Пятница, 07.02.2025, 04:21:51   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Русские народные сказки [249]
Сказки русских писателей [146]
Татар халык әкиятләре [54]
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [38]
Сказки народов мира [905]
Литературные сказки зарубежных писателей [47]
Дөнья халыклары якиятляре [241]
Разное [4]
Юмор [13]
Стихи / Шигырьләр [18]
Рассказы / Хикәяләр [46]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Халык афоризмнары [33]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6530
Посетители
Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Сөйгәнгә — алкыш, сөймәгәнгә — каргыш
Сөйгәнгә — алкыш, сөймәгәнгә — каргыш
16:25:07
Халык афоризмнарының бер ишләре тормышта турыдан-туры магик вазифа башкара. Аларда сүзнең тылсым көче ярдәмендә табигатьтәге «ияләргә», төрле чирләргә, дус яки дошманга тәэсир итү, яхшылыкка каршы изгелек кылу, явыз затларның зыян-зарәтеннән котылу кебек максатлар алга сөрелә. Шундый жанрларның берсе — алкышлар, ягъни изге теләкләр. Алар кеше тормышында әһәмиятле вакыйгалар булганда, шатлык-куаныч килгәндә, уңышка ирешкәндә һәм башка шундый очракларда хуплау, теләктәшлек белдерү йөзеннән әйтеләләр. Әйтик, берәр кеше өстендә яңа кием күргәндә: «Җылы тәнеңдә тузсын!» — диләр. Берәр төрле эш башкаручылар яныннан: «Алла куәт бирсен!» — дип узалар. Юлга чыгучыларны: «Йөргән аягың савапка бетсен!» яки «Юлың ак сөттәй булсын!» кебек сүзләр белән озатып калалар.

Алкышларга капма-каршы булган каргышлар — дошман тарафка адресланган яман теләкләр. Алар шулай ук каршы якның каргышын үзенә кайтару өчен дә хезмәт итәләр. Әйтик, берәү икенче кешене: «Бәхетеңне йотсаң иде!» — дип каргый, тегесе «Каргышың казык башына!» — ди. Борынгы кешеләр, алда әйтелгәнчә, мондый теләкләрнең көченә, нәтиҗәсенә чын-чынлап ышанганнар. «Алкыш алган — аман*, каргыш алган — тәмам» кебек гыйбарәләр әнә шуны раслый.

«Алкыш» һәм «каргыш» атамалары төрки телләрдә бик күптәннән кулланылып киләләр: Йосыф Баласагунлы үзенең «Котадгу белек» («Бәхетле булу белеме») исемле поэмасында (1069—1070) болай язган:

Киши эдгү атын көр алкыш булур,
Атыкмыш эсиз өлсә каргыш булур.

Ягъни изге исеме аркасында кеше алкыш ала, яман аты чыккан кеше каргыш ала.

Борынгы кулъязмаларда алкыш-каргышларның аерым үрнәкләре дә теркәлеп калган: «Агылыңта йылкың болсун!» (Абзарыңда терлегең булсын!), «Тәңри каргышы аның үзә!» (Аңа Тәңре каргышы төшсен!) һ. б.

Магик вазифа башкара торган афоризмнарның тагын бер төре — антлар. Болары,— бер яктан, үзеңнең хаклыгыңны, гаепсезлегеңне раслау, икенче яктан, бирә торган вәгъдәңнең ныклыгына, бозылмаслыгына ышандыру өчен әйтелә торган гыйбарәләр. Әгәр ант итүченең сүзе ялган булып чыкса, аның башына коточкыч җәза-газаплар төшәргә тиеш була: «Ике күзем чәчрәп чыксын!», «Җир йотсын!» һ. б. Ант текстлары каргышларга бик якын тора: төп аерма шунда — алар кешенең үз исеменнән, беренче заттан биреләләр, һәм җәза да ант итүченең үзенә адреслана. Мәсәлән, «Кулы корысын!» яки «Кулың корысын!» — каргышлар, «Кулым корысын!» — ант.

Антлар —шулай ук бик борынгы жанр. Әле моннан 1200—1300 еллар элек язылган ядкярләрдә «Ант антыкмышы талуй эгүздә теринрәк ол» (Ант итү елга-диңгезләрдән тирәнрәк ул) кебек гый¬барәләр очрый. Ягъни ант бирү — шулкадәр авыр һәм катлаулы бурыч. Шуңа күрә дә ант иткәндә, Кояшны, Тәңрене, Икмәкне, Тимерне һ. б. изге нәрсәләрне шаһитлыкка чакырганнар. Төрле магик хәрәкәтләр башкарганнар. Мәсәлән, кылычны ант итүче каршына аркылы куеп антыңны бозсаң, «бу күк керсен, кызыл чыксын» ди торган булганнар. Мондый сүзләр «тимер сине үтерсен, кызыл каныңны чыгарсын» дигәнне аңлаталар.
Ант итүне икенче төрле «ант эчү» дип әйтү дә бар. Мондагы «эчү» сүзе элек туры мәгънәсендә кулланылган. Үзара ант, вәгъдә алмашучылар, бармакларын кисеп, кымызлы касәгә каннарын тамызганнар да шуны эчеп куя торган булганнар. Шуннан соң ант үтәлеше мәҗбүри канун хөкеменә кергән.

Бүгенге җәмгыятьтә ант борынгыдагыча мөһим роль уйнамый, без аңа күбрәк гадәт буенча гына мөрәҗәгать итәбез. Ләкин урынлы-урынсыз ант итеп, аның ныклыгы, катгыйлыгы турында уйламау һич тә хуплана алмый. «Ант — акыллыга каты, җүләргә — уен»,— ди халык. Мондый бәя хәзер дә көчендә кала.

Ай колакланса, ни була? Халык афоризмнары. Беренче китап.— Казан: Мәгариф, 2002.— 143 б.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 23 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2025 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz