Татар халык афоризмнары дигәндә фольклорның кечкенә күләмле жанрлары күздә тотыла. Аларга тирән һәм үткен фикерне җыйнак, сурәтле итеп әйтеп бирү хас. Шуңа күрә дә мондый әсәрләрне еш кына хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр, фикер җәүһәрләре кебек шигъри исемнәр белән атап йөртәләр.
Татар халкының афористик иҗаты үзенең жанрлар составы ягыннан шактый бай һәм күптөрле. Аларның безгә иң яхшы танышлары — мәкальләр һәм табышмаклар. Әмма болардан тыш әле тагын канатлы сүзләр, әйтемнәр, җор сүзләр, юраулар (ышанулар), сынамышлар, алкышлар, каргышлар, антлар, әзер җаваплар, үртәвечләр, тизәйткечләр дип йөртелә торганнары да бар. Мондый әсәрләр бигрәк тә үзләренең тышкы төзелешләре (кыскалыклары, сурәтлелекләре, ритмлы һәм рифмалы булулары) белән бер-берләренә шактый якын торалар. Әмма шул ук вакытта аларның һәркайсының үзенә генә хас булган сыйфат-билгеләре дә күзәтелә. Әйтик, мәкаль тормыштагы фактларга һәм вакыйгаларга бәя бирә, төрле-төрле хәлләрдә үзеңне ничек тотарга өйрәтә. Табышмак кешенең тапкырлыгын, зирәклеген, фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, бер үк вакытта күмәкләшеп күңел ачу чарасы да булып тора. Алкышлар, антлар, каргышлар магия-тылсым белән бәйләнгәннәр. Юраулар һәм сынамышларга киләчәккә прогноз ясау роле йөкләнгән. Җор сүзләр, әзер җаваплар, үртәвечләр күбрәк кешеләрне көлдерү максатын алга сөрәләр, сөйләмне бизиләр, аны җанландыралар.
Без кайбер афористик жанрларның төп вазифаларын күрсәтеп үттек. Әлбәттә, аларның башка өстәмә вазифалары да бар. Мәсәлән, шул ук мәкальгә, бәяләү, өйрәтүдән тыш, күрәзәлек кылу, магиячелек тә, сөйләмне бизәү, күркәмләү дә чит түгел...
Ай колакланса, ни була? Халык афоризмнары. Беренче китап.— Казан: Мәгариф, 2002.— 143 б. |