхшы хәбәр килә.

Нигез балчыгын кешегә бирмиләр — йортың таркала.

Өстәл почмагына утырган кеше җиде ел өйләнә алмый, ди.

Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра була.

Самовар, озак кайнаса, кунак көтә.

Типкә* типмә — балаң елак булыр.

Тоз түгелсә, кычкырыш була.

Үз күчтәнәчеңне ашасаң, гомерле буласың.

Чәй ясаганда чәе артса, ул кеше бәхетле була.

Чиләк кара-каршы бәрелсә, яңгыр ява.

Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела.

Чүп өстеннән чыгарга ярамый — өстеңә начар сүз әйтәләр.

Эскәтергә бит сөртсәң, биткә оят килә.

Юлга чыкканда буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый.

Яше тулмаган баланы көзгедән каратырга ярамый: сакау була.

Авызлану — яңа туган баланың беренче тапкыр ризык (бал, май) кабуы.
Нәзер — үз өстеңә алган эш, шартлы вәгъдә.
Эт имчәге — култык астына чыга торган чуан.
Җиле — элмәкле, муенчаклы бау.
Кыярак — култык астына яки ботка чыга торган авыртулы шеш, биз.
Тип — зур түгәрәк агач яки сөяк кысага тартылган күннән гыйбарәт музыка коралы.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 24 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz