Четверг, 21.11.2024, 14:06:47   Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Разделы дневника
Конкурсы [2]
Разное [2]
Юмор [13]
Шигырьләр [18]
Хикәяләр [45]
Книга о воспитании [11]
Каюм Насыри
Татарские народные сказки о животных [39]
Татарские народные волшебные сказки [37]
Татар халык әкиятләре [54]
Татар халык легендалары [37]
Татар халык мифлары [28]
Мәкальләр һәм әйтемнәр [193]
Татар халык иҗаты
Риваятьләр [258]
Татар халык иҗаты
Татар халык табышмаклары [29]
Тамашалы уеннар [40]
Җырлы-биюле уеннар [44]
Зиһен сынаш уеннары [36]
Хәрәкәтле уеннар [75]
Халык афоризмнары [33]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 6526
Посетители
Онлайн всего: 4
Гостей: 4
Пользователей: 0
 Дневник
Главная » 2024 » Ноябрь » 19 » Урынсыз тәкъдим, үпкә-дәгъваларны кире кагу
Урынсыз тәкъдим, үпкә-дәгъваларны кире кагу
20:35:25
— Алып җибәр!
— Алырга акчаның күзенә ак төшкән әле.

— Арыдым.
— Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.

— Ач!
— Ач булсаң, туеп кил.

— Ачуым килә.
— Ачуың килсә, борыныңны тешлә.

— Ачуым килә.
— Синең ачуың, минем аякчуым*.

— Ашаган җиренә сыер да кайта.
— Кайтуын кайта да, аның сөтен савып калалар шул.

— Әү!
— Авызың дәү.

— Барыбер.
— Барыбер булса, ишектән йөрми тәрәзәдән йөрерләр иде.

— Беләм.
— Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең.

— Беләм.
— Син белгәнне без белгән, калганын чөйгә элгән.

— Беләм.
— Син белгәнне мин чабата башына элгән.

— Беләм.
— Син белгәнне мин чормага меңгереп элгән.

— Беләм.
— Син белгәнне мин белеп оныткан.

— Беләм.
— Үзең беләсең, эт күк өрәсең.

— Буе кечкенә.
— Буй белән Агыйдел буйлыйсы юк әле.

— Бәхил түгел.
— Бәхилең бәке астына, үзең сәке астына.

— Гафу ит.
— Гафуың белән сату ит.

— Гыйшык.
— Гыйшыгын гыйшык та, бишмәт тишек.

— Егылам.
— Егылсаң, җирдән түбән китмәссең.

— Елый.
— Еласа, кашы-күзе кара булыр.

— Җүләр!
— Иманаңны кем түләр.

— Иренәм.
— Иренгәнне тиз иргә бирәләр.

— Иртә бит әле.
— Иртә булса, соң булмаска әйбәт булыр.

— Иртәгә.
— Иртәгә үз киявем дә килә.

— Ишетерләр.
— Ишетмәгәйләре тагын. Күз күрер өчен, колак ишетер өчен бирелгән.

— Кечкенә бит.
— Тиресен текмәгән, үсәр әле.

— Килешми.
— Килешкәне килендә.

— Килешми.
— Килешкәне килешкәч.

— Китә.
— Киткән китсен, җәһәннәмгә тикле юл ачык.

— Китәм.
— Китсәң, килгән юлыңа киртә кормаган.

— Китәм.
— Китсәң, килгән юлыңа юкә үсмәгән.

— Кулымны кисәргә бирәм.
— Кулыңны түгел, башыңны кистерсәң дә ышанмыйм.

— Куркам.
— Курыкма, бүре түгел — ашамас.

— Кызык.
— Бер табак сызык.

— Көнләшәм.
— Көнләшкән көндәшлеккә барсын.

— Күз тияр.
— Аңа ике күз тигән инде, бүтән күз тимәс.

— Мин синнән элек туган!
— Син элек тусаң, мин белеп туган.

— Мин үзем дә белекле.
— Белеклесен белекле дә, борын астың җелекле.

— Минем сүз өскә чыкты.
— Сүзең өскә чыкты: һавада очып йөри, үзең генә аста калдың.

— Озак!
— Тиз тумагансыңдыр әле.

— Озатыйм!
— Рәхмәт, үзем генә озаермын.

— Оялам.
— Өй алырга, монда өй сатучы юк әле.

— Оят!
— Өй ат булса, күптән җигеп китәр идек.

— Оят!
— Өй-ат Мәкәрҗәдә* кыйбат, барып алырга ерак.

— Сәлам!
— Саламыңа печән.

— Телең корыр!
— Минем телем болай да бик коры, селәгәем агып тормый.

— Тизрәк йөр!
— Оча белмим инде, аяк белән йөрим.

— Туйдым.
— Туйсаң тәүбә кыл.

— Уңган.
— Уңганның койрыгы туңган.

— Уф, алла!
— Арсаң ат ялла.

— Үпкәләгән.
— Үпкәләгәнгә үпкә ашаталар.

— Үпкәләгән.
— Үпкәләгәннең өенә барыш.

— Үпкәләгән.
— Үпкәләсә, мәче үпкәсе ашасын.

— Үпкәләгән.
— Үпкәләсә, үпкәсе бавырыннан ерак китмәс әле.

— Хуш!
— Сөйләшкәндә безне дә куш.

— Ышанмыйм.
— Ышанмасаң, үзең карган.

— Юк.
— Юкка мин үзем дә тук.

— Язык булыр.
— Язык казык башына.

— Язык!
— Язык казык башында, җырлап торчы каршымда.

— Ярамый.
— Ярамаган — дөньяга яралмаган.

— Ярамый.
— Ярамаса, юынырсың.

— Ярар!
— Ярасы юк, ярылган да, ямалган да.

— Яхшылык итмәкче була.
— Яхшылыгы — яхшы ат түгелдер әле, атланып чаба алмассың.

Аякчу — аяк чолгавы, ыштыр.
Мәкәрҗә — 35 биттәге искәрмәне карагыз.
Категория: Халык афоризмнары | Просмотров: 4 | Добавил: ilbyak-school | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Наверх
Календарь
«  Ноябрь 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Поиск
Ссылки
Статистика
Copyright © 2006—2024 МСОШ с. Ильбяково.
При полном или частичном использовании материалов сайта ссылка на ilbyak-school.ucoz.ru обязательна.
Сайт управляется системой uCoz