Среда, 18.06.2025, 23:47:33   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [323]
Сказки русских писателей [205]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [40]
Татарские народные бытовые сказки [148]
Сказки народов мира [1070]
Литературные сказки зарубежных писателей [343]
Дөнья халыклары әкиятляре [241]
Разное [3]
Юмор [14]
Шигырьләр [21]
Стихи [8]
Хикәяләр [64]
Рассказы [12]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Татарские народные загадки [36]
Халык афоризмнары [33]
Татар халык мәзәкләре [19]
Татар халык дастаннары [32]
Татар халкының бәетләре һәм мөнәҗәтләре [7]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6531
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Һава торышы ничек булачагын сынау. Күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча
Һава торышы ничек булачагын сынау. Күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча
17:56:20
Ай колаклы булса, суык булыр — кыш көнендә; әмма җәй көне колаклы булса, яңгыр булыр.

Ай тирәсендә алка кебек булса, җил булыр.

Ай очы белән туса, көннәр явымлы булыр.

Ай тулы вакытта саф һәм якты ялтырап торса, һава яхшы булыр.

Ай утырып туса, аяз булыр.

Ай чалкан туса — аязга, кырын туса — явымга.

Аяз буласы булса, томан тамчы-тамчы юеш булыр.

Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

Әгәр кояш баегач һава кызарса, бер-ике көннән һава бозылыр.

Әгәр яңа ай нечкә күренсә, ай буена ачык һава булыр.

Әгәр яңа ай саргылт булып калын күренсә, бөтен ай юеш булыр.

Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ятыр.

Беренче күк күкрәү көннәр җылына башлауга булыр.

Бер рәттән өч-дүрт мәртәбә күк күкрәсә, һава бозылыр.

Болыт кыйблага таба барса — көн аязырга.

Болытлар бер-беренә каршы килсә, һава бозылып, яңгыр булып торыр.

Болытлар түбәннән килсә, каты суыкны көт.

Болытлы көнне кояш кисәк-кисәк кыздырса, кич — яңгыр.

Вак яңгыр томалап ява башласа, һава озакка бозылыр.

Җәй көне йолдызлар бик чекерәеп ялтырап торса, һава коры һәм эссе булыр. Кыш көне шулай булса, көннәр суык булыр.

Җидегән йолдыз карасу булып күренсә, яңгырлы булыр.

Җил кояш артыннан килсә, көн аяз булыр.

Җил кояш баешы тарафыннан килсә, һаман яңгыр китерер.

Җилгә каршы яуган яңгыр каты давыллы булыр.

Иртә белән болытлы булып, кояш чыкканда аязса, ул көнне яңгыр булмас.

Иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы килер.

Иртән кояшны томан капласа, аяз булыр.

Йолдыз атылса, җил булыр.

Йолдызлар ачык күренсә, көн яхшыра, тонык күренсә, яңгыр яки кар ява.

Йолдызлар куе күренсә, аяз булыр.

Кайсы якта йолдызларның нуры озынрак күренсә, җил шул яктан булыр.

Кич аяз булып та, йолдызлар аз күренсә, яңгыр булыр.

Кояш агарып чыкса, шул көнне һәм киләсе көнне дә аяз булыр.

Кояш баеганда кызыл булып күренсә, җил булыр.

Кояш баердан элек югары вакытта һава кызарса, шул кич үк һава бозылыр.

Кояш батканда аяз булып, төньягыннан салкынча җил булса, кырау булыр.

Кояш баткач та караңгылык төшсә, яңгыр булыр.

Кояш колакланып чыкса, салкын булыр.

Кояш кызарып чыкса, яңгыр булыр. Кыш көне шулай чыкса, салкын булыр.

Кояш тирәсендә нурлар югары чагылса, буран булыр, түбән чагылса, салкын булыр.

Кояш томан вакытында чыкса, көндез бөркү булыр.

Кояш чыкканда багана кебек нурлар күренсә, суык булыр.

Кояш чыкканда зуррак булып күренсә, яңгыр көтәргә кирәк.

Кояш чыккач та болыт астына керсә, яңгыр булыр.

Күк болытлар арасында ак болыт булса — боз булуга.

Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.

Кыйбла ягыннан эре болытлар чыкса, яңгыр булыр.

Кыш көне кояш тирәсендә алка кебек булса яки кояш колаклы булса, бик суык булыр.

Салават күпере бик югары булса — аяз, бик түбән булса — яңгырлы.

Салават күпере бөтенләй түгәрәк күренсә, яңгыр булыр.

Салават күпере суга төшсә, явымнар күп була.

Салават күпере яңгыр яуганда өч булып чыкса, бөтен атна яңгыр булыр.

Салават күперенең ике башы да суга төшсә, яңгыр булыр, ике башы да тауда булса — аязга.

Салават күперенең яшеле бик ачык яшел күренсә, көн яңгырлы булырга галәмәт. Әгәр кызылы бик ачык кызыл күренсә, җилле булырга галәмәт.

Туган ай дугалы булса, давыл булыр.

Һава озак ачык булып торса, яңа ай белән яңгыр булыр.

Һава яңгырлы һәм юеш вакытта күктә аксыл төсле болытлар йөрсә, аязлыкка галәмәт.

Чык тиз кипсә, яңгыр булыр.

Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

Яңа ай белән җил булса, бөтен ай буена җил булыр.

Яңа айның очлары нәзек күренсә, салкын булыр.

Яңгыр кире кайтып ява башласа, бик куәтле булыр һәм боз да булыр.

Яңгыр тамчысы су өстендә эре булып күбекләнеп торса, янә яңгыр булыр.

Яңгырлы вакытта куәтле җил чыкса, һавалар яхшы булачагын белгертә.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 28 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz